Барлык гомерен диярлек журналистикага, әдәбиятка багышлаган дустыбыз Рәсүл Сәгыйтов шушы көннәрдә алтмышын тутырды. Мәгърүр таулар иле – Бөрҗәндә туып-үсә ул. Халык әйтмешли, язу-сызуга бик яшьли тотына: башлангыч сыйныфларда укыганда ук хәбәрләре, зур булмаган әдәби әсәрләре матбугатта басыла башлый. Унҗиде яшендә район гәзитенә эшкә чакыралар. Соңыннан – армия хезмәте, БДУның филология факультеты. Озак еллар “Башкортостан” телевидение һәм радиотапшырулар компаниясендә эшли, бүген – “Юлдаш” радиосының иҗтимагый-сәяси бүлеге җитәкчесе. Икенче югары белеме буенча – юрист.
Башкорт, урыс, татар, инглиз телләрендә 14 публицистик һәм әдәби җыентыгы нәшер ителгән. Радиожурналистикага, телне куллануга кагылышлы чыгышлары Башкортстан матбугатында гына түгел, Мәскәүдә чыккан “Журналист”, “Журналистика и медиарынок” журналларында да басыла, бер шәлкем мәкаләсе “Русия халыкларының хәзерге заман әдәбияты. Нәфис публицистика” антологиясенә кергән.
“Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты.
Социаль челтәрләр аша аның гармунчы булуы да яхшы билгеле, кушылып җырлап җибәргән чаклары да еш була.
Матур юбилее уңаеннан билгеле журналист белән әңгәмәләшеп алдык.
– “Рәсүл Сәгыйтов нинди кеше ул?” дигән сорауга ничек җавап бирер идегез?
– Хыялый кеше.
– Хыяллар белән яшисез, димәк?
– Анысы да бардыр. Ләкин хыялга бирелү бу дөньяда һәркемгә хастыр, мөгаен, ә миндә икенче төрлерәк.
– Иҗадилык билгесе инде бу?
– Шулайдыр... Иҗадилык тормыштагы һәр нәрсәгә, хәтта көнкүреш дәрәҗәсендәгеләргә дә кагыла, минемчә, әдәбиятка, сәнгатькә генә түгел. Фатирыңа җиһаз алганда гына да, төсе генә дә әллә күпме әһәмияткә ия. Хәтсез эзләнергә вакыт, бензин сарыф итәргә туры килә, әйе, әмма иҗади караш соңыннан тәнне дә, җанны да җылыта. Кемдер синнән алда мең, миллион кешегә җибәрелгән видеоларнымы, котлаулы фотоларнымы, һич үзгәрешсез сала да сала. Дөресен әйтәм, мондый номерларны чикләп-читләтеп тә куйгалыйм. Ә кемдер шуларны үзе эшләсә, һичьюгы нәрсәдер өстәп куйса, кул чабар идем.
– Хыял – һәрвакыт алда булган, һәрвакыт киләчәктәге нәрсә бит инде ул...
– Шулай, миндә дә ул мәгънә – үзәктә. Кызганычка каршыдыр да, бәлки.
– Ник алай дисез?
– Тыныч яшәргә ирек бирми (елмая). Бүгенге белән, әзер белән, шуны файдаланып кына гомер кичерсәң, сәламәтрәк тә буласыңдыр, озаграк та яшисеңдер. Их, шул әйберем булса иде, шуны алалсам иде мәгънәсендә түгел, ялгыш аңлашылмасын – матди байлык дип чәчрәп-янып бармыйм. Бөтенләй кирәкми дә димим: тораксыз ничек яшәмәк кирәк, автомобильсез дә барлык эшләргә дә өлгереп булмас иде. Киемнәрнең дә төрлесе таләп ителә, яңара торуы хаҗәт. Аеруча кеше арасында йөргәннәргә. Хәер, китапларымның берсендә, “Уйлаганның сүзе уйнаган” дигәнендә шикелле:
“Имин-аман торыйк!” – диеп теләп,
Сүзем белән чыгам илемә.
Әйткәннәрем йөрәгемнән килә,
Җаваплылык сала иңемә” дүртьюллыгыннан соң: “Бу юлы да үзәктә тел күркәмлеге булыр. Аңа карап каршылыйлар да, озаталар да”, – дидем. “Телең булсын киемең” дигән исем астында яздым моны. Телгә игътибарым нык зур. Китап укыганда да эчтәлегеннән бигрәк, тел мөһим миңа. Бу җәһәттән хәйран оста, халыкчан лөгатьле язучылар туры килгәндә сокланып туя алмыйм. Шуңа озак укыйм китапларны. Елларга сузылганнары да була. Әйләнеп килеп баштан тотынам тагын. Радиодагы ярты сәгатьлек кенә эфирларыма да көннәр буе әзерләнәм. Якынча сценарий гына түгел бу, һәр сүзне җентекле сайлау. Ил алдына чыгам бит, җаваплылык көчле. Һәр сүзнең сөйләмдә үз урыны барлыгын да беләбез. Башка урында ул балкымый, күршеләре белән сыешмаска да мөмкин, мәгънә дөрес бирелмәгәне турында әйтеп тә тормыйм. Грамматикада синтаксис, ягъни сөйләм төзелеше, дигән тоташ бүлек барлыгын да беләбез, очраклы кертелмәгән ул.
Әз генә читләштек. Читләштек, чөнки тел күркәмлеге – яраткан да, авырткан да темам. Күркәмлек дигәндә, игътибар ителсен, артык бөдрәлекне, ширбәтлелекне, майлылыкны күздә тотмыйм.
– Хыял турында сөйләшә идек.
– Матдилык дип исем китми, дигәндә, үземә түгел, җәмгыятькә, халыкка, үзем шөгыльләнгән өлкәләргә файда аңлашылсын. Күп еллар элек, компьютерлар белән эшли башлагач, диктофонга язылган тавышларны нигә берәр кушымта үзе генә текстка әйләндерми, яки бер телдән икенчегә тәрҗемә итми, дип ризасызлык күрсәткәнем булды. Хәзер, әнә, барлар. Камиллеккә иртә, әлбәттә, әмма ул җайлап килә барыр, хәтта эфирда кулланырга да мөмкин булыр. Шулай ук байтак вакыт элек минем өлкәмне дә роботлар басып алыр, дип тә уйлана торган идем. Радио студиясенә тыштан нәкъ кеше кебек машина кереп утырыр да, сөйләр, җырлар, уйнар. Без бүген чакырган ише кунаклар чакырып әңгәмәләр корыр. Кунаклар үзләре дә адәм затыннан булмый куймаса әле... Бу да килде, кайсыбер җирләрдә сынау үтәләр. Хыялмы бу? Карашны алга ташлаудыр. Шушы миндә бар ул, бар. Әлеге күзаллауга уңай карыйкмы? Шулайдыр, чөнки каршы да тора алмыйбыз. Робот арымый, хәтере бетми. Тапшырулар эшләгәндә, кайсыдыр мәсьәләнең беренче тарихына да мөрәҗәгать итәм: кайдан башлана, нигә алай булган, ничек булган? Шунсыз аңлавы авыр. Радио тыңлаучыны темага җәлеп итү дә таләп ителә. Моның өчен әллә күпме мәгълүмат актарырга туры килә. Ә теге хәбәрче-машинаның башында бу. Иҗтимагый-сәяси өлкә буенча эшләгәненең программасына нәкъ әлеге тәүге тарихка игътибар кирәклеген язып куясың да, кабат әйтеп тормасаң да үти.
– Ул робот дигәннәре кешеләрне бөтенләй алыштырып куйса...
– Бу кадәргә җитә алмас, дим. Машиналарны бит кеше эшли, һәрхәлдә, әлегә. Янә дә җәмгыятьтә яшәп тә аннан азат булып булмаганын беләбез. Ягъни чикләүләр булырга тиеш.
– Ә телне яхшы белерме икән соң ул роботлар?
– Һаман яхшырак белә барыр, өйрәнә беләләр бит. Турсаймыйлар, үчекмиләр, тәнкыйтьне кабул итәләр. Ләкин тере кешедән барыбер ерак торырлар. Журналистиканың, тел гыйлеменең һәр кагыйдәсе ятлап алынгандай үтәлер, әмма бу яклап машина гел генә арттарак барыр, кешегә иярер генә. Орфографияне яхшы белер, тыныш билгеләрен дә урынында гына төртер дә, сызар да, ә менә орфоэпияне ни дәрәжәдә тирән үзләштерер икән? Моңа шик белдерәм, чөнки орфоэпия – авазларның табигый әйтелеше ул. Тел бит җанлы сөйләү-сөйләшү, нәрсәнедер тавыш ярдәмендә белдерүдән башланган. Язып белдерү гасырлар аша гына килгән. Бүген кешенең кешесе әнә шуны бутаганда, авазлар белән түгел, хәрефләр белән сөйләшкәндә (кызганычка каршы, киң таралган күренеш бу), робот, бахыр, ни генә кылыр инде?..
Ә гомум мәгънәдә алганда, яңа технологияләргә, кеше хезмәтен җиңеләйтүгә, әйткәнемчә, ике куллап ризамын. Мәктәптә укыганда яңадан өй салдык та, түбә ябуның бер өлеше белән үземә шөгыльләнергә туры килде. Шифер дәвере иде, шуны беркетергә такталар кагып чыгылган. Очларын пычкы белән тигезләп кисәргә кирәк, шул минем бурыч. 4 сантиметр калынлыктагы такталарны кул пычкысы белән кисеп төшерәм. Җиңел түге-е-л. Түбәнең икенче ягында, җитмәсә, сул кул белән эшлә, Рәсүл. Ял иткәндә хыялланып, үсмер генә көемә олыларча сукранып утырам: нигә кечкенә генә, шым гына әйләнеп торган тәгәрмәч пычкылы корал юк? Выжт, выжт, выжт... Сул кул да талмас иде һич. Бүген, әнә, талмый беркемнеке дә.
– Журналистика юлыннан китмәгән булсагыз, үзегезне нинди һөнәр иясе дип күз алдына китерә аласыз?
– Юрист. Законнар иҗат итүче юристтыр, бәлки. Иҗат итүче дип юкка гына әйтмәдем, бу һөнәрне нәкъ шулай иҗади дип күрәм. Өлкән сыйныфларда чакта моның белән ныклап кызыксынып киттем, “Җәмгыятьне өйрәнү” дәресе кертелүе аеруча дәрт өстәде. Юридик белем алу уе да булмады түгел. Һәм, шундук булмаса да, филолог дипломыннан соң сигез ел үтсә үтте, алдым мин аны. Сайлаган юнәлешем дәүләт (конституция) хокукы булды. Бүгенге эшемә дә, әле әйткән законнар иҗат итүгә дә бәйле. Моның белән ниндидер дәрәҗәдә шөгыльләнәм дияргә дә мөмкин – парламент эшчәнлеген яктырткан журналистмын. Бик җиңел бу миңа, әйткәндәй, чөнки законнар иҗат итү процессы белән теориядә яхшы танышмын.
Җырчы, теш табибы, офицер вариантлары булганлыгын әйткәнем бар, җентекле кабатлап тормыйм. Ә-ә, йөк машинасы йөртүче образы да ымсындыра бит әле мине. Романтикасы белән кызыксындырды. Җәяү йөреп ялкытып та киткән иде (көлә).
– Хыялларым тормышка ашты, дип әйтә аласызмы? Ашмаганнары бармы?
– Мотоцикллы була алмадым. Үсмер чакта, бердән, акча эшли алмый идем, каникулда колхоз агайларына ярдәм итүне исәпкә алмыйк. Икенчедән, кибеттә иркен сатылмады да ул. Дүртенче курстан соң бер ел мәктәптә эшләп алдым. Эш хакым әйбәт булды, җыелып та китте, әмма әлеге дә баягы дефицитлык матайлы итмәде. Егет кеше җәяү йөрмәсен, ниндидер булса да атта чапсын – ышануларымның берсе бу. Чөнки ир-атка бурычлар күп салынган, моның өчен бүген хәтта канатлы Акбузат та хәләл. Шуңа күрә базарда кулдан машина алу мөмкинлеге туу белән рульле булдым. Ә рухи якны күздә тотканда, Әдәбият институтында укырга җай чыкмады да чыкмады. Ә кирәк иде, атаклы белгечләрдән лекцияләр тыңлыйсы килә. Үз белдегеңә эш итүгә караганда, аның хәтта техникасын гына да өйрәнеп язу яхшыдыр. Имтихан дигән бик шәп нәрсә дә бар бит, кешене эшләтә торган бер камчы. Шуның шарты итеп әдәби әсәр язу торсын әле, ялкаулыгың онытылыр, сүлпәнлегең качар. Иҗат эшенә дә эчке оештырылыш, тыштан таләп итү, дәртләндерү мөһим.
– Сәясәт – гади тема түгел. Аның нечкәлекләренә төшенү җиңелләрдән түгелдер? Иҗтимагый-сәяси тапшырулар бүлеге җитәкчесенең бурычлары нинди?
– Өстәрәк әйтеп киткәнемчә, юрист белемле булуым коткара. Һәр нәрсәдә ниндидер ныклы нигез, шул өлкәдәге белем кирәк. Шунсыз һавадасың, катылыгың аз. Юриспруденциядә дә бар нәрсәне башта тотып булмый, җитмәсә, яңадан-яңа законнар раслана. Ләкин әлеге база белеме кимендә кайсы норманы хокукның нинди тармагыннан эзләү юлын күрсәтә.
Эшеңне эшеңдә калдырмаска кирәк, һәрвакыт синең белән булсын. Саулыкны саклау, вакытсыз картаймау җәһәтеннән кабинетың ишеген ябу белән аны оныту дөрестер дә бит, шулай дигәннәрен ишеткән дә бар, тик мин алай итә алмыйм. Журналист кайда да, кайчан да журналист ул. Кайсыдыр мәсьәләләрне даими күзәтеп бармасаң, урык-сурык кына тотынсаң, бәйләнеш югала, эфирың сыйфатсыз. Тапшыруга чакырылганнардан, алар үз өлкәсендә нинди генә югарылыкка ирешмәсен, түбән булма. Шуның белән үзеңнән дә бигрәк һөнәреңне, радиоңны күтәрәсең. Хезмәткәр генә булма, шул хезмәтне алга тарт, бает, данла.
Тел сәяси журналистикада аеруча мөһим. Монда һәр сүз, хәтта ымлыкка дөрес мәгънә салынырга тиеш, ялгыш аңлашылмасын, беркем дә, бер сәяси көч тә үпкәләмсен. Хәбәрче монда әйткәне өчен генә түгел, әйтмәгәне өчен дә җаваплы: мәсьәләләрне вакытында хәбәр итә, хәл итә барырга кирәк.
– Сезнең кебек шәп журналист булырга теләгән яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Иң башта табигатьтән сиңа нәкъ шушы һөнәр иясе булырга кушылганмы, шуны ачык аңларга. Дан дип тә, мал дип тә түгел. Дан җиңел килми, моның өчен эшеңне кадалып китеп яратырга, күңел салып, йөрәкне кызганмый эшләргә дә эшләргә кирәк. Үзең исәптә торган редакция белән генә чикләнмәскә, электрон да, басма да киңкүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итәргә. Төрле телләрдә иҗат кылырга. Урыс телендә дә эшләвем мине сүзне тыштан гына түгел, эчтән дә күрә башлау хәленә җиткерде бүген. Тере җан бит ул – сүз: тибеп торган йөрәге, нечкә дә була белгән күңеле, уе, буе бар. Бервакыт Башкорт дәүләт университетында журналистика фәнен укыттым, яшьләргә шуларны сөйли идем.
– 60 яшь – ир кеше өчен күп тә түгел кебек. Аз да түгел. Нинди хисләр белән каршылыйсыз аны? Гомер көзе тәрәзә чирткәне ишетелмидер әле?
– Бүген кеше яшәрә. Статистикага таянып кына түгел, күңелдән, күргәнемнән әйтәм: без балачакта кырыкка җиткәннәр олы саналды. Ә әле җитмештә дә егеттәй әллә күпме агайларны, җилдәй җилгән апаларны беләм. Тормыш басмый шикелле хәзер. Яшәрсен дә яшәрсен адәм баласы. Дөньяга һәр җан ниндидер миссия белән килә бит, яхшы эшләр өчен туа, шуларны башкарып өлгерсен өчен гасырлык гомер – тап-таман. Киләчәктә моны да үтү гадәти булыр. Хисләргә килгәндә, бу үргә дә менүемә шатмын, шушы биеклектә дә илемә, халкыма, балаларыма файдалы булганыма куанам, алардан да җылылык күргәнем өчен рәхмәтлемен.
– Әңгәмә өчен рәхмәт! Иҗат ялкынында янып яшәгез!
Ләйсән Якупова әңгәмәләште.