+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
6 февраль , 08:50

Җитмеш яшьлек малай

Өлкән каләмдәшебез, журналистика ветераны, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рим Әхмәтов бүген дә балаларча дөньяга ачык, самими булуы, тормышны, кешеләрне ихлас яратуы белән аерылып тора.

Җитмеш яшьлек малай
Җитмеш яшьлек малай

...Ат арбасына менеп басып, колхоз эшенә чыккан җиде яшьлек малайга абзыйлар аптырап карый: “Кичә бераз зуррагы иде, монысы сәпсим бәләкәй бит, тегесе кая булган?!” Бәләкәй икәнен үзе дә белә инде Рим, тик нишләсен, үзеннән дүрт яшькә өлкәнрәк абыйсы чирләп китте бит, шуңа әтисе аның урынына печән өмәсенә чыгарга кушты. Әти сүзе – закон, җиде яшьлек Рим менә авылдашлары каршында тора! Сәнәге үзеннән зуррак малайга зирәк абзыйлар астан гына елмаеп карый: Фәрхулла абзый юкка гына җибәрмәгән инде бу малайны, димәк, рәт чыгачак моннан! Ну, давай, алынгансың икән – бирешмә! Авыл тормышының девизы шул инде аның, монда бернинди катлаулы формула да юк. Җебедеңме, бирештеңме – җиңеләсең, сиңа шундук “эш чыкмас моңардан, сыек ул” дигән мөһер сугалар. Кычкырып әйтүен беркем дә әйтмәс, әмма ул фикер авыл картларының карашларыннан ук сизелеп торыр. Ә инде сине уңай яктан бәялиләр икән – бу фикер дә яшен тизлеге белән авылда таралыр һәм синең турыда инде “үзебезнеке ул!” дип сөйләрләр.
Үзенең беренче тормыш имтиханына килгәнен әле аңлап та бетермәгән Рим, дөп-дөп килгән йөрәге күкрәк читлегеннән чыгып очарга җитешсә дә, бирешми, ирләр олы-олы чүмәлә итеп арбага бәргән печәнне кабул итеп, таптап өлгерергә тырыша. Башкалар туктаса да, аңа туктарга вакыт юк, башкалар “тир катырганда” исә ул, киресенчә, тиргә батып, ашыгыбрак эшли. Күрмиме соң инде моны авыл агайлары? Күрә, әлбәттә. Шуңа да арбага төялгән печәне, бераз баргач авып төшсә дә, малайны әрләмиләр, кычкырып көлешәләр дә җыйнаулашып кабат төйиләр.
Күбесенең өч сыйныф та белеме булмаган гади колхозчыларның үзенә шундый тормыш дәресләре бирүенә бүген килеп бик нык рәхмәтле Рим Фәрхулла улы. “Йөрмә әле буталып!” дип куып җибәрмәгәннәре өчен, ялгышырга, эшкә өйрәнергә, ялгышны төзәтергә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәтле. Беренче тормыш чәмен дә шунда алгандыр ул. Кичен, эш беткәч, авыл урамыннан ат арбасына горур басып, дилбегәне нәни генә кулларына урап тотып эштән кайтып килүче “егет”не күз алдына китерегез әле сез! Нинди егет, җиде яшьтә? – диясегез киләме? Егетлек бит ул яшькә карамый, ә күңел халәтенә бәйле. Рим Әхмәтов менә шулай бик иртә егет корына керә дә, әле һаман шуннан чыкканы юк! Җитмеш яшьтә – егет? – дисезме? Иманым камил, ул әле туксанда да егет булып калачак!

Тормыш бишеге

Рим Әхмәтов Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кодаш авылында дөньяга килә. Тирә-ягы киртә белән уратып алынган бәләкәй генә авылын, аның кешеләрен Рим Фәрхулла улы һәрвакыт күңелендә йөртә, авылының үткәне, тарихы белән кызыксына.
Армия хезмәтенә китеп, Бөек Ватан сугышына эләккән, аны башыннан ахырына кадәр үткән азсүзле әтисе Фәрхулла абзый, булсын дип дөнья көткән әнисе Нурҗиһан апа – аларга булган рәхмәтен гомер буе йөрәк түрендә йөртә Рим.
Инде туган авылы таралып беткәч, аның әйткән сүзләре күңелгә уелып калган: “Әти-әниең якты дөньядан киткәч, бик авыр. Әмма чын ятимлекне авылың беткәч кенә аңлыйсың икән!” – дигән иде ул.

Ат караучы улы

Римнең әтисе Фәрхулла абзый гомер буе диярлек колхозда ат караучы булып эшли. Билгеле инде, Рим дә тәпи китү белән ат янында бутала. “Атларның койрыгына ябышып тәпи киткән малайлар без,” – дип кабатларга ярата ул.
– Мин өченче сыйныфны тәмам­лагач, авылга колхоз үзәгеннән тайлар китерделәр, шулай итеп алар зур көтү булып китте. Тайларны көтәргә кеше кирәк иде. Әтәй миңа: “Тотынасыңмы, улым?” – диде. Мин, тайларга сокланып, авыз ачып карап йөрим. Уйлап та тормадым, “Тотынам!” дидем. Тизрәк ризалашып калу мөһим иде, ат көтү бәхете теләсә кемгә эләгәмени?! Ат көтү – безнең өчен фәлән кадәр хезмәт хакы да түгел, ул, беренче чиратта, синең атың була, дигән сүз! Ә малай кеше өчен шуннан да зур бәхетнең булуы мөмкин дә түгел, – дип, еллар пәрдәсе аша малай чагына карап елмая Рим.
Әлбәттә, мал көтү – ул олы җава­п­лылык та, әмма, ун гына яшьлек булса да, Рим барлык нәрсәне дә дөрес итеп, җиренә җиткереп, “олыларча” эшли: ул көткәндә колынлаган бер генә атка да, бер генә көлкәйгә дә зыян килми.
– Ат бит сыер кебек чапмый, акыллы хайван, аларны көтү дә җиңел. Ат көткән җәйдә китап укып рәхәтләндем генә! – ди Рим.
Китапларга әйләнеп кайтканчы, алга узып, Римнең авыл малайлары белән бергәләп кыш буе тайларны җигәргә өйрәткәнен әйтеп үтәсем килә. Ирек яратучы малга йөгән кидерү, ияр салуны бу эш белән үзе очрашкан кеше генә белә. Горур холыклы, кырыс тайлар теләсә кемгә баш биреп бармый, булдыклы, эчтән көчле кешеләрне генә үз итә алар. Ә Рим алар белән бик тиз уртак тел таба һәм баш бирмәс тайларны да “сындыра” – иярли. Сине менә-менә алып ыргытырга, сыртыннан алып ташларга торган атка менеп атлануны да мин тормышны йөгәнләү белән тиң күрәм. Рим Фәрхулла улы беркайчан да “әгәр булмаса, килеп чыкмаса” дип шикләнеп утырмый, тота да шартлатып эшли! Бу да аның бер күркәм егетлек сыйфатыдыр.

Китаплар

Китаплар – атлардан кала, Римнең икенче бер кадерле дөньясы. Бәләкәй чагыннан ук су кебек эчә ул аларны. Авыл малайлары кулларына биш тиен акча килеп керсә, тизрәк кәнфит-печенье алырга тырыша, ә Рим авыл кибетеннән төсле сурәтләр төшерелгән, матур итеп бизәлгән кечкенә китаплар сатып ала. Ала да шундук аны күтәрмәгә чыгып утырып укый да.
– Бу – искиткеч хәл, әмма безнең бәләкәй генә авыл кибетендә Шиш­ковның “Угрюм-река” дигән китабына кадәр бар иде, җитмәсә, татарчага тәрҗемә белән! Без сатучы Рәис абый белән аны бер кыш укыдык! Бик калын китап иде ул. Минем әдәби әсәрләр яратканымны сатучы абый сизеп алды да, чакырып алып, миңа бу китапны кычкырып укый торган булып китте, – дип җылы истәлекләргә бирелә Рим Фәрхулла улы.
Белемгә, укуга аның теләге, кызыксынуы шулкадәр зур була ки, кайда барса да, кесәсендә акчасы булса, китап сатып алып кайта ул. Ә инде авылларында Ялгызнарат китапханәсенең китап бирү пункты ачылгач, бөтен китап­ларны да укып бетерә.
– Китапханәдән китап кереп алам да, юка булса, кайтып җиткәнче үк укып бетерәм һәм кире кертәм. Китапханәче апа тиргәшә, “Нигә укымыйча кире китердең, укымагач, нигә алдың?” – ди. Ә мин инде аны әллә кайчан укып чыктым, моңа кайчак ышанмыйлар да иде. Шуннан китапханәче апа миннән китапларның эчтәлеген сөйләтә башлады, – дип көлә Рим Фәрхулла улы. – Ул елларда хөкүмәтнең никадәр дөрес сәясәт алып барганлыгына таң калырсың! Иң төпкел авыл кибетләрендә дә китап почмаклары бар иде һәм анда иң популяр китаплар кайтарыла иде. Китапханәдә “Огонек” журналына кадәр бар иде, башкалар турында әйтеп тә тормыйм инде. Халык күп укыды, белемле иде. Бәләкәйдән укып үссәң, олыгайгач та ташламыйсың бит ул гадәтеңне. Ә хәзер, кызганычка каршы, хәтта район үзәкләрендә дә китап кибете юк, шәһәр китапханәләрендә дә журналлар-гәзитләр юк, менә шунысына эч поша...

Сәхнә

Әйе, гади эшче тормышын яктыртучы, патриотик китаплар тәэсирендә тәрбияләнә алар буыны. Классикларның әсәрләрен сәхнәдә уйнау – Рим Фәр­хул­ла улының тагын бер сәләте. Килешле буй-сын, чибәрлек, моңлы тавыш... Авыл клубында әзерләнгән спектакльләрдә Римнең төп рольләрдә уйнавына аптырарлык та түгел. Тамашачы яратып кабул итә аны. Мин моны Рим Фәрхулла улыннан бөркелеп торган уңай энергия белән бәйлим, шуңа да тамашачы белән контакт тиз ялгана, аны яратып карыйлар.
Алга китеп, шунысын да әйтим: соңрак ул район халык театрында да бик күп рольләрдә уйный һәм “халык театры” исемен яклауда катнаша. Тәтешле районы аны озак еллар үзенең иң ягымлы, иң оста Кыш бабае итеп тә хәтерли. Кыскасы, тормышын журналистика белән бәйләмәсә, “Даһи Ленин” җыры белән сәхнәгә килеп кергән Рим, кем белә, бәлки, артист булып китәр иде. Әгәр дә ул бу юлны сайласа да, зур уңышлар казанган булыр иде. Язмыш аңа мәдәният дөньясын тәкъдим итеп тә карый: урта мәктәпне яңа тәмамлаган егетне колхоз үзәгенә мәдәният йорты директоры итеп эшкә чакыралар. Әлбәттә, күңелдә “әллә барыргамы” дигән оеткы да кузгала, тик Римне башка төрле язмыш көткән була...

Хезмәт чәме

Минемчә, һәр кешенең тормышта үз урынын табу-тапмауга тәэсир итүче бер фактор бар: ул – хезмәт сөючәнлек. Эш сөйгән кеше беркайда да югалмый, нинди тармакта, кайда, ни белән шөгыльләнсә дә үз юлын таба. Ә ялкаулык артка сөйри, табигатьтән нинди генә сәләт бирелсә дә, чәмең, тырышлыгың булмаса, уңыш сине урап уза.
Римгә күп яклап шул эшсөючәнлеге ярдәм итә дә. Эштән ул беркайчан да курыкмый, һәр эшен яратып, җиренә җиткереп, күңел биреп башкара.
Алты яшендә ат җигеп колхоз эшенә чыккан малай тиз арада авылдашлары арасында үз кеше булып китә. Икенче сыйныфны тәмамлаган елда ул инде – “палнаправный” колхозчы. Укудан чыга да тизрәк әнисен алмаштырырга басуга йөгерә. Үсә төшкәч, остарып киткән егетне эскерт, кибән салырга куя башлыйлар.
– Бер көздә безнең капка төбенә трактор белән тарттырып бер эскерт салам китереп куйдылар, әтәй аптырап китте хәтта. “Рим көненә өчәр норма эшләде бит!” – дигән аңа бригадир. Саламны җирдән 15-20 кеше биреп тора, ә норма буенча өч салам биреп торучыга бер алып торучы булырга тиеш икән. Өстә басып торырлык урын юк, ике кеше генә алып торабыз. Һәрберебезгә тугызар-унар кеше төшә, шуңа да бригадир өчәр норма язып барган. Моның белән ничек горурланмыйсың инде?! Бала гына идем бит әле мин, 12-13 яшь кенә. Менә шулай бик иртә эшле кешенең ашлы булганын аңлатты безгә тормыш, – ди Рим Фәрхулла улы, алтмыш ел элек булган вакыйгаларга караш ташлап. – Аның каравы, мин иң оста эскерт салучыларның берсе булып киттем. Бригадир Миңнехан абзый “Маладис, эскертең тигез, матур чыккан, карга утырса, койрыгы киселерлек!” дип мактый торган иде...
Эшләп, кышларын чаңгыда шуып, су сөлегедәй булып буй җиткән, көч-гайрәте ташып торган егет колхозның бер эшеннән дә калмый. Ә тугызынчы сыйныфка кергәч, бер ай буе колхозда җир сөрә.
– Ул елны урып-җыю соңга калды, безне сентябрь аенда укудан туктатып, эшкә сорадылар. Мин Фәнәви абый белән бер ай җир сөрдем. Бәләкәйдән шулай эшкә җигеп, дөрес эшләгәннәр, кеше өчен иң яхшы тәрбия – эш тәрбиясе, – ди Рим Фәрхулла улы.

Велосипед

Малай кешегә нәрсә кирәк? Әлбәттә, велосипед! Рим дә үз тимер аты турында хыяллана. Тик әтисе: “Аена унбиш сум акча түлиләр, улым, менә өч ай эшләсәң, үзеңә велосипед алырбыз!” – дип эшкә кертсә дә, нишләптер, ул елда җае чыкмый. Икенче, өченче елларны да буш кала малай. Римнең тагын да ныграк тырышып эшләвенә карамастан, хезмәт хакы велосипедлык калмый.
– Инәй колхоз идарәсенә бара да: “Менә ашлыкка тотканнар, подпискага тотканнар, фәләнгә тотканнар, хезмәт хакы бик аз калган”, дип кайта. Кыскасы, дүртенче сыйныфтан соң да, бишенче, алтынчы, җиденче сыйныфтан соң да миңа “сәпит” тәтемәде. Тугызынчы сыйныфта укыганда мәктәптән кайтып барабыз. Карыйм, авыл кибетенә бер машина велосипед кайтарганнар. Әлбәттә, мин узып китә алмадым, бу тимер ат турында аз хыялландыммыни?! Тоттым да, сатучы ападан сорап, “Хәзер әтәй акчасын китерер!” дип, берсенә атланып кайтып та киттем. “Әтәй, мин велосипед алдым, илтеп түләрсең әле?!” – дидем кыю гына. Үзем бераз шүрлим дә: 45 сум ул вакытта уен эш түгел, зур акча иде. Әтәй икенче көнне колхоз идарәсенә барып, 45 сум яздырып алып, сатучыга кертеп биргән. Шулай велосипедлы булдым мин! – дип көлә Рим Фәрхулла улы.
Мин аның бу сыйфатында да кемдер булдыра алмый торганда дилбегәне үз кулына алып, мәсьәләне хәл итә белүен, тормыш тәкъдим иткән белән ризалашмыйча, яхшыга омтылуын күрәм.

Мәктәп еллары

Мәктәп еллары шулай тиз үтеп тә китә. Римне, яхшы укый дип, урыс сыйныфына күчерәләр, моңа ул директорга, укытучыларына гомер буе рәхмәтле була, чөнки бәләкәй генә авыл баласына урысча белү зур мөмкинлекләр ача.
– Авылга әле киез итек басучы осталар, әле урманчылар, әле нефтьчеләр килә иде. Алар урысча сөйләшсә – сөенәм, дуслашып алырга, аралашырга тырышам. Шул миңа бик зур файда булды, югыйсә, без урысча сөйләмне кайда ишетер идек?! – ди Рим. – Ул вакытта бит әле авылда телевизорлар да юк иде!
Үтә дә шук, үтә дә җор телле, үтә дә тырыш, үтә дә башлы итеп хәтерендә калдыра Ялгызнарат авылы мәктәбе 1971 елда унынчы сыйныфны тәмам­лаган Рим Әхмәтов исемле укучысын, аңа зур өметләр баглый һәм ялгышмый.

“Редакция” дигән микроб

– Мин беркайчан да югары белем алу турында хыялланмадым, чөнки илле генә йортлык кечкенә авылда туып-үстем, тирә-ягымда хәтта техникумда укыган кеше дә юк, барысы да колхозчылар. Ниндидер белем алу турында мин хыялланырга да кыймый идем. Әтәй дә мине шофер, һичьюгы тракторчы итеп күрә, “ашлыкны күбрәк алыр идек” дип өмет итә иде. Әмма тормыш миңа башка язмыш әзерләгән булган икән, – ди ул.
Чыннан да, Римнең тормышы көтел­мәгән борылыш ала.
– Район үзәгенә баргач, миңа формалы бер егет очрады, күрдем дә күзләрем очкынланып китте: ул килешле буй-сыны, ул атлап йөрүе, ул фуражкасы! Кызыксынуымны җиңә алмыйча, егеткә килеп сүз каттым, аның кайдан кем булуын сорадым, ул елга училищесында укый икән. Шул көннән мин хәрби кием турында хыяллана башладым, һичьюгы шул училищега укырга керәсем килде. Өйдәгеләр, әлбәттә, мондый фикерне ишетергә дә теләми: ничек инде колхозны ташлап, каядыр чыгып китмәк кирәк?! Әмма мин аларны күндердем дә иптәш малай белән Уфага чыгып киттем.
Училищеда безне җылы каршы алдылар, тик яшәргә тулай тораклары юк иде, үзебезгә фатир эзләргә куштылар. Без Уфа урамнары буйлап йөрдек йөрдек тә, фатир таба алмагач, кайтып китәргә мәҗбүр булдык. Әти-әни, кычкырып әйтмәсәләр дә, моңа бик нык сөенде, һәм мин әтәй белән фермада эшли башладым, – ди Рим.
Әмма башка тормышны белгән, аны күреп тә кайткан үсмер моның белән ризалашырга теләми. Унҗиде генә яшьтә булуына карамастан, ул авылдагы авыр хезмәт, фермалардагы авыр эш шартлары турында район гәзитенә мәкалә язып сала. Бу хат хәлиткеч булып чыга – күп тә үтми редакциядән хат килеп төшә: Рим үз күзләренә үзе ышанмый, аны район гәзитенә эшкә чакыралар!
Мондый бәхет, мондый уңышны Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип кабул итмичә, нәрсә дисең? Рим, әлбәттә, мондый тәкъдимнән баш тартмый һәм биредә үзенең гомерлек яраткан һөнәрен таба. Шулай итеп, 1971 елның декаб­рендә Рим Әхмәтов беренче тапкыр редакция ишеген ачып керә...
Дөрес, ялкынланып иҗат итүче журналистны, вакыты-вакыты белән редак­циядән “йолкып” алып, башка эшкә тәгаенлиләр, райкомда пропаганда һәм агитация бүлегенә инструктор итеп куялар, Свердловск югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр, Карл Маркс исе­мендәге колхозга парторг итеп тәгаен­лиләр, райкомның идеология бүлеге секретаре, район Советы сек­ре­та­ре урынбасары вазыйфаларын йөклиләр.
Рим Фәрхулла улы, кая куйсалар да, җиң сызганып эшли. Тормышның дилбегәсен тотарга бәләкәй чагыннан ук өйрәнгән ир тезгенне бушайтмый.
1991 елда ул кабат редакциягә кайта. Мөхәррир булып.
– Редакция эше – ул микроб белән бер, аны кешедән алып ыргытып та, дәвалап та булмый, бер язган кеше, нинди генә башка эш тәкъдим итсәләр дә, шушы эшеннән китә алмый, киткән очракта да аннан аерылмый, – дип нәтиҗә ясый журналистикага гомерен багышлаган тәҗрибәле белгеч.
Билгеле, тормышта киң колач белән йөзәргә өйрәнгән Рим Фәрхулла улы кайда да “соры кеше” булып кала алмый, чөнки ул нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткереп эшләргә күнеккән. Ул гәзитнең тиражын күтәреп кенә калмый, редакция хезмәткәрләренең торак мәсьәләләрен хәл итә, редакциягә гараж салдыра, матди-техник базасын ныгыта, кыскасы, ул эшләгән елларда редакция эше гөрләп бара.

“Кызыл таң”

Тик ничек диләр әле? “Зур корабка зур дәрья кирәк” диләрме? Рим дә башка масштаб өчен туган, күрәсең. Шуңа да язмыш аны “Кызыл таң” республика гәзитенә алып килә. 1996 елда ул республиканың Урал аръягы төбәгендә гәзитнең үз хәбәрчесе булып эшли башлый һәм бу эшне уңышлы алып бара. Хәтсез еллар үтсә дә, анда аны әле дә сагынып, хөрмәт белән телгә алалар.
2001 елда Рим Әхмәтов Уфага кайтып төпләнә һәм 11 ел редакциядә иң авыр һәм җаваплы вазыйфаларның берсен җитәкли – җаваплы секретарь булып эшли. Ә редакция эше белән азмы-күпме таныш кеше мөхәррирнең – редакциянең башы, ә җаваплы секретарьның аның штабы икәнен яхшы белә. Рим Фәрхулла улының сәясәттә дә, икътисадта да яхшы “йөзүе”, тормышны яхшы белүе, һөнәри интуициясе редакция эшенең, гәзитнең уңышлы чыгып килүен тәэмин итә.

***
Моннан тыш, Рим Фәрхулла улының кешеләргә карата игелекле булуын да телгә алып үтми булмый. Бу аны башкалардан аерып торучы сыйфатыдыр. Ул беркайчан да кешеләргә игелек кылырга, яхшылык эшләргә, булышырга иренми.
Редакция хезмәткәрләре Рим Фәрхулла улының “Кызыл таң”да эшләгән чорын яратып, сагынып искә ала. Аның барысын да тигез күрүен, гәзит эчтәлекле, матур булып чыксын өчен көчен, вакытын кызганмавын, талантларны үстерә белүен бәяли. Баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов, урынбасарлар, коллектив белән бер йөккә җигелеп тарта бу эшне тәҗрибәле журналист, җаваплы секретарь Рим Әхмәтов.

“Кама таңнары”

Пенсиягә чыккач, Рим Фәрхулла улы, туган ягы Тәтешлегә якынрак булу нияте белән, Нефтекама төбәген сайлый һәм бирегә кайтып төпләнә. Краснокама районының “Кама таңнары” гәзитенә эшкә керә һәм дүрт ел биредә хезмәт сала. Ул эшләгән елларда район гәзите матур, тирән эчтәлекле мәкаләләр белән байый.
– Искиткеч төбәк ул Краснокама, биредә бик яхшы, ачык, талантлы халык яши. Бик нык яраттым мондагы кешеләрне. Биредә күпләп яшәүче мари халкының йолаларын, мәдәниятен үзем өчен ачтым. Күңел биреп эшләдем, районда мин бармаган бер генә авыл калды, калганнарын барысын да яктыртып чыктым, – ди ул.
Рим Фәрхулла улы эшләгән чор пандемия вакытына туры килә. Редакция коллективы “удаленка”га китсә дә, Рим авылларга йөрүдән туктамый, “Ходай язганны күрермен” дигән девизга буйсынып, редакцияне урыннардан мәкаләләр белән тәэмин итеп тора.

Агыйдел

Командировкаларның берсендә Рим Фәрхулла улы Агыйдел шәһәре белән танышып кайта. Яшь, матур, яшәү өчен уңайлы шәһәр аның күңелен яулый һәм Рим бирегә күченә. Шул ук вакытта, үзе әйткәндәй, теге “микроб”тан котыла алмый, бүген дә ул “Кызыл таң” гәзитен Агыйдел шәһәреннән генә түгел, тирә-яктагы авыллардан да мәкаләләр белән шатландырып тора. Аның кешеләр, язмышлар турындагы мәкаләләрен гәзит укучылар яратып укый.

“Сәнәге” һаман кулында

Дөресен генә әйткәндә, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты Рим Әхмәтовка 70 яшь тулуына ышанып бетеп тә булмый. Ул әле дә малайларда гына булган ихласлыкка, шаянлыкка, үсмерләрдәге кебек ялкынлы йөрәккә ия. Тормышны яратып туймаганлыгы аның һәр сүзендә, һәр гамәлендә чагыла. Ул беркайчан да астан кисә белми, әйтәсе сүзен күзеңә карап әйтә, зирәклеге, алдан күрә белүе, көчле интуициясе белән аерылып тора. Рим әйткәннәр гел чынга ашып торгач, коллегалары “әүлияләр зирәклеге бардыр синдә” дип юкка гына шаяртмый, аның сүзләренә колак салалар.
Шәхсән мин Рим Фәрхулла улы белән якташлар булуым, аның кул астында ун елга якын эшләп калуым белән горурланам. Теге яки бу сорау килеп туганда еш кына киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итәм һәм аның киң фикерләвенә килеп-килеп сокланам, таң калам. Аның һәрбер кеше турында яхшы сүз табуына, тормышта матурлыкны, яхшылыкны күрүенә хәйран калам. Ә бит тормышта аның да авыр чаклары булгандыр? Әмма ул аларны ирләрчә сабырлык, эчке бер көч белән җиңә белә, авызыннан беркайчан да зарлану сүзе чыгармый.
...Рим абыйга карасам, мин әле дә ат арбасына менеп басып, эшкә чыккан җиде яшьлек авыл малаен күргән кебек булам. Бу образ минем өчен бик тирән мәгънәгә ия: аңарда тыңлаучанлык, олыларны ихтирам итү, күндәмлек кенә түгел, үз-үзенә ышану, яңа эшкә җиң сызганып тотыну, авырлыклар алдында каушап төшмәү кебек чын ир-егетләрне, асыл шәхесләрне бизәүче сыйфатларны күрәм. Җитмеш яше тулса да, Рим Фәрхулла улы әле дә “сәнәге”н – эш коралын кулыннан төшерми, нинди темага тотынса да, коеп язып куя, һәркем күрмәгән нечкәлекләрне “тотып ала”, үз герое өчен сөенә белә.
Мине аның искиткеч бер сыйфаты сокландыра: үзе язган кешеләрнең һәрберсенә ул гәзиттә чыккан мәкаләсен илтеп тапшыра. Бу кадәр җаваплылыкны минем бер генә журналистта да күргәнем, очратканым булмады. Бу да аның искиткеч бай күңеле, кешеләрне ихлас хөрмәт итүе турында сөйли түгелме?
Базнат итеп, мин бүген матур юбилеен билгеләүче Рим Әхмәтовны “Җитмеш яшьлек малай” дияр идем. Малайларча дөньяга ачык, никадәр тәҗрибә туплап та самими, беркатлы, ачык йөзле, киң күңелле булып кала белгәне өчен. Мин аны әле дә баш бирмәс атларны иярләрдәй егет дияр идем, чөнки егетлек ул яшьтә түгел, ә күңел халәтендә, гамәлләрдә чагыла.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: