+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
12 апрель , 11:01

Караиделнең горурлыгы, маягы ул!

60 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче Рәүф Гафаровның фидакарь хезмәт юлы күпләргә үрнәк булырлык.

Караиделнең горурлыгы, маягы ул!
Караиделнең горурлыгы, маягы ул!
Халыкның “Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый” дигән асыл сүзләре, гүя, үз бәхетен үзе тудырып, Караидел районының Яңа Бәрдәш авылында туып-үсеп, байтак еллар район үзәге Караидел авылында гаиләсе белән күпләргә үрнәк күрсәтеп яшәүче Рәүф Гафаровка да төбәп әйтелгән сыман. Ул – чын-чыннан да, Караиделнең горурлыгы, маягы! Җәмәгате, авылдашы Лена Кәлимулла кызы белән утыз ел кулга-кул тотынышып, иңгә-иң терәшеп, бер шатлыкны ике итеп гомер кичерәләр.

“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, ди халык. Үзләре дә үрнәкле гаиләләрдә туып-үскән Гафаровлар балаларында да матур сыйфатлар тәрбияләгән. Кызлары Эльза, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, Караиделдә һөнәре буенча эшли. Уллары Азат та юрист һөнәрен сайлаган, апасы укыган шул ук югары уку йортында белем ала.

Кечкенәдән табигать киләчәгенә битараф булмаган, тирә-якта үзен хәстәрлекле җитәкче итеп таныткан Рәүф Нигъмәтулла улы, Уфа урман хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, туган ягына кайтып, хезмәт юлын Кирҗә урман хуҗалыгының Әтнәш урманчылыгында урманчы ярдәмчесе булып башлый. Бу вазыйфада өч елдан артык эшләгәч, Урал урман-техник институтында белем ала. Аннары туган ягында берничә ел һөнәре буенча төрле вазыйфалар башкара.

Югары оештыру сәләте, җитәкче таланты, һөнәри сыйфатлары өчен аны урман хуҗалыгы директоры итеп тәгаенлиләр. Менә уналты ел ул “Караидел урман хуҗалыгы” дәүләт автономияле учреждениесенә җитәкчелек итә.

Аның урманчы һөнәрен үз итүе, аңа гомере буе тугрылык саклавы очраклы түгел.

– Нәселебездә урманчылар байтак. Мәрхүм әтием Нигъмәтулла белән Фәнүр абыем заманында урманчы булып эшләделәр. Аларның тынгысыз, шул ук вакытта кызыклы, мавыктыргыч хезмәтен күреп, белеп үстем, – ди Рәүф абый. – Шуңа да бу изге һөнәрне сайлауда аларның йогынтысы зур булды. Кайчандыр алар юнәлеш биргән һөнәрне сайлавым, гомеремне урманчылык тармагына багышлавым белән үземне бәхетле саныйм.

Урман сәнәгатен үстерү һәм агач эшкәртү буенча җитди эш алып баручы “Караидел урман хуҗалыгы” предприятиесе 235 мең гектардан артык урманны хезмәтләндерә. Көчле ихтыярлы, заманча карашлы Рәүф Гафаровның тырышлыгы белән бердәм, тату коллектив булдырылган. Урман хуҗалыгының җитештерү куәтен үстерүдә, яңа технологияләр үзләштерүдә фидакарь хезмәт башкаручы Рәүф Гафаров предприятиенең уртасында кайный, аның казанышларына сөенеп, проблемалары өчен көенеп, киләчәге өчен армый-талмый, аны тирә-якка танытуда саллы хезмәт күрсәтә, җан атып яши.

Гомумән, күпьеллык фидакарь хезмәте өчен “Башкортстанның атказанган урман үстерүчесе” исеменә, Хөкүмәт, тармак бүләкләренә, бихисап Мактау грамоталарына лаек булган Рәүф Нигъмәтулла улының башкарган намуслы хезмәте, матур тормыш юлы меңнәргә үрнәк булырлык. Балаларына, кардәш-ыруына туган җанлы, ярдәмчел, юмарт, тыйнак, игелекле булуы белән күпләргә кадерле һәм якын ул.

* * *
Табигать кышкы йокыдан уянып, гөрләвекләр аккан, җылы яктан киек кошлар кайткан илаһи мизгелдә Рәүф Гафаров 60 яшьлек матур юбилеен билгели.
60 яшь ул – ир-егетнең акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй, 60 яз, 60 көз генә. Йөзегездә нур уйнап торганда, Сезнең өчен ул гомернең җәе генә. Әле аның көзе дә, әбиләр чуагы да булыр...

Сез, чын кеше һәм олы хөрмәткә лаек җитәкче буларак, зур абруй казанасыз, эшлеклелегегез, алдан күреп эш итүегез, хезмәткәрләргә карата кайгыртучан һәм эчкерсез мөнәсәбәтегез белән тирән ихтирамга лаек булгансыз.

Күркәм гомер бәйрәмегез белән тәбрикләп, Сезгә сәламәтлекнең ныклысын, бәхетнең зурысын, гомернең озынын, җан рәхәте, гаилә иминлеге, балаларыгызның, киләчәктә оныкларыгызның игелеген күрүегезне телисе килә. Алдагы юбилейларны да сәламәт булып, Лена ханым белән балаларыгызның, туганнарыгызның кадер-хөрмәтендә шатлык-куанычлар белән генә каршыларга насыйп булсын! Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күңел күгегез аяз, саф, даладай киң булсын!

Хөрмәтле Рәүф Нигъмәтулла улы!
Керсез намус белән яшәгәнгә
Бик бәхетле була тормышлар.
Дан-хөрмәткә лаек була ала
Бары Сездәй уңган, тырышлар.

Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез Сезгә барын да.
Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.

Сызылып аткан алсу таңнар Сезгә
Килсен иде кояш, нур булып.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Куанычлар килсен ургылып.

Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш Сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап
аксын,
Мәңге шулай суы кипмәсен!

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Караидел районы.

Фото Рәүф Гафаровның
шәхси архивыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: