Авыргазы районы – талантлы шәхесләргә бай төбәк. Кайсы гына өлкәне алма – мәдәният, сәнгать, журналистика, медицина, педагогика, иҗат булсынмы – районны гына түгел, республика данын тирә-якка тараткан сәләтле шәхесләр бихисап. Әсәрләре һәркемнең өстәл китабы булырлык язучы-шагыйрьләр дә бик күп монда. Шуларның берсе – язучы, шагыйрь, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Язучылар берлекләре әгъзасы, районның Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиясе лауреаты, “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, 8 китап, татар һәм башкорт эстрадасы йолдызларының репертуарына кергән күпсанлы җырлар авторы Вәрис Акбашев үзенең 65 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан якыннарын, каләмдәш дусларын “Икмәк җанлы әнием” дип аталган иҗат кичәсенә җыйды.
Бу күркәм чарага юкка гына шундый исем сайланмады. Беренчедән, чара Әниләр көне алдыннан үткәрелсә, шул ук вакытта кеше нинди генә югары үрләр яуласа да, уңышның башы, кендек каны тамган туган туфракка, гаиләгә, газиз әти-әни тәрбиясенә барып тоташа. Вәрис Ягафәр улы да иҗат кичәсен ярты ел элек бакыйлыкка күчкән әнисенә багышлады. Сабый беренче адымнарын әнисе белән өйрәнгән кебек, иҗат юлының да тәүге адымнарын булачак шагыйрь әнисе белән башлый. Юбиляр “Икмәк җанлы әнием” шигырен укып, аның язылу тарихын сөйләп үтте. Юлга чыгар алдыннан ул туган йортына кайтып, һәрвакыт әти-әнисенең фатыйхасын алып китә торган булган. Чираттагы тапкыр иртән-иртүк кайтуына карамастан, йортка якынлашу белән икмәк исен сизеп ала. Димәк, әнисе өйдә... Шигъри юллар шул вакытта туа.
Атҗитәр авылы мәктәбендә гомер буе укытучы булып эшләгән әти-әнисе Ягафәр Шәйхетдин улы һәм Фәния һади кызы балаларында туган җиргә мәхәббәт, җаваплылык тойгысы тәрбиялиләр. Шуңа күрәдер, Вәрис Акбашевның һәр әсәре тормыш матурлыгын күрә белү, табигатьне ярату һәм туган телгә олы хөрмәт белән сугарылган. Мәктәп елларында ук малайны сәхнә тормышы кызыксындыра: авылдашлары алдында матур итеп җырлый, концертларда катнаша.
Урта мәктәпне тәмамлау белән Стәрлетамак химия-технология техникумына укырга керә. Хезмәт биографиясен Стәрлетамак синтетик каучук зоводында башлап җибәрә. Байтак еллар Ямал-Ненец автономияле округында нефтьче булып эшли. Ләкин бервакытта да мәдәнияттән, иҗаттан аерылмый. Үзе әйтүенчә, шигърияткә ул соңлап, 27 яшендә генә килсә дә, 30 ел нефтьче булып эшләү дәверендә иҗатны да бергә алып бара. Шигырьләре, хикәяләре, романнары, пьесаларының 80 проценты нәкъ Себер якларында язылган.
Бу еллардагы иҗаты “Төнбоекны өзмәм”, “Авыргазы моңнары”, “Язмыш сукмагы”, “Олы җанлы кыз бала”, “Без – Агыйдел балалары”, “Учларымда – учларың” кебек җыентыкларда, шулай ук татар һәм урыс телләрендә басылып чыккан “Кеше булып калырга” китапларында дөнья күрде. Иҗат җимешләре район һәм республика басмаларында да даими дөнья күрә.
Район Мәдәният сарае һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән әзерләнеп, Бәхти Гайсин исемендәге музыка мәктәбендә узган чарада каләм остасының гаиләсе, туганнары, иҗатташ дуслары, аның шигъриятен сөючеләр, мәктәп укучылары катнашты. Чыгыш ясаучылар шагыйрьнең иҗатына югары бәя бирде, яңадан-яңа иҗади үрләр теләде.
Район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов Вәрис Ягафәр улының Ватанның чын патриоты булуын билгеләде. Ул волонтерлар хәрәкәтенә зур ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта әлеге чордагы иҗаты Туган илне сөю хисләре белән сугарылган. Алар, үз чиратында, әлеге буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия, диде Арслан Нәзир улы, тантана сәбәпчесенең намуслы хезмәте лаеклы бәһаланачагын билгеләп.
Район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Булат Баһаветдинов та юбиляр белән күптән таныш. Читтә эшләвенә карамастан, Вәрис Акбашев туган районының иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашып яши. Мәдәният хезмәткәрләре өчен ул үз кеше, аны яратып “Себер абый” дип йөртәләр һәм эштән кайтуын сагынып көтеп торалар. Чөнки ул үзенең идеяләре, шигырьләре белән барысын да дәртләндереп, рухландырып тора.
2021 елның маенда “XXI гасыр язучысы” төбәкара форумы чикләрендә Вәрис Акбашев та 12 яңа әгъза исәбендә Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Әлеге оешманың татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов аның иҗатын төрле яклап бәяләде: лирик шагыйрь, прозаик булуын билгеләде һәм шагыйрьнең киләчәккә карап иҗат итүенең тагын бер матур күренеше – балалар өчен язган шигырьләренең аеруча зур әһәмияткә ия булуына басым ясады.
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, “Башкортостан укытыусыһы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов юбилярның, оста язучы, шагыйрь булудан тыш, бик күп күркәм сыйфатларга ия булуын, саф күңелле, ихлас кеше, хәстәрлекле гаилә башлыгы икәнен дә ассызыклады. Бу сыйфатларның аңа бөтен гомерен укытучылык эшенә багышлаган әти-әнисеннән күчүен, гаиләнең һәр кешенең тормышында зур урын алып торуын билгеләде.
Вәрис Ягафәр улын күркәм юбилее уңаеннан тәбрикләү өчен Стәрлетамак шәһәреннән дә зур делегация килгән иде. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы доценты, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров, Вәрис Ягафәр улын якыннан белеп, аның иҗатын яхшы өйрәнгән кеше буларак, аңа гына хас булган үзенчәлекле сыйфатларны әйтеп китте. Шул ук вакытта 200дән артык шигыре көйгә салынган шагыйрьләрнең сирәк булуын, шундый оста, талантлы кешенең бик тыйнак, хәтта артык тыйнак кеше булуын билгеләде. Ни генә дисәң дә, 200дән артык җыр авторы зуррак заллар җыярга хокуклы, — диде Илсур Салихҗан улы юбилярның иҗатына югары бәя биреп һәм киләчәктә дә югары уку йорты студентлары белән берлектә төрле чаралар оештыру ниятен җиткерде.
Стәрлетамактан “әдәби десант”, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзалары – Стәрлетамак шәһәренең язучылар оешмасы җаваплы секретаре Римма Галимова, шагыйрә, Гали Ибраһимов исемендәге премия лауреаты Земфира Муллагалиева, шагыйрь, Хәким Гыйләҗев исемендәге премия лауреаты Рәсим Рәхмәтуллин иң изге теләкләрен җиткерделәр, бергә эшләгән елларын искә алдылар һәм җыелучыларга үзләренең иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.
“Кызыл таң” гәзите хезмәткәре, “Сәхибҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөһрә Исламова белән дә аларны ныклы дуслык җепләре бәйли. Зөһрә Наил кызы билгеләвенчә, танышулары 2004 елларга барып тоташа.
— Гаиләбез белән Себер якларына күченгәч, туган телне сагынган, юксынган чагым иде. Шунда Вәрис абый белән танышып, ул Приозерныйда яшәүче татар, башкортлар өчен берәр чара үткәрик, дип тәкъдим итте. Шәһәр хакимияте белән сөйләшеп, программасын төзеп, концерт номерлары әзерләп, бик матур эчтәлекле очрашу үткәрдек. Вәрис Акбашевның “Язмыш сукмаклары” дигән китабының исем туе кебек килеп чыкты ул. Халыкка бик ошады. Шуннан соң клуб оештырдык. Вәрис Ягафәр улының тәкъдиме белән уйланган уйларыбыз, башкарган эшләребез якты ниятле булсын дип, аны “Сафлык” дип атадык. Туган якларыннан читтә яшәүче татар һәм башкортларны берләштерүче бу оешма 11 ел уңышлы эшләде, — диде Зөһрә Наил кызы.
1996 елда район хакимиятенең махсус карары белән оештырылып, Авыргазы районында яшәүче төрле яшьтә, төрле милләттән булган иҗат кешеләрен берләштерүче “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсен җитәкләп, укытучылар, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә актив эш алып бара Вәрис Акбашев. Шушы еллар эчендә күпме яшь талантлар биредә канат ныгыткан, остазларының киңәшләрен алып, иҗатның яңа үрләренә күтәрелгән. Берләшмә бүген дә гөрләп эшли, иҗат казанында кайный. Аның актив әгъзасы, күренекле шагыйрь Эльверт Хаматшин каләмдәшенә, аның иҗатына һәм эшчәнлегенә багышлап иҗат иткән шигырен бүләк итте һәм тәбрикләү сүзләрен дә шигъри юллар белән җиткерде.
Шул ук оешма әгъзасы — чуваш шагыйрәсе Нина Максимова-Федорова Вәрис Акбашевның байтак кына шигырьләрен чуваш теленә тәрҗемә иткән. Бүген ул аларны автор һәм җыелучылар хөкеменә чыгарды. Шундый ук эшкә “Зәңгәр чишмә”нең секретаре Зөлфия Сидорова да батырчылык иткән – “Соловьиное гнездо” шигыре бик уңышлы килеп чыккан.
Әдәби берләшмә әгъзаларының иҗатында бүген ватанпәрвәрлек темасы зур урын алып тора. Каләмдәшен котларга килгән Виктор Барбазюкның да шигырьләре туган җиренә, халкына, якыннарына эчкерсез сөю хисләре белән сугарылган. Юбилярга багышланган шигырендә дә яшәү мәгънәсе ачып бирелә.
Әдәби берләшмәнең уңышлы эшчәнлеген бердәмлек белән аңлатып була. Әлеге чишмәнең башында торучылар – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Авыргазы районы бүлекчәсе рәисе Риф Вәлиев һәм китапханә хезмәте ветераны Зәмирә Хөсәенова әлеге оешмага нигез салу тарихын, эшчәнлекнең ничек оештырылуын сөйләделәр, башлап йөрүчеләрне телгә алдылар. Шулай ук җәмәгать эшлеклесе, иҗат кешесе буларак та юбилярның бихисап сыйфатларына тукталдылар. Әлеге чарадан файдаланып, Риф Миңнегариф улы тантананың сәбәпчесенә районда әдәби музей төзергә тәкъдим итте.
“Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде юбиляр. Башкарма комитет рәисе урынбасары Зәлия Ахунова аны изге теләкләрен әйтеп тапшырды.
“Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Үзәк китапханә бинасында урнашкан. Бу актив хезмәттәшлек итәргә, төрле чараларны бергә әзерләп оештырырга, укучылар белән һәрвакыт бәйләнештә торырга зур мөмкинлекләр ача. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Айгөл Газиева Вәрис Акбашевның иҗатын өлкәннәр дә, балалар да ихлас ярата, дип билгеләде. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре талантлы шагыйрьнең юбилее уңаеннан библиографик кулланма төзегәннәр. Айгөл Фәнзил кызы билгеләвенчә, хәзер Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия лауреатларына урындагы оста Зәки Нагаев ясаган махсус статуэтка да бирелә. 2009 елда әлеге премиягә ия булучы Вәрис Ягафәр улына да мондый бүләк тапшырылды.
Гаилә никадәр ныклы булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Вәрис Ягафәр улы да бу яктан бик бәхетле кеше. Дөньяда зур таяныч булган тормыш иптәше Клара Равил кызы, балаларының, туганнарының да иҗатының саф сулы чишмәдәй ургылып агуында зур өлеше бар. Чөнки гаиләдә иминлек, тынычлык булганда гына менә шулай рәхәтләнеп, кинәнеп иҗат итәргә мөмкин. Юбилярның иҗаты – моңа ачык дәлил.
Вәрис Акбашевның 200дән артык шигыре көйгә салынып, моң булып агыла, аларны танылган сәхнә йолдызлары башкара. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Чыгыш ясаучылар билгеләвенчә, Вәрис Акбашевның һәрбер шигыре мәгънәле, күңел кылларын тибрәтерлек, йөрәктән язылып, йөрәккә барып җитәрлек, шуңа да алардан җыр туа. Айдар Галимовның бер альбомы Вәрис Акбашевның шигыренең исеме белән “Дәрвиш юлы” дип атала. Аның белән артист Башкортстанны һәм Татарстанны гына түгел, Русияне әйләнеп чыкты. Гүзәл Әхмәтова башкарган “Сау булыгыз, ак каеннар!” җыры Казанда “Татар җыры” конкурсында “Алтын Барс” премиясенә лаек булды. Әйткәндәй, бу җырны бүген махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез окопларда җырлый икән. Бу авторга аеруча нык тәэсир иткән.
Бик күп популяр композиторлар белән хезмәттәшлек итә Вәрис Ягафәр улы. Шуларның берсе – якташы Урал Рәшитов. Иҗади тандем 30 елга якын уңышлы эшләп килә һәм бүген дә алар бик күп уй-ниятләр белән яна. Әлеге чарада күпсанлы бердәм иҗат җимешләре арасында күптән түгел генә табадан төшкән өр-яңа җыр – Авыргазы гимны да яңгырады. Аны исә җыелучылар авторлар белән бергә аягүрә басып, бергәләп башкарды.
Шулай ук җырчы һәм композитор Финә Абдуллина белән дә уртак иҗат җимешләре бик күп. Аларның берничәсен Финә Рәфит кызы үзе башкарды. Ирина Дәүләтшина да юбилярның байтак җырларын яратып башкара, аларның берничәсенә клип та төшерелгән. Әлеге чараны Иншар Вәлитов белән берлектә алып барган район Мәдәният сарае каршындагы балалар вокал түгәрәге җитәкчесе Алейся Хисаметдинова репертуарында да якташының җырлары һәм шигырьләре бик күп. Авторның иҗат җимешләрен билгеле артистлардан тыш, үзешчәннәр дә үз итә һәм районда, авылларда узган чараларда аларга зур урын бирелә.
Чара бик җылы мөгамәләдә үтте, җыр-моң, җылы эчтәлекле тәрбикләүләр, матур хатирәләр һәм шигырьләр, дәртле биюләр, гармун моңнары белән үрелеп барды. Җыелучыларның күңелен очрашу, аралашу шатлыгы биләде, һәркем шагыйрьнең күңел хисләренә, аның шигъри юлларының аһәңенә һәм тирәнлегенә кагыла алуы белән дә үзен бик бәхетле тойды.
Киләчәктә дә Вәрис Акбашев шушы якты сукмактан читкә тайпылмыйча, моң һәм нур чәчеп торган шигырьләре, фәһемле әкиятләре, тормышчан проза әсәрләре белән халыкка хезмәт юлын дәвам итсен.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.