Галим Хисамов — киңкүләм мәгълүмат чараларын, әдәбиятны һәм матбугатны һәм, гомумән, күпмилләтле Башкортстан халкының мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән соклангыч әдип. Төрле елларда ул радио һәм телевидение, китап нәшрияты, милли матбугатның матди базасын булдыру һәм ныгыту, заманча полиграфия чараларын кертү өчен күп эшләр башкарды.
Халыкара Төрки академиясе академигы, матбугат һәм социаль өлкәдәге казанышлары өчен ил дәрәҗәсендәге бүләкләргә ия. Дистәләгән роман, повесть, хикәя авторы, әсәрләре утызлаган нәфис һәм документаль китапларында тупланган.
Күркәм юбилее уңаеннан билгеле язучы белән әңгәмә кордык.
— Галим Афзалович, иҗат кешесе булу балачакта ук бөреләнгән хыял идеме? Әллә бу максат соңрак барлыкка килдеме?
— Балачактагы хыялы чынбарлыкка туры килгән кеше, гомумән, бармы икән? Минем дә туры килмәде. Биш яшь чамасындагы чакта миннән бер өлкән кеше: “Зурайгач, кем буласың?” — дип сораган иде. “Очучы”, — дидем мин. Әмма үскәч, бу турыда уйлап та карамадым. Минем әти Афзал Фазлыйәхмәт улы күпне белгән, китап укырга яраткан, тарих белән нык кызыксынган кеше иде. Ул һәрчак диярлек мине үзе белән йөртергә яратты. Кул арасына керерлек булгач, аның белән мин җәй буе кырда эшләдем. Кая гына йөрсәк тә, әти тирә-як мохит турында сөйли торган иде. Шуңа күрә мәктәпкә барганда мин тирә-якның исем-атамаларын һәм аларның тарихын белә идем. Мәсәлән, “Кул сынган кичү”, “Бирге кеше белмәс төбәк”, “Шәрәфи чабынлыгы” һәм башкалар. Шушы атамалар башка яктан үзебезнең тирәне аерып тора һәм аны башкалар арасында олылый. Шуңа күрә мин балачактан тирә-якның, кешеләрнең, халыкның борынгысын белергә тырыштым. Бу җәһәттән мин балалык омтылышыма ирештем, дияргә дә була. Минем тарихи романнарымның чишмә башы әнә шул чакта, туган авылның тирә-ягында ята да инде.
— Сез — матбугат өлкәсендә дә, әдәбиятта да зур уңышларга ирешкән кеше. Ике тармакта да олы казанышларыгыз булу соклану уята. Үз вакытында партия эшендә көч салуыгызны, “Китап” нәшриятын, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат министрлыгын җитәкләвегезне беләбез. Бу еллар хакында сөйләп китсәгез иде?
— Матбугатта эшләү, әдәбият белән шөгыльләнү максаты үзенән-үзе килеп чыккан, дөресрәге Аллаһы Тәгалә билгеләгән язмыштыр, дип уйлыйм. Мин бит, урта мәктәп тәмамлагач, хәрби училищега укырга кердем. Әмма тиздән укуны ташладым. Күрәсең, табигать уртасында кайнап үскән минем холкым, хәрби муштраны үз итмәгәндер инде. Ошамады миңа ул һөнәр. Авылга кайттым. Бераздан миңа мәктәптә балаларга физика-математика укытырга тәкъдим иттеләр. Бер ел эшләдем. Киләчәктә ныклап укытучы булырга теләп, Стәрлетамак педагогия институтының физмат факультетына укырга кердем. Әмма бу эш тә минеке булып чыкмады. Ташладым.
Салават нефть-химия комбинатында бензин җитештерү корылмасында оператор булып эшләп алдым. Тик монысы белән дә күңел риза булмады.
Авылга кайтырга чамалап, Күмертау шәһәренең урамыннан китеп бара идем, “Ильич юлы” шәһәр-район гәзитенең мөхәррир урынбасары Мостафа абый Солтанов очрады. Гәзиттә мин “Әтием икмәге” дигән хикәя бастырган идем. Солтанов абыйны шуннан беләм. Ул миңа: “Әйдә безгә эшкә, хәбәрче булырсың”, — диде. Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына, диләр бит. Шуның кебек булды инде. Иртәгәсен үк редакциядә эш башладым. Хәбәрче эше белән бергә кечкенә генә хикәяләр яза башладым, район-шәһәр гәзитенең тарихын өйрәнергә тотындым. Нинди генә хәл-вакыйгалар чагылмый иде элекке гәзит битләрендә: Сталин заманында, сугыш вакытында, аннан соң, яңарак кына кешеләр ничек яшәгән, — әзер тарих вакыйгалары ята. Шул чакта мин үземнең белемемнең сайлыгын аңладым һәм Башкорт дәүләт университетына укырга керү максаты белән яши башладым. Университет имтиханнарына әзерләндем һәм филология факультетына укырга кердем.
Биш ел уку дәверендә Уфада чыккан гәзит-журналлар, телевидение, радио редакцияләренең һәммәсе белән дә диярлек таныштым, аларның кушкан эшен башкардым. Шуңадыр да инде, бишенче курсны тәмамлап барганда “Совет Башкортостаны” гәзите редакциясе мине эшкә чакырды. Журналистикада ныклап эшләү шуннан башланды да инде.
Бу гәзиттә байтак еллар эшләгәч, миңа Свердловскидагы партия мәктәбендә белемне камилләштерергә тәкъдим иттеләр. Анда ике ел уку барышында, партия тормышы теориясеннән бигрәк, ярты Русиядән диярлек җыелган кешеләр, төпле галимнәр белән аралашу белемне бик нык киңәйтте һәм арттырды. Укып кайткач, КПССның Башкортстан өлкә комитеты аппаратында эшкә тәгаенләделәр һәм шунда республиканың бөтен матбугат басмалары, типографияләр, телевидение һәм радио редакцияләре белән эшләргә туры килде. Шул чакта журналистлар белән тыгыз аралашу мөмкинлеге булды. Алар арасында язучылар да бар иде. Шуңа күрә мин Башкортстан журналистикасы белән генә түгел, яңа әдәбият “казаны” белән дә яхшы таныш идем.
— Бер үк вакытта әдәбиятка каян көч, вакыт таптыгыз?
— Журналистика, партия эше, әлбәттә, язучылык белән тыгыз эшләгәнне яратмый. Шуңа күрә әдәби иҗат белән ял вакыты исәбенә шөгыльләнәсең. Минем бер генә тапкыр да айлык ялны тик ял белән үткәргәнем булмады. Әллә күпме вакыт башыңда туплап йөрткән “түл”не кәгазьгә төшерәсең. Беренче повесть һәм романнар шулай язылды. Моның өстәвенә, мин үземне контрольдә тоту бурычын йөкләткән идем. Көн саен кимендә өч бит язарга тиешсең, дип таләп куйдым үземә. Шуңа башкаларның күз алдында мин тиз һәм күп язам кебек күренә. Рәшит Солтангәрәевның минем турыда чыгарган көләмәчендәге “мин яздым инде” сурәте чынбарлыкка якын.
Җәмгыятьтәге үзгәртеп кору һәм аның таркалу чорында миңа “Китап” нәшриятының директоры һәм республиканың матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министры булып та эшләргә туры килде. Бу дәвердә әдәби иҗат белән шөгыльләнү, әлбәттә, тик үзеңнең төнге йокы һәм айлык ял исәбенә башкарылды.
— Сез — берничә дистә китап авторы. Әлбәттә, язучыга һәр әсәре кадерле. Шулай да кайсы хезмәтләрегезне бүген аерып искә алып китәр идегез?
— Мин үземнең иҗатны өчкә бүлеп карыйм: тәүге чор – хәзерге заманны сурәтләгән әсәрләр. Мәсәлән, “Кызыл кар”, “Унтугыз”, “Урал армыттарында”, “Батыр, Матур һәм Икара” романнары.
Икенче бүлем: тарих хакында, моннан унбишләгән мең ел элек булуы ихтимал вакыйгалардан башлап, яңа тарихка кадәр. Мондыйларга “Аһура Мазда”, “Өн һәм сан”, “Тамып та гына кала каннары”, “Актамыр”, “Башкортлар боерды”, “Шакай бураны” кебек романнарны атый алам.
Өченче өлешкә бер генә романны кертәм: бу бөтен тарихи вакыйгаларны да гомумиләштергән “Асаба” дип аталган әсәр. Анда күп йөз еллар барышында булуы ихтимал вакыйгалар ята. Үзәктә — ике шәхес: Алдарбай тархан белән Тәфтиләү генерал. Мин шулар аша Олы Идел белән Тубыл елгалары арасындагы җирләрдә кайнаган тарихны гомумиләштерергә тырыштым.
— Әле дә иҗат итәсезме?
— Әлеге көннәрдә нәрсәдер язу-язмау турындагы сорауга җавап бирмәү яхшырактыр, дип саныйм. Чөнки яза башлар алдыннан, мин язганны кем укыр, дигән сорауга җавап эзлим. Бүген кешеләр, хәреф белән тасвирланган вакыйгалардан баш тартып, сурәт һәм тавыш чагылышы рәвешендә белем туплауга күчкән чакта, кәгазьгә төшкән калын романнарның кемгә кирәге бар, дигән сорауга җавап эзлим дә, Галим, синең түккән күз нурларың кешеләрнең күңелен яктыртмый түгелме соң, дип туктап калам.
— Чын прозаик нинди булырга тиеш?
— Чәчмә әсәрләрне һәр язучы үзенчә яза. Бу тарафта ниндидер уртаклык табу, бигрәк тә аны башкаларга тәкъдим итү авыр. Язучыларга әйтер бер генә теләгем бар: язарга ниятлисез икән, көн саен эшләгез. Язучы өчен бәйрәм дә, ял да, көн дә, төн дә – барысы да эш көне. Егәрленең кулы җитез, диләр. Шунсыз язучы булу мөмкин түгелдер.
— Ничек уйлыйсыз, милли әдәбиятның, журналистиканың киләчәге бармы?
— Милли әдәбият, милли журналистика — милләтнең бер чагылышы, милләтне бар иткән, аның киләчәккә омтылышын тотып торучы бер коршау бит. Әгәр милләт күп җепләрдән уралган йомгак булса, әдәбият белән журналистика — шундагы иң чагу җепләр. Хәрефле журналистика, хәрефле әдәбият булсынмы, сүз төзелешенә корылмаганы булсынмы – милләтнең көзгесе бүген журналистика белән әдәбият яшәсен өчен без тырышырга тиешбез. Кешелек барлыкка килгәннән бирле, үзара аралашу чарасы буларак, тел барлыкка килгән, соңрак аңа язма тел кушылган; бүген аңа сурәт теле – компьютер теле үсешергә ярдәм итә. Милләтләрнең үсешен тәэмин итәргә кирәк, дибез икән, татар, башкорт милләтләре өчен компьютер телен бик нык үстерергә тиешбез. Шунсыз без артта калачакбыз.
— Галим Афзалович, 75 яшьне нинди кичерешләр белән каршылыйсыз?
— Ниндидер аерылып торган кичерешләр юк. Аллаһы Тәгалә насыйп иткән икән, 75кә дә җитәм. Минем казаныш түгел бит ул. Язмыш тәкъдире. Юбилей көне туганнар, дусларның котлавы белән аерылып торыр инде, калганы – гадәти тормыш.
“Кызыл таң” гәзитен укучы һәр кешегә сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын!
— Әңгәмә өчен рәхмәт! Гомер бәйрәмегез белән, уңышлар Сезгә!
Ләйсән Якупова әңгәмәләште.