+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
20 март , 16:35

Башкортстан транспортының “Бәхетле сәгате” сукты

Республика Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстанны үстерү юнәлешендә соңгы биш елда башкарган колачлы эшчәнлеге тарспорт өлкәсендә дә чагыла.

Башкортстан транспортының “Бәхетле сәгате” сукты
Башкортстан транспортының “Бәхетле сәгате” сукты

Башкортстанда биш ел эчендә төп дәүләт ташучысы булган “Башавтотранс” предприятиесенең автопаркы 1400 кече, урта һәм зур класслы автобуслар белән яңартылды. Бу максатларга 9,8 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Шул исәптән зур класслы 85 автобус “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган, алар Уфада халык күпләп йөри торган 75нче һәм 226нчы маршрутларны хезмәтләндерүгә җибәрелгән.

– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча без төрле федераль программаларда актив катнашабыз. Мәсәлән, былтыр кече шәһәрләрдә һәм авыл территорияләрендә җәмәгать транспортын яңарту өчен казна кредитлары исәбенә 250 автобус сатып алынды, – ди Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
2019 елдан 267 маршрутта хәрәкәт схемалары үзгәртелгән, 78 маршрутта автобуслар саны арттырылган, 53 маршрутта хәрәкәт итүче состав классы алмаштырылган.

2019 елдан бирле беренче тапкыр Башкортстанда җәмәгать транспортының барлык төрләре өчен бердәм “Алга” транспорт картасы эшли башлады. Әле республикада яшәүче 820 меңнән артык кеше шул картадан файдалана. Бу – уңайлы түләү системасы, чөнки “Алга” транспорт картасы белән билет хакы акчалата түләүгә караганда арзанракка төшә.

Экономиянең тагын бер ысулы – “Бәхетле сәгать”, ул Уфада бер сәгать эчендә бер билет буенча берничә автобуста йөрү мөмкинлеге бирә.

Быел Милли иминлек фонды акчалары исәбенә 200 автобус сатып алу планлаштырыла.

 

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: