Мадриль Гафуровны республикада белмәгән кеше юктыр. Башкортстанга гына түгел, Русиядә, хәтта чит илләрдә үзен гадел, туры сүзле, принципиаль журналист буларак танытты ул. “Кызыл таң” укучылары соңгы 20 елда аның ана сөте, бишек җыры белән сугарылган шигырьләрен укып илһамланды. Ә шулай да дөнья күләмендә билгеле журналист эшчәнлегенең киңкатлам укучыларга таныш булмаган яклары да бардыр. Мадриль Абдрахман улының 90 яшьлек юбилее алдыннан шулар турында сөйләштек.
– Мадриль абый, Сезнең исемнең мәгънәсен кул астындагы бер генә аңлатмалы сүзлектә дә таба алмадым. Аңа нинди мәгънә салынган?
– Мин тумышым белән Күгәрчен районыннан. Сөйләүләренчә, зур булмаган Увары авылыннан Морак хастаханәсенә китеп барганда юлда туганмын. Иске генә арбага җигелгән атта 30 чакрым ара үтү җиңел булмагандыр, ярты юлны үткәч, таулар арасындагы, бер бәләкәй генә елга янында әнием: “Тукта, бала туымга килде”, — дип кычкырып җибәргән. Әтием кендегемне тешләп өзгән дә, мине елга суында югач, баш өстенә күтәреп, “Мадр-Иль туды!” дип оран салган. Әтием исемемне өлкән улы Марсельгә якын булсын өчен шулай кушкандыр, дип йөрдем мин күп еллар буе. Ләкин алай булып чыкмады.
Әти заманы өчен укымышлы кеше булган. Златоуст приискаларында эшләгәннән соң, Горький университетында укыган. Һәм, ачыклануынча, “Мадриль” дигән исем һинд-европа теленнән алынган (мин бу сүзнең мәгънәсен Мәскәүдә Ленин исемендәге китапханәдә таптым). Ул “Кояш улы” дигәнне аңлата. Кайбер халыкларда кояшны әле дә “ил” дип атыйлар. Абыемның да исеме Марсель түгел икән. (Сүз уңаенда әйтеп үтим: абыем белән без бер үк көнне, 10 майда туганбыз). Әнием үлгәннән соң ул кадерләп саклаган төенчектә әтинең хатлары арасында абыйның туу турындагы таныклыгына тап булдым. Анда аның исеме “Марсиль” дип язылган. Әти, димәк, өлкән улына да, миңа да кояш сүзе кергән исемне белеп кушкан. Менә шулай, мин кояш улы икәнемне соң гына, әни үлгәч (ә ул 92 яшькәчә яшәде) белдем. Ә тормышымда мин һәрчак кояш җылысын тоеп, шуңа омтылып, кешеләргә дә шул җылыны бирергә тырышып яшәдем. Исеменә җисеме туры килгән, диләрме әле андый чакта? Үзем дә белмичә, мин шушы хакыйкатькә хезмәт иткәнмен.
– Журналистикага килү юллары ничек булды?
– Әтием 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Безгә ачлык, хәерчелек, ятимлек ачыларын бик иртә татырга туры килде. Шуңа да үсмер вакытта ук эшли башладым. Морак педагогия училищесында укыганда башлангыч сыйныф балаларын укыттым. Журналист һөнәрен сайлаганчы бик күп тайпылышлар булды әле. Авылыбыз күренекле Морадым мәгарәсеннән ерак түгел иде. Малайлар белән күпме тарихи хәзинәләр эзләп йөрдек! Шулчак геолог булу теләге дә туган иде. Әни риза булмады. Аннары, мин ярыйсы гына матур җырлый идем. Хәтта Мәскәүдәге махсус интернатка да чакырдылар. Кайсы ана күз карасыдай күргән баласын шундый еракка җибәрсен инде?!
Бу юлга да әни киртә салды. Суворов училищесында укыганнарның иң абруйлы чагы. Мин дә бик кызыктым. Тик әни рөхсәтеннән башка тагын чыгып китә алмадым. Морак педучилищесыннан урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Елеонская белән алар якын дуслар иде. Мәктәптәге укуым белән таныш булган укытучы педучилищега керүемне теләгәндер, һәм әнием мине шунда укырга күндерде.
Училищедан соң да әле һөнәр сайлавымны дәвам иттем: очучылар училищесына барып карадым. Тик теләгем тормышка ашмады: күнекмәләр вакытында катапультаның төзексезлеге аркасында егылып, укырга керә алмадым. Бу уңышсызлыктан соң дүрт ел Тын океан флотында хезмәт иттем. Шунда языша башладым да инде.
Беренче мәкаләләрем “Тихоокеанская правда” гәзите һәм “Советский моряк” журналында басылды. Бу шөгылем Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетына документларымны җибәрергә этәргеч булды. Тик имтиханнарга соңга калдым. Аннары Башкорт дәүләт университетының (әле ул заманда журналистика факультеты юк иде) тарих-филология факультетына юлландым. Армиядән кайту шатлыгын дуслар белән уртаклашып йөреп, монда да иншаны биология факультетына керүчеләр белән язганмын. Икенче имтиханга кадәр аның нәтиҗәсен юллап йөрдем. Таптылар. “Өчле” куйганнар. Әмма резолюция салганнар: “Стиль – бик матур, ә нигездә бернәрсә дә юк”. Калган имтиханнарны яхшы бирүем генә коткарды.
Студент булып киттем. Гел “бишле”гә генә укып, югары стипендия алдым. Университетның комсомол комитеты секретареның урынбасары, беренче студент отрядларын оештыручы булдым. Алар унбер мең кешене берләштерде. Вузда укыганда ук ВЛКСМ Өлкә комитетына эшкә чакырдылар. “Ленинец” гәзите мөхәррире Ремель Дашкин, фатир бирәм дип кызыктырып, үзенә алды. Студентларның төзелеш отрядыннан бик озак аерыла алмадым әле мин. Яхшы эшләгәнебез өчен СССРның Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгы байрагын алдык хәтта. Бу хакта гәзит-журналларга язышуым журналистикага алып кереп китте дә инде.
“Советская Башкирия”, “Вечерняя Уфа” гәзитләрендә әдәби хезмәткәр, мөхәррир урынбасары булып эшләдем. 1980 елның октябрендә СССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетының Башкортстан Республикасы һәм Ырынбур өлкәсе буенча үз хәбәрчесе итеп куйдылар. Анда егерме ел эшләдем.
– Ни өчен Сезне “усал журналист” дип атыйлар?
– Минем беренче тапкыр властьлар белән “бәрелешүем” студентларга багышлап язган бер шигырем өчен булды. “Метафора” дигән әдәби берләшмә җитәкчесе идем. Шигырьдә сүз университет тәмамлагандагы шатлык-куанычы эчләренә сыймаган яшьләрнең тәрәзә пыялаларын чыңлатырлык итеп җырлау-биюләре турында бара һәм шушы шатлыкка капма-каршы бер хәл куела: күрше бүлмәдә бу вакытта инфаркттан карт большевик җан бирә. Янә студентларның бәйрәм табыны, җыр-бию... Һәм “ему же, может быть, был нужен воды единственный глоток” дип тагын капма-каршы фикер әйтелә. Нәкъ шушы строфа ошамый да инде югары даирәләргә. Совет чынбарлыгын бозып, каралтып күрсәткәнмен, имеш... Миңа: “Бездә ветераннарга һәрьяклап ихтирам һәм игътибар күрсәтелә, ә син аларга су бирүче дә юк дип язарга җөрьәт иткәнсең!” – дигән гаеп тактылар. Ә мондый хәлләр булды һәм минем язмам дөрес иде. Шигыремә дәлил: легендар революционерлар булган Кадомцевларның кыз туганнары ялгызлыкта һәм хәерчелектә үлмәдемени?!
Мин артык бернәрсә дә язмыйм, бары тик хаклыкны, дөреслекне генә күрсәтергә тырышам. Кемгәдер ярарга тырышмыйм. Аннары, фикеремне һәрчак тасвирлы белдерергә, ягъни халыкның игътибарын шунда ук җәлеп итәрлек итеп бирергә тырышам.
Күпләр хәтерлидер, Октябрь проспекты башланган 2нче йорт стенасында Ленинның зур сурәте тора иде. Аста “Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!” дип язылган. “Кемгә карата әйтелгән бу сүзләр? Һәм ни өчен бу сүзләрне Ленинныкы иткәннәр?” – дип гаҗәпләндем. Каршыда “Алтын башак” рестораны. Һәм аннан “җылынып” чыгучылар нәкъ теге язуга таба кыек-мыек адымнар белән мәйдан аша үтә. Шушы күренешкә бәйле үз фикеремне белдергәч, мине ленинизмны пычратуда гаепләделәр. Кызганыч та, кызык та булды бу вакыйга. Кызыгы шул: бераз вакыттан соң Уфага КПСС Үзәк Комитетының иң усал секретаре Михаил Суслов килде. Проспекттан үтеп барышлый Ленин портреты астындагы язуны күреп, “Бу нәрсәне аңлата?” дип сораган икән. Һәм язуны шунда ук юк иттеләр. Шуннан соң КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре бюро утырышында миннән: “Нәрсә, без синнән сантыйрак булып чыктыкмы?” – дип сорап ныкышты. Әлегә кадәр аңа ничек җавап бирергә белмим...
Ә мине бу хәлләрдән йолып калу өчен Мәскәүгә стажировкага чакырдылар. Ә кайтуга “Правда” гәзитендә
В. Прокушевның республиканың ул вакыттагы җитәкчелегенә каршы барыбызга да билгеле “Эзәрлекләүне туктатырга...” дигән мәкаләсе дөнья күрде. Бу мәкалә миңа да ярдәм итте, башкача эзәрлекләмәделәр...
– Теге тәнкыйтьтән соң шигырь язуны да туктатып торгансыз шикелле?
– Бераз күңел сүрелде, әлбәттә. Мин анда шундый фикергә килдем: берничә эшкә бүлгәләнергә кирәкми, бер эшне, ягъни журналистиканы җиренә җиткереп алып барырга кирәк. Һәм, чыннан да, журналистикага бөтен гомеремне багышладым. Әйткәнемчә, 20 ел Үзәк телевидениедә һәм “Маяк”та эшләгәннән соң, хаклы ялга чыксам да, биш ел “Советская Башкирия” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары булдым. Аннары да эшсез утырмадым. 160 илгә 32 телдә тапшырулар алып барган “Русия тавышы” халыкара радиотапшырулар компаниясенең үз хәбәрчесе булдым. Үземнең нәшрият йортын ачтым. “Евразия проспекты” дигән төбәкара мәгълүмат-реклама гәзитен нәшер иттем. Ул аена бер тапкыр чыкты һәм бушлай таратылды. Эшем өчен тукмалсам да, кызарырга туры килмәде. СССР Журналистлар берлеге премиясенә, “Хезмәттәге батырлык өчен” медаленә һәм Русия Журналистлар берлегенең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медаленә лаек булуым моңа дәлил була аладыр.
Ә шигырьләр язуны ташламадым. Киресенчә, командировкалардан һәм очрашулардан алган тәэссоратларымны куен дәфтәремә терки бардым. Соңгы вакытта бигрәк тә ана телемдә – татарча язуымны дәвам итәм. Аларда минем кичерешләрем, хисләрем. Алай гына да түгел, аларда мин эшләгән, мин яшәгән чорның Заман мөһере дә сугылган. Шигырьләремнең сыйфатын бәяләү минем эш түгел, аны шигырь яратучыларга калдырам. Ә үземә бик ошыйлар, аеруча соңгылары, татарча язылганнары. Кеше кайчан да булса бер асылына кайта бит ул. Мин дә шулай. Юкка түгелдер, мине татарларның өч конгрессына делегат итеп сайладылар.
– Шигырьләрегез “Кызыл таң”да да басылды. Ә китаплар?
– Теге вакытта шигырьләрем эзәрлекләүгә дучар булгач, җыентыкларның тәүге икесен республикада нәшер итмәделәр. Мин аларны башка җирдә чыгардым. Ә өченче китабымны урыс телендә үзем нәшер иттем. Тәүдә мин аны “Кояш улы” дип атарга уйлаган идем. Билгеле журналист һәм язучы Марсель Гафуров: “Тыйнаксызлыкта һәм һавалылыкта гаепләмәсләрме соң?” дип икеләнгәч (гәрчә миңа мондый гаеп янамый хәзер), исемен үзгәртергә булдым. “Я весь в своих стихах” дип аталды ул. Шигырьне аңлаучы һәм яратучылардан җылы фикерләр ишетү миңа яңаларын иҗат итәргә илһам бирә. Тагын да, 70 яшемә үземә бүләк итеп, татар телендә язылган шигырьләрдән һәм “Кояш улы” дигән поэмадан торган җыентыкны “Кояш улы” дип атап чыгардым.
Беренче сыйныфтан ук урысча укыдым һәм яздым. Ләкин һәрвакыт туган телемне камил өйрәнү теләге белән яшәдем. Ана сөте һәм бишек җыры белән кергән хис-тойгылар миңа тынгылык бирмәде.
– Мадриль абый, былтыр Сезнең ике томда “Восхождение к истокам, или сквозь тернии к звездам” дигән китабыгыз дөнья күрде. Аны Башкортстанның халык язучысы Камил Җиһаншин “Сквозь тернии – к истине!” дип бәяләде. Нәрсә турында бу китап?
– Әйе, ниһаять, 60 еллык журналистлык эшемнең нәтиҗәсен хәтеремдә генә йөртмим, башкаларга да җиткерү мөмкинлеге туды. Аны мемуарлар дип тә атыйлар. Ике томлыкта илдәге билгеле шәхесләр белән әңгәмәләр, гыйбрәтле хәлләр, илдә булган һәм күбесендә үзем катнашкан әһәмиятле вакыйгалар тасвирлана. Мәсәлән, Олы Теләк янындагы тимер юл фаҗигасе. Мин, Үзәк телевидениенең үз хәбәрчесе буларак, шартлау урынына беренчеләрдән килдем. Бу хакта ул вакытта өстән-өстән генә, бөтен чынбарлыкны күрсәтми яздылар. Фаҗига урынында булып кына калмадым, ул вакыттагы Президент Михаил Горбачевтан интервью алдым хәтта. Коеп яңгыр ява иде... Һәм беренчеләрдән булып бөтен дөньяга бу фаҗига турында телевидениенең 1нче каналы аша минем хәбәр китте. Бу репортажны “Время” программасының “Ностальгия” каналында еш кына күрсәтәләр.
Икенче бер вакыйга: Уфа аэропортында террорчылар кулга алган самолет турында репортаж. Анда мин видеога төшергәндә республика милициясе камерамны ваткан иде. Имеш, төшерергә ярамый... Үземне дә кыйнадылар, һөнәри бурычымны үтәргә комачауладылар. Китапта бу хакта да мәкалә бар. Әгәр мин боларны төшермәсәм, илебез елъязмасы төгәл һәм тулы булмас иде. “Маяк”та эшләгәндә бик күп шәхесләр белән очраштым. Мәсәлән, Юрий Гагарин белән. Аның фаҗигале үлеменең киң халыкка билгесез яклары турында да бу китаптан укып була.
Шулай ук күренекле спорт комментаторы Николай Озеров, Тәлгать Таҗетдин, Мостай Кәрим, татар шагыйре Шамил Анак белән әңгәмә дә укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйм. Абыем Марсиль турындагы очеркны “Последний из Могикан” дип атадым. Китапта, шулай ук, Күгәрчен районында совет власте урнаштыру турында да кызыклы да, гыйбрәтле дә материал бар. Якташларыма фәһемле булыр дип уйлыйм.
– Мадриль абый! Сезнең кебек батыр йөрәкле журналистлар күбрәк булсын иде. Шигырьләрегез дә сокландыра. Күркәм юбилеегыз шатлыкта үтсен!
Фәния ГАБИДУЛЛИНА әңгәмәләште.
Юбиляр хакында каләмдәшләре:
Акны карадан аера белик!
Сүзем каләмдәшем, дустым, инде 80 яшен уздырган Мадриль Гафуров турында.
Ни өчен язам соң? Ихтирамлы, халык турында чын-чынлап янып яшәүче, аның хакына үзен корбан итәргә әзер торган кешеләргә рәхмәт әйтергә вакыт түгелме? Ә инде бөтен гомерен журналистикага, ягъни тамчысына кадәр халыкка хезмәт итүгә багышлаган Мадриль Абдрахман улын әнә шундый ышанычлы, абруйлы кешеләрнең берсе дип әйтсәм, һич тә арттыру булмас.
Мин аны кырык ел чамасы бер өлкәдә эшләгән яхшы иптәш, әйбәт шагыйрь итеп беләм. Вакытында ул “Останкино” телевидениесенең Башкортстан буенча үз хәбәрчесе булып эшләде һәм тамашачылар арасында зур абруй казанды. Шул уңайдан бер кызыклы мисал китереп үтәм.
Моннан күп кенә еллар элек без Америка Кушма Штатларына андагы гәзит чыгару һәм телевидение тапшырулары әзерләү тәҗрибәсен өйрәнергә бардык. Укудан соң буш вакытта Нью-Йорк шәһәре белән танышырга чыга идек. Көннәрнең берсендә зур кибетнең унынчы катында йомшак диванда хәл җыеп утырганда, безнең янга бер ир килде һәм, Мадрильгә мөрәҗәгать итеп:
– Сез Мадриль Гафуровмы? – дип сорады.
Без аптырап калдык. Чит илдә, Нью-Йорк уртасында таныш булмаган кеше шулай килеп сорасын әле?! Аптырамаслык та түгел шул.
– Әйе, – диде Мадриль, – ә Сез кем буласыз?
– Мин Казахстаннан. Сезнең тапшыруларны бик кызыксынып карап барабыз. Әйбәт эшлисез, рәхмәт!
Менә шулай, үзебездә тукмалган, рәхмәт сүзен ишетмәгән Мадриль аны Америкада Казахстанның оборона министры авызыннан ишетте. Кызыкмы? Гыйбрәтле!
Чыннан да, Мадриль — “усал” хәбәрче. Мин “усал” сүзенә икенче мәгънә: уңган, гадел, туры сүзле, принципиаль дигән төшенчәләрне салам. Нәкъ шулай булганы өчен аны кайберәүләр яратмады да. Гәзитләрдән укып беләсездер, аны кыйнап та ташладылар, озак вакыт хастаханәдә ятып чыкты. Төрлечә куркытып, өенә килеп, юлына каршы чыгып, шантажлар да ясап карадылар. Мадриль бирешмәде. Үзе булып калды һәм, мин ышанам, нинди генә хәлгә тарыса да, ул башка юлны сайламаячак.
Менә шундый тормыш сабагы алган, халык белән бер сулышта яшәп, аның киләчәге өчен җан аямыйча көрәшкән нинди һөнәр иясе бар тагын? Минемчә, андыйлар аз. Ә журналист Мадриль Гафуровның йөрәге дә, ишеге дә гади кешеләр өчен һәрвакыт ачык. Кайгы-зары бар кешеләр, Аллаһка табынгандай, аңа киләләр һәм үзләренә таяныч табалар. Мадриль кебек егетләр кешеләргә ярдәм итү өчен кулдан килмәгәнне дә эшләргә әзер.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: кешеләр, акны карадан аера белегез, барысын да бизмәнгә салып карагыз, тормышыгызны алга җибәрердәй шәхесләргә генә ышаныгыз! Безнең киләчәгебез аларга бәйләнгән бит.
Расих ХАННАНОВ, язучы, 2015 ел.
***
Һәрвакыт вакыйгалар уртасында булды
Мин Мадрильне гасырга якын беләм. Бергә Морак педучилищесында укыдык. Арытаба университетта да бер чорда белем алдык. Хәтта Башкортстан Югары Советының Президиумында да бер-бер артлы эшләдек. Ә инде матбугатта һәрвакыт диярлек бер “мичәүдәбез”.
Мине Мадрильнең бер асыл сыйфаты сокландыра: ул республикадагы бер генә вакыйгага да битараф булмады. Нинди генә хәл-вакыйга булмасын, иң тәүгеләрнең берсе булып, Мадриль алар уртасында. Уфадагы фенол вакыйгаларын, Олы Теләк янындагы фаҗигане дә ул иң беренчеләрдән булып ил, дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерде. Республиканың сәяси тормышы, икътисади хәле, һәртөрле вакыйгалар аның тынгысыз күңеле аша үтә.
Шунысы ифрат мөһим: ул вакыйгаларга үз карашын яшерми, караны – кара, акны ак дип әйтергә өйрәнгән. Хаклык өчен аңа еш кына хакимлек иткән даирәләрдән эләгеп тә алды.
Башкортстан Республикасы Югары Советы депутаты булды ул. Сессияләрдәге чыгышларында ул һәрвакыт халык мәнфәгатен яклады, аны курчалап, эшлекле тәкъдимнәр кертте. Шуңа күрә ул кайчак җитәкчеләргә ярап та бетмәде. Ә инде үзенең һөнәри бурычына тугрылыгы, башкару осталыгы хакында әйтеп торасы да түгел. Аның хак сүзләренә ачу йөрткәннәр дә табылып торды.
Мадриль ифрат нечкә күңелле. Аның күңел түреннән чыккан шигырьләрендә илгә, халыкка сөю, аларның кайгы-хәсрәтләрен уртаклашу, моң ярылып ята. Бүгенге вәзгыятьтә дә аның рух ныклыгы, кеше хакында кайгырта белүе ифрат мөһим.
Ислам МЫРЗАБАЕВ.