0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
31 декабрь 2023, 21:50

Гомерең – бәхетле, бәхетең гомерле булсын!

Матбугат ветераны Мөнирә Бәсимовага 70 яшь.

Гомерең – бәхетле, бәхетең гомерле булсын!
Гомерең – бәхетле, бәхетең гомерле булсын!

И, узган гомер... Менә, дускаем, без дә җиденче дистәне түгәрәклибез. Син миннән бер айга алдарак тугансың, шуңа юбилееңны Яңа ел бәйрәме белән бергә билгелисең. Ә мин синнән бер айга “яшьрәкмен”. Шуңа февраль башлангач кына “җитмеш яшьлек бабай” булачакмын.

Мөнирә белән без бер авылда – Тәтешле районының Ялгызнарат авыл Советына кергән Яңа Кодаш (халыкта Рәлде Кодаш) авылында 1954 елның гыйнварында, мин исә февралендә туганбыз. Авылыбыз бәләкәй авыллар исәбендә йөреп, иллеләп кенә йорттан торган бер генә урамлы булса да, мин беренче сыйныфка кергәнче Мөнирәне күргәнемне хәтерләмим, чөнки ул — Түбән очта, ә мин Югары очта туганмын. Без үскәндә балалар бакчасы дигән нәрсәне күрү түгел, хәтта ишет­кәнебез дә юк иде. Шулай булгач, балалар бер-берсен мәктәпкә килгәч кенә күрә иде.
1 сентябрь иртәсен мин бик нык көтеп алдым. Шулай булмыйча, яңа мәктәп формасын киеп барачакмын бит! Узган кышта инәй Ысбирлауга бал сатарга барганында миңа мәктәп формасы алып кайткан иде. Ул вакыттагы мәктәп формасын күрсәгез икән! Аның чалбары, гимнастеркасы, каешы һәм кокардалы фуражкасы да бар иде. Формасына кызыгып кына да мәктәпкә йөрерлек иде инде!

Авылыбыз бәләкәй булгач, бездә башлангыч мәктәп кенә иде. Ул авыл­ның нәкъ уртасында. Без беренче сыйныфка кергәндә дүрт сыйныфның балалары бер бүлмәдә җыелып укый идек. Укытучыбыз Ибраһим абый Сәетов Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашкан. Аның авыл халкы арасында абруе бик зур иде. Чын мәгънәсендә авылның милициясе дә, прокуроры да, судьясы да иде ул! Гаиләдә ызгыш чыгып киткән очракларда да хатын-кызлар “абый”га бара. Ул шул көнне үк гауга чыккан гаиләгә килеп, ир белән хатынны татулаштырып кайта. Шуңа мин белгән чорда авылга милиционер килеп, нәрсәдер тикшереп йөргәнен хәтерлә-мим.

Беренче сыйныфка без өч бала – Мөнирә, мин һәм Гөлшат кердек. Гөлшатны яхшы беләм – алар Югары очта яшәде. Без укырга керәсе елның язында аның әтисе Галихан абый мәрхүм булды. Әнисе Хәҗәр җиңги авыл кибетендә сатучы булып эшли иде. Эшкә киткәндә ул кызы Гөлшат белән кечкенә улы Җәүдәтне безгә кертеп куя иде. Безнең картый көнозын барыбызга да күз-колак булып тора. Шуңа без Гөлшат белән бертугандай үстек. Ә ул... Мине ялгыз калдырды: мәктәпкә килгәч, алар Мөнирә белән бер парта артына утырдылар. Дүртен­че сыйныфны тәмамлаганчы шулай ялгыз булырмын инде, дип бик көйгән идем, Яңа елдан соң Хәҗәр җиңгине Борайдан урман кисәргә килгән бер егет үзе белән алып китте. Билгеле инде, Хәҗәр җиңги Гөлшат белән Җәү­дәтне дә үзеннән калдырмады. Шуннан соң без Мөнирә белән бер парта артына утырдык.

Сер итеп кенә әйтәм: мин Мөнирәне беренче күргәч үк гашыйк булган идем, чөнки ул зифа буйлы, бик җитез кыз иде. Ялгызнарат урта мәктәбендә укыганда районда үткәрелүче барлык спорт ярышларында да катнашты. Беренче сыйныфта укыганда Мөнирәгә язган мәхәббәт хатымны абый белән апа кулымнан каерып алып, инәйгә биреп укытканнарын хәтерлим...
Ләкин Ялгызнарат сигезьеллык мәктәбенә бишенче сыйныфка баргач, Мөнирә белән безне аердылар. Мине урыс сыйныфына кертеп утырттылар, ә аны татар сыйныфында калдырдылар. Шул вакытта Мөнирәне дә үзем белән чакырмаганыма гомерем буе үкенеп яшәдем.

Без 8нче сыйныфны тәмамлаган елда Ялгызнарат мәктәбендә 9нчы, аннары 10нчы сыйныф ачылды һәм без Мөнирә белән урта белем алып чыктык.
Җиденче сыйныфта укыганда иде шикелле, Мөнирәгә сыйныфташыбыз Фазыл Гайниәхмәтов гашыйк булды. Хәер, мәктәптә укыган елларда кем кемгә гашыйк булмый да, кем кем бе­лән ташлашмый инде... Аның белән барыбыз да “авырып” алдык шикелле. Унынчыны тәмамлаганда мәхәббәтле парлар булып Фазыл белән Мөнирә һәм Ирек Зикрин белән Әнисә Хәй-руллина гына калдылар. Алгарак китеп булса да әйтим: Ирек белән Әнисә өйләнешеп, мәхәббәтләрен гомер буе сакладылар, ике бала үстер­деләр. Кызганычка каршы, Ирекнең гомере кыскарак булды.

Әнисә исә Красноярск шәһәрендә яши.

Урта мәктәп тәмамлаган елда әтәй мине каршысына утыртты да:

“Улым, ун ел укыттым. Миннән артыгын таләп итмә. Калганын үзең кара инде”, — диде.
Мөнирә белән әтисе Нәби абзый арасында андый сөйләшү булгандырмы-юкмы, әйтә алмыйм. Ләкин булуы бик мөмкин, чөнки Нәби абзый белән Гөлзинә апа гаиләсендә сигез бала үстеләр. Ул елларда колхозчыларга очын-очка ялгап яшәрлек кенә хезмәт хакы бирә башлаганнар иде бит.

Кыскасы, Мөнирә, урта мәктәптән соң Уфага барып, төзелешкә урнашты. Ә мин декабрьгә кадәр газиз башкаема урын таба алмый йөргәннән соң район гәзите редакциясендә эшли башладым.
Фазылны мәктәп тәмамлаган елда ук хәрби хезмәткә алдылар. Ул Тын океан флотында хезмәт итте. Мин исә Германия Демократик Республикасында хезмәт иттем. Мөнирә Уфада эшлә­де. Арада хатлар очып кына торды, дип әйтсәм дә һич арттыру булмас­тыр.

Армиядән соң Фазыл белән Мөнирә өйләнештеләр һәм Тәтешледә яши башладылар. Мөнирә — колхозара төзелеш оешмасында, Фазыл “Сельхозтехника” район берләшмәсендә эшләде. Мин исә, армиядән кайткач, кабат редакциягә урнаштым. Бу юлы хатлар бүлеге мөдире итеп алдылар.

Ул елларда район гәзите редак­ция­ләрендә эш бик авыр иде. Чөнки атнага өч тапкыр ике телдә гәзит чыгардык. Редакциянең бервакытта да диярлек үз транспорты булмады. Иртән эшкә киләбез, унике колхозның алтысы-җидесе белән элемтә булмый торган иде. Шуңа хәбәрчеләр еш алмашынып торды, күп вакыт ике кеше урынына берәү эшләде. Мин дә хатлар бүлегендә өч елга якын ике кеше йөген ялгызым тарттым. Ә штат буенча хатлар бүле­генә мөдир һәм бер хәбәрче каралган.

— Бер хәбәрче тап инде. Хатларны учетка алып утырса да үзеңә җиңелрәк булыр, — дип, мөхәрриребез Нил Гарифуллин берничә тапкыр кабатлагач, Мөнирәне чакырдым.

— Миннән булмас ул, — ди.

— Хатларны бик матур яза идең бит, булыр әле! – дим.
Бу 1979 елның мае иде. Мөнирә беренче көннәрдән үк бик матур эшләп китте. Һәм, халык әйткәнчә, “төшкән җирендә таш булды”. Пенсиягә чыгар яше җиткәнче редакциянең хатлар бүлегендә йөзеп эшләде. Пенсия ала башлагач та әле тагын биш елга якын эшләттеләр.

Районның Хатын-кызлар советы әгъзасы буларак, җәмәгать тормышы-ның уртасында кайнады.

Фазыл белән Мөнирә, бик яратышып өйләнешсәләр дә, аларның гаилә тормышы дәвам­лы булмады. Кызлары Әлфия, Зөлфия һәм Нурияны Мөнирә­гә ялгызы тәрбияләп үстерергә туры килде. Гаилә таркалганда төпчекләре Нурияга ике яшь тә тулмаган иде әле.

Фазылның тормышы бик матур гына башланган иде. “Сельхозтехника” район берләшмә­сендә берничә ел эшләгәннән соң аны район эчке эшләр бүлегенә чакырдылар. Әйе-әйе, ул елларда эчке эшләр органнарына иң алдынгы хезмәткәрләрне сайлап кына алалар иде. Шофер булып озак та эшләмәде, ГАИ инспекторы итеп үрләттеләр. Ләкин бу вазыйфада озак эшли алмады, авырый башлады. Шуннан соң пенсия яшенә җит­кәнче беркайда да эшли алмады. Моннан берничә ай элек кенә бакыйлыкка күчте.

Мөнирәбез 36 гына яшендә ирсез калды. Ләкин бу хакта уйламады, бөтен көчен эшкә һәм кызларын тәрбияләүгә бирде. Әйтергә кирәк, кызлары да әниләренең йөзенә кызыллык китер­мәде. Әлфия улы Владислав белән кызы Анастасияне матур тормыш юлына бастырды.

Зөлфияне исә Яңавыл районы егете Илнар үз итте. Алар ике кыз – Илона белән Әминәне үстерделәр. Илона үсеп җитеп, кияүгә чыгып, Денис исемле ул үстерәләр.
— Мин хәзер, урысча әйткәндә, прабабушка, — ди Мөнирә зур горурлык белән.

Нурия Башкорт дәүләт универси­тетының тарих факультетын тәмам-лады. Бүген Казан шәһәрендә яши. Алмаз кияү белән кызлары Рианнаны үстерәләр.

Тәтешлегә кайткан саен Мөнирәне күреп китәргә тырышам. Йорты җәй буе гөлләргә күмелеп утыра, бакчасында җиләк-җимеш өлгерә, түтәлләр­дә яшелчәләр уңа. Мин кайчан гына килсәм дә, берәр кызы белән кияве, яки оныклары кайткан була. Алар дәү әниләренә йорт эшләрендә теләп ярдәмләшә. Аларның шундый татулыгын, бер-берсенә ярдәмчеллеген күреп сокланам. Гомерең гел шулай бә­хетле, ә бәхетең исә гомерле булсын, дускаем!

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: