0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
17 сентябрь , 08:20

Әлшәем — илем, яшәгән җирем, Тик сиңа бәйле язмышым минем

65 яшен тутыручы район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин бу вазыйфада 20 елдан артык эшли

Әлшәем — илем, яшәгән җирем, Тик сиңа бәйле язмышым минем
Әлшәем — илем, яшәгән җирем, Тик сиңа бәйле язмышым минем

Республика тарихында бу кадәр озак район башлыгы вазыйфасын биләүчеләр теркәлмәгән, атап әйткәндә, ике дистә ел эшләүчеләр дә бармак белән генә санарлык, соңгы арада алар да вазыйфаларыннан китте. Шул ук вакытта, хәзерге район һәм шәһәр башлыклары арасында әлеге срокка якынлашучылар юк, әмма Әлшәй “рекорды”на җитүчеләр булыр әле. Хакимият башлыгы булып Дамир Мостафин эшчәнлеген Мортаза Рәхимов чорында башлый, аннары Рөстәм Хәмитов, хәзерге вакытта исә Радий Хәбиров кул астында дәвам итә. Бу – үзе генә дә, кем әйтмешли, олы бер дәвер.
Район дәрәҗәсендәге озайлы хезмәтенең сере гади – ул җитәкчелек иткән Әлшәй районы социаль-икътисади яктан барлык тармаклар буенча да Башкортстанның әйдәүче төбәкләренең берсе булып кала. Аңлашыладыр, җитәкче вазыйфасын саклау өчен бу – иң мөһим һәм хәлиткеч күрсәткеч.
Бу җәһәттән янә бер үзенчәлек – Дамир Радик улының тоташ хезмәт юлы тулысынча туган районында үтә: укытучы, мәктәп директоры, Ташлы авылы Советы рәисе, биредә үк хуҗалык җитәкчесе була, аннары район дәрәҗәсендә Совет рәисе урынбасары, соңрак Совет секретаре вазыйфасында эшләп, 2004 елда район хакимияте башлыгы итеп сайлана.
2014 елның көзендә, ягъни төгәл ун ел элек, Әлшәй районының социаль-икътисади тормышын “Кызыл таң”да яктырту бу юллар авторына йөкләтелгәч, бурычны җиткелекле дәрәҗәдә үтәү максатында, төбәк турында күп язылды, гәзитебезнең һәр санында диярлек мәкаләләр басылды. Шул исәптән, район хакимияте эшчәнлеге, аның башлыгы турында да күләмле байтак материал дөнья күрде. Шуңа да, кабатлауларга юл куймас өчен, Дамир Радик улы белән юбилей алды әңгәмәсендә өстенлекне яшәештәге гадирәк, халыкка якынрак темаларга бирергә килештек.


– Гомерегез Әлшәйдә үткән, шуңа да соңгы чорда халык арасында гаять популярлашкан “Әлшәем минем” җыры нәкъ Сезнең турында язылган кебек. Туган як, Туган ил, туган җир төшенчә­ләре Сезгә нәрсәсе белән кадерле?
– Киң мәгънәсендәге Туган ил авыл җирендә үскән һәркем өчен туган авылыннан башлана, әлбәттә. Ә ул инде үз эченә әти-әнине, туганнарны да ала. Кармыш авылында тусам да, минем өчен туган авыл булып Ташлы санала, балачагым, үсмер елларым шунда үтте, хезмәт эшчәнлегемнең зур гына өлеше дә бу авыл белән бәйле. Туган җир буларак, туган район киңрәк мәгънәгә ия. Урысларда шундый әйтем бар – “Где родился, там и пригодился”. Ул миңа барлык тулылыгы белән туры килә. Сүзләрен – якташларыбыз Гөлнара Рәшитова, көен Урал Рәшитов язган җырдагыча, туган җирем Әлшәй минем язмышыма, киңрәк мәгънәдә туган йортыма әверелде.
Гомумән, безнең район барлык яклап та гаять уңайлы урында урнашкан, моңа вакыт үткән саен ныграк төшенәсең, шуңа туган яклар белән горурлану хисләре уяну да табигый. Әмма иң мөһиме шунда: район үзәге Раевканы, мәсәлән, автомобиль юллары республиканың эре шәһәрләре Бәләбәй һәм Стәрлетамак белән тоташтыра. Соңгысына ара – 90 чакрым, ә Бәләбәй – якынрак. Уфа да ерак түгел. Аннары, Әлшәй аша турыга Ырынбур һәм Самара өлкәләренә һәм Татарстанга чыгып була. Тимер юл челтәре дә нык үсешкән, ул районны тоташ Русия төбәкләре белән бәйли. Район биләмәләрен­дәге тимер юлда өч эре станция урнашкан, бу халык өчен дә бик уңайлы. Элегрәк, тимер юл аша халык читтәге күрше төбәкләргә таралыр, дигән курку бар иде, алай булып чыкмады. Киресенчә, автомобиль һәм тимер юллар Әлшәй төбәгенең үсешенә зур этәргеч бирде, ни өчен дигәндә, районның бик тә уңайлы логистика үзәгендә торуы ачыкланды. Ә бу төбәкнең инвестицияләр җәлеп итү буенча өстенлеген күрсәтте.
– Моңардан нәтиҗәле файдалану тоташ район үсешенә зур йогынты ясады, димәк?
– Тормыш-көнкүрешнең яхшыруы тулысынча икътисади үсешкә бәйле. Урал алды төбәгендәге Әлшәй авыл хуҗалыгында элек тә зур гына уңышларга ирешкән төбәк иде. Ләкин соңгы чорда заманалар нык үзгәрде, аңа ярашлы, авыл хуҗалыгы җитештерүендә заманча предприятиеләр булдыру зарурлыгы туды. Районның логистика өлкәсендә уңайлылыгы ярдәм итте – төбәккә куәтле инвесторлар килде. Алар арасында “Башкортстан бройлеры” җәмгыяте тиз арада үзен республика күләмендә танытты. Агросәнәгать комплексындагы Раевка шикәр заводы, Аксен һәм Раевка элеваторлары, Әлшәй ит комбинаты нигезендә “Таврос”, янә дә “Ашлык компаниясе”, “Урал ит компаниясе” кебек заманча яңа предприятиеләр үсеп чыкты, күптән түгел аларга “Элипсмол” җәмгыяте кушылды. – Безне, иң беренче чиратта, халыкны эш урыннары белән тәэмин итү кызыксындыра. Яңа предприятиеләр бу мәсьәләне уңышлы хәл итә. Менә шулай уңайлы мохит, икътисадны күтәреп, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юл ача.
Әйткәндәй, Әлшәй районында икътисади мөмкинлекләр моның белән генә чикләнми. Бездә табигать искиткеч матур, район биләмәләре елга-күлләргә бай, кымыз җитештерү киң таралган. Димәк, туризмны үстерү буенча яңа юнәлешләр барлыкка килә. Югарыда китерелгәннәрдән чыгып, шуны әйтәсе килә: Әлшәй халкына Ходай шундый гүзәл табигать биреп, уңайлы шартлар булдырган икән, болардан файдаланмау зур гөнаһ булыр иде.
– Тормышы һәм эшчәнлеге туган районында үткән кеше буларак, Сезне яше дә, карты да яхшы белә. Шулай да гаиләгез, нәсел тамырлары турында сөйләп үтегез әле.
– Әтием Радик Тимерхан улы районы­бызның легендар шәхесләре исемлеген данлап тора, якташлар моны мактану дип кабул итмәс, чөнки аны бүген дә олы хөрмәт белән искә алалар. Әтиемә быел 90 яшь тулган булыр иде, әмма гомере кыска булды. Ташлы авылында туган, яшьли ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. Уфада 1нче башкорт интернат-мәктәбендә укып чыга, аның сыйныфташлары – Башкортстанда киң танылу алган кешеләр. Бу җәһәттән шуларның берсен – Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповны атап үтү дә җитә. Әтием исә педагог, спортчы сыйфатында Әлшәйдә генә түгел, республикабызда, ил күләмендә киң танылу алды.
Мәрхүмә әнием Наилә Исмәгыйль кызының нәсел тамырлары хәзерге Бәләбәй районындагы борынгы татар авылы Мәтәүбашка барып тоташа. Ул китапханәдә эшләде, аннары авылда медицина фельдшеры булды. Югары вазыйфалар биләмәсә дә, ул илебезгә тоташ педагоглар династиясе биргән бөек Ана – үзем, янә дә сеңелләрем Рима һәм Рәсимә элекке Башкорт дәүләт педагогия инсти­тутының физика-математика факультетын тәмамлап, укытучы һөнәрен алдык. Әйткәндәй, җәмәгатем Гөлйөзем Хөснетдин кызы да шул ук уку йортында белем алды, эшчәнлеген шулай ук мәгарифкә багышлады.
– Һөнәр сайлаганда педагог әтие­гезнең йогынтысы сизелгәндер, әл­бәттә. Әмма яшьлектә кем булырга хыялланган идегез?
– Без, авыл малайлары, хезмәттә үскән буын. Колхоз эшендә дә булдык, шәхси хуҗалыкта мал карадык, шикәр чөгендере утадык, мәктәптә хезмәт тәрбиясе дә алдык. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникуллар чорында Украинаның Кировоград өлкәсендә колхоз малларына салам хәзерләү истә калган, чөнки, өлкән буын яхшы хәтерлидер, 1975 ел безнең якта бик корылыклы килде. Менә шуларны кичергәч, күңелгә язмышымны спорт белән бәйләү уе кергәндер дә инде.
Гомумән, кем әйтмешли, үсмер чакта планнар гаять зурдан булучан. Шуның йогынтысында, өлгергәнлек аттестаты алгач, мин дә Ульяновск шәһәренең танк хәрби училищесына укырга кергән идем, әмма әти туктатты. Документлар кабул итү тәмамлануга берничә көн калганда язмышымны Башкортстан педагогия институты белән бәйләргә туры килде. Хәзер инде моңа үкенүнең әсәре дә юк – әтиләр һәрчак хаклы, моны үземнән дә чыгып раслыйм. Биш еллык студент тормышы якты мизгел кебек үтте дә китте: яхшы укыдым, җәмәгать эшчәнлеге активисты булдым. Төзелеш отрядында Бүздәк, Бишбүләк районнарында эшләдем. Әйткәндәй, без күтәргән объектлар әле дә исән – Бүздәктә, мәсәлән, “Т-150” тракторларын ремонтлау мастерское бинасы әле дә бар, әмма ул икенче билгеләнештә.
Югары белемле педагог дипломы алгач, эшкә туган якка кайтуым табигый. Гомумән, мин укытучы эшен нык яраттым, моңа эчке халәтем, холкым, табигатем дә нык туры килүен үзем дә яхшы беләм, моның белән хезмәттәшләрем дә килешә иде. Педагогия өлкәсендә ирешкән уңышларым, хезмәтемнең саллы нәтиҗәләре дә булды. 1993 елда, мәсәлән, районда беренче тапкыр “Иң яхшы укытучы” һөнәри конкурсы оештырылган иде. Әлеге югары исемне яулавым, коллегалар арасында абруемны күтәрү белән бергә, сайлаган һөнәремә ихтирамымны да арттырды. Мәктәп директоры булып эшләвемне дә кертеп, гомум педагогия стажым 15 ел тәшкил итә.
– 2000 еллар уртасында хуҗалык итүдә икътисади алымнарга өстенлек бирелү белән районнарның башкарма-идарә органнарына яңа таләпләр куела башлавын хәтерлисездер. Бу җәһәттән бер чиктән икенче чиккә ташлану да күзәтелде. Атап әйткәндә, район хакимияте башлыгы вазыйфасына фәкать икътисади белемле кадрлар тәкъдим ителде. Сүз дә юк, районнар җитәкчелегенә гуманитар белемле кадрларга юл ябуга кадәр барып җитмә­деләр. Хәзерге чорда да әһәмиятен югалтмаган бу мәсьәләгә Сез ничек карыйсыз?
– Төп белемем буенча мин – укытучы-педагог. Район хакимияте башлыгы вазыйфасына килгәндә – хуҗалык һәм урындагы үзидарә эшчәнлегендә берникадәр тәҗрибә туплаган идем, чөнки Ташлыда күмәк хуҗалык җитәкчесе һәм авыл Советы рәисе вазыйфаларында чыныгу үттем. Әйткәндәй, монда белем-тәҗрибә һич кенә дә җиткелекле була алмый, аны даими тулыландыру, ягъни камилләштерү таләп ителә. Әлеге юнәлештә икътисадның аерым өлкәләрендә бай гамәли һәм теоретик тәҗрибәгә ия булган производство җитәкчеләре һәм галимнәр ярдәменә таяндым, дип әйтә алам.
Шулардан иң беренче булып Ташлыга якын гына урнашкан Баязит авылында туып-үскән Хәмит Мәүлияровны атап үтәсем килә. Әлшәй районын аеруча якын күргән Хәмит Дәүләтъяр улы 2004-08 елларда Башкортстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе булып, аннары шушы тармакта министр вазыйфасында эшләде. Якташның туган төбәгенә ярдәме күп булды, моны без ул хезмәткә федераль дәрәҗәгә күтәрелгәч тә тоеп тордык. Абруйлы якташыбызның Русия Президенты каршындагы күзәтчелек ида­рәсендә, “Олимп­строй” дәүләт корпора­циясендә югары вазыйфалар биләве безнең өчен горурлык булды. Хәмит Мәүлияров 2017 елдан Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары булып эшли.
Остазларым арасында, республика дәрәҗәсендәге зур абруйлы белгечләр белән бергә, якташ җитәкчеләр дә бар иде. Әлшәй районының элекке җитәкчеләре Ә. М. Әхмәдиев, И. Н. Локманов, Ф. Г. Вилданов һәм “Заря” җәмгыяте рәисе Н. М. Әминевны хаклы рәвештә укытучыларым дип саныйм, очрактан файдаланып, эшчәнлегемдә күр­сәткән ярдәмнәре өчен аларга ихлас рәх­мәтләремне җиткерәм. Әйткәндәй, районның аграр тармакта ирешкән уңыш­лары өчен миңа “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде. Монда инде тармактагы остаз­ларымның да өлеше бар.
Республиканың хәзерге буын район хакимияте башлыклары арасында төп белгечлекләре социаль өлкәгә караганнар да күп кенә. Элекке педагоглар, юристлар, хәтта табиблар да бар. Хәзер җитәкчелектә өстенлек социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл итүгә, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бирелүе табигый. Ягъни алгы планга киң җәмәгатьчелек, халык белән эшләү чыга.
Украинада махсус хәрби операция башлану белән хакимият башлыкларына куелган бурычлар даирәсе нык киңәйде. Атап әйткәндә, хәрби-патриотик тәрбияне яңа биеклеккә күтәрү дә йөкләтелде. Ил азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган якташ-яугирләрне соңгы юлга озатуны оештыру район җитәк­чесеннән ныклы психологик әзерлек таләп итә. Бу җәһәттән якташларны контракт буенча хәрби хезмәткә җәлеп итүнең дә көчле күңел кичерешләренә китерүен билгеләр идем. СВОда катнашучылар гаиләләре турында хәстәрлек күрү, гуманитар ярдәм оештыру халык белән якыннан аралашудан башка мөмкин түгел. Монда инде оста психолог, тәрбияче сыйфатында эшләргә туры килә.
– Дамир Радикович, райондагы матур үзгәрешләрне, шул исәптән, социаль өлкәдә яңа объектлар төзелүен якташларыгыз, хакимият җитәкчесе буларак, Сезнең тырышлык белән бәйли. Сафка баскан төзелешләр күп, соңгы чорда район үзәге Раевкада, мәсәлән, Спорт сарае, бассейн, авылларда яңартылган мәктәпләрнең файдалануга тапшырылуына, гәзит хәбәрчесе буларак, мин дә шаһит булдым. Шулар арасында үзегезгә якын булган кайсы объектны аерып билгеләр идегез?
– Соңгылардан Яңавыл бистәсендәге яңа мәктәпне әйтер идем, ул үткән елда сафка басты. 375 укучыга исәпләнгән өч катлы заманча бинада укучыларга шәһәрдәге кебек шартлар булдырылган. Гомумән, мондый мәктәп әлегә күрше районнарда да юк, димәк, аның белән хаклы рәвештә горурланырга була. Әлеге мәктәп “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында күтәрелде, төзелешкә исә “Башнефть” кебек куәтле оешмалар җәлеп ителде, ягъни ул күмәк тырышлык нәтиҗәсендә сафка басты.
Бу уңайдан шундый искәрмә ясыйсым килә. Кайберәүләр, үзен күрсәтү максатында, фәлән объектны мин төзеттем, дип мактанырга ярата. Ә бит, чынында, төзелештә йөзләрчә кеше катнаша, өч катлы объектны күтәрү бер еллап барды. Нинди генә вазыйфа биләсә дә, бер генә кеше кулыннан килерлек түгел бу, әлеге фикер хезмәтем чорында сафка баскан төзелеш объектларына да кагыла, алар тоташ район халкының хезмәт нәтиҗәсе.
– Район җитәкчесе булу зур тырышлык сорый, югары вазыйфа җавап­лылык таләп итә. Эшчәнлектә кемнәргә таянасыз?
– Үзем әзерләгән кадрларга, дип әйтер идем. Районда иң лаеклыларны хезмәт баскычлары буенча үстерү, яңа вазыйфаларга куйгач, аларга таяну гадәт итеп алынды. Боларга мисал итеп, үкенечкә, хәзер инде мәрхүм Закуан Зөфәр улы Әхмәтовны китерер идем. Хәзерге вакыттагы урынбасарларым: авыл хуҗалыгы буенча – Данир Әхмәдишин; социаль мәсьәләләрдә – Айдар Солтангулов; төзелеш, транспорт һәм коммуналь хуҗалык буенча – Наил Хәйруддинов; финанслар идарәсе җитәкчесе Энҗе Муллагалиева; икътисадчы, бизнес-шериф Светлана Трунова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Чупова, эшләр идарәчесе Дмитрий Шелковников, район Советы секретаре Шамил Сәлимов үз өлкәләрендә иң сыналган һәм нәтиҗәле эшләүче белгечләр булып тора. Әмма иң төп ярдәмчеләрем сыйфатында авыл биләмәләре хакимияте башлыкларын күрәм. Алар миңа җәмәгатьчелекнең барлык катламнары белән ныклы бәйләнешләр урнаштыруга булышлык итә.
– Эштәге киеренкелекне киметү өчен нинди шөгыльләрегез бар?
– Иң беренче чиратта – спорт, әлбәттә. Иртәнге спорт күнегүләрен калдырганым юк. Аннары хоккей, һәр атна азагында Уфаның Боз аренасында күнекмә уеннарда катнашуны гадәт итеп алдым. Музыка коралларында уйнау күңел тынычлыгы бирә. Синтезаторда, гармуннардан баянда, тальянда, хромкада уйныйм. Башкорт халык уен коралларыннан кубыз, курайны да якын итәм.
Соңгы сүз урынына
Гәзит хәбәрчесе өчен үзе эшләгән матбугат басмасына район хакимияте башлыгының мөнәсәбәте аеруча мөһим, ни өчен дигәндә, яшерен-батырын түгел, “Кызыл таң”ның төбәктәге тиражы да, атап әйткәндә, шуңа бәйле.
Эшли генә башлап, Әлшәйдә командировкада йөргәндә бер мәлне Дамир Радик улы телефоннан шалтырата. Берничә көн элек кенә гәзитебездә район турында күләмле мәкалә басылган иде – хакимият башлыгы шуның өчен рәхмәт белдерә. Хезмәтеңне санлау һәр журналистның күңеленә сары май булып ята – монысы табигый. Ә бит Әлшәй районы башлыгы гәзит укучы җитәкче дә булып чыкты!
Әйткәндәй, хәзерге чорда республика бас­маларын гына түгел, хәтта район гәзитләрен кулына алмаган җитәкчеләр буыны үсеп җитте. Вакытлы матбугатка игътибары белән Дамир Мостафин исә Бүздәк районының элекке хакимият башлыгы Ренат Шәриповны хәтер­ләтте. Туры килүен дә әйт әле – алар бит икесе дә бер чорда педагогия инсти­тутының физматын тәмамлаган. Мәрхүм Ренат Әмир улы “Кызыл таң”ны яратып, укып яшәде, Әлшәйдәге сабакташының аның бу сыйфатын дәвам итүе – “Кызыл таң”чылар өчен зур куаныч. Моның нәтиҗәсен дә подписка барышында күреп торабыз – “Кызыл таң” белән генә чикләнмичә, аның канат астындагы “Тулпар” һәм “Әллүки” журнал­ларының тиражы да тотрыклы саклана. Әйткәндәй, район башлыгы бу җәһәттән “Кызыл таң”ны республи­каның башка басмалары хезмәткәрләренә үрнәк итеп куеп, тиражны күтәрү өчен аларны да Әлшәй районы турында күбрәк язарга даими чакырып тора.
Район башлыгының “Кызыл таң”га җылы мөнәсәбәте гәзит хәбәрчесе эшчәнлегендә якты чагылыш табуын да билгеләп үтим. Район тормышын гәзиттә киңкырлы яктырткан өчен бу юллар авторы Әлшәй Сабантуенда ике тапкыр авыл хуҗалыгы бүлегенең махсус бүләгенә лаек булды. Игелекле җитәкчегә шәхси рәхмәтемне дә җиткерәм: нәкъ менә аның тәкъдиме белән Әлшәйнең Акколай авылында туып-үскән композитор-музыкант Альфред Якшимбәтов берничә шигыремә көй язып, ул җырларны Татарстан һәм Башкортстан тамашачысына чыгарды. Монда әдәби иҗатымны якын күрүче Дамир Мостафинның да өлеше бар.
Истәлекле юбилее белән ихлас тәбрикләп, Дамир Радик улына хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар, ак бәхетләр телим!

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: