Без, “Кызыл таң”чылар, җитәкчебезне матур гомер бәйрәме белән тәбриклибез һәм уңышлар тулы якты көннәр телибез!
Фаил Камил улы – барлык гомерен татар журналистикасы белән бәйләгән шәхес, оста җитәкче, филология фәннәре кандидаты.
Илеш районының Иштерәк авылында туып-үскән егет авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә тәрбияләнә. Гаилә башлыгы Камил Хөснетдин улы 14 яшеннән колхоз эшенә җәлеп ителгән, тракторчы-механизатор булган. Әнисе Рузилә Миңнегәрәй кызы да шул ук колхозда эшләгән.
“Кызыл таң”ның булачак мөхәррире мәктәпкә төшкәнче үк китаплар укырга яраткан, авыл китапханәсенең иң еш килә торган даими укучысы булган. Укучы чагыннан ук республика балалар басмаларына язышып та каләмен чарлаган. Туган теленә олы сөю тәрбияләгәне өчен беренче татар теле укытучысы Мөзәянә Мусинага чиксез рәхмәтле ул.
Мәктәптән соң әти-әнисенә ярдәм итү теләге белән укытучы булып эшләп ала, армия хезмәтеннән кайткач, БДУның фиолология факультетын тәмамлый һәм татар филологиясе кафедрасында ассистент булып эшли башлый.
Фәнгә тартылучы егет XIV-XV гасырлар чигендә яшәгән аз билгеле шагыйрь Өмми Камал иҗаты белән кызыксына башлый. Фаил Камил улы шагыйрьнең сакланып калган әсәрләрен җыю, аларны иске төрки теленнән татар һәм урыс телләренә тәрҗемә итү буенча гаять зур эш башкара, Өмми Камалның дини-фәлсәфи һәм этик-эстетик карашларының эчтәлеген билгеләп, киң фәлсәфи нигездәге әсәрләргә тәнкыйди анализ ясый. Бу эшнең нәтиҗәсе - кандидатлык эше, аны Фаил Фәтхтдинов уңышлы яклап, филология фәннәре кандидаты булды.
Соңрак ул «Өмми Камал иҗаты» һәм «XV гасыр шагыйре Өмми Камал иҗатының сәнгати һәм фәлсәфи-этик үзенчәлекләре» дигән монографияләр язып бастыра. Фаил Фәтхетдинов - 20дән артык фәнни хезмәт, монография, уку әсбаплары авторы.
1994 елда Фаил Камил улы яңа республика яшьләр гәзите «Өмет»нең мөхәррире булып эшли башлый. Аның җитәкчелегендә басманың абруе арта, яшь журналистлар әзерләнә.
2001 елдан ул «Кызыл таң» республика гәзитенең баш мөхәррире булып, үзен үткен публицист, татар әдәби телен яхшы белүче оста җитәкче буларак танытты.
Матбугат үсешенә керткән зур өлеше өчен Фаил Фәтхетдинов «Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды, бик күп дәрәҗәле Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Яңа ел алдыннан баш мөхәрриребез югары бүләккә лаек булды – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аңа Русиянең югары бүләген - «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының ll дәрәҗә медален тапшырды.
“Яңа ел алдыннан бу бүләкне алуыма бик шатмын. Бу бүләк минеке генә түгел, бөтен командабызныкы да – «Кызыл таң» гәзите, «Тулпар», «Әллүки» журналлары редакцияләре коллективларыныкы да. Бу команда - минем фикердәшләрем, минем таянычым. Бу бүләк - безнең уртак авыр һәм җаваплы эшчәнлегебезгә югары бәя. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле коллегалар! Республика җитәкчелегенә зур рәхмәт, алар ярдәменнән башка бу югары бүләк булмас иде. Икенче яктан, бу безнең бөтен Башкортстан журналистикасын федераль дәрәҗәдә бәяләү дә. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!” – дип, шатлыгы белән уртаклашты ул социаль челтәрдә.
Фаил Камил улының бу сүзләренә кушылып, белемле, максатчан, таләпчән һәм кешелекле, үз һөнәренең остасы булган җитәкчебезгә тагын да зуррак уңышлар телибез!