Борай районының Ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов хакында сөйләгәндә бөек Габдулла Тукайның билгеле шигыре һәм андагы “Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә” дигән сүзләре искә төшә. Фирдус Хәбиб улы нәкъ менә шушы чакыруга тугры булып, бирелеп яши һәм эшли, гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлады да.
Фирдусның әнисе Нәкыя Шәйхуллина Бөек Ватан сугышы елларында авылда бар җаваплылыкны үз өстенә алган, чая авыл хатыннарының берсе булган. Ире Хәбибрахман Бөек Ватан сугышында булганда, Нәкыяны Балтач районының Бүләк авылына колхоз рәисе итеп куялар. Авыр чор — ашарга юк, кияргә ныклы кием юк, эшкә яраклы барлык ирләр фронтта; җитмәсә тирә-як урманнарда качкыннар — сугышка бармый яшеренеп ятучылар да, дезиртирлар да, төрмәдән качканнар да бар. Колхоз рәисенә төнлә атта урман аша авылына кайтырга туры килә. Бер тапкыр төнлә кара урманда моның ат башына тотыналар. Нәкыя югалып калмый, чыбыркысы белән атына нык кына суга, ат тегеләрне ике якка селтәп алга ташлана. Качкыннар аның артыннан атып кала. Бу хәлләр берничә тапкыр кабатлана.
1944 елда, Бөек Ватан сугышында авыр яраланып, Хәбибрахман кайта. Бер елдан соң аларның уллары Фирдус туа, ә тагын бер елдан Хәбибрахманны — Сәйтәк мәктәбенә директор, Нәкыяны шунда пионервожатый итеп күчерәләр.
Менә шул гаиләдә эш белән үскән Фирдуска да яшьтән әти-әнисе кебек җаваплы вазыйфалар биләргә туры килә.
Мәктәптә укыган чагында күп кенә җәмәгать эшләрендә катнаша — пионервожатый, сыйныф старостасы, мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. Бөре пединститутының физика-математека факультетын тәмамлаган егет Борай гимназиясендә директор урынбасары булып эшләгәндә, аны, яшь коммунистны, КПСС райкомының агитация-пропаганда бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Җәмәгать эшләрендәге активлыгын күреп, КПСС райкомы секретаре Рәфидә Раянова тәкъдим итә аны.
Чыннан да, Фирдус Садретдинов институтта укыган вакытта да ДОСААФ комитеты рәисе, профком әгъзасы булган. Ике ел студентларның җыелма төзелеш отряды командиры булып Карман ГРЭСы төзелешендә катнаша.
КПССның Борай райкомы агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире булып эшләгәндә дә шактый җаваплы эшләр башкарырга туры килә. Шулар арасында районда балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, күргәзмә агитация буенча республика семинарлары оештырыла.
Фирдус Садретдинов райком бүлеген 8 еллап җитәкләде. 1985-92 елларда ул район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләде. 1987 елда Фирдус Садретдинов тәкъдиме белән район үзәге һәм авыллар арасына асфальт юллар төзү башланды. 1990 елда ул Украинаның Кременчуг шәһәренә барып асфальт эшләү буенча яңа зур завод алып кайтты. Бу завод бүгенге көндә дә асфальт җитештерә. 2000 елга районда 70 километр юл асфальтланды.
Райсовет рәисе урынбасарына пассажир транспорты эшен оештыру өчен җаваплылык тапшырылды. 1987-95 елларда Борай районында ныклы автобус паркы булдырылды. 15 автобуска гараж салынды, 50 пассажирга автостанция төзелде, 12 автобус авылларга даими йөри башлады.
1985-2005 елларда аның катнашлыгында күп яңа социаль объектлар: шул исәптән 15 типовой мәктәп, 13 балалар бакчасы, 11 кибет, 8 ФАП, сәнгать мәктәбе, физкультура-спорт комплексы һәм башкалар төзелде.
Фирдус Хәбиб улының янә бер үзенчәлеге – ул белемен арттыруга игътибарны киметмәде. 1996 елда Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлады, 1999 елда кандидатлык диссертациясен яклады. Шул елларда аның ”Бүгенге авыл” дигән китабы да дөнья күрде.
2008 елда социология фәннәре кандидаты Фирдус Садретдинов Борайда ВЭГУ— Көнчыгыш икътисад-гуманитар академиясенең дистанцион укыту пункты мөдире итеп билгеләнде һәм биредә 12 ел хезмәт салды. Бу чорда Борай Балтач, Бөре, Тәтешле, Яңавыл районнарыннан 178 кеше икътисад, юрист, педагогия, идарә хезмәткәре һәм башка гуманитар белгечлекләр буенча югары белем турында диплом алып чыкты, аларның күбесе анда алган белгечлекләре буенча әле дә уңышлы эшләп йөри.
2017 елда Фирдус Садретдинов район Ветераннар советы рәисе итеп сайланды. Ул бу эштә күп кенә яңалыклар кертте.
Фирдус Хәбиб улы сәләтле педагог Эмма Тимергали кызы белән 50 елдан артык матур, үрнәкле гаилә булып яшәделәр, 3 игелекле кыз тәрбияләп үстерделәр. Аларга икешәр югары белем алырга ярдәм иттеләр.
Фирдус Садретдиновның халыкка, илгә игелекле хезмәте югары бәяләнде. Ул — Башкортстанның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, дәүләт медальләре, Башкортстан Президентының Почет грамотасы, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Сигезенче дистәне тутыручы Фирдус Садретдинов бүген дә зур максатлар белән халыкка хезмәт итә.
Рәзиф Зыятдинов, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.
Борай районы.