0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
25 октябрь , 10:51

Авылыбызның ышанычы һәм горурлыгы ул!

Бәләбәй районы һәм шәһәре хакимиятенең элекке башлыгы Риф Газизовка – 85 яшь  

Авылыбызның ышанычы һәм горурлыгы ул!
Авылыбызның ышанычы һәм горурлыгы ул!

Үткән гасырның 90нчы елларында илдә башланган үзгәртеп кору чорында Тузлыкуш авылы хәлсезләнде: колхоз таралды, эшсез калган агай-энеләр илнең төрле тарафларына эш эзләп чыгып китте. Туган авылының хәлен җиңеләйтергә чын мәгънәсендә данлыклы авылдашыбыз Риф Газизов ярдәмгә килде.

...Сугыштан соңгы авыр еллар. Туган якларына яу кырыннан Җиңү яулап кайткан барча ир-егет Өсән елгасы аша җиң сызганып күпер сала. Рифнең әтисе Гыйльметдин абзый башка ирләр белән бергә билдән су эчендә субай кага. Көчле көр тавышы белән: “Туганнар! Субайларны тирән утыртыйк. Язгы ташкын алып китәрлек булмасын! Эх, күпер тимердән булса, ничәмә буыннарга җитәр иде!”
Рифләрнең йорты авылның иң очында, Шарлама суы буенда урнашкан. Ә мәктәп, киресенчә, аргы башта, ара – ике чакрым. Һәркөн шул араны җәяү атлап, егет ун ел буе белем туплый.
Авыл чишмәләргә бай: Шарлама, Ачы, Ташчишмә, Корыкул... Соңгысы, яз көннәрендә ярларыннан ташып, ярты авылны баса, хәтта бураларны агызып алып киткән чаклары да булды. Шул тирәдә яшәүчеләр атналар буе өйләреннән дә чыга алмый иде. Риф тә сабакташлары белән ташу вакытларында суга батып-чумып кайткалый. Әнә шул вакытта ул үзенә максат билгели: “Киләчәктә авылым урамнарына күперләр салачакмын!”


Еллар үтә. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган егет – тәүдә Октябрьский шәһәрендәге техник училищеда, аннары Уфа нефть институтында һөнәри белем туплап, инженер дипломына ия була. Ул 34 ел буе Бәләбәй бораулау конторасында хезмәт сала, нефть һәм газ скважиналары бораулаучы вазыйфасыннан идарә начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бу көчле оешманың җитәкчесе буларак, ул бәләбәйлеләрнең яшәешен, сәламәтлеген ныгытуга зур тырышлык сала. Ул беркайчан да тавыш күтәрмәс, сабыр холыклы, йөзендә җылы елмаю, халык белән уртак тел таба белә.
Риф Гыйльметдин улының оештыру сәләтен, уңганлыгын республикабыз җитәкчелеге дә югары бәһали. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов указы белән ул 1994 елда Бәләбәй шәһәре мэры итеп тәгаенләнә, ә 1998-2004 елларда район һәм шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасын башкара. Якташымның булдыклылыгы нәтиҗәсендә Бәләбәй бу елларда яңа үсеш чоры кичерде. Заманча төзелгән 2 базар, үзәк дәваханәнең хирургия корпусы, районара диагностика үзәге, матбугат йорты, ипподром, 4 милли гимназия... Әле болар аның башлангычы белән башкарылган эшләрнең берничәсе генә. Шушы чорда яралган “Илһам чишмәләре” шигърият фестиваленең даны исә республикабызда гына түгел, бөтен Русиягә, хәтта чит илләргә дә таралды.


Бәләбәйнең 1997 елда – “Русиянең иң төзек шәһәре”, ә 1999 елда республиканың Министрлар кабинеты тарафыннан “Башкортстанның иң төзек шәһәре” дипломнары белән бүләкләнүе дә күп нәрсә турында сөйли.
Нинди генә җаваплы вазыйфалар башкарганда да Риф Гыйльметдин улы туган нигезе Тузлыкушны беркайчан да онытмады: авылга кайткан-киткән араларда да ул халык белән аралашып, хәл-әхвәлләрен белешеп торды. Тузлыкуш урамнарына асфальт түшәтте, йортларга зәңгәр ягулык керде. Авыл хакимияте бинасы яңабаштан төзелде.
Балачактан әйткән нәзерен дә онытмады Риф Гыйльметдин улы: кайчандыр мәрхүм әтисе Өсән аша салырга хыялланган тимер күперне шартына җиткереп эшләтте. Язын ташып, мәктәпкә юлны өзгән Корыкул чишмәсенә дә, Ташчишмә белән Ачы суы аша да бетон күперләр төзетте.
Авыл уртасында күренекле якташыбыз, Башкортстанның халык комиссары, 1937 елгы репрессия корбаны Г. З. Ягудинга һәйкәл куеп, аңа багышланган китап чыгаруда да авылдашыбыз Риф Газизовның өлеше бәяләп бетергесез булды.


Пенсия яшендә булуына карамастан, ул әле дә халыкка игелек кылып яши: 2012 елда авыл читендә ул төзеткән “Дирас” мәчете ишекләрен ачты.
– Динне беркемгә дә көчләп такмыйлар. Ул һәркемнең үз ихтыярында. Ә шулай да авылдашларымның иманга кайтуын, әлбәттә, бик телим, – диде ул ихласлык белән.
Чынлап та, мәчет авылыбыз мөселманнары өчен зур шатлык булды. Бүген халык җомга намазларына бик теләп йөри, авыл өстенә илаһи нур өстәп, әледән-әле азан тавышлары ишетелә.
Риф Гыйльметдин улының гаиләсе дә бик күркәм. Хатыны Светлана Хәбир кызы – Бәләбәйдә киң билгеле педагог, Башкортстанның атказанган укытучысы. Уллары Илдар – югары белемле икътисадчы, философия фәннәре кандидаты, кызлары Илмира – табибә, медицина фәннәре докторы. Риф Гыйльметдин улы үзе дә бик күп мактаулы исемнәргә ия: Башкортстанның атказанган нефтьчесе, Русиянең нефть сәнәгате отличнигы, 2 дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен”, “Хезмәт батырлыгы өчен” орден-медальләре иясе, Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе.
Шушы көннәрдә ил агасы күркәм юбилеен – 85 яшен билгели. Барча райондашларыбыз исеменнән юбилярны гомер бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Риф Гыйльметдин улына һәм аның барча гаилә әгъзаларына корычтай сәламәтлек, киләчәктә дә яшәү энтузиазмы, ак бәхетләр телибез. Ә күңел түремнән данлыклы авылдашыма карата тирән хөрмәт йөзеннән “Рәхмәт” шигыре ургыла:

Туган авылыма җан өрдегез,
Тузлыкушым сүнеп беткәндә.
Рәхмәт әйтә Сезгә авылдашлар
Асфальт юлдан атлап үткәндә.

Иртән торып, газга чәен куеп,
Табын корып ашлар эчкәндә
“Рәхмәт!” дибез Сезгә,
чыра яккан
Үткән көннәр искә төшкәндә.

Һәйкәлләргә карап уйланганда,
Күз салганда тарих юлына,
Рәхмәт әйтә авыл, Сезнең кебек
Ышанычы булган улына.

Басуларда иген үстергәндә
Авылдашлар җырлап эшләсен!
Тузлыкушның шифа суларына
Өстәдегез “Илһам чишмә”сен.

Туган җирдән кодрәт
алмый торып,
Чит җирләрдә кеше чыныкмас.
Сезнең кебек игелекле улын
Тузлыкушлы һичбер онытмас!

Камил Фазлетдинов.
Бәләбәй районы,
Тузлыкуш авылы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: