Илсөяр Чишмә районының Акманай авылында туып-үскән. Аның тирә-ягын калкулыклар уратып алгангамы, авыл касәдәге кебек урнашкан, ә касә төбендә – искиткеч гүзәл Акманай күле. Колхозчылар, дөресрәге – терлекчеләр гаиләсендә дөньяга килгән ул. Әтисе Радик Мөрсәлим улы заманына күрә алдынгы карашлы, телгә бай, мәгълүматлы кеше була. Армиядә хезмәт иткәндә урысчасы чамалы егеткә Мәскәү, Ленинград якларыннан килгән хезмәттәшләре төрттерергә ярата.
Ә бер политинформациядә замполит: “Куба революциясе турында кем нәрсә белә?” – дип сорый. Радик кулын күтәреп баса да, барысын да тезеп сөйләп тә бирә. Хезмәттәшләре телләрен тешли, ә замполит аңа чираттан тыш ялга өенә кайтып килергә рөхсәт бирә.
Әтисе бу хакта сөйләгәч, кызы: “Ә син каян белә идең Куба революциясен?” – дип сорый. “Ничек инде каян?! Дәрестән. Ә син белмисеңмени?” – дип гаҗәпләнә әтисе. Ул ике улын һәм бер кызын гел алга карап яшәргә өйрәтә. Кайчандыр заманнарның үзгәрәсен, тормыш бөтенләй башка агышта буласын чамалый. Шул елларда гади колхозчы Уфага йөреп укып, машина йөртү таныклыгын алып, соңыннан ак “Москвич”ка утыруын; авылдан җир алып, аңа Бөрҗәннән алып кайткан бүрәнәләрдән йорт салып, аны республиканың зур гына бер түрәсенә өч бүлмәле фатирга алмаштырырга тәкъдим итүе дә абзыйның үз заманыннан ун адымга алдарак баруы турында сөйли. Әйткәндәй, алмаша түрә йортны фатирга, анда Радик абый өлкән улы Искәндәрне башка чыгара. Риза Фәхретдиннең “Балаларны тәрбияләгәндә аларның башка заманда яшәячәге турында онытмаска кирәк”, дигән нәсыйхәте Илсөярнең күңеленә шул заманда салына, күрәсең.
Әнисе Фәнзирә Хәйретдин кызы турында сөйләгәндә кызы: “Әни – чып-чын әни инде ул”, – диде дә күзләре яшьләнде. Абыйсы һәм энесе янында бердәнбер “чәчәк” булганга, назлы булып үсәргә тиеш булгандыр, бәлки. Әмма әнисенең “Эш кушканны көтеп торма, үзең белеп эшлә”, дигәнен кагыйдә итеп алган кыз йорттагы хатын-кызлар эшенең барысын да башкара. Сыер савып, сөт сатып, акча да эшли әле, җитмәсә. Ул вакытта инде авылда күренә башлаган “дачник”лар, аны “наша доярочка” дип, тезелешеп көтеп тора. Бер урамлы авылда фермадан башка берни булмаганга, акчасын туздырыр урын гына булмый. Алай да мәктәпкә барырга әзерләнгәндә бик ярап куя ул.
Акманай авылының башлангыч мәктәбенә Сәйфи Кудаш үзенең бакча йортын бирә. Аның янында чын мәгънәсендә әкияти бакча да үстергән була элекке “Кызыл таң”чы шагыйрь. Андагы үсентеләрне авыл халкына тарата. “Балаларыгыз күреп, хезмәт җимешләрен татып үссен”, – ди ул. Илсөяр шул бакчаны, туган мәктәбен калдырып, тагын ике сабакташы белән 5 чакрымда урнашкан Келәш мәктәбенә 4нче сыйныфка киткәндә күңеленә биредәге гүзәллекне, җирдә эшләүнең никадәр җимешле була алуын тоюны салган була инде.
Тугыз-ун яшьлек балалар көн дә, башлыча, җәяү йөри күрше авылга. Кышларын трактор чанасына эләксәң – бәхет инде! Ул вакытта Келәштә ике катлы “типовой” мәктәп сафка баса. Анда еш кына Мостай Кәрим, аның дуслары, шул исәптән, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев һәм башкалар була. Пионер, комсомол тормышы гөрләп тора. Илсөяр – мәктәп комсоргы. Актив эшчәнлеге, яхшы укыганы өчен аны республика районнарыннан берәмләп җыелган делегация составында Чишмәдән берүзен Алма-Атага экскурсия юлламасы белән бүләклиләр. Менә шушы мохитне күңеленә сеңдерә яшь кыз. Ә хыялында “Их, укытучы апа кебек, язма хаталарны төзәтерлек белемле булсаң иде!” дигән уй йөртә. Шушы уйлар белән ул Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга килә.
Ул елларда республикада бердәнбер университетның ак мәрмәр баскычларыннан үзе укыячак факультетка тәү тапкыр инде студент булып менгәндә ул үзен дүртенче катка түгел, ә тагын да югарырак юл алгандай хис итә. Алар төркемендә барысы да үзенчә талантлы, киләчәктә күренекле булачак шәхесләр укыр кебек тоела аңа. Шулай килеп чыга да, төркемдәшләре арасында киләчәктә республика матбугатында дан алачак журналистлар Фаил Фәтхетдинов, Зөлфия Фәтхетдинова, Зөһрә Заманова, бик күп кенә билгеле укытучылар була.
Ә тормышында хәлиткеч очрашу болай була.
Үсмер чагыннан “Верасы” ансамбленнән Александр Тихановичка гашыйк Илсөяр, үзенең булачак ярын нәкъ аның кыяфәтендә сурәтли. Ә бер көнне тулай торак бүлмәсе ишеген шакыганга барып ачса, бусагада... “Тиханович” басып тора. Баксаң, аңа бик охшаган, бераз югарырак курста укучы Мөнир Вафин сабакташлары белән колхозда эштә булганда ук тулай торактагы егетләрнең колагына салып куя: яңа килгән чибәр кызларны без кайтуга да калдырыгыз, янәсе. Аңа бер чибәрне махсус “сакларга” вәгъдә итәләр. Баксаң, аның да хыялында Илсөяр яшәгән икән, бу хакта ул соңрак болай язды: “Малай чакта Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы” повестендагы Илсөяргә гашыйк булдым. Ул вакытта ун яшьтә булганмын. (Китапны ничәнче елда алуым турында китапханәче биргән “формуляр” саклана). Гомерем буе Илсөяр исемле кызны көтеп яшәсәм дә, аны студент елларында гына очраттым. Беренче курска укырга кергәч, телеүзәк янындагы ашханәгә йөри идек. Анда кассада Илсөяр исемле кыз утыра. Миннән күпкә карт. “Бу булырга тиеш түгел”, – дип уйлыйм. Икенче курста укыганда миңа насыйп Илсөяр беренче курска керде...”
Менә шулай кушыла ике йөрәк. Икесе дә студент тормышында кайнап яши, һәрвакыт бергә, куллары – кулда, күзләре күздә була. Әмма уку турында онытмыйлар.
Илсөяр студент елларда мәшһүр якташы Сәйфи Кудаш белән аралаша, аның истәлекләрен магнитофон тасмасына яздырып алып, Марат Шәрипов җитәкчелегендә Зыя Камали турында курс эше яза. Аны фәнни дәрәҗәдә югары бәялиләр. Әмма студент кыз өчен Сәйфи ага белән очрашып, бер атнага якын аның өенә барып, аның истәлекләрен язып алу бик көчле тәэсир итә.
– Гап-гади кара түбәтәен кигән, туксаннан узган өлкән кеше сөйләгәндә төгәл даталарга таянып, йортының һәр диварында эленгән киштәләрдән кирәкле китапны алып, тәгаен битен ачып күрсәтеп сөйләве, Галия мәдрәсәсенең тарихын энәсеннән җебенә кадәр белүе, борынгы татар сүзләрен куллануы, энҗе тезгән кебек җөмләләр белән сөйләве таң калдырды, – дип искә ала ул әлеге очрашуларны.
Фәнгә сәләте булса да, ул “укытучы апа кебек хата төзәтә белсәң иде ул”, дигән хыялын тормышка ашыра – утыз елдан артык “Кызыл таң” гәзитендә корректор булып эшли. Хәләле белән туган авылы Акманайда бакча үстерәләр, кичләрен гаиләсе белән күл буенда сандугачлы-бакалы “симфония” тыңларга яраталар. Койманың аргы ягында гына гаиләсе белән энесе яши. Кайчандыр төп нигезгә хуҗа булып калган төпчекләре Нияз апасының кулыннан тотып ындырга алып чыга да: “Әллә кайларда бакча алып йөрмәгез, менә шушы урыннан унбиш сутый җитәме сезгә?” – дип, тау ягына, күлгә якынрак урынны күрсәтә. Радик абыйның “алга карап яшәгез, балалар”, диюе тормышка ашкан, димәк. Алда, киләчәктә бертуганнан да якын кардәш тә, күрше дә булырга мөмкин түгел.
Балаларга килгәндә, алар турында янә әтиләре Мөнир Мәхмүт улы сөйли: “Гаиләдә Гөлнар исемле кыз һәм Булат атлы ул үстердек. Кызым минем кебек рәсем төшерергә оста. Теле ачылу белән: “Яза бир”, – дип, кәгазь һәм төсле каләмнәр таптыра иде. Курчак белән уйнап утырганы булмады диярлек. Гөлнар майлы буяу белән табигать күренешләрен тасвирлау буенча укучылар арасында республика бәйгесендә беренче урын алды. БДУ тәмамлады. Интерьер буенча дизайнер булып эшли. Улыбыз әлегә БДМУ студенты. Түбән сыйныфлардан ук тхэквондо белән шөгыльләнде. Бүген – үзе укыган мәктәптә тренер”.
...Шушы көннәрдә хезмәттәшебезнең гомер көндәлегендә ике “биш”ле нурлана. Анда тагын да “бишле”ләр кабатланып, барыр юллар якты, адымнар ныклы, сандалилар таман булсын, тормыш сөяр Илсөяребез!
Резида ВӘЛИТОВА.
Фото Илсөяр Вафинаның
шәхси архивыннан.