Балаларың, якыннарың янәшәсендә булып, аларның хәстәрен, яратуын тоеп яшәү – бәхет бит ул! 100 яшьлек юбилеен билгеләүче Гомәр Гали улы Мусин шул бәхетлеләрнең берсе. Бер гасырлык гомер бәйрәмен ул үз аякларында, сәламәт зиһен белән каршылый.
Моннан төгәл 100 ел элек, 7 августта, Кәримә һәм Гали Мусиннарның ишле гаиләсендә дөньяга килә ул. Кечкенәдән теремек, җитез, шаян малай булып үсә. Туган авылы Коралачыкта 7 сыйныф белем алгач, колхозда эшли. Шулай тыныч кына яшәп ятканда аяз күк йөзен кара болыт каплый, авылга “сугыш башланган” дигән җан өшеткеч кайгылы хәбәр тарала. Коралачыктагы ир-атлар бер-бер артлы фронтка китә. Алар арасында Гомәрнең әтисе дә була.
– Әтием кыю, тәвәккәл кеше, урындагы хуҗалык рәисе иде, һәрчак әйдәп йөрүче булды, шуңа сугышка да беренчеләрдән булып китте, – дип искә ала Гомәр ага.
18 яше тулган айда Гомәрне дә Армия сафларына алалар. Башта егетләрне Тамбовта хәрби хезмәткә әзерлиләр.
– Безне сафка тезделәр дә, кемнәр мәктәптә ун сыйныф белем алган – бер адым, җиде сыйныф тәмамлаучылар – ике адым алга, дигән фәрман бирделәр. Шулай итеп, 6 ай хәрби әзерлек үтеп, кече командир званиесе алгач, Старый Оскол шәһәренә озаттылар. Поезд белән төнлә килеп җиттек, баргач та йокы эләкмәде безгә, үзебезгә фашистлардан яшеренү өчен окоп казыдык, ә алар якын урнашкан иде, ирен гармуннарында уйнаулары ишетелеп торды, хәтта. Әйдә, рәхәтләнеп уйнап калыгыз, иртәгә кирәгегезне бирербез, дидек. Һәм шулай булды да, икенче көнне аларны тар-мар иттек. Әле булса аптырыйм, ничек алар безне шундый якын арадан күрмәде икән.
Укчылар полкында сержант, отделение командиры булып хезмәт иттем. Курск дугасы алышларында катнаштым. Ул бик каты сугыш булды, 50 көн дәвам итте, анда безнең илдән 2 миллионнан артык яугир катнашты, меңләгән танк-самолетлар ярдәмендә фашистларны 140-150 километр артка, көнбатышка таба чигендереп, Орел, Белгород һәм Харьков шәһәрләрен азат иттек. Менә шул яуда 5 августта каты яраландым да инде, немец пулеметчысын юк итү теләге белән яшеренеп кенә барган җирдән аякларыма пуля эләкте, шыбырдап кан ага башлады. Шунда тиз генә үземә беренче ярдәм күрсәттем, кан агуны туктату өчен чалбар каешын, билбауны алып ике аягымны да кысып, яраларны бәйләдем. Киң тары басуында берүзем ятам, кояш кыздыра, аяклар авырта, баш күтәрерлек түгел, өстән пулялар бертуктаусыз оча. Бераз хәл алгач, үзебезнекеләр ягына шуыштым, тагы тукталдым, ятам, янымнан бер солдат үтеп баруын күреп калдым да, “стоять” дип кычкырып җибәрдем. Ул мине ишетеп яныма килде, бәхеткә таныш яугир Хәтмуллин булып чыкты. Мине плащ-палаткага салып хәвефсез урынга сөйрәп алып барды. Аннары мине – кыр госпиталенә, арытаба инде Тамбовка озаттылар. Хәрби госпитальдә биш ай дәваланганнан соң, 1944 елда ике култык таягына таянып, туган авылыма кайтып төштем.
Коралачыкка кайткач та, гарип дип тормадылар, мине район үзәгеннән ат белән хат ташучы итеп куйдылар. Бу эш минем өчен бик авыр булды, чөнки ул елларда авылдашларыма күпчелек кайгылы үлем хәбәрләре алып кайтырга туры килде. Андый чакта якташларымның күзләренә карарга кыенсындым, мондый чакта аларны нәрсә дип тынычландырырга да белмисең бит, – ди бер гасырлык гомер юлын узган ир узаманы хатирәләргә бирелеп.
Сугыш тәмамлангач, Уфада механизаторлар курсларында укып кайтып, комбайнчы була, озак еллар авыл, район басуларында иген игә Гомәр ага. Кызу урак чорында күрше Мәләвез, Стәрлебаш районнарына да ярдәмгә бара. Машина-трактор паркы бригадиры булып та хезмәт куя. Кайда гына эшләсә дә, сынатмый сугыш яланында чыныккан батыр. Яуда каһарманлык күрсәткән өчен бирелгән икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Октябрь революциясе орденнары, Жуков, “Курск дугасына 60 ел” медальләре һәм башкалары янына тыныч тормыштагы хезмәт бүләкләре дә өстәлә.
Бүгенге көндә Гомәр Гали улы кече улы Фаяз һәм килене Гүзәл тәрбиясендә ике катлы зур, иркен йортта матур гомер кичерә. Калган дүрт баласы да әтиләренә карата хәстәрлек күрсәтә, мөмкинлекләре булган саен кайтып хәлен белеп тора. Озын гомерле картәтинең 13 оныгы бар, ә туруннарының исәбен, исемнәрен төгәл генә әйтә дә алмады. Барысы бергә җыелганда аларның саны 100гә җитә. Шау-шу килеп йөгерешкән балаларга, тирә-яктагы хозур табигатькә сокланып, картлыкка бирешми яши Гомәр ага. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, якындагы урман-тауларга барып кайта, авылдашлары белән аралашып, яшьләргә үз киңәшләрен биреп яши.
Без матур, тыныч тормышта яшәвебез белән сугыш утын кичкән Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында бурычлы. Канкойгыч сугыштагы батырлыгыгыз алдында баш иябез.
Илебезне фашист илбасарларыннан азат иткәнсез. Бүген дә яшьләргә патриотик тәрбия бирүче мөхтәрәм зат сез. Җиңү бәйрәмнәрендә ел саен катнашып, якташларыгызга Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән районыбыздагы бердәнбер шәхес белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге бирәсез. Сезнең йөзегездән нур бөркелә, елмаеп сөйләшәсез, үзегез бик зирәк, акыллы, шаян, җитди дә, ә күңелегез гел изгелектә. Хезмәт сөючәнлегегез, бетмәс-төкәнмәс энергиягез һәм Ватаныбызга тугры булуыгыз белән ихтирамга лаексыз. Хөрмәтле Гомәр Галим улы, туган таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, күзләрегез белән кояш яктысын күреп, аякларыгыз белән җир җылысын тоеп яшәргә язсын. Киләчәктә дә Ходай Тәгалә сезгә саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы бирсен, балаларыгызның, онык-туруннарыгызның кадерлесе булып, алга таба да сөенеп гомер кичерергә насыйп итсен!
Зилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
Федоровка районы.