Республика физкультура техникумының 90 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Ул — Русия Федерациясенең иң борынгы уку йортларының берсе, анда республика һәм бөтен ил өчен физкультура кадрлары әзерләнә. Уку йортын тәмамлаучылар арытаба югары класслы белгечләр, спорт оешмалары һәм җәмгыятьләре җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре, бөек спортчылар, Русия Федерациясенең атказанган тренерлары, галимнәр һәм үз эшенең осталары булып танылды.
Техникум директорлары И. Е. Дизенко, В. В. Голуб җитәкчелегендә уку йорты эшенә нигез салына. 30нчы елларның икенче яртысында М. Е. Орешников,
И. В. Яблоков, А. И. Борман, Калтыпиннар, В. Г. Филиппов, С. А. Матвеев, В. В. Егоров, Н. А. Селезнев, Н. А. Суздальцева кебек белгечләр килә башлый. Аларның югары һөнәри осталыгы, эрудициясе, эшкә иҗади мөнәсәбәте, энтузиазмы һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе техникумда эш юнәлешен билгеләргә ярдәм итә.
Авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры Фәвил Гыйльданов нәкъ менә шушы техникумны тәмамлаган.
Фәвил Гыйльданов Илеш районының Бишкурай авылында 1947 елның 21 гыйнварында туган. Кечкенәдән спорт белән мавыккан. Бишкурай сигезьеллык, Югары Манчар урта мәктәпләрен тәмамлый.
Фәвил Гыйльданов авыр атлетика белән 1969 елда Уфаның “Спартак” җәмгыятендә шөгыльләнә башлый. 1984 елда Мәскәү өлкә физик культура институтын читтән торып тәмамлый.
1980 елда ХII Олимпия уеннарында Башкортстан спорт делегациясен җитәкли. 1990 елда СССРның спорт делегациясе составында Сиэтлда (АКШ) Ирекле ихтыяр уеннарында катнаша. Өч спорт мастерын әзерли.
77 яшендә дә ул яшь күңелле, актив һәм үз үрнәгендә яшь хезмәттәшләрен куелган максатларга ирешүгә дәртләндерә. Фәвил Гыйльданов – яшь буынны тәрбияләүгә, зур спортка чыгарга ярдәм иткән остаз да, спорт өлкәсендә һәм тормышта да күпләр өчен үрнәк, маяк булган шәхес.
Авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры, БАССР чемпионы Фәвил Гыйльданов белән кыскача әңгәмә дә корып алдык.
— Спорт юлын сайлавыгызга үкенгәнегез булмадымы?
— Юк, спорт миңа бик күп яңа мөмкинлекләр ачты, үсешкә һәм камилләшүгә илһамландырды. Минем спортка тартылуым, аны яратуым, һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүем физкультура укытучысы Галимҗан абый Закиров үрнәгендә булды. Тормышымда зур роль уйнаган остазым Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Уфада физкультура техникумында, Мәскәүдә физкультура институтында укыганда, “Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең республика советы рәисе булып эшләгәндә дә, зур ярышлар алдыннан да укытучым белән киңәшләшә идем. Спортчы булып китүемнең тагы бер сәбәбе: Лотфрахман картәтием тирә-якта танылган көрәшче булган. Ул якын-тирә районнарның сабантуйларында да бил бирмәс батыр булып танылган. Мин үзем дә балачактан көрәш мәйданына чыгып, бил ныгыттым. Тәүге җиңүем Чакмагыш районының Югары Аташ авылында сабантуйда булды. Анда мин дүртенче сыйныфта укый идем. Шунда алган чәм, дәрт белән яңадан-яңа үрләр яуланды. Балачакта авылыбызга Мурзин фамилияле (кызганыч, исеме хәтердә түгел) баһадирның килеп чыгыш ясавы күңелдә саклана. Аның көч күнегүләре күрсәтеп, авыл халкын шаккатырганы хәтердә калган. Минем дә аның кебек көчле булу теләге, бәлки, шул вакытта яралгандыр.
— Туганнарыгыз арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр булдымы?
— Юк, булмады. Бүген минем эшне оныгым дәвам итә: Эльвина Аймагамбәтова синхрон йөзү буенча Башкортстан җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Җиңүләре, уңышлары да бар. Оныгым өчен мин — үрнәк.
— Туып-үскән авылыгызның нинди үзенчәлеген билгеләп үтәр идегез?
— Бишкурай бүгенге көндә 16 спорт мастеры биргән Русиядә бердәнбер авыл, Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, Социалистик Хезмәт Герое Хәләф Гыйльданов та — минем якташларым.
— Хәзерге яшь буын спорт белән тиешенчә шөгыльләнәме?
— Яшьләргә килгәндә, бүген район үзәге Югары Яркәйдә балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә унлаган тренер эшли. Балалар теләп шөгыльләнә.
Мин үзем “Спартак” сүзен балачактан ишетеп үстем. Авыл клубында урнашкан радиодан төрле тапшыруларны тыңларга йөрдек. Мине аларның аеруча спорт турындагылары кызыксындыра иде. Футбол матчлары барганда футболчылар арасында Галимҗан Хөсәенов исемен ишеткәч, бик горурлана идем. Үземнең дә “Спартак”чы булу теләге көннән-көн артты. Язмышым, чыннан та, тормышымны “Спартак” белән бәйләде. Мин укырга кергән Башкортстан физкультура техникумы әлеге оешмага карый икән. Соңрак авыр атлетика белән һөнәри нигездә шөгыльләндем. Ул спорт федерациясе дә “Спартак”ка карый иде. Менә шулай спорт белән “Спартак” минем тормышта гел янәшә барды.
* * *
Муса Гәрәевны, Фәвил Гыйльдановны, Ләбиб Фатыйховны үзләренең кумирлары итеп күргән авыл малайлары буш вакытларында мәктәп спорт залында, стадионында шөгыльләнә. Авылда үскән кайсы гына малайның сабантуйда көрәш батыры булып дан-шөһрәт казанасы килмәсен?! Ә инде бу спорт төре серләренә төшендерүче, махсус күнекмәләр күрсәтүче булган очракта, әлбәттә, барлык авыл малайлары шул секциягә йөри башлый. Менә шулай буыннар бәйләнеше нигезендә төбәктә чын батырлар үсә.
Гөлназ Саркеева.