«Без сезнең буын — җиңүчеләр һәм төзүчеләр буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сез Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән уздыгыз, ә сугыштан соң бөтен халкыбыз белән илебезне тергездегез. Сезнең тормыш юлыгыз һәрвакыт ныклыкка, игелеккә һәм гаделлеккә ышаныч, Ватанга тирән, эчкерсез мәхәббәт үрнәге булып торачак", - диелә котлау телеграммасында.
Нәсибаш авыл хакимияте башлыгы Рәсимә Бикмөхәммәтова:
— Гомер буе исән-сау яшәү, аек акыл саклап калу - зур бәхет. Бу сан зирәклекне, тәҗрибәне һәм рух ныклыгын аңлата! Йөз яшьлек хатынның тормышы илнең бөтен тарихын сыйдыра ала. Әлбәттә, яшь үзен сиздерә, бүген Сания Латыйфҗан кызы Екатеринбургта кызы карамагында, оныклары һәм оныкчыклары бар. Аңа сәламәтлек телибез!
Сания Әхмәтова - Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Котлауларга без дә кушылабыз!
фото: "Салават җирендә" басмасы.