0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
12 март , 14:34

Авыл аның җанында!

Каләмдәшебез, республикада билгеле аграр журналист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәреОлег Төхвәтуллинга – 60 яшь.

Авыл аның җанында!
Авыл аның җанында!

Кыскача белешмә

Олег Нәҗип улы Төхвәтуллин 1964 елның 11 мартында Башкортстанның Дүртөйле районы Мәмәдәл авылында туган. Суккул урта мәктәбен тәмамлый, 1982-84 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

Бер ел Дүртөйле районының Түбән Аташ мәктәбендә укытканнан соң, 1985 елда “Башкортостан пионеры” гәзитенә эшкә чакырыла. Шул ук елның декабрендә “Кызыл таң” гәзитенә авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе сыйфатында эшкә күчерелә. 1995 елда Дүртөйле зонасына гәзитнең үз хәбәрчесе итеп җибәрелә, ә 2002 елда “Кызыл таң” гәзите аппаратына кабат эшкә кайтарыла. “Кызыл таң” гәзите редакциясендә кырык елга якын эш стажына ия, шуның соңгы егерме елында авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләүче өлкән каләмдәшебез байтак еллар “Әллүки” балалар журналының баш мөхәррире урынбасары вазыйфасын да башкарды.

Тәүге тәэссоратлар алдатмады

Олег Нәҗип улы хәтерлидерме-юкмы, иллә мәгәр аның белән тәүге күрешү, танышу минем күз алдында әле булса бүгенгедәй тора. 1999 елның август башларында булса кирәк, ул вакытта “Өмет” республика яшьләре гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов мине, басма редакциясендә күптән түгел генә эш башлаган яшь хәбәрчене, урып-җыюга әзерлек эшләрен яктырту өчен үзе белән Дүртөйле районына командировкага алып китте. Ул көнне алдынгы хуҗалыкларның берсендә әлеге мәсьәләләр буенча район семинары да үтте, яңа уңышның өлгергән­леген һәм муллыгын ачыклау максатында тәүге тезмәләр дә салынды. Аңлашыла, республиканың төп ашлык уңышын билге­ләүче районнарның берсендә узган мондый җаваплы чарага шушы төбәктәге тармак җитәкчеләре генә түгел, Уфадан да байтак вәкилләр килгән иде. Шулай да араларыннан игътибарны иң җәлеп иткәне кыска җиңле ак күлмәк, ак чалбар, ак туфлидән пөхтә һәм зәвыклы итеп киенгән, шушы аклык-пакьлек инде чигә чәчләренә дә күчкән ир уртасы абый булды. Әле генә ул район, хуҗалыклар җитәкчеләре янына килеп, ихлас әңгәмә кора, ул арада Уфадан килгән вәкилләргә үзенең җитди, эзлекле сорауларын юллый, өченче мизгелдә инде яңа уңышны тәүге тезмәләргә салган комбайнчылар янына барып, басу гизеп, аларның хезмәт шатлыгын уртаклаша. Һәм Уфадан килгән вәкилләрдән алып, гади басу батырларына кадәр һәркем аны үз күреп, ихлас рәвештә колач җәеп күрешә, тыңлый! Дөресен әйтергә кирәк, авыл тормышын эчтән белеп, аның баткагын да шактый күргәнлектән, иң тәүдә: “Бу абый ничек шулай басуда ак киемдә пычранмый йөри ала икән?” дигән уй килде. Һәм шунда ук башны, моның өчен бик пөхтә кеше булырга кирәктер, дигән уй ярып үтте. Киенүдә дә, эш-гамәлләреңдә дә, үз-үзеңә карата да һәм башкаларга мөгамәләдә дә...

Шушы күркәм сыйфатларның барысын да үзендә берләштергән ул пөхтә абый исә “Кызыл таң” гәзитенең ул чактагы үз хәбәрчесе, өстәвенә, Дүртөйле телевидениесен дә җитәкләүче Олег Төхвәтуллин булып чыкты. Һәркем белән ихлас аралашучы, йөзеннән нур бөркелүче бу абый ул вакытта, әлбәттә, безнең янда да тукталмыйча, хәл-әхвәл сорашмыйча, күптәнге дусты һәм каләмдәше Фаил Камил улы белән озак кына сөйләшеп тормыйча китмәде. Журналистикага кереп китеп кенә барган мине дә үсендерергә онытмады, аркадан кагып, иҗади үрләр юлдаш булуын теләде.

Ә Олег Нәҗип улы хакында алган шул вакыттагы беренче тәэссоратлар, чыннан да, алдатмады. Ике дистә елдан артык бер коллективта, бергә эшләү дәверендә мин аның киенүдә генә түгел, эчке дөньясы, эш-гамәлләре, хезмәттәшләренә, гомумән, кешеләргә карата булган мөнәсәбәте белән дә бик пөхтә кеше булуына кат-кат инандым. Ә инде зәвыклы киенү рәвеше, затлы йөз-кыяфәте белән ул бүген, 60 яшь үренә менгәндә дә безнең барыбыз өчен үрнәк булып тора!

Уфага үзем алып килдем!

Бу юлларны укыгач, Олег Төхвәтуллинны Уфага кайтаруга зур көч салган, 2001 елдан “Кызыл таң”ның баш мөхәррире булган Фаил Фәтхетдинов та, Олег Нәҗип улы үзе дә бер кычкырып көлерләр, мөгаен! Әмма минем дә Олег Төхвәтуллинны Уфага үзем алып килдем, дип әйтергә тулы хакым бар.

Эш шунда: “Кызыл таң” гәзитенә баш мөхәррир булып Фаил Фәтхетдинов һәм, аңа ияреп, без килгән 2001 елда редакция аппаратындагы берничә кеше пенсия яшенә җитеп, тагын берничәсе пенсия алдында иде. Алар бер-бер артлы хаклы ялга китте һәм аппаратны төпле, эзлекле, эшне әйдәп барырлык югары әзерлекле кадрлар белән ныгыту мәсьәләсе килеп басты. Баш мөхәррир күзаллаган шундый кадрлар исемлегендә, билгеле, бу вакытта гәзитнең Дүртөйле районындагы үз хәбәрчесе Олег Төхвәтуллин да була. Ләкин бу вакытта инде туган төбәгендә ныклы тамыр җибәргән, дөнья корган ир уртасы кешене ничек урыныннан кузгатырга? Сөйләшү ни рәвешле булгандыр – алары миңа караңгы. Иллә мәгәр, Олег Төхвәтуллинны шәхсән үзем Уфага алып килдем, дип авыз тутырып әйтә алам!

Бу болай булды. Югарыда язуымча, бу вакытка Олег Нәҗип улы Дүртөйледә ныклы тамыр җибәргән иде инде, шуңа күрә дөньясын Уфага күчерү дә берничә этапта булды. Аерым алганда, Уфада яңа гына сатып алган фатирларында ремонт эшләре тәмамланганчы Дүртөйледә бушаткан фатирларындагы әйберләрне башкала янындагы бер буш бинага куеп тордылар. Нәкъ әнә шул Дүртөйледән киләчәк икенче олауны бушатышу өчен мин Олег Нәҗип улы белән аның дүртенче модель “Жигули”е руле артында базага юлландым да инде.

Җомга көн кич белән булды бу. Барып җиттек, көтәбез, кич акрынлап төнгә авыша. Олег Нәҗип улы һәрвакыттагыча, мулдан төяп алып килгән сый-хөрмәт белән тамак ялгап та алдык. Ә олау юк та юк. Водительгә шалтыратып белешер идек, кесә телефоны заманы түгел. Ахыр чиктә машина я төнлә, я иртәгә иртән килеп җитәр, дип, кунарга калдык. Диван, креслолар монда, тагын нәрсә кирәк! Ул арада Олег Нәҗип улының теге бушый белмәгән сумкасы төбеннән өстәлгә “ак баш” та килеп кунаклады. Аны күпме уртлаганбыздыр, анысы мөһим түгел, иллә мәгәр шушы сөйләшеп үткәргән бер төн эчендә мин үзем өчен Олег Нәҗип улының тормыш юлыннан һәм аның югары кешелек сыйфатларын билгеләүче әллә күпме яңалыклар ачтым, һөнәри эшчәнлектә һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләр коруда әле дә ярдәм итүче биниһая кыйммәтле сабаклар алдым.

Баксаң, бүген республикада гына түгел, ил күләмендә билгеле аграр журналист­ларның берсе Олег Төхвәтуллин­ның зур журналис­тикага килү юлы гади генә булмый. Дөрес, бишенче сыйныфтан “Башкортостан пионеры” гәзитенә язышып, Сафуан Әлибай, Йомабикә Ильясова, Рамил Янбәков, Тамара Юлдашева, Зөһрә Котлыгилдина кебек остазлардан зур журналистикага фатыйха алган яшүсмер алдында мәктәптән соң нинди һөнәр сайларга дигән сорау тормый. Дөресрәге, ул әле мәктәптә укыганда ук районда киң “танылу” алырга өлгерә.

– Мин туып-үскән Мәмәдәл авылында ут-суга кытлык чаклар булды. Язлы-көзле пычракта урамнардан үтеп булмый, караңгы иде. Мин, җиденче сыйныф укучысы, бу хакта “Кызыл таң”га яздым һәм редакциягә илтеп үк бирдем. Хатны Рәшит абый Биглов алып калды, – дип дәвам итте Олег Нәҗип улы.

Хатны гәзиттә бастырмасалар да, тикшерү һәм чара күрү өчен район җитәкчелегенә юллыйлар. Ә унбиш көн чамасы вакыт узгач, район Советы рәисе Наил Хөснияров имзасы белән мәктәп укучысы (!) Олег Төхвәтуллин исеменә түбәндәге эчтәлекле хат килеп төшә. “Сезнең хатны район Советында карадык. Киләсе елга күпер салуны һәм авыл урамнарын яктырту мәсьәләсен планга кертәбез”, – диелә анда.

– Нәкъ менә шунда матбугат сүзенең ни дәрәҗәдә көчле, ә журналист һөнәренең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңладым! – диде дә Олег Нәҗип улы янә балачак хатирәләренә бирелде. – Малай чакта исә укытучы, офицер, табиб я артист булырга хыялландым. Мондый һөнәр кешеләре нәселебездә күп. Әйтик, әтинең икетуган энесе Айрат Вилданов – Русиянең атказанган артисты. Аларның һәркайсы мине үз якларына “аударырга” тырышып та карады. Әмма шушы очрактан соң үзем өчен ныклы карар иттем – мин журналист булачакмын!

Колхозчы баласымын, ә үземнең Казанга барасы килә! Тик кечкенә Мәмәдәл Казаннан бик ерак шул... Әтинең икетуган апасы, укытучы Мәсрүрә Шәрифҗанова ярдәмгә килде. Бер көнне ул мине Казанга алып барырга уйлады. Әни: “И, балам, Казанны булса да күреп кайтырсыз”, – дип озатып калды. Чыккан язмаларымны җыйнаштырып, ерак юлга кузгалдык. Имтихан алуның соңгы сәгатьләренә барып җитештек һәм мин журналистика бүлеге студенты булып киттем...

Читтән торып белем алучы студентның укуы “практика” белән тыгыз үрелеп бара. Тәүдә Дүртөйле районының “Ленин байрагы” гәзитендә чыныгу ала. Ул арада инде Ватан алдындагы бурычын үтәр өчен чакыру китереп тоттыралар. Аннан кайткач, бер ел Дүртөйле районының Түбән Аташ мәктәбендә укыта.

– Журналист булып эш башлавым 1985 елдан. Август башлары иде. “Башкортостан пионеры”на чакырдылар, ә декабрьдә гәзитнең ул вакыттагы баш мөхәррире тәкъдиме белән “Кызыл таң”га эшкә килдем, – диде, ул елларга кайтып, Олег Нәҗип улы.

“Кызыл таң” коллективындагы ул вакытта иң яшь журналистны гәзиттә иң җаваплы участокларның берсенә – авыл хуҗалыгы бүлегенә билгелиләр. Шулай итеп, Олег Нәҗип улы республикада билгеле һәм абруйлы аграр журналист Радик Шәехов канаты астында эш башлый.

– Мәктәптә укыганда биш ел дәвамында “СК-4” комбайнында әти белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Бер елны 5 мең центнер ашлык суктырып, комбайн бункерына 5 йолдыз алдык! Моның өчен әтине – кырынгыч, мине 2-3 үлчәмгә зуррак күлмәк белән бүләкләделәр. Әйтәсе килгән фикерем: авыл һәм авыл хуҗалыгы темасы миңа бәләкәйдән таныш һәм якын, хәтта ки, ул минем җанымда дияр идем. Шуңа да авыл хуҗалыгы бүлегенә тәгаенләүләренә сөендем генә. Әмма биредә аерма шунда: авыл кешесе, кара тир түгеп, аграр тармак үсешен хәстәрләсә, син аның хезмәтен дә, борчыган уй-фикерләрен дә, гомумән, авыл үсешенә этәргеч бирердәй һәр нәрсәне тотып алып, һөнәри югарылыкта дәүләт дәрәҗәсенә чыгара белергә, бу юнәлештәге мөһим мәсьәләләрнең чише­лешенә ирешергә тиешсең. Шунсыз син нинди журналист?! Шөкер, әлегәчә нинди генә четерекле, катлаулы хәл-шартларда да шушы хакыйкатькә һәрвакыт тугрылык сакладым. Алдашмаска, урлашмаска, гадел булырга – әти васыять итеп калдырган шушы өч сыйфат кайсы гына очракта да һөнәргә тугрылык сакларга ярдәм итте. Ә безнең һөнәрдә иң мөһиме – йөзеңне югалтмау, нинди сынаулы вакытта да үзеңә, сүзеңә тугры калу, – диде Олег Нәҗип улы, инде офык артында югалып барган көзге кояшка уйчан карашын төбәп.

Әйе, кайсы гына очракта да караны – кара, акны – ак дип язган, хилафлыкларга беркайчан да күз йоммаган, тармак үсе­шендәге проблемаларны һөнәри югарылыкта объектив итеп ачып биргән журналист эшчәнлегендә андый сынаулы вакытлар аз булмагандыр. Усал, гадел, кыю язмалары белән гәзиттә әледән-әле чыгыш ясап, укучыларның зур хөрмәтен яулаган журна­листның көннәрдән бер көнне аппараттан туган районына үз хәбәрче итеп җибәрелүенең дә үз сәбәпләре булгандыр. Ул кичне Олег Нәҗип улы белән бу хакта сөйләшмәдек. Ә менә кырык яшькә җиткәндә, бөтен корган дөньясын сатып, ничек шулай Уфага күченергә тәвәккәлләве белән кызыксындым.

– Авыл – ул һәрнәрсәнең, яшәешнең чишмә башы! Димәк, аның үсешенә бәйле мәсьәләләр дә эзлекле яктыртылып, дәүләт дәрәҗәсендә тиешле чишелешен табарга тиеш. Шунсыз үсеш тукталачак. Редакция җитәкчелеге аппаратка килү тәкъдимен белдергәч, иң тәүдә шушы хакта уйландым. Әйе, бүген авыл хуҗалыгында проблемалар тулып ята. Ил күләмендә бигрәк тә! Гомумән, дәүләтнең авылга карашын тамырдан үзгәртергә кирәк! Авыл хуҗалыгы үги бала хәлендә булырга тиеш түгел, ел әйләнәсенә кара тир түгеп эшләгән кеше, әҗерен дә шулкадәр үк алырга тиеш. Әгәр дә “Кызыл таң” гәзитенең авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләп, шушы мәсьәләләрнең урыннан кузгалуына, хәл ителешенә күпмедер дәрәҗәдә булса да өлеш кертәм икән, димәк, минем Уфага күченүем заяга булмаячак. Ә авылдан мин аерылмыйм, менә күрерсең, хаклы ялга чыгу белән яшәргә тәпи киткән туган төягемә кайтачакмын! Чөнки авыл – минем җанымда! – диде дә Олег Нәҗип улы, ярар, сөйләшү озынга китте, дигәндәй, йортка ымлады.

Төнлә дә, икенче көнне дә, кызганычка каршы, без көткән машина килеп җитмәде. Төштән соң Олег Нәҗип улының “Жигули”ена утырып, кайтыр юлга чыктык. Ниятләгән эшләре ялларда барып чыкмаса да, Олег Нәҗип улы бу очракта да чын ир-егет булып кала белде, борчылу, канәгатьсезлек төсмерен һич сиздермәде.

– Ярар, юл хәле бит, бәлки, машинасы ватылгандыр, – дип кенә куйды.

Шулай итеп, Олег Төхвәтуллинны Дүртөй­ледән күчерүгә үз өлешемне кертә алмасам да, Уфага аны барыбер мин алып килдем, чөнки машинасы руле артында үзем идем! Димәк, шулай дип әйтергә тулы хакым бар!

Ә Уфада, Төхвәтуллиннар вакытлыча туктаган фатирда, безне әллә нинди зур эш майтарып кайткан кешеләрдәй, Олег Нәҗип улының җәмәгате Зарема ханым мул сыйлы табын белән каршы алды...

Министрларны да авызына каратты!

Редакция аппаратына күчү белән Олег Нәҗип улы, чыннан да, җиң сызганып эшкә тотынды. Тәүдә алар авыл хуҗалыгы бүлегендә Рим Әхмәтов белән бергә хезмәт салдылар, ул редакциянең җаваплы секретаре вазыйфасына тәгаенләгәннән соң исә аграр бүлек тулысынча Олег Төхвәтуллин кулына күчте. Һәм ул икеләтә дәрт, чәм, омтылыш белән авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хәлне үзгәртү, тармактагы көнүзәк мәсьәләләргә җитәкчеләр игътибарын юнәлтү, аларны дәүләт дәрәҗәсенә чыгару бурычларына тотынды. Бу максатта атна саен “Кызыл таң”ның зур бер битендә илдә һәм республикада аграр тармакның аерым бер өлкәсе үсеше мәсьәләләренә багышланган аналитик мәкаләләр әзерләп бастыру системага салынды. Ай саен Авыл хуҗалыгы министр­лыгының, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр комитетының җаваплы вәкиле белән эшлекле һәм эзлекле әңгәмәләр әзерләү гадәткә керде, алар арасыннан “Кызыл таң”ның үз экспертлары да булдырылды. Болар белән бергә, Олег Нәҗип улы атна саен диярлек аерым бер районга командировкага чыгып, урындагы хәлләр торышын өйрәнде, алдынгы тәҗрибәне дә, дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәкле мәсьәләләрне дә аңа гына хас осталык белән барлык тулылыгында республика мөнбәренә чыгарды. Бер сүз белән әйткәндә, Олег Төхвәтуллин үзен республикада әйдәп баручы аграр журналист буларак танытса, “Кызыл таң” гәзите дә аграр мәсьәләләр иң югары һөнәри дәрәҗәдә яктыртылучы басма буларак дан казанды. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы егерме елда басмабыз авыл хуҗалыгы темасын нәтиҗәле яктырткан өчен дистәләгән тапкыр төрле мәртәбәле Дипломнар, Мактау грамоталары белән билгеләнсә, Олег Төхвәтуллинның бу юнәлештәге фидакарь эшчәнлеге исә “Башкортстан Республи­касының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеме, республика Хөкүмәтенең Дипломы һәм Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе, Русиянең һәм Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министр­лыкларының, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамоталары, башка күпсанлы бүләкләр белән билгеләнде. 2007 елда Бөтенрусия “АгроСМИ” конкурсы лауреаты булган Олег Төхвәтуллин 2009 елда “Бердәм Русия” партиясенең “Илнең профессиональ командасы” конкурсының “Авыл хәбәрчесе” номинациясендә җиңүче булды. Ул, шулай ук, “Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен” һәм “Башкортстан Республикасы оешуга – 100 ел” медальләре белән дә бүләкләнде.

Ә шулай да, шул исәптән Олег Төх­вә­туллинның да фидакарь эшчәнлеге нәтиҗә­сендә ирешелгән төп казаныш итеп, мөгаен, соңгы берничә елда илдә дә, республикада да агросәнәгать тармагының яңа югарылыкка чыгуын, дәүләтнең авылга йөз белән борылуын атарга кирәктер. Димәк, Олег Нәҗип улының да егерме ел дәвамында агросәнәгать өлкәсендәге көнүзәк мәсьәлә­ләрне күтәреп, чаң сугуы бушка булмаган! Димәк, Олег Нәҗип улының егерме ике ел элек туган Дүртөй­лесеннән кубарылып, Уфага күченүе заяга булмаган! Илдә һәм республикада аграр тармакның нәтиҗәле үсеш кичерүен күреп, ул үзе дә ихлас шатланадыр, мөгаен.

Кайтам, дигәч, кайтачак ул!

“Мин авылга кайтсам, җәйләрен өйгә кергәнче 10-15 минут бакча рәхәтлегенә чумам. Анда 80 ел элек нәнәем утырткан имән үсә, мәрхүм әти аңа терәп утыргыч эшләгән иде. Көчле, тирән тамырлы имән агачына арка куеп утырганнан соң көч кергәндәй була...

...Юк, бу шәһәрне яратмаудан түгел, миңа калса, яшәү тамырларының барыбер дә авылда калуында. Мин Уфага яшәргә түгел, ә эшкә генә килдем кебек”, – ди Олег Төхвәтуллин 2014 елда 50 яше уңаеннан “Кызыл таң” журналисты Айгөл Юлъякшинага биргән интервьюсында.

Һәм булдыклы ир-узаман буларак, әйткәннәрен эш белән ныгытып, алдагы ун елда туган авылында, туган нигезенә якын җирдә яңа йорт тергезеп чыкты ул. Хаклы ялга чыккач, сөекле җәмәгате Зарема ханым белән шунда кайтып яшәргә. Зур яшелчә-җимеш бакчасы тергезеп, уллары Ренат белән Искәндәрнең гаиләләрен, сөеп туймас оныкларын күңел салып үстерелгән табигать нигъмәтләре белән сыйларга. Нәнәсе утырткан имәнгә арка терәп, моннан ун ел элек дөнья күргән “Шатлыгым да, сагышым да син – авыл” китабының яңа томнарын, башка әсәрләр иҗат итәргә! Һәм алар да мотлак авылга багышланган булачак, чөнки авыл Олег Нәҗип улының җанында, канында, бар булмышында, алар икесе аерылмас бербөтен кебек! Ходай тарафыннан шулай яратылганнар!

Әмма бу очракта, безнең бәхеткә дип әйтик, пенсия яше арттырылуга бәйле, Олег Нәҗип улына да хаклы ялга китәргә биш ел бар әле. Димәк, ким дигәндә тагын биш ел Сезгә гәзит укучыларны аграр темага эзлекле, саллы мәкаләләрегез белән сөендерергә, редакциянең үзегез җитәкләгән үз хәбәрчеләр корпусын да үз үрнәгегездә яңадан-яңа иҗади эшчәнлеккә һәм ачышларга дәрт­ләндерергә язсын! “Бакчачы бабай”, “бал бабай” булырга, яраткан шөгылегез – иң эре балыкларны каптырырга аннан соң да өлгерерсез! Иң мөһиме – Ходай сәла­мәтлектән, рух ныклыгыннан, яшәү көченнән аермасын! Күркәм юбилеегыз белән, хөрмәтле авыл җанлы өлкән хезмәттәшебез!

Илдар Фазлетдинов,
“Кызыл таң”ның җаваплы секретаре, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

Читайте нас: