Бу дөньяда күпчелек кешеләрдән аерылып торган, үзенчәлекле тормыш юлы үткән, гаҗәеп язмышлы искиткеч шәхесләр бар. Күптән түгел шундыйларның берсе белән аралашу бәхете тиде. Ул – язучы һәм сәяхәтче, балалар һәм үсмерләр өчен иҗат иткән әсәрләре өчен Русия Президентының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге премиясе лауреаты, урыс теленә һәм Русия халыклары телләренә ярдәм өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Русия Федерациясе Президенты каршындагы Совет әгъзасы, Башкортстанның халык язучысы Камил Җиһаншин.
Камил Фәрухша улына 15 мартта 75 яшь тула. Юбилее уңаеннан мәкалә әзерләү теләге белән мөрәҗәгать иткәч, ул безне өенә чакырды. Февральнең матур бер көнендә язучы безне хәләле Татьяна Зиновьевна белән елмаеп каршы алды.
Гаҗәеп кешеләрнең өйләре дә гаҗәеп була, күрәсең, килеп кергәч тә игътибарны төрле картиналар, җәнлек тиреләре, мөгезләре, гаҗәеп бубеннар җәлеп итте.
– Менә бу бубен белән төшәм, – диде ул, фотохәбәрчебез фотоаппаратын кулына алгач. – Аны миңа Ерак Көнчыгыш тайгасында бер шаман бүләк итте. Мәкаләгездә бу хакта да сүз булачак.
Шаманга кадәр барып җиткәнче, тормыш юлын башыннан башлап бәян итүен сорадык. Һәр җөмлә саен диярлек үткен юмор кулланып, көлдереп, башыннан кичкән гаҗәп хәлләр белән шаккатырып, табигатьне нечкә тоемлау сәләте, җәнлекләр телен аңлавы һәм яратуы белән сокландырып, сөйләп китте ул. Вакыт-вакыт аңа хатыны да кушылып китә, кайвакыт ул үзе нәрсәнедер ачыкларга теләп, аңа сорау бирә, тормышлары турындагы кайбер детальләрдәге төгәллекләр буенча килешмичә, кайчак бер-берсен үртәп тә алалар. Ләкин шушы йомшак кына үртәшүдә дә аларның бер-берсен чиксез яратуы тоемлана. Камил абый хәләленә матур һәм ягымлы итеп “Танюша” дип эндәшә, хатыны да аның һәр сүзен куәтләп, ире өчен өзелеп тора.
Камил Фәрухша улы Туймазы районының Кандра поселогында офицер гаиләсендә туган. Балачагы һәм яшьлеге Ерак Көнчыгышта Хабаровск һәм Приморье краеның иң ерак тайга почмакларындагы хәрби шәһәрчекләрдә уза. Башлангыч сыйныфлардан ук ул сәяхәт итәргә һәвәсләнә.
– Бервакыт башлангыч сыйныфларда укыганда әти-әнигә мәктәпкә киттем, дидем дә, тауларга юлландым. Үзем белән бераз ризык та алдым. Тау башына менеп җиткәч, күз алдымда ачылып киткән матурлыктан хәйран калдым һәм... беттем. Шул көннән башлап миңа “таулар җене”, “сәяхәт җене” кагылды... – ди Камил абый.
Хәрби офицер гаиләсендә тәрбияләнгән малай яшьтән чыныгып, хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үсә. Җәйге каникулларда абыйсының геологик партияләрендә эшли. 1967 елда Ерак Көнчыгыш политехник институтына укырга кергәч тә һәрвакыт өстәмә эшли: башта – портта йөк ташучы, ә өченче курстан башлап кочегар, электрик, матрос була. Каникулларында катлаулы походларга йөри. Бишенче курста, удэгейлар тупланмасында көтелмәгән тоткарлану белән бәйле дәресләргә ике ай соңга калу сәбәпле, институттан чыгарыла.Соңыннан җиде ставкага Владивостокта кочегар булып эшли. 1972 елда Горький (Түбән Новгород) шәһәренә күчеп килә. Биредә гомерлек мәхәббәте – бергә студент шулпасын эчкән, бер тулай торакта яшәгән Татьяна Коскинага өйләнә. Шул ук елда уллары Марат туа. Соңрак тагын дүрт балага гомер бирәчәкләр.
Горький политехник институты дипломы алып, 1973 елда Камил Җиһаншин гаиләсе белән Уфага кайта һәм “Башнефть” берләшмәсенең элемтә идарәсендә радиоэлемтә буенча өлкән инженер булып эшли башлый.
– Бераз эшләгәч тә тайганы сагыну күңелне биләп алды, – ди Камил абый. – Эчке тавышым мине яңадан Хабаровск краена китәргә өндәде. Мин аңа каршы тора алмадым. Бер ел эшләгәч, “Башнефть”тән эштән китәргә гариза яздым.
Шулай итеп, Камил Җиһаншин яңадан Ерак Көнчыгышка юллана һәм берничә сезон аучы булып эшли. Шул ук вакытта ул аучылык көндәлекләре материалларын, сәяхәт һәм геологик партияләрдә эшләү тәэссоратларын, удэгейлар һәм Ерак Көнчыгыш тайгасының кыргый хайваннары тормышы турында язмаларын туплый башлый.
– Теге гаҗәеп бубен сезгә нәкъ шул елларда бүләк ителгәндер? – дип исенә төшерәм язучының.
– Әйе, – ди ул һәм башыннан кичкәннәрне сөйләп китә. – Мин кечкенә бер палатка кебек җайланмада яшәдем. Зур булмаган җылыткычым бар иде. “Спальный мешок”та йокладым. Миннән ерак түгел бер өлкән яшьтәге шаман кызы белән гомер кичерде. Бервакыт аны кунакка чакырдым, чәй ясадым. Ул бер кәгазь тартып чыгарды һәм аны чәенә манып алды, соңыннан кәгазьне киптерергә куйды. “Нәрсә бу?” – димен, кәгазьгә ымлап. “Оо! Бу бик яхшы дару! Миңа аны доктор язып бирде! Ләкин таушалды инде, яңаны сорарга кирәк”, – ди бу. Кәгазьне алып карадым – дару рецепты язуы... Менә шуннан минем кайда, нинди кешеләр янында яшәвемне аңлагыз инде...
Камил абыйны карт шаманның бубены җәлеп итә. Аны ут өстендә җылытып каксаң, гаҗәп тавышлар чыга икән. Бу тавышлар йогынтысында тәрәзә пыялаларына кадәр вибрацияли башлый. Ә кешеләр транска керә... Камил абый бубенны сатып алырга тели. Ләкин шаман башта ризалашмый. Тик бераз вакыт үткәч, ул яшь аучыны янына чакырып ала. “Камил, синең әйбәт кеше икәнеңне аңладым. Минем улым да юк, шуңа күрә бубенымны сиңа калдырам”, – ди. Берничә көннән карт шаман бакыйлыкка күчә...
Камил абыйның мондый җәлеп иткеч тарихлары бихисап. Аеруча җәнлекләр турында кызыклы итеп, яратып сөйли ул. Мәсәлән, бервакыт иртән торгач, ул төн буе үзен зур тигрның сагалап утырганын аңлый – палаткасы янында җәнлекнең эзләре тирән, хәтта йоннары ябышып калган була. Тигр аның азык-төлек саклаган урыннарын да барып караган, тимәгән. Камил абыйга да тими. Аның белән генә түгел, күп җәнлекләр белән “дуслашып” китә язучы.
– Мин табигать кочагында яшәүче бу җан ияләренең никадәр акыллы икәнен аңладым. Алар кешеләр кебек табигатьне пычратмый, тәртипле, – ди Камил абый.
Шулай итеп, дүрт сезон Хабаровск краеның Лазов дәүләт сәнәгать хуҗалыгында штаттагы аучы булып эшли, удэгейлар белән бергә кеш һәм кыргый хайваннар аулый. Анда Хор тау елгасы кушылдыкларының берсендә, борынгы Сихотэ-Алинь сырты өстендә, аңа йөз мең гектар мәйданлы промысел участогы беркетелгән була. Әлбәттә, Башкортстанда калган гаиләсе янына да кайтып йөрергә җаен таба ул.
Бөтенләйгә туган ягына кайткач, “Башнефть”тә өлкән инженердан производство-үлчәү лабораториясе җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы үтә. 1980 елларда Көнбатыш Себердә нефть яткылыкларының Когалым төркемендә радио элемтәсе челтәрләрен төзүдә актив катнаша.
1988 елда БАССР Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгының элемтә хезмәтен җитәкли. Шул ук елда аның беренче повесте – “Щедрый Буге” 360 мең тираж белән “Уральский следопыт” журналында басылып чыга.
1991 елда Камил Җиһаншин эшләгән Көнкүреш министрлыгы бетерелә. Камил Фәрухша улы үзенең кече предприятиесен төзи, җиде елдан соң ул Русиядә радиоэлемтә өлкәсендә иң уңышлыларның берсенә әверелә. “Вымпелком”да (“Билайн”), “Банк Москвы” банкында хезмәт контрактлары була. 2001 елдан 2016 елга кадәр Уфаның “ШОК” радиоэлемтә предприятиесен җитәкли.
2008 елдан башлап Камил Җиһаншин күпчелек вакытын әдәби иҗатка һәм сәяхәтләргә багышлый. Табигать, җәнлекләр турындагы повестьлары, тарихи романнары берничә тапкыр яңадан да басылган. Ул – Җир шарының иң ерак почмаклары турындагы мавыктыргыч очерклар авторы да.
– Шагыйрь булып туалар, ә биографиясе кешене язучы итә ала, – ди Камил абый ничек яза башлавы турындагы сорауга җавап биреп. – Бервакыт кунакка килгән туганым минем көндәлекләремне күрде һәм аларның китаплар өчен яхшы нигез булуын билгеләде. Хатыным – иң яхшы, гомерлек мөхәррирем. Гомумән, мин бик бәхетле кеше, чөнки тормыш юлында аны очраттым.
Камил абый гаиләсе хакында бик яратып сөйли. Балалары – тормышта лаеклы урыннарын тапкан кешеләр. Җиһаншиннар – соклангыч пар – икесе дә бер юнәлештә белем алганнар, бер өлкәдә эшләгәннәр, һәрвакыт бер-берсенә терәк булганнар, бергә сәяхәтләргә чыкканнар. Ә инде Татьяна Зиновьевнаның, иренең теләгенә каршы килмичә, аны берничә елга тайгада эшләргә җибәрүе һәм сабырлык белән көтүе үзе үк күпне сөйли.
Камил Җиһаншинның намуслы хезмәте өчен алган мактаулы исемнәре, бүләкләре, премияләре бихисап. 2019 елда язучының әдәби иҗаты Русия Президентының Дәүләт премиясе белән билгеләнде.
Язучының киңкырлы таланты турында билгеле шәхесләрнең аның иҗаты хакында фикерләре дә сөйли. Урыс әдәбияты классигы Валентин Распутин үз бәяләмәсендә “Скитники” повесте аны “телнең сутлылыгы һәм матурлыгы белән таң калдырды” дип билгеләде. Русия Язучылар берлеге рәисе Валерий Ганичев әйтүенчә, “Русиядә хәзер беркем дә шулай үткен, төпле итеп тере табигать турында язмый”. Башкортстанның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим белән Равил Бикбаев та Камил Җиһаншинны үзенчәлекле язучы буларак югары бәяләде.
Бүген Камил Фәрухша улы республиканың төрле уку йортларында – көтеп алынган кунак. Туган Туймазы районында да чаралар оештырып тора, очрашуларга еш кайта.
– Чыгышыгыз белән татар авылыннан булсагыз да, гомер буе урыс телендә язасыз. Туган телегездә аралашасызмы? – дигән сорауга ул болай җаваплады:
– Минем бит балачагым хәрби шәһәрчекләрдә, Ерак Көнчыгышта, урысча аралашкан мохиттә үтте. Кызганыч, Совет чорында күпчелек гаиләләрдә туган телне өйрәтергә кирәк дип тапмадылар, – ди язучы һәм елмаеп өстәп куя, – безгә ишетергә ярамаган мәгълүмат турында гына әти-әнием үзара татарча сөйләшеп ала иде.
Шулай да, өлкәнәйгәч булса да, Камил Фәрухша улы туган телен бераз өйрәнгән. Белгән сүзләре белән әзрәк шаярып, мактанып та алды:
– Сез матур. Мин әйбәт. Мин сезне яратам...
– Без Сезне яратабыз, Камил абый! – дип җавап итеп елмайдык без. – Гомер бәйрәмегез белән! Яңа уңышлар насыйп булсын!