Балачактан теремек, максатчан Наҗия иптәшләре арасында hәрчак аерылып тора. Кирәк чакта малайлар эшен дә башкара. Шулай тиз арада кул арасына кереп китә. Әтисе – фронтовик Хәсән ага сугышта бер аягын калдырып кайта. Әнисе Мәүлиха апага авырлык килмәсен дип, Наҗия Фоат абыйсы белән утын хәзерләү, печән чабу, аны болыннан алып кайту hәм башка эшләрне hәрчак бергәләп башкарган. Билгеле, Хәсән ага белән Мәүлиха апа да кул кушырып утырмаганнар. Колхозның чөгендер, бәрәңге җирләрен эшкәртергә, печәнне, хәтта борчак басуларын кул чалгысы белән чабарга туры килгән. Икенче төркем сугыш инвалиды Хәсән ага склад мөдире вазыйфасын башкарган.
– Әткәй ничек булса да, исән кайткач, безнең өчен сөенеч иде, – ди Наҗия Хәсән кызы. – Ни дисәң дә, әтиле бала – аркалы инде ул. Кайчак иркәләнеп тә, вакыты белән шүрләп тә аласың.
Тиктормас үсмер Наҗия җәйге каникуллар чорында замандашы Рәҗәп Латыйпова белән урып-җыю эшләрендә “Сталинец” комбайнының (комбайнчы Газыйм Шәрипов) бункерыннан ашлык бушатуда катнашканнар. Комбайнны “ДТ-54” тракторы тарта торган булган. Өлкәннәр күтәрә алмаслык авыр капчыкларның авызын бәйләп, яшь кызлар атларга төягән. Менә шулай, китап-дәфтәрлек булса да, азрак акча эшләгәннәр.
Кыңгыр-Мәнәвез җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Наҗия авылда хат ташучы булып эшләп ала. Бик таләпчән элемтә бүлеге начальнигы Мөнәвәрә апа Вәлиева кул астында бер ел эшләгәч, Наҗия әнисенә күрше Мәнәвезтамак урта мәктәбендә укуын дәвам итәргә теләвен әйтә. Тик Мәүлиха апа аңа ризалык бирми. 10 чакрым ераклыктагы мәктәпкә йөреп укуны хупламый. Чөнки вакыт-вакыт юлда төрле хәвеф-хәтәрләр булган – өере белән төлкеләр, хәтта бүреләр дә йөргән.
Үзсүзле, максатчан Наҗия әтисенең кылын тартып карарга була hәм болай дип сүз ката: “Әткәй, минем бик укыйсым килә”. “Ә кем булырга телисең син, кызым?” – дип сораган фронтовик әти кеше. “Укытучы буласым килә”, – дип җавап биргән Наҗия. “Әнисе, баланың бик укыйсы килә бит, букчасын бир инде, булмаса”, – дигән Хәсән ага.
Йөзендә шатлык нурлары балкыган, күзенә ак-кара күренмәгән Наҗия үзләреннән бик ерак яшәмәгән Сәмия дусты янына йөгергән. Бергәләп уйлашкач-киңәшләшкәч, ике дус Кыңгыр-Мәнәвез – Мәнәвезтамак арасын дүрт ел бергәләп таптый. Яңгыры да, кар-бураны да белемгә сусаган балаларны берничек тә куркытмый. Зәмhәрир ачы салкыннарда, әлбәттә, алар әби-сәбиләрнең фатирында яшәгән. Мәнәвезтамак мәктәбенең даны еракларга таралган була шул. Шуңа да бирегә ераклардан җәяүләп килеп белем алганнар. Монда заманында Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет Билгесе орденнарына ия булган, БАССРның, РСФСРның атказанган укытучылары меңләгән укучыга белем биргән. Кемнәр чыккан дисезме бу белем учагыннан? Берничәсен генә искә төшереп узыйк: Башкортстанның партия өлкә комитеты секретаре, сугыш ветераны, галим, язучы, өч тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Таhир Ахунҗанов (Мусин авылыннан), полковник, очучы-сынаучы, Кызыл Йолдыз, Почет Билгесе орденнары кавалеры Зөфәр Фазуллин (Мәнәвезтамактан), күп орден-медальләр иясе, авиация полковнигы Миңнулла Зиннәтуллин (Кыңгыр-Мәнәвездән), атказанган табиблар, укытучылар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр hәм башка бик күпләр. Республиканы данлаган менә шундый күренекле шәхесләр югарыда әйтеп үтелгән чая кызларны әлеге танылган мәктәптә белем алырга өндәгәндер дә инде... Үз дигәненә тырышып-тырмашып омтылган Наҗия, 11нче сыйныфны уңышлы тәмамлагач, үзенең яшьлек дусты Галия Мөгыйнова (Мәнәвезтамактан) белән башта Октябрьский шәhәрендә хәзерлек курсларында укый. Кунаккол сигезьеллык мәктәбенә урнашкач, Алабуга педагогия институтының математика факультетында читтән торып белем ала. Бервакыт мәктәп директоры Рәсүл Садыйков алдан әйтмичә яшь укытучы Наҗиянең дәресенә кереп утыра. Дәресне алып бару методикасы ошаса да, ул Наҗия Хәсән кызына, нишләптер, немец телен укытып карарга тәкъдим итә. Нишләсен, яшь укытучы карышып тормый, телне көне-төне үзлегеннән өйрәнә, төрле махсус белешмәләргә, сүзлекләргә мөрәҗәгать итә, күрше-тирә мәктәп укытучылары белән элемтәгә керә. Шулай акрынлап өйрәнә. Әлбәттә, немец телен вакытлыча, белгеч килгәнче генә укытып тора.
Гомер йомгагы акрынлап сүтелә, Наҗия шушы авылның уңган егете Марат Фәттаховка кияүгә чыга – язмышын бөтенләйгә Кунаккол мәктәбе белән бәйли. Ниhаять, үзенең яраткан фәнен укыту бәхетенә дә ирешә. Билгеле, ул вакытта 360тан артык укучы белем алган мәктәптә шартлар бөтенләй башкача була: сыйныф кабинетлары кечкенә, алар брикет, утын ягып җылытыла. Ә балалар исә тыңлаучан, белемгә омтылучан була. Алар бирелеп тыңлагангамы, дәрестә чебен очкан тавыш та ишетелгән. Билгеле, hәр дәрескә әзерләнеп, план төзеп керергә, укучының игътибарын җәлеп итү өчен күргәзмә әсбаплар, мисаллар да куллана белергә кирәк. Төрле уңай чагыштыруларны, тормыштагы үрнәкле мисалларны, укучының күңел түренә шытымлы орлык кебек сала алу мөhим. Начаррак өлгәшүчеләргә исә аерым мөнәсәбәт кирәк. Алар белән өстәмә дәресләр үткәрү шулай ук мөгаллимәдән сабырлык сорый. Максат – бер укучының да сыйныфтан күчми калуына юл куймау.
Сер түгел, укытучы эше өйгә дә ияреп кайта. Кочак-кочак дәфтәр тикшерү өчен озын төннәр сине көтә. Ярый әле тормыш иптәшең, күмәк балалы гаиләң синең хәлеңә керсә...
Бер уйласаң, тормыш үзе – ачык дәрес. Әйткәндәй, укытучыга күпме ачык дәрес үткәрергә туры килә. Сыйныф җитәкчесе буларак та шактый эшләр башкарыла. Ә бит аларның hәммәсе – үзе бер имтихан, олы сынау. Сыйныфтан тыш чаралар, түгәрәкләр, ата-аналар җыелышы үткәрү, укучыларыңны пионер, комсомол сафларына алу, олимпиадаларга әзерләү – hәммәсе җаваплы, мәшәкатьле эш. Стена гәзитләре чыгару, төрле кичәләрдә катнашу, балаларны слетларга, походларга алып бару, тимурчылар командасын оештыру – барысы да сыйныф җитәкчесенә бәйле. Җитмәсә, укытучыга күпме җәмәгать эшләре йөкләтелә: агитатор, авыл Советы депутаты, мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе, сәнгать түгәрәгендә катнашу hәм башкалар. Районда үткәрелгән бер конкурста Наҗия Фәттахова Римзил Фәритов белән бергә биеп, беренче урынны яулый хәтта. Алар аккордеон белән бүләкләнәләр. Авыл интеллигенциясе вәкилләре кайда да активлык күрсәткән. Ә менә гаилә өчен вакыт калдымы икән?! Кичке мәктәпкә барып та дәрес бирергә кирәк була. Укучыларны бирегә җәлеп итү дә үзе бер проблема булган. Монда хуҗалык белгече, профком рәисе, өченче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Әнүс Сафинның йогынтысы шактый була.
– Мәктәптә эшләгән чорлар үзенә күрә күңелле иде, – дип искә ала ветеран укытучы Наҗия Фәттахова. – Балалар тыныч, басынкы, максатчан, тыңлаучан иде. Ә хәзергеләр – акыллырак, тиз төшенүчән кебек тоела. Тик менә татар авылларында урамда балаларның урысча сөйләшеп йөрүе күңелне кыра. Заманга сылтану да дөрес түгелдер...
Шулай да, горурланып искә алырлык педагог hөнәрен сайлаган, мактаулы исемнәре булган, озак еллар мәктәп директоры вазыйфасын биләгән Кәрим, Илгиз Фазуллиннар, Вәкил Әхмәтҗанов, Розалия, Илдар Вахитовлар, шулай ук, җитәкче вазыйфасын башкарган Рәис Габдрахманов, Марат Гафуров, Зүлия, Флүрә Хәйретдиновалар, Ирек Камаев, фермерлар династиясен булдырган Вахитовлар – hәммәсе мәктәптә 37 ел үз эшеңә бирелеп эшләүнең матур нәтиҗәседер, мөгаен. Кайчандыр Наҗия Хәсән кызының дәресенә су асты көймәсе макетын ясап алып килгән укучысы, беренче ранг капитаны, Русия Оборона министрлыгында җаваплы вазыйфада хезмәт иткән Зөлфәт Баhаветдиновны, медицина фәннәре кандидаты, хирург Фәнис Баhаветдиновны, чаңгы буенча дөнья чемпионы, районның шәрәфле шәхесе Зәлия Насрыеваны ничек горурланып искә алмыйсың?!
Әйе, Наҗия Хәсән кызында белем алып, биек үрләр яулаган аның укучыларын санап бетерерлек түгел. Алар вакыт-вакыт яраткан элекке укытучылары янына күчтәнәчләр, чәчәкләр тотып килә. Өлкән яшьтә бу кадер-хөрмәт түгелмени?! Мондый гүзәл кешелек сыйфатларын РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына, “Ана даны” медаленә лаек булган Наҗия Хәсән кызы үзенең балаларында да тәрбияләде. Ни дисәң дә, районның алдынгы комбайнчысы Марат Фәттахов белән алтмыш ел бергә яшәү дәверендә алар биш балага гомер бүләк иткәннәр бит. Айгөл белән Гөлназ да әнисе юлыннан киткәннәр – югары уку йортын тәмамлаганнар. Айдар белән Динар авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлаганнар. Соңгысы техникум тәмамлап, фермерлык эше белән шөгыльләнә, Бәләбәйдә яши. Югары белемле икътисадчы Гөлнара исә гаиләсе белән Нижневартовск шәhәреннән туган авылы Кунакколга күченеп кайтты. Алар биредә барлык уңайлыклары булган искиткеч матур йорт төзеп керделәр. Тик менә тормыш дигәннәре бер шатлыгын, бер кайгысын күрсәтә шул – Айгөленең гомере кыска булды. Әнә шунысы ата-аналарның, ялгыз калган кияүләренең, яшь кенә сабыйларының үзәкләрен өзде, бәгырьләрен телде. Башларны ташка бәреп булмый шул. Нишлисең, сабырлар итәргә генә кала инде. Картәни белән картәти исә оныклар белән юана, аларның кайтуын сагынып көтеп алалар. Алар киткәндә моңсу гына озатып калалар. Марат абый шунда ук сарайга – маллары янына чыгып китә. Чөнки моңа кадәр сыерын да, башмагын, кош-кортын да асрадылар. Ә ындырдагы бакчада, бәрәңгедән башка, шикәр чөгендере дә үстерәләр. Үткән ел гына 14 тонна шикәр чөгендере үстереп, заводка озатканнар. 80 яшьлек парлар моңаеп кына утырмыйлар. Наҗия апа күптән инде дин юлында – намазда, вәгазьләр, догалар укый. Ә менә кыңгыраулы мәктәп еллары аның күңеленнән чыкмый.
Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ,
журналистика ветераны.