Күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Илшат Сәхиятулла улы Насыйпов 1964 елның 16 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Күктау авылында дөньяга килә. Филология фәннәре докторы, профессор, озак еллар Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире вазыйфасын биләде. “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы”, Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”, “Русия Федерациясенең югары профессиональ белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” билгеләре, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Спиридон Яндушның “Туган якны өйрәнү өчен” медале, “Русиянең алтын кафедрасы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Бүгенге әңгәмәдә Илшат Сәхиятулла улының тормышка, яшәешкә, гаиләгә, дуслыкка булган мөнәсәбәте, карашы белән танышырбыз, күңел түрендә йөрткән уй-фикерләрен берникадәр белербез.
– Бу яшь – инде нәтиҗәләр ясар чак. Сез үзегез өчен нинди дә булса нәтиҗә ясадыгызмы?
– Мин үземне бөтен гомеремә нәтиҗәләр ясарлык яшьтә дип санамыйм әле. Шулай да кайбер йомгаклар ясарга мөмкиндер. Балачакны һәм белем алу елларын исәпкә алмаганда, фәнни-педагогик эшчәнлектә аз эшләнмәде инде. Хезмәт юлымны мәктәптә гади татар теле укытучысы булып башлап, ике югары уку йортында уңышлы гына укытучылык иттем, кафедра мөдире, профессор, проректор булып эшләдем. Татар тел белемен үстерүгә бераз өлеш керттем. Халкымның рухи мирасын һәм традицияләрен саклау максатында иҗтимагый хәрәкәтләр эшчәнлегендә катнаштым, җитәкчелек тә иттем. Һәм иң мөһиме – туган телемне саклау һәм үстерү өчен көчем җиткән кадәр гомерем буе хезмәт иттем.
– Гомер юлыгызда күп билгеле шәхесләр белән аралашкансыз. Шулардан кем Сезгә аеруча нык йогынты ясады?
– Мин бик күп күренекле шәхесләр белән якыннан аралаштым. Фән өлкәсендә йогынты ясаучылардан иң беренче чиратта остазларымнан профессорлар Алмас Шәйхуловны, Леонид Арслановны, академиклар Мирфатыйх Зәкиевны, Әдһәм Тенишевны атар идем. Гомумән, бу өлкәдә үрнәк алырдай шәхесләр күп булды. Аларның барысын да атап бетереп тә булмыйдыр. Шулай да башкортлардан Данис Тикеев, Кәрим Ишбаев, урыслардан Иван Карпухин, Игорь Сыров, Игорь Артюшков һәм Сергей Мызников, татарлардан Флүрә Сафиуллина, Талмас Гарипов, Рәдиф Җамалетдинов, удмуртлардан Риф Насыйбуллин, Иван Тараканов һәм Валей Кельмаков, чувашлардан Николай Егоров һәм Виталий Радионов һәм башкаларны искә алмасам, күңелемдә юшкын калыр иде.
Күпләре миңа шулкадәр якын, туганнарым кебек булды. Алар минем фән буенча гына фикердәшләрем түгел, хәтта эч серләремне дә бүлешә ала идем һәм бүген дә бүлешәм. Мәсәлән, профессорлар Сания Исмәгыйлованы – апам, Камил Дәүләтшинны – абыем дип йөрттем, ә Хәнисә Алишинаны – апам, Әнвәр Галиев, Рәиф Әмиров, Касыйм Йосыповны һәм Равил Насыйбуллинны абыем дип йөртәм.
Фән хезмәттәшлек белән генә чикләнми, анда якын дуслыкка да урын бар. Күренекле галимнәр Фәрит Галиев, Ким Миңнуллин, Илдар Юнысов, Фаил Сафин, Фаил Фәтхетдинов һәм башка дусларым белән якын аралашып яшибез. Анда олысы-кечесе булмый, мәсәлән, Илсур Мансуров һәм Александр Кузнецов – миннән күпкә яшьрәк галимнәр. Боларга гендерлык та киртә була алмый. Әйткәндәй, мин хатын-кыз галимәләргә зур ихтирам белән карыйм: Әлфия Йосыпованы, Флүрә Сайфуллинаны, Алена Иванованы һәм башкаларны мин дусларым дип әйтә алам. Бу шәхесләрнең һәрберсе мине гыйльми һәм рухи баета.
Болар әле фән өлкәсеннән булган шәхесләр. Сәнгать, медицина, иҗтимагый тормыш, юриспруденция, бизнес һәм башка өлкәләргә бәйле дә күп дусларым һәм якын танышларым бар. Мондый мөнәсәбәтләр кешене үстерә, тормышта үзен табарга, җирдә ныклы басып торырга ярдәм итә.
Гафури районында яшәүче бик тә үзенчәлекле күптәнге дустым бар. Аны дус дип тә әйтү ничектер уңайсыз, хәтта: ул миңа абый кеше – туган абыйларым кебек кадерле. Бу абыемның гаиләсе белән безнең гаилә озак еллар якын аралашты, кунакларда гел бергә булды. Алар Фәридә апа белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Рита минем кызым белән бер класста укыды – якын сердәш дуслар булдылар. Язмыш шулай инде... Алар кире авылга кайтып китте. Тормыш безне төрлечә какты-сукты... Рамил абый мине үзенең нигезле үзсүзлелеге, авырлыкларга сыгылмый торган холкы, бервакытта да зарланмавы – оптимист рухы белән сокландыра! Кайчак аңа карыйм да – үземә көч алам!
– Өстәл китабыгыз бармы? Үзегез укыган соңгы китабыгыз? Һәр татар укырга тиешле 5 китапка нинди әсәрләрне кертер идегез?
– Бик урынлы сорау бу. Хәзерге киеренке заманда вакыт бик тиз уза, мәгълүмат чыганаклары да байтак. Гадәттә без фән кешесен гел китап арасында күмелеп утырган кебегрәк күз алдына китерәбез. Дөрес, фәнни чыганаклар, укытучылык белән бәйле китаплар күп укыла, яңа әдәбият белән танышып булса да бару кирәк – шунысыз һөнәри үсеш мөмкин түгел. Өстәл китапларым дип сүзлекләрне әйтер идем. Мәсәлән, орфографик, аңлатмалы, тәрҗемә сүзлекләрен мин көн дә кулга алам. Еш кына “Этимологик сүзлек”не, “Миллият сүзлеге”н ачам, гомумән, башка төрле сүзлекләрдән файдаланам. Әмәр Хәйямнең афоризмнарын еш кына актарырга яратам. Күптән түгел Марсель Галиевның “Сүзләрдән – сәйләннәр” китабы кулга килеп керде – бер йотымда укып чыктым. Соңгы вакытта Ислам тәгълиматына кагылышлы чыганакларга мөрәҗәгать итәм. Оят инде, гап-гади дин нигезләрен белмибез икән. Хәйран, Исламда гыйлем даирәсе шулкадәр киң, анда дөньяви һәм фәлсәфи уйлануларга урын бар.
Әдәби китапларга килгәндә, сирәк укыла алар. Шулай да кулга кергән китапны укырга тырышам. Яңа елдан соң булган ялларда Сатым Олуг-Зоданең “Согыд легенда”сын (әйе, әйе, таджик классигы әсәре – таджик магистрантлары белән эшләргә кирәк бит!), “Без белмәгән Атнабай”, Роберт Миңнуллинның “Мәхәббәтле көзләрем”, Ләйсән Якупованың “Ак дөньям”, һәм Айгөл Юлъякшинаның “Яратам” шигъри җыентыкларын укып чыктым. Шигырь укыр өчен үзенә бер күңел гаме кирәк. Аларны сирәк укыйм, ләкин кайчак шигырьсез дә булмый: авыр вакытларда алар юата.
Мин ниндидер һәр татар укырга тиешле китапларны өздереп кенә әйтә алмыйм. Һәр кеше үзенә охшаганын сайларга тиеш. Укыганның барысы да күңелгә дә ятып бетмәскә мөмкин бит әле. Ә болай алганда, исемдә уелып калганнардан Мөхәммәд Мәһдиевның “Бәхилләшү” һәм башка әсәрләрен, Әмирхан Еникиның хикәяләрен бүген дә еш искә алам. Алар күптән укылганнар, шулай да вакыт-вакыт искә төшәләр. Безгә Кол Галине, Тукайны, Такташны белү зарур. Мин тарихи китаплар укырга яратам. Шуңа Нурихан Фәттах һәм башка әдипләребезнең тарихи әсәрләрен дә кертер идем болар арасына.
– Биш ел элек “Кызыл таң”га мәкалә әзерләгәндә Сез болай дигән идегез: “Минем төп хыялым – гаиләмдә көн дә оныкларым белән туган телемдә сөйләшү”. Бу хыялыгыз тормышка аштымы?
– Иллегә-илле, дип әйтсәм дөресрәк булыр: кызганыч, минем оныкларымның татарчасы аларның тамагын туйдыра алмаячак. Шулай да бу мәсьәләдә шатлыклы күренеш бар. Гаиләм белән Уфага күчеп киткәч, олы оныгым Кәмәл татарчасын ташлап, бөтенләй диярлек сөйләшми башлады. Һәрхәлдә, мәктәптә татар телен өйрәнсә дә, шәһәр олимпиадаларында катнашса да. Кызымны гаиләсе белән ике ел элек Уфага күчергәч, без яңадан бергә яши башладык. Һәм Кәмәл минем белән гел татарча гына сөйләшергә тырыша. Мин кайчак урысча сүзләр ычкындырсам да, ул гел татарча җавап бирә. Анда ниндидер бер эчке үзгәреш сизәм, татарлыкка тартылу тоям.
Кече оныгым Әскәр татарчасын шулай ук камилләштерер, дип өметләнәм. Ул мәктәптә татар телен өйрәнә, гел “бишле”ләр генә алып кайта. Ләкин бу гына аз шул. Мин аны “Күрәсеңме, абыең татарча яхшы белә, сөйләшергә тырыша, ә син начар беләсең, сөйләшмисең!” – дип еш кына үчекләү катыш шелтәлим. Ул моңа бик кимсенә, димәк, тырышыр дигән ышаныч бар.
– Пандемия күпләребезнең тормышын үзгәртте. Сезнең гаиләне дә бу афәт читләтеп узмады – хатыныгыз бакыйлыкка күчте. Авыр югалту, кайгыны кичергәндә яныгызда кемнәр булды?
– Бу – минем һәм якыннарым өчен зур фаҗига булды. Вакыт – дәва, дисәләр дә, бүген дә тынычлана алмыйм. Еллар узган саен йөрәк сыкравы басылган кебек булса да, югалтуның авырлыгы арта гына төшкән сыман. Мин үземне бик көчле ихтыярлы кеше дип уйлый идем. Тормышта авырлыкларга бервакытта да бирешеп бармадым, йомшаклыкларга юл куймадым, ниндидер төшенкелеккә бирелү, гомумән, юк иде. Ләкин Әдиләне югалтуны мин нык авыр кичердем һәм әле дә авыр миңа. Эчке бер ныклык юкка чыкты, бушлык пәйда булды. Димәк, ныклык аннан булган, тормышның бар булмышын ул тутырып торган.
Бу кайгыны кичергәндә кызымның гаиләсе, оныкларым терәк булды, бүген дә яшәү мәгънәсе аларда. Алардан башка моны күтәрү мөмкин дә булмагандыр инде.
– Ходай: “Бәндәләремә сынауларның үзләре күтәрә алган кадәресен генә бирәм”, – дигән. Моның белән килешәсезме?
– Мин бу гыйбарә белән тулысынча килешәм. Безнең бар булмышыбыз һәм фани дөньяда тормышыбыз Аллаһ Тәгалә кануннарына нигезләнгән, дип уйлым, шул исәптән адәми затка җибәрелгән аның сынаулары да. Сынаулары да рәхәтлек вә кайгы аша булырга мөмкин. Шул ук вакытта бу сынауларны узу өчен дә ихтыярны ул бирә. Кеше Ходайга ышанып һәм табынып яшәсә, сынауларны да лаеклы уза аладыр, бар да аның кодрәтендә. Барысын да Аллаһ Тәгаләдән көтеп яту да дөрес булмыйдыр: кеше сынауны узу өчен барлык ихтыяр көчен салырга да тиештер. Мин дин тәгълиматында үземне белемле санамыйм, болар минем уйларым гына, шуңа кемгәдер бу мәсьәләдә үгет-нәсыйхәт бирә алмыйм.
Миңа бер ел дәвамында Русия ислам университетында фән эшләре буенча проректор вазыйфасын да вакытлыча башкарырга туры килде. Монда мин бөтенләй икенче бер яшәү рәвешен күрдем, дин кануннары нигезендә корылган дөнья белән таныштым. Миндә бу дөньяга карата шулкадәр ихтирам һәм хөрмәт уянды ки, совет чорында асылыбызны югалтканга тагын бер тапкыр инандым. Дин тоткан һәм Аллаһ Тәгаләгә ышанган иманлы кешенең мантыйгы бөтенләй башка, дөньяга карашы үзгә.
– Авыр чакларны ничек үткәреп җибәрәсез? Нәрсәдә таяныч, терәк табасыз?
– Мин моңа бераз югарыда җавап бирдем шикелле. Элек авыр чаклар булуын мин исләмим дә. Чөнки таяныр кешем булгангадыр инде. Хәзер авыр чакларны үземә генә күтәрергә туры килә, шуңа алар үзен сиздерә. Мин соңгы елларда эчке халәтемне бик сөйләп барырга тырышмыйм, бәлки, авырлыгы да шуның белән бәйледер. Мондый чакларда фәндә эшләп, китап укып булмый. Мин йорт, хуҗалык, бигрәк тә төзелеш эшләре белән шөгыльләнергә тырышам. Я гап-гади йөгерергә чыгып китәм. Шулай бераз тынычланам, фикерләремне, уйларымны тәртипкә салам...
Таяныч, дигәндә, шуны күптән әйтеп узасым килә. Минем өчен бик авыр көннәрдә яныма килеп юатучылар, терәк булучылар – татар җәмәгатьчелеге, шулай ук Татарстанның Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Йосып Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред хәзрәт Дәүләтшин, бик күп дусларым янымда булдылар. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге, хезмәттәшләрем, коллегаларым арасында да кайгымны уртаклашучылар күп булды. Мондый мизгелләрдә кеше өчен боларның әһәмияте зур икәнлегенә инандым...
– Төзәтә алмас үкенечегез бармы?
– Тормышта үкенечсез, хаталарсыз гына булмыйдыр инде. Үзең белгәннәре дә була, белмәгәннәре дә буладыр. Барысы да Ходай кулында, дибез инде. Иң зур үкенечем, гаиләм, дип яши алмадым. Дөрес, мин гаиләм өчен матди яктан барысын да эшләргә тырыштым. Дөнья көттек, бар нәрсәбез дә җитеш, бөтен булды. Ләкин мин барыбер эш-шөгыль, милләт дип яшәгәнмен. Гаиләм тулысынча минем өчен яшәде. Киресенчә булса, бәлки, мин бар яклап та күбрәк өлгәшкән булыр идем, дип тә уйлыйм. Тормыш миңа бик күп мөмкинлекләр бирде, ләкин мин барысыннан да тиешенчә файдаланмадым. Чөнки карьерист булмадым. Хезмәтемдә берничә үкенечле хаталарым булды, ләкин мин аларны ачып бирер вакыт җитмәгәндер әле, дип уйлыйм. Шулай да бер үкенечемне соңрак әйтеп бирермен.
– Сезнең өчен ирлек сыйфаты нәрсә ул?
– Минем өчен ирлек – ул акылың белән уйланган түгел, эчке тоемлау аша карар кабул итеп, вөҗданың кушканны эшләү. Бу зур ихтыяр көче сорый, кайчак дөрес тә түгел, ләкин синең күңелең тыныч була.
– Тормышта яшәү принцибыгыз нинди?
– Тормышта яшәү принципларым күп, алар, нигездә, әткәй-әнкәй тәрбиясеннән килә. Гомумән, мин принципларга таянып яшәдем. Һәм бу гел дөрес булып чыкмады. Кеше көн дә шәхсән бәхетле булу принцибына таянып яшәргә тиеш икән. Мин моңа өйрәнәлмәм инде.
– Тормышта Сезнең өчен иң зур кыйммәт нәрсә ул?
– Кешенең хак сүзе. Халкымның бәхетле булмышы, туган телемнең тулыканлы яшәеше.
– Туган телләр мәсьәләсе елдан-ел катлаулана. Гомерен татар телен саклауга, үстерүгә багышлаган кеше буларак, Сезнең фикерне ишетәсе килә.
– Туган тел язмышы мине бик борчый. Чөнки минем һөнәрем татар телен саклауга, үстерүгә бәйле булды, димәк, минем тамагымны халкым һәм туган телемә хезмәтем туйдырган. Бу яктан мин бурычымны тиешле дәрәҗәдә үтәргә тырыштым, булдыралган кадәр халкыма да, туган телне саклауга, үстерүгә дә лаеклы хезмәт иттем. Әмма бу мәсьәләнең бер – һәнәри вазыйфа ягы гына. Без нык ялгышабыз: имеш, туган телне шул өлкәдә эшләгән галимнәр, укытучылар, артистлар, иҗади шәхесләр үстерә, саклап кала ала. Әйе, алар бу изге эштә мөһим роль башкара. Ләкин туган телне бары милләт кенә саклап кала ала. Әгәр халыкның һәр улы һәм кызы туган телнең кыйммәтен аңласа, ул тулыканлы булып яшәячәк, үсәчәк. Туган телгә гомумхалык сакчыл мөнәсәбәттә булган чакта гына аның киләчәге бар, дип уйлыйм мин. Бу, беренче чиратта, гаиләдән башлана. Җәмгыятьтә туган телне өйрәнүгә тиешле шартлар булмаганда да, аны ихтирам итеп, көндәлек аралашуда кулланабыз икән, ул яшәячәк әле. Мәктәптә атнасына 1 сәгать туган телне өйрәнеп кенә аны саклап калып булмый! Рухи нигезе ныклы булган һәр милләт туган теленә сакчыл карый. Туган телдә сөйләшү һәм аны белү – һәркайсыбызның изге бурычы. Аның кирәклеген тоеп, татар сөйләмен абруйлы итеп булса иде.
– Бу дөньяда нәрсәдән куркасыз?
– Аллаһы Тәгаләдән! Туган телемне югалтудан. Халкым эреп юкка чыгудан.
– Хәзерге яшәешне ничек бәялисез?
– Хәзерге тормыш бик киеренке, тиз үзгәрүчән. Мондый шартларда милләтләргә үз асылын һәм үзлеген саклап калу бик авыр. Дөрес, тормыш шартлары көннән-көн яхшыра, тырыш һәм сәләтле кешеләр өчен тормышларын тагын да яхшырак көйләргә мөмкинлекләр зур. Ләкин кеше матди байлык артыннан куып, көндәлек яшәешен фәкыйрьли, рухи дөньясыннан ваз кичә. Мондый тормышны бәхетле, димәс идем мин.
– Бүгенге җәмгыятьтә нәрсәне үзгәртер идегез?
– Мин үземне җәмгыятьне үзгәртерлек үк сәләтем бар дип исәпләмим. Шулай да, мәктәпләргә милли телләрне өйрәнүгә сәгатьләрне элекке дәрәҗәдә кайтарып булмаса да, чит телләрне өйрәнү сәгатьләре белән алыштырыр идем. Чит телләр кемгә кирәк, шулар аларны барыбер өйрәнә. Ә болай һәр укучыга чит телләрне мәҗбүри өйрәтү барыбер тиешле нәтиҗә бирми. Үз дәүләтеңдәге халыкларның телен чит телләр дәрәҗәсеннән дә түбәнсетүне кабул итә алмыйм, моны дәүләтне ныгыта торган фактор дип санамыйм.
– Сезне үз фәнни мәктәбен булдырган галим, диләр.
– Фәнни мәктәп дигәндә, бик күптөрле якларны күздә тотып әйтәләр. Мәсәлән, минем фәнни җитәкчем академик Мирфатыйх ага Зәкиев, чынлап та, үз фәнни мәктәбен булдырган галим – ул татар синтаксисының күп якларын башлап өйрәнә, аны гомумтөрки дәрәҗәгә күтәрә, бүген дә күпләр аның идеяләренә таяна. Шулай ук ул татар этнонимикасына нигез сала, халыкның этногенезы – килеп чыгышы мәсьәләләрен лингвистик яктан төптән тикшерә. Аны фән дөньясында төрки халыкларның этник тарихы буенча төп этнолингвист дип таныйлар. Татар теленең фәнни грамматикасын язган кеше, шуның өчен Дәүләт премиясенә лаек була. Ул әзерләгән фәнни-педагогик кадрлар да байтак: 50дән артык фән кандидаты әзерләгән кеше, шуларның 20гә якыны соңыннан фән докторы булып үсә.
Мин үземне остазым кебек үк күп эшләгән галим дип саный алмыйм. Шулай да үземә алмаш әзерләп өлгердем, дип уйлыйм. Минем беренче кандидатлык диссертациясе яклаган аспирантым – Нәсимә Мөкыймова, элекке студентым, башкорт теле буенча хезмәт язды. Бүген Стәрлетамакта татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты. Кандидатлык диссертациясе яклаган тагы ике аспирантым – казах кызлары. Алар Актүбә шәһәреннән. Казах, урыс, инглиз телләрен чагыштырма аспектта тикшерделәр. Берсе бүген АКШта стажировка уза, икенчесе – Ходайбиргән Жубанов исемендәге Актүбә төбәк университетында инглиз теле укыта. Татар теле белеме буенча да аспирантларым булды, киләчәктә фәнни хезмәтләрен якларлар әле, дип ышанам. 30га якын магистрантым чагыштырма-тарихи тел белеме буенча магистрлык диссертацияләре яклады.
Басылган хезмәтләремә килгәндә, алар бүген 350гә якын. Шулардан 4 фәнни һәм 4 коллектив монография, 20 уку-укыту методик әсбабы һәм уку программалары, 7 дәреслек һәм уку әсбабы. Аларда тел һәм әдәбиятның төрле аспектлары тикшерелә, методик проблемалар карала, Башкортстанда татар филологиясе һәм мәдәнияте үсешенең үзенчәлекләре ачыклана.
Ә минем төп фәнни-тикшеренү юнәлеше – Идел-Урал төбәгендә тел багланышлары мәсьәләләре, ягъни лингвистик контактология өлкәсе. Төрки телләрнең фин-угыр телләренә йогынтысы ныклы фәнни тикшерелгән иде. Ә фин-угырлардан булган күршеләребез мари, мордва (мокшы һәм эрзя) һәм удмуртларның төрки-татарга йогынтысы бөтенләй тикшерелмәгән иде. Мин татар теле белемендә беренче булып шушы мәсьәләне ачыкладым. Бу йогынты тел материалында бик зур эз калдырмаса да (марилардан 200дән артык, удмуртлардан 150дән артык, мордвалардан 100дән артык алынма сүз кергән), тарихта бу халыкларның төрки-татарларга йогынтысы зур булган. Чөнки озак гасырлар аралашып, уртак җирлектә яшәү, шулай ук бер дәүләттә яшәү аларның телләрендә уртак үзенчәлекләрне булдырган. Шушылар нигезендә үз вакытында танылган телче Б. А. Серебренников Идел-Урал төбәгендә Идел-Кама тел берлеге булуы гипотезасын тәкъдим итә. Бу гипотезаны бүгенге көндә төркиләрдән булган башкорт, татар, чуваш һәм фин-угырлардан булган мари, мордва һәм удмурт телләрендәге уртаклыкларны күп телчеләр дәлилләде инде. Бу җәһәттән Иглин районының Турбаслы авылында туган якташыбыз, атаклы телче Рифкать абый Әхмәтҗанов һәм Туймазыда туган күренекле телче, профессор Алмас абый Шәйхуловны булса да искә алып узар идем.
Фин-угырларның төрки-татарларга йогынтысы турында сөйләгәндә, моның эзләрен тел материалы гына түгел, гомумән бу халыкларның аралашу эзләрен галимнәр аларның рухи-материал кыйммәтләрендә һәм халыкларның этник йөзендә (сәнгать төрләрендә, музыкада, киемдә, бизәнү әйберләрендә, этнографик үзенчәлекләрдә һ.б.) билгели. Шуны да ассызлыклап үтәргә кирәк, тарихчылар мариларның бер өлешенең Ислам динен тотуын, шулай ук аларның Казан ханлыгын яклап һәм аны торгызу өчен XVI гасыр ахырына кадәр баскынчыларга каршы сугышуын һәм берничә тапкыр баш күтәрүен билгелиләр.
– Кызыгыз, оныкларыгыз, студентларыгыз хакында да сөйләп узсагыз иде.
– Кызымның гаиләсе, Аллаһка шөкер, бик тату, күз тия күрмәсен инде. Кызым – икътисад, тәэминат өлкәсендә, киявем инженер-электрик булып эшли. Үкенеч турында әйткәндә, мин үз вакытында кызымны белем бирү өлкәсенә җибәрмәдем. Янәсе, безнең гаиләдә бер укытучы җитеп торыр. Һәрхәлдә, ул педагогия институтын тәмамласа да. Август ае җитү белән бездә ел да бер хәл күзәтелә: кызым, эшен ташлап, мәктәпкә барыр идем, дип сөйләнә башлый... Димәк, мин баланың теләгенә каршы барганмын, хата җибәргәнмен. Чынында, үзең яратмаган эшне башкарудан да файдасыз, авыр шөгыль юк! Ә бит мин аны үз юлымнан да алып кереп китә ала идем. Ул мәктәптә татар телен укыды, туган телне бик якшы белә. Оныкларыма килгәндә, алар мәктәптә укып йөри...
* * *
Илшат Сәхиятулла улы – туган теленең тулыканлы яшәеше өчен фидакарь хезмәт куючы гына түгел, гомумән, татар телен саклауны, яклауны, киләчәк буынга тапшыруны яшәешенең асылы итеп алган шәхес. Халкымның лаеклы улы белән әңгәмәне Фәнис Яруллинның “Кеше” дигән шигыре белән тәмамлыйсы килә:
Мин дә йөртәм шушы зур исемне –
Кеше дигән бөек атым бар.
Шул исемгә тап төшермәм, диеп,
Үз-үземә биргән антым бар.
Кеше дигән бөек атым бар да
Җирдә яшәү өчен хакым бар.
Таянырга якын дусларым бар,
Көрәшергә эчтә ялкын бар.
Һәм йөрәккә бетмәс җылы биргән
Җир кояшы – бөек халкым бар.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.