Татар матбугатын, аеруча “Кызыл таң”ны күптәннән һәм даими укучылар бу шәхес белән яхшы таныш. “Журналист, редакциядә фәлән-фәлән вазыйфалар башкарды, шундый-шундый китаплар авторы”, дип, мактаулы исемнәрен санап утыру да кирәкми. Исем-фамилиясен әйтүгә үк аның кемлеген белеп торалар. Бер уйласаң, гап-гади журналист бит инде. Матбугатта андыйлар күпме! Ә бит исем-фамилия буенча танып, язганнарын шунда ук хәтергә төшерү, хезмәтен бәяләү күпләргә эләкми. Дистәләрчә еллар матбугатта эшләп, әллә нинди мактаулы исемнәргә ия булып та, телгә алырлык, истә калырлык бер мәкалә язмаганнарны да күрергә туры килде. Хикмәт нидә соң? Исемен ничек тарихта һәм халык күңелендә калырлык итә алды икән Фәрит Фаткуллин?
Мин 1985 елда “Кызыл таң”га эшкә килгәч тә аның белән таныштым. Тыныч холыклы (аның янында үзеңне дә шулайрак тотарга тырышасың), әкренрәк тавышлы, әңгәмәгә дә әвәс түгел. Кеше сөйләгәнне дикъкать белән тыңлый. Ә кулында һәрчак каләм булыр һәм алдында чиста кәгазь ятар. Янына килгән кеше белән дә, телефоннан сөйләшкәндә дә сүзләрне теркәп бара. Әдәбият-сәнгать бүлегендә без ун ел бергә эшләдек. Кара-каршы өстәлләр артына утырып эшләгәнче үк әле ул минем әдәбият, шигърият, сәнгатькә тартылган күңелемне редакциядә иң беренче булып аңлап алып, үзенең кулы җитмәгән, әмма гәзиткә керергә тиешле төрле мәдәни чаралар, җырчылар, сәнгать җанлы кешеләр турында язарга куша иде. Ә инде ул җитәкләгән бүлеккә эшкә күчерелгәч кушкан тәүге журналист эшен үтәргә алынуымны бүгенгә кадәр куркып искә төшерәм. Ул – Башкортстанның симфоник оркестры турында дирижер Таһир Камалов белән әңгәмә оештыру иде. Бу эшне мине сынар өчен кушкандырмы? Бу әлегә кадәр минем өчен сер булып кала. Үзенең “теше үтмәгән” дип әйтергә дә тел әйләнми. Чөнки Фәрит Фаткуллинның “теше үтмәгән” тема юк.
Кыскасы, симфоник оркестр турында бик күп чыганаклардан танышып чыктым, бихисап мәгълүмат тупладым. Шактый зур көч салынган бу материалым “Кызыл таң”ның ике санында басылды. Хезмәттәшләрем: “Булдыргансың! Безнең гәзиттә симфоник оркестр турында язылганы юк иде әле”, дип дәртләндерде. Фәрит абый да мине үтереп мактар дип өметләнгән идем, ләкин ул моңа бик тыныч карады. Аның шушы холкына, мактауга саранлыгына тора-бара күнектем. Еллар үтеп, аякта нык басып тора башлагач, күңелемне озак борчыган: “Ник бер дә мактамыйсың?” – дигән соравымны бирдем. Аның бәясе миңа нык кирәк иде. Шунда да ул: “Син мактауга мохтаҗ түгел. Язган геройларың канәгать калып, гәзит укучылар ризасызлык белдерми икән, димәк, мәкалә әйбәт язылган”, дию белән чикләнде. Аның бу сүзләре минем өчен әллә нинди мактаулардан да кадерле булды.
Фәрит Фаткуллинның өйрәтү осталыгы юк, әмма аны иң тәҗрибәле укытучыга тиңләрлек. Хәбәрче язмасын
секретариатка тапшырганчы, бүлек мөдиренең аны укып чыгуы мотлак иде. Шуңа да язмаңны мөдир алгач, хаталарыңны әйтеп, шул урынны төзәт, бу мәгълүматың дөрес түгел, дигән тәнкыйть сүзләрен дулкынланып көтәсең. Ә Фәрит абый беркайчан да каты бәрелеп, синең эшеңне бетереп ташламый. Материал секретариатка тапшырыла, аның чыгуын көтәсең. Шул арада мөдир башкаларның язмалары белән мәшгуль. Әнә шул чакта алардагы хатаны, төгәлсезлекләрне миңа укый да, минем дә фикерне белештерә, миннән төзәттерә. Аның осталык дәресләре “Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла” дигән принципка кайтып кала. Бу төзәтүләр турыдан-туры үзеңә кагылмагач, мөдиргә үпкәләп тә булмый. Ә менә үзеңнең хаталарыңны танырга өйрәнәсең. “Ничек шулай язалар икән? Чыктым аркылы күпер кебек җөмләләре...” – дип үртәлгәнен ишеткәч, үзеңнең язма телеңнең төзеклегенә игътибарыңны ныграк юнәлтәсең. Мин, шулай итеп, Фәрит Фаткуллинның турыдан-туры җитәкчелегендә эшләп, журналистикада аны үземнең остазым, укытучым дип атарлык дәресләр алдым. Матбугатта ярты гасырдан артык хезмәт дәверендә ул үзе дә бик күпләрдән үрнәк алып, тәҗрибә туплагандыр. Шуңа да аның кул астында эшләү шулкадәр җиңел, фәһемле булды. “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың”, – дип халык бик тапкыр әйткән. Аны ике төрле аңлап булса да, күбрәк уңай эшләр хакында ул. Фәрит Фаткуллин “арбасы” да нәкъ менә шушы сыйфатка ия – яхшы җырлар гына җырлата торган “арба” иде. Ә мондый көйле “арба”ны аңа беркем дә әзерләп, ясап куймаган. Аның хуҗасы булганчы ул зур тормыш тәҗрибәсе тупларга өлгергән.
Татар дөньясына бихисап талантлар биргән Авыргазы районыннан өлкән каләмдәшебез. Ул туган Корманай авылына хәзерге Чакмагыш, Чишмә, Благовар, Бүздәк районнарыннан берничә гаилә 1757 елда килеп нигез корган. Шәхсән Фәрит абыйның шәҗәрәсенә килгәндә, аның ике картәнисе һәм бер картәтисе – Солтанмораттан – Галимҗан Ибраһимов туган авылдан. Әнисе Әминә – Солтанмораттагы указлы мулла кызы, Татарстаннан безнең якка мөселман дине таратырга килгән Ждановлар нәселенең бер вәкиле. Мулла абзый яшьли үлеп, ятим калып үскән җиде баланың дүртесе – сөлек кебек ир-егетләр – Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Яуга Фаткуллиннардан биш бертуган киткән, дүртәү кайткан. Шуларның берсе – булачак журналистның әтисе Миңнулла тәүдә әле Балтыйк флотында дүрт елдан артык хезмәт итеп кайткан. Гаилә корып, балалар үстерә башлауга, сугыш чыккан. Сталинград тирәсендәге алышларда каты яраланган. Инвалид булып кайткач, колхозда кыр ышыклау урман полосалары утыртуга җитәкчелек иткән. Сәламәтлегенең начарая баруын күреп, аңа җиңелрәк эшләр кушканнар. Урак чорында ындыр табагын каравыллаганда 7-8 яшьлек Фәрит инде көндезләрен әтисен алмаштыра. Үсә төшкәч, җәйге каникул вакытларында тиңдәшләре белән басуда шикәр чөгендере игә, тракторда сабан тазартучы-прицепщик була. Йөк төяү-бушату, урман кисү кебек эшләрне дә авырсынмыйча башкара. Кыскасы, авыл, колхоз тормышын бәләкәйдән үк күзәтеп, белеп, җилкәсендә тоеп үсә. Хезмәттә чыныгу, эшне ярату – үзеңне халыкка танытуга беренче адым ул. Бу хакта үзе дә: “Менә шунда миндә игенче эшенә, гомумән, хезмәткә мәхәббәт уянган, аның нәрсә икәнлеген аңлаганмын...” – дип искә алды ул. Матбугатка беренче адымны да авыл тормышы, дөресрәге, аның җитешсезлеге ясата. Берчак Корманайга Уфадан курчак театры килә, бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә тамашага ашыга. Әмма аны барлык теләгәннәр дә карый алмый: иске клуб бәләкәй. Шунда үсмер Фәрит кулына каләм ала. Тамашаның матур булуын, тик аны һәркем карый алмавын һәм моның сәбәпләрен тәфсилләп район гәзитенә дә, “Кызыл таң”га да язып җибәрә. (“Кызыл таң” белән ул укырга кергәнче үк таныш була. Аны серле, могҗизалы бер нәрсә итеп күреп, өйдәгеләр укыганнан соң пөхтә итеп җыеп бара хәтта). Мәкалә ике гәзиттә дә басыла. Фәрит өчен олы вакыйгага тиң була бу. Кечкенәдән кадерле бер нәрсә итеп күргән гәзит үсмер өчен изгегә әверелә.
Фәрит Фаткуллинның район гәзитендә мәкаләләре генә түгел, шигырьләре дә басыла. Аларның кайберләренә хәтта көй язылып, җырланып та йөри. Ләкин ул бу шөгылен тиз үк туктата, шигърият белән мавыгуын яшьлек шаукымы гына булган дип саный. Әгәр шагыйрь булып китсә, иманым камил, ул әллә кайчан күренеклеләр рәтендә йөрер иде. Чөнки Фәрит Фаткуллин тотынган эшнең начар килеп чыгуын күз алына китерүе дә кыен.
Корманай егете Солтанморат урта мәктәбен тәмамлап, ике ел ярым гади колхозчы булып эшләгәндә дә, аннары Украинада ике ел солдат хезмәтен үткәндә дә төрле гәзитләргә өзлексез яза. Шуңа да армиядән кайтып барышлый ук аны Авыргазы районының “Ватан юлы” гәзитенә эшкә кабул итәләр. Ул тиз арада үзенең журналистларда гына була торган эзләнүчәнлеген, иҗат ялкынын күрсәтә. Көнбатыш Себердәге Самотлор нефть яткылыгының дөнья күләмендә шаулаган чагы. Фәрит Фаткуллин чираттагы ялы вакытында шунда барып, “Ватан юлы”нда да, “Кызыл таң”да да зур күләмле юл язмалары бастыра.
Район гәзитендә өч ел гына эшләп кала ул. 1975 елның гыйнварында аны “Кызыл таң”га эшкә алуны гәзитебезнең элекке баш мөхәррире Расих Ханнанов болай дип хәтерли иде: “Ул заманда редакциядә кадрлар буенча шундый тәртип булды: район-шәһәр гәзитләрендә эшләүче журналистларның иҗаты белән даими кызыксынып тордык. Коллектив әкренләп шулар исәбенә тулыланды. Фәритнең материаллары да күзгә ешрак чалына башлагач, җитәкчебез Ремель Дашкин бу егет белән якыннан танышырга кушты. Җаваплы секретарь
Тамьян Бикмаев Авыргазыдан урап килде дә безгә түбәндәгеләрне җиткерде: “Күмәк балалы гаиләдән. Мәктәп елларыннан ук хәбәрчелек белән шөгыльләнә. Унтугыз яшендә КПСС сафына кергән. Тәртибе яхшы. 25 яшьлек, әлегә өйләнмәгән. Читтән торып университетта укый. Шигырь, хикәяләр дә языштыра. Каләмдәшләренең фикере уңай. Район җитәкчеләре дә ярата үзен. Тик аны бер дә җибәрәселәре килми”.
Үзе килгәнче үк аның ниндирәк журналист икәнлеген мәкаләләре буенча чамалаган булалар инде. Шуңа да, яшьлегенә карамастан, аңа редакциянең иң төп булган партия тормышы бүлеген алып баруны йөклиләр. Гәрчә анда эш күп тә, катлаулы һәм җаваплы булса да, ул “үзенең” бүлеге темалары белән генә чикләнми, күңеленә якын булган авыл хуҗалыгы һәм әдәбият-сәнгать темаларына да мәкаләләр яза. Ихтыяҗ туганда, аны тәрҗемәгә дә утырталар. Тора-бара һәр бүлекнең диярлек эше белән таныша. Ул партия тормышы, авыл хуҗалыгы, яңалыклар, әдәбият-сәнгать бүлекләрендә хәбәрче, мөдир булып эшли. Моннан тыш, озак кына вакыт җаваплы секретарь урынбасары, җаваплы секретарь, баш мөхәррир урынбасары була. Нинди генә вазыйфага тәгаенләнмәсен, һәркайсына күңел җылысын, киң мәгълүматын, табышларын кушып башкара һәм шул ук вакытта гәзит укучының күпчелеге көтеп алган, йотлыгып укыган темаларга – әдәбият-сәнгать әһелләре, күренекле шәхесләр, онытылган исемнәр турында мәкаләләр язып, басманың дәрәҗәсен, данын күтәрә.
Ә бит ул заманда хәзерге кебек дистәләгән матбугат басмасы, мәгълүмати җыентыклар, интернет, социаль челтәр дигән нәрсәләр юк иде. Ә Фәрит абыйның мәкаләләрендә халык кызыксынган, укытучыларга, укучыларга кирәкле, хәтта тарихчыларны гаҗәпкә калдырган белешмә-мәгълүмат, яңалык тулып ята. Баштагы мәлдә аның шундый бай материалны кайдан алуына, ул мәкаләләрне кайчан язарга өлгерүенә аптырый идем. Чөнки бүлектә мөдир булып утырганда гел кеше хатларын эшкәртте, минем һәм башкалар язганны укыды. Шулай да, аның кешеләр белән сөйләшкәндә, темадан читкә тайпылып, кызык кына сораулар бирүенә күп тапкырлар шаһит булдым. Аннары, кайда нинди гәзит-журнал, әллә кайчан язылган кызыклы язма күрә – барысын да җыеп куя торган булды. “Кирәге чыгар...” – ди иде бу гадәтеннән кыенсынып. Аны хәтта шаяртып “Плюшкин” дип тә атый идек. Соңыннан, аһ итеп укырлык мәкаләсе дөнья күргәч, теге чакта сораганнары да, Плюшкин кебек җыйган гәзитләрнең нигә кирәге дә аңлашыла... Каләмдәшебез менә шулай яхшы әйбер язар өчен айлар, хәтта еллар буе материал туплый иде.
Ул материаллардан шактый күләмле, әһәмиятле тупланмалар да барлыкка килде. Моның бер мисалы – гәзитебезнең 90, 95 һәм 100 еллыклары уңаеннан нәшер ителгән өч китап, без аларны бергә “Кызыл таң” трилогиясе” дип йөртәбез. Тугыз дистә ел эчендә бу редакциядә эшләп киткән һәм әле дә эшләүче хезмәткәрләр турында биографик белешмәләр туплап чыгаруга Фәрит Фаткуллин баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов, яшь журналист Илдар Фазлетдинов белән тотынды, коллективтагы тагын берничә кешене ярдәмгә алды. 350ләп кеше турында мәгълүматлар тупланган “Кызыл таң” энциклопедиясе” 2008 елның февралендә “Китап” нәшриятында дөнья күрде. Тагын биш елдан Ф. Фаткуллин белән Ф. Фәтхетдинов Уфа полиграфкомбинатында “Кызыл таң” фотоальбомы”н бастырдылар. Аның нигезен Фәрит абыйның шәхси архивында сакланган тарихи фотолар тәшкил итте. Бу зур күләмле тупланмада данлы үткән юлыбыз фотоларда, документларда тулы чагылыш тапты. Фәрит Фаткуллинның 2018 елның февралендә Казанның “Идел-Пресс” комплексында “табадан төшкән” “Кызыл таң” шәхесләре” дигән китабында авторның, кимендә, 20 ел дәвамында язылган очерклары, иҗади портретлары, сурәтләмәләре урын алган. Редакциябез һәм, гомумән, милли матбугатыбыз тарихында тирән эз калдырган 47 шәхес турындагы җыентык Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш белән башланып киткән. Бер үк зурлыктагы, стильдәге бик зәвыклы бу өч китап гәзитебез тарихы белән кызыксынучылар, укучыларыбыз, редакция ветераннары һәм хәзерге коллектив өчен зур бүләк булды.
Тарихи фотолар турында сүз чыккач, тагын бер фактка тукталып үтим. Фәрит абыйның шәхси архивында әдәбият-сәнгать темасына да меңнәрчә фото саклана. Уфадагы “Слово” нәшрияты җитәкчелеге бу хакта ишетеп, аңа файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итте. Нәтиҗәдә тиз арада “Башкортстан мәдәнияте. Кешеләр. Вакыйгалар. Фактлар” дигән фотоальбом — уку-укыту ярдәмлеге басылып чыкты. Андагы урысча һәм башкортча текстларны да автор үзе язды.
Фәрит абыйның эш стиле сокланырлык. Язасы герое белән (әгәр ул исән булса) әллә ничә тапкыр очраша, аның турында башкалардан сораша, тик беркайчан да тегеләр нәрсә сөйләгән – шуны гына сүзмә-сүз теркәп, укучыга тәкъдим итми. Аның мәкаләләрендәге мәгълүмат авторның аналитик фикерләве белән үрелеп бара. Шуңа да алар — укымлы, фәһемле һәм мавыктыргыч.
Бу җәһәттән республикабызның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Абушахманов бәяләмәсе, фикерләре белән дә танышыйк:
“Башкорт һәм татар сәнгате дөньясында (матбугатны, әдәбиятны әйтеп тә тормыйм) “Фәрит Фаткуллин кем ул?” дигән сорау туса, аның турында күпләр бәйнә-бәйнә сөйләп бирә алыр. Гомер буе гәзит эшен җигелеп тарткан арада Фәрит дустым күпме сәнгать кешеләре турында иҗади портретлар, очерклар язды, аларны китапларга туплап чыгарды. Хәтта сәнгать белгечләре дә шулкадәр күләмне башкара алмыйдыр. Аның иҗаты – сәнгать белемен журналистика белән оста бәйләүнең, тар эстетик күренешләрне киң социаль җирлек, эстетиканы этика белән берләштерә белүнең ачык мисалы.
Бүген театрлар, рәссамнар иҗаты турында белеп язучы авторлар юк диярлек, кызганычка каршы, театр тәнкыйте модада түгел. Артистларның, режиссерларның, сәхнә рәссамнарының Фәрит иҗат иткән зәвыклы, җылы, нәзакәтле, игътибарлы иҗади портретлары безнең, театр эшлеклеләренең, күңелен яулады. Гәзит-журнал-китап укучылар-тамашачыларның да шулайдыр дип уйлыйсы килә. Аның язмаларында сәнгать кешеләренең милли традицияләре эзлекле бәян ителә. Ә сәнгать, сәеррәк һәм хыялга бирелүчән затлар турында язу җиңел түгел. Фәриткә якты сәнгати сәләт бирелгән. Ул башкаларның уңышларына чын-чыннан бөтен йөрәге белән шатлана белә, һәрвакыт сәнгать коллективларының, безнең театр мәдәниятенең һәм, әлбәттә, иҗатчының казанышларын сакларга тырыша. Бик игътибарлы журналист буларак, иҗатчылар “диңгезенә” даими рәвештә күз салып тора. Ул анда гүзәллекне, әхлаклылыкны, иҗади элита арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне күрә белә”.
Башкорт дәүләт академия драма театрының 90 еллыгы уңаеннан игълан ителгән республика конкурсы жюрие Фәрит Фаткуллинның язмаларын беренче урынга лаек дип табуы да очраклы түгелдер.
Кайберәүләр: “Әдәбият, сәнгать кешеләре турында язу җиңел, алар күп сөйли, мактана – шуларны диктофонга гына теркисе – зур-зур мәкаләләр килә дә чыга...” – дип, бу бүлектә эшләргә дә омтылып карады. Андыйларның “әсәрләрен” күреп үртәнә иде Фәрит абый. Ул үзе беркайчан да җиңел-җилпе мәкалә язмады. Заманның яман үзгәрешләре дә аны бу принцибыннан тайпылдыра алмады, ягъни зур сәнгатькә хезмәт иткән шәхесләрнең холык-фигылен гаиләдәге ыгы-зыгылар, кухня, түшәк аша ачуга кискен каршы булды. Аның язмалары кулдан-кулга йөртеп укылды, укый алмый калучылар редакциягә эзләп килде.
Әнә шул эзләп, сорап, таптырып йөрүчеләрне күреп, фикердәшләре Фәрит Фаткуллинга сәнгать йолдызлары турындагы язмаларын китап итеп чыгарырга киңәш итә. Ул аны үзе дә ниятләп йөри иде инде. “Китап” нәшриятында кулъязманы хуплап кабул итәләр, биредә татарча китаплар да чыгарыла башлаган вакыт иде. Хезмәттәшебезнең “Баш очымда кош сайрады” дигән бу китабы белән нәшрият 1999 елда “Сәнгать балкышы” дигән сериясен башлап җибәрә. Бер елдан инде авторга моның өчен Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе тапшырыла. Фәрит абыйның бу теманы дәвам иткән “Тын сукмакта тал тибрәлә” җыентыгын да озакка сузмыйча, 2008 елда нәшер итәләр. Кемнәрнең генә иҗади портретлары урын алмый аларда! Газиз Әлмөхәммәтов, Фәридә Кудашева, Заһир Исмәгыйлев, Арслан Мөбәрәков, Рәгыйдә Янбулатова, Фәйзи Гаскәров, Әхмәт Лотфуллин, Таһир Кәримов, Әмин Зөбәеров һәм башкалар – һәр китапта 33әр шәхес. Тагын 33 булса, дисбедәге сан – 99 килеп чыга. Каләмдәшебез шуны күздә тотып, өченче җыентыгын тагын да җитдирәк әзерләп, 2014 елның 14 гыйнварында “Китап”ка илтеп бирә.
“Татар дөньясына бихисап талантлар биргән Авыргазы районы” дип очраклы рәвештә генә телгә алмадым. Фәрит абый данлыклы райондашларының хезмәтләрен халыкка җиткерү, исемнәрен мәңгеләштерү өчен дә бик күп көч салды. Алар турында эзләнеп, язып, Башкортстан, Татарстан, хәтта Мәскәү гәзитләренә тәкъдим итте. Соңгы утыз елга якын шуларны китап итеп туплау белән шөгыльләнде. Их, бу нияте тормышка ашса иде! Бу олы талант иясе белән райондашлары да горурлана. 1996 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия булдырылгач, тәүге өч кеше исәбендә ул Фәрит Фаткуллинга да бирелде. 2013 елда “Бердәм Русия” партиясенең “Якташлар” проекты кысаларында ул иң күренекле райондашлары исемлегенә кертелде. Әллә ни озын булмаган бу исемлек Галимҗан Ибраһимовтан башлана. 2019 елда якташлары 70 яшен зурлап билгеләгәндә аңа “Авыргазы районының шәрәфле шәхесе” исеме бирелүен игълан иттеләр.
Фәрит абыйның күп кенә мәкаләләре, “Кызыл таң”нан башка, “Совет Башкортостаны” (“Башкортостан”), “Өмет”, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” гәзитләрендә, “Ағиҙел”, “Тулпар”, “Ватандаш”, “Тамаша”, “Башкортостан укытыусыһы” журналларында һәм 30дан артык күмәк җыентыкта басылды.
Үз заманына хас булганча, Фәрит Фаткуллин озак еллар дәвамында комсомол, профсоюз һәм партия органнарына сайланып, җәмәгать эшләрен дә җиң сызганып башкарды. 80нче еллар башларында-урталарында республикада шаулап-гөрләп үткән үзешчән сәнгать бәйгеләренең, фольклор, курай, тальян бәйрәмнәренең актив пропагандалаучысы гына түгел, аларны оештыруда ярдәм итүче дә, жюри әгъзасы да иде. 48 елга якын – Журналистлар берлегенең “Кызыл таң”дагы башлангыч оешмасы җитәкчесе. Һәм ул оешма республикада һәрчак алдынгылар исәбендә булды.
Ф. Фаткуллин шул дәвердә Башкортстан журналистларының һәр съездында катнашты, СССР журналистларының 1991 елда үткән иң соңгы съездына да делегат булып барды. Башкортстан Язучылар берлеге татар әдипләре берләшмәсенең җаваплы секретаре да булып торды.
Үзенең фидакарь хезмәте дә матбугатның игътибарыннан читтә калмады. “Кызыл таң”да аның турында Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Абдулхак Игебаев, Расих Ханнанов, Муса Мөлеков, Фәрит Богданов, Рәшит Сабит, Әхтәм Абушахманов, Идрис Газиев һәм башкалар язды. “Өмет”, “Вечерняя Уфа” гәзитләрендә, “Тулпар”, “Башкортостан укытыусыһы” журналларында, Казан һәм Мәскәү басмаларында да матур гына мәкаләләр күренде.
“Башкортостан” гәзите дә татар журналистына хөрмәтен даими белдереп тора. Анда дин белгече Равил Үтәбай-Кәрими, язучылар Риф Мифтахов, Факил Морзакаев, матбугат ветераны Равил Карамов Фәрит абый турында төрле елларда язып чыкканнар иде. Бу гәзиткә 12 ел җитәкчелек иткән Рәлиф Кинҗәбаев 2021 елның 22 октябрь санында тоташ бер битне тутырып “Фәрит агай дәвере” дигән очерк бастырды. Өлкән каләмдәшебез белән бер чорда матбугатта эшчәнлеген башлап, гомер буе дусларча аралашкан шагыйрә һәм публицист Зөһрә Котлыгилдина “Ватандаш” журналының 2022 елгы беренче санында “Матбугат каһарманы” дигән шактый зур күләмле (9 фото белән!) очерк белән чыгыш ясады.
Күптән түгел мин БДУны 2013 елда тәмамлаган Гөлназ Арсланованың “Журналист Фәрит Фаткуллинның иҗаты” дигән диплом эше белән таныштым. Монографиягә торышлы саллы гына хезмәтен яшь белгеч “отлично”га яклаган. “Мин үзем турында шул диплом эшеннән дә күп нәрсә белдем”, – дип һич шаярусыз әйтә Фәрит абый. Шушы югары уку йортының, аның Стәрлетамактагы филиалының, БДПУның дәрәҗәле галимнәре матбугатка кагылышлы киңәшмә-чараларда Ф. Фаткуллинның язмаларына иркенләп тукталалар.
Хәер, Башкортстанда гынамыни әле?! Быел февраль уртасында без, республикабызның зур бер төркем татар язучылары, Казанга сәфәр кылдык, әдәби чараларда катнаштык. Анда да Фәрит абый хакында мактау сүзләре ишетү куанычлы булды. Мәсәлән, “Мәдәни җомга”ның баш мөхәррире Вахит Имамов Ф. Фаткуллинның “Кызыл таң”да соңгы вакытта дөнья күреп килгән зур материалларын үз гәзитендә күчереп басулары турында сөйләде, каләмдәшебездән үрнәк алырга чакырды.
Язмамның башында “Исемен ничек тарихта һәм халык күңелендә калырлык итә алды икән Фәрит Фаткуллин?” – дигән сорау куйган идем, бу соравыма җавапны бераз бирә алдым шикелле. Болары каләмдәшемнең зур әһәмияткә ия эшләре генә, ә көндәлек тормыштагы, кешеләр белән гади аралашудагы истәлекләр киләсе елларга калсын...
Мәкалә героемның гаилә хәленә килгәндә, заманында 15 ел “Кызыл таң”да журналист булып эшләгән, “Өмет” гәзитен оештыруда катнашкан, әлеге вакытта хатын-кызларга, яшьләргә һәм балаларга дин сабаклары бирүче Фаягөл Халик кызы (хәзер аны Фатыйма ханым дип йөртәләр) белән ике ул үстерделәр. Шамил белән Камил икесе дә югары белем алып, үз һөнәрләре буенча эшлиләр.
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа, Казан, Мәскәү дәрәҗәсендәге байтак кына бүләкләргә лаек булган Фәрит Фаткуллин 73 яшен тутырып, 2022 елның беренче ноябрендә пенсиягә чыкты. Аның гомум эш стажы 56 ел тәшкил итә икән, шуның 51 елы – матбугатта, шул исәптән “Кызыл таң”да – 48 елга якын!
Остазымның иҗат арбасына эләгеп, Фәрит абыйдан дәрес, тәҗрибә алу бәхете тигәнгә мин аңа бик рәхмәтле. Юбилеең белән, остазым, сәламәт бул!
Фәния ГАБИДУЛЛИНА,
журналист һәм шагыйрә, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.