-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Юбиляр
3 июнь 2025, 10:30

“Авыл миңа яшәргә көч бирә!”

Шушы көннәрдә 60 яшен каршы алучы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Нәүфәл Янбухтин шулай ди

“Авыл миңа яшәргә көч бирә!”
“Авыл миңа яшәргә көч бирә!”


Нәүфәл Янбухтин белән шактый еллар таныш булсам да, ничектер, иркенләп очрашып сөйләшү форсаты тимәде. Аның 1990 еллар ахырында ук Башкортстан Республикасының Җир ресурслары һәм җир корылышы буенча дәүләт комитетында бүлек мөдире булып эшләвен дә, тумышы белән Чакмагыш районыннан икәнен дә белә идем. Аннары Нәүфәл Рабис улын республика парламентына, арытаба республика Президенты Хакимиятенә сектор мөдире итеп үрләттеләр. 2000 елларда муниципаль реформаны тормышка ашыруга зур өлеш керткән кеше дә ул. Дәүләт әһәмиятендәге җаваплы вазыйфаларны уңышлы башкаруын күреп, 2008 елда Нәүфәл Янбухтинны республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары итеп тәгаенлиләр. Ул бу йөкне 2011 елга кадәр тарта. Шул ук елны кабат Республика Президенты Хакимиятенең территорияләр белән эшләү идарәсе начальнигы итеп үрләтелә. Әлеге вакытта Нәүфәл Рабис улы, Дәүләт җыелышы-Корылтай
Секретариаты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкара.
Нәүфәл Рабис улының эшчәнлегенә бәя биргәндә, әлбәттә, аның өч дистә елга якын республика һәм федераль дәрәҗәләрдә законлылыкны камилләштерүгә зур өлеш кертүен билгеләргә кирәк. Аның авыл хуҗалыгы, экология, урындагы үзидарә һәм икътисад өлкәләрендәге законнарны үстерү, камилләштерү юнәлешендәге тәкъдимнәре республика парламенты тарафыннан югары бәя алды. Ә республика Үзәк сайлау комиссиясендә эшләгән чорда аның тәкъдиме белән кабул ителгән законга өстәмәләр Сайлаулар турындагы кодексны тагын да камилләштерү мөмкинлеген бирде. Русиянең Закон чыгаручылар советында зур эшчәнлек алып баруын, эшлекле тәкъдимнәр кертүен, Дәүләт җыелышы-Корылтайның башка илләр һәм төбәкләр парламентлары белән хезмәттәшлеген ныгытудагы тынгысыз эшчәнлеген билгеләп үтү, Нәүфәл Рабис улы башкарган вазыйфаның ни дәрәҗәдә җаваплы булуын тагын да ныграк күрсәтә.
1 июньдә Нәүфәл Янбухтинга 60 яшь тулды һәм шул уңайдан очрашып, аның белән әңгәмә кордык. Бөтен тормышын дәүләт власте органнарында хезмәт итүгә багышлаган дәрәҗәле кеше турында ничек язармын икән, дигән сорау туганын да яшермим. Ә ул гадилеге, ихласлыгы һәм бик шәп әңгәмәдәш булуы белән әсир итте. Шуны да әйтергә телим: әңгәмәне “Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?” – дигән сорау белән башларга уйлаган идем, әмма бу сорауны бирмичә дөрес эшләгәнмен. Аның каравы, әңгәмәгә соңгы ноктаны куйганнан соң әлеге сорауга үзем дә җавабын таптым кебек. Нәүфәл Рабис улы өчен бәхет ул – ныклы гаилә, тыл, кешеләргә үз хезмәтең белән кирәклегеңне тоеп һәм шуннан канәгатьлек алып яшәү. Әңгәмәдәшемнең тормыш юлы, төрле җаваплы вазыйфалардагы эшчәнлеге һәм гамәлләре бу фикернең хак булуын дәлилләде.

– Хөрмәтле Нәүфәл Рабис улы, форсаттан файдаланып, Сезне редакция коллективы һәм гәзит укучылар исеменнән матур гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрне җиткерергә рөхсәт итегез.
Тормыш юлыгызны өйрәнгәндә, үз көчегез белән Мәскәүдәге югары уку йортына укырга керүегез, аннары бригадир булып эшләп, берничә елдан башкалага килеп, гади белгечтән республиканың дәүләт власте органнарында җаваплы вазыйфаларга үрләтелүегезгә игътибар иттем һәм үземә мондый дәрәҗәләрнең сере нәрсәдә соң, дигән сорау бирдем. Аннары Сезне зур вазыйфаларда эшләгән кеше буларак түгел, ә табигый гадилегегез, кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуыгыз, шулай ук, карьера чиреннән ерак торучы, дан-шөһрәт артыннан кумаучы кеше буларак хөрмәт итүләрен аңладым. Әти-әни тәрбиясеннән киләме бу сыйфатлар, әллә авыл мохите тәэсиреме?
– Беренчедән, якын дус һәм киңәшчем “Кызыл таң” гәзитенә җылы котлау һәм теләкләр өчен зур рәхмәт әйтергә телим. Кайсы вазыйфада эшләсәм дә, өстәлемдә һәрвакыт “Кызыл таң” гәзите булды һәм мин яраткан басмамнан беркайчан да аерылмадым. Үземнең дә республикада җир һәм муниципаль реформаларны тормышка ашыру проблемалары, үзенчәлекләре турында “Кызыл таң”да байтак мәкаләләрем дөнья күрде.
Мин күпкырлы талантлы шәхесләргә бай Чакмагыш районында дөньяга килгәнмен. Уңган, булдыклы һөнәр ияләре белән данлыклы Иске Калмаш авылында туганмын. Әти-әни биш балага гомер биргән. Ике абыемның гомере фаҗигале рәвештә бик иртә өзелде. Резида апабыз гомере буе урындагы почта бүлекчәсе начальнигы булып эшләде. Лирима апабыз авылда төп йортта гомер кичерә. Мин – иң төпчеге.
Мәрхүм әти-әниемә гомерем буе рәхмәтле булып яшим. Баланың формалашуы, әлбәттә, әти-әни тәр­биясенә, гаилә мохитенә бәйле. Әтием 45 ел механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Әнием Маруся Нурулла кызы – күрше Калмашбаш авылы кызы. Мәктәптән соң училищеда укып, фельдшер һөнәренә ия булган. Әтигә кияүгә чыккач, әни авылдагы участок дәваханәсенә эшкә урнашырга дип килә. Бу хәбәрне ишеткән колхоз рәисе, каршы төшеп, әнине колхозга эшкә чыгарга мәҗбүр итә. Нишлисең, заманалар шулайрак иде бит. Авылда җитәкче сүзе һәрвакыт өстен. Шул рәвешле, әни 40 елга якын хуҗалыкта савучы булып эшләде. Хәзер икесе дә мәрхүмнәр инде. Ихтимал, әниемнең яшьлек хыялы миңа күчкәндер: мәктәптә укыганда минем дә табиб буласым килгән иде. Шушы һөнәргә ия булганнан соң, диплом алу белән әти-әнигә якын булырга, районыбызда эшләргә иде теләгем. Аннары, безнең халыкта төпчек малай әти-әнисе янында калырга тиеш, дигән язылмаган закон да бар бит әле.
– Табиб булмасагыз да, сигезенче сыйныфтан соң Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга керүегез дә киләчәктә авылда яшәү, эшләү теләге булуын күрсәтә.
– Унынчы сыйныфка кадәр укыган булсам, бәлки, табиб һөнәрен дә үз иткән булыр идем. Сигезенчедә укыганда безнең сыйныфны башкалар белән берләштереп эреләтергә уйладылар. Яхшы укыган берничә егеткә мондый үзгәреш бер дә ошамый иде. Уйлаштык та, сигезенче сыйныфтан соң, техникумга документларны тапшырырга булдык. Мин Кушнаренконы сайладым. 1984 елда кызыл диплом алып, туган “ Кызыл Октябрь” колхозына эшкә кайттым. Зоотехник вазыйфасын башкардым. Авыл халкы бик уңган, тыңлаучан, кушылган эшкә бик җаваплы карый иде. Шуңа да безнең колхоз эшчәннәре һәр тармак буенча һәрвакыт районда алдынгылар сафында булды. Әмма, ничектер, күңел, җан тынычлыгы юк иде. Белемне күтәрәсе килде.
– Һәм Сез көчегезне Мәскәүдәге иң абруйлы авыл хуҗалыгы югары уку йортында сынап карарга булдыгыз. Колхоз җитәкчелеге ничек кабул итте бу карарыгызны? Әти-әниегез каршы килмәдеме?
– Мәктәптә, техникумда яхшы укыдым. Югары белемем булмаса, фермадан ерак китә алмаячагымны аңлый идем. К. А. Тимирязев исемендәге Мәс­кәү авыл хуҗалыгы академиясенә документларымны тапшырдым. Агроном һөнәренә ия булып, үзебезнең ху­җалыкта иген үстерәсе, күбрәк файда китерәсе килде. Мәскәүгә укырга барырга җыенумны әти бик сак кабул итте. Усал телле авылдашлар арасында: “Төпчегеңне яныңнан җибәрмә, Мәскәүгә киткән кеше кире авылга кайтмый ул”, – дип котыртучылар да булган икән. Әтием, диплом алгач та үз авылыма эшкә кайтам, дигән сүземә ышанды.
Укырга кергән елда югары уку йорты студентларын да армиягә алу турында закон чыкты. Мин Белорус­сиядә хезмәт итеп кайткач, ул закон гамәлдән чыгарылды. Шулай 2 ел хезмәттән соң, старшина званиесендә авылга түгел, туры Мәскәүгә укырга кайттым. Авылга кышкы сессияне уңышлы тәмамлаганнан соң гына кайттым. Академиядә укуны дәвам иттем. Диплом яклагач та Мәскәүдә аспирантурага юллама бирделәр. 1991 елда Мәскәүдә пропискасы булмаганнарга мондый бәхет тәтеми иде. Әлбәттә, мин баш тарттым. Күңелем белән күптән авылда идем инде.
– Әтиегезгә биргән вәгъдәдә калумы бу карарыгыз, әллә шәһәр тормышы ошамадымы? Мөгаен, киләчәк язмышыгызны тамырдан үзгәртү мөмкинлеге дә булгандыр?
– Үз сүземдә тору да мөһим булгандыр. Аспирантурадан соң кабинетта утыручы галим-агроном булу минем хыялым түгел иде. Язмышымны авыл белән бәйләргә теләгәнмен икән, хыялыма хыянәт итәсем килмәде. Академиядә дөньяның 68 иленнән килгән студентлар укыды. Факультетта студентлар советы рәисе итеп сайладылар. Кемнәр белән генә аралашырга, нинди генә мәсьәләләрне хәл итәргә туры килмәде. Зур шәхесләр, бизнес хуҗалары белән аралашу, билгеле, күпмедер дәрәҗәдә миңа башкалада калуда өстенлек тә биргәндер. Әмма мин еш кына әтиемнең: “Әле кайтырга вакыт җитәме, безне онытмадыңмы?” – дигән уйларын тоя идем. Үзем дә авылда эшләгәндә иртәнге 5тән торып эшкә киткән вакытларны сагына идем. Җиңел булмагандыр, әмма яшьлегем белән ул сизелми иде. Авылда иртә белән кешеләрне эшкә алып чыгу, аларның миңа ышанычын тою аңлата алмаслык бәхет тә, горурлык та иде.
– Үзебезнең республикада да авыл хуҗалыгы институты бар иде бит. Ә ни өчен Мәскәүне сайладыгыз?
– Мин академиягә документларны Кушнаренко техникумында диплом алып, колхозда берничә ай эшлә­гәннән соң тапшырдым. Ә Мәскәү академиясен сайлавыма көтелмәгән хәл сәбәпче булды.
Техникумда диплом алырга әзер­ләнеп йөргән көннәрнең берсендә преподавателебез Геннадий Николаевич Бозов булачак яшь белгечләр янына килде дә, арытаба кемнең кайсы уку йортында укуын дәвам итәргә теләве белән кызыксына башлады. Чират миңа җиткәч: “Ә син Янбухтин?” – дип сорады. “Әлегә белмим, башта армиядә хезмәт итәргә телим. Бәлки, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга керермен”, – дип җавап бирдем.“Әгәр Тимирязев исемендәге акаде­миягә укырга китсәң, мин сине тагы да ныграк хөрмәт итәчәкмен. Син аны булдыра алачаксың”, – диде. Мин дә җавапсыз калмадым: “Кызыл диплом алсам, һичшиксез, шунда барачакмын, Геннадий Николаевич”, – дидем.
Диплом чынлап та “кызыл” булды. Югарыда әйткәнемчә, әти-әни фатыйхасын алганнан соң, Уфадан иртәнге сәгать 6да Мәскәүгә очтым. Уфада да сирәк кенә кунак булган авыл малае өчен Мәскәү иксез-чиксез яңа бер дөнья иде. Документларны тапшырасы академияне 12 сәгать эзләгәннән соң, кич белән генә барып таптым. Аның каравы метроны биш бармагым кебек яхшы өйрәндем. Бик тә ярап куйды бу адашып йөрүем. Аңлыйм, шундый зур югары уку йортын тәмамлаганнан соң кабат колхозга эшкә кайтуым күпләргә сәер дә тоелгандыр. Әмма хәзер инде мин зоотехник белеменә генә түгел, агроном һөнәренә дә ия идем.
Минемчә, шул чор вәкилләрендә, илгә, халыкка хезмәт итү, патриотизм хисе көчлерәк иде. 1990 еллар күмәк хуҗалыклар өчен “кыргый”, авыр һәм билгесезлек, хуҗасызлык чоры буларак тарихта калды. Минем шул вакытларда белемем, көчем һәм тырышлыгым белән колхозга, гомере буе авылда бил бөгеп хезмәт иткән һөнәр ияләренә ярдәм итәсем килә иде. Бердәм көч белән илдәге “кыргый базар” мө­нәсәбәтләре тудырган каршылыкларны җиңелрәк үткәрүебезгә ышана идем. Әйтергә кирәк, шул чорда иң куркыны-
чы – җир белән бәйле законнарның, мөнәсәбәтләрнең камил булмавы. Кемнәрдер төп байлыгыбызны җиңел генә үзләштерү, сату юлына басты. Ә күмәк хуҗалыклар чорында төп байлыгы җир булган колхозчыларның бер­нәрсәсез торып калу куркынычы туган иде. Аграр хуҗалыкларның үзләренә дә аларны халык хезмәте белән туп­ланган милеккә ымсынучылардан яклаучы юристлар кирәклеген аңладым.
– Башкорт дәүләт универ­ситетының юридик факультетына укырга керүгә дә Сез телгә алган сәбәпләр этәргеч булдымы?
– Дөньяның, атап әйткәндә, 70 ел буе яшәгән колхозларның язмышы кайсы якка үзгәрә башлаганын, ихтимал, әти мәрхүм дә аңлагандыр. Университетка укырга керергә теләвемне белгәч, каршы килмәде: “Колхоз язмышын син генә саклап кала алмассың, улым”, –дип әйтте. Колхозда эшләвемне дәвам итеп, читтән торып укырга кердем. Рәиснең бик канәгать түгеллеген дә сизә идем. Юридик факультетта укыйм, колхозга бүген алар бик тә кирәк, дигәч кенә үзара аңлашу таптык.
– Сессияләрнең берсендә янә тормышыгызны 180 градуска үзгәртергә мәҗбүр иткән вакыйга турында сөйләсәгез иде. Белүемчә, ул хәл Сезнең авылдан бөтенләй китүегезгә дә сәбәпче булган.
– Университетта III курста безне республиканың Җир ресурслары һәм җир корылышы буенча дәүләт комитеты рәисе Рәдил Мөхәмәтдинов та укытты. Бер лекция ахырында ул: “Әгәр арагызда аграр юристлар булса, соңрак мине күрегез әле”, – дип мөрәҗәгать итте. Кердем. Рәдил Кыяметдин улы мине игътибар белән тыңлады. Кайда, кем булып эш­ләвемне сорашты. “Шундый белем­нәргә ия булып, ни өчен һаман бригадир вазыйфасында гына эшлисең, әллә “төшерергә” яра­та­сыңмы? – дип сорады. Эчмим, тартмыйм, спорт белән шөгыльләнәм, дидем. Кыскасы, комитетка әйдәүче белгеч вазыйфасына чакырды. Җавапны 2 көннән соң гына бирсәм ярыймы, дигәч, озакка сузмаска кушты. Әйтелгән көнне килдем.
Бу – 1994 елның феврале иде. Эш бүлмәсе зур, өч бүлек урнашкан. Барыбызга бер эш компьютеры. Минем өчен ул ят техника иде. Эш итә белмим. Өйрәтергә тиешле белгеч отпускыда. Компьютерда эшли алмыйм, дигән сәбәп белән генә эштән китү дә оят. Иртәнгә булсын, дип, ниндидер белешмә әзерләргә куштылар. Эш сәгате беткәч тә калдым. Төнге икенчедә эшемне тәмамлап тын алдым да, чәй эчәргә уйладым. Ул арада мин әзерләгән 6 бит текст сакланмыйча, юкка чыккан. Язганны беркетеп барырга кирәклеген белми идем әле. Кыскасы, иртәнге сәгать сигезгә кадәр – Рәдил Кыяметдин улы эшкә килгәнче, 11 бит текст әзер иде.
Гомумән, мин Рәдил Кыяметдин улына зур рәхмәтлемен. Киң эрудицияле, таләпчән һәм бик ярдәмчел шәхес ул. Тагын бер вакыйганы сөйләмичә булмый. Биредә 5 ай эшләгәч, көтмәгәндә: сине Рәдил Мөхәмәт­динов чакыра, Уфада пропискаң юкмы әллә, диделәр. Эшем күренмидер, ихтимал, башка эш урыны эзләргә кушадыр, дип уйладым. Ул чынлап та прописканы сорады. Юклыгын әйткәч, сиңа 2 көн вакыт, диде. Ике көннән соң кабат чакырды. Баш та күтәрә алмый торган мөһим эшем бар иде, прописка артыннан йөрергә вакыт булмады, дип җавап бирдем. Хәлемә кергәндәй, тагын 2 көн җитәме, диде калын тавышы белән. Миңа 2 сәгать бирегез, дигәч, ышанмыйчарак торды. Бер танышым ярдәме белән әллә бер сәгать дигәндә проблеманы хәл иттем. Дим бистә­сендәге бер туганнарымда яшәвемне ишеткәч, “Чәй фабрикасы” янәшә­сендәге йорттан сиңа бер бүлмәле фатир бирәбез, шәһәр пропискасы шуның өчен кирәк иде, диде, җитди әмма аңа гына хас булган ихласлык белән. Шул рәвешле, өйләнмәгән булсам да, Рәдил Кыяметдин улының хәстәрлеге белән фатирлы булдым. Еллар үткәч тә без аның белән бер командада эшләдек. Республикада җир корылышы мөнәсәбәтләре буенча законнарны камилләштерүдә җитди эш башкардык.
Телгә алынган дәүләт комитетында эшләү минем арытабангы эшчәнлегемдә зур тәҗрибә мәктәбе булды. Университеттан соң кандидатлык диссертациясе якладым. Үзеңнең һөнәри дәрәҗәңне даими рәвештә күтәргәндә, бүгенге шартлардагы үзгәрешләр белән хәбәрдар булганда гына үз биеклегеңне саклап була. Фәнни һәм педагогик эшчәнлек алып баруым, алты монография, күпсанлы фәнни мәкаләләр авторы буларак, әлбәттә, үз фикеремне башкалар белән уртаклашу хокукын да бирә торгандыр. Югары уку йортларында укыту эшчәнлегемә дә чирек гасыр үтеп киткән. Доцент буларак, төп эшемнән тыш, БАГСУда укытам. Мин боларны, билгеле, ниндидер бер мактану буларак әйтергә теләмим. Югары уку йортларында белемем, тәҗрибәм белән уртаклашу ышанычы бирелгән икән, ул минем өчен беренче чиратта – горурлык. Әйткәндәй, 2015 елда миңа “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” дигән исем дә бирелде.
– Нәүфәл Рабисович, Сез озак еллар башкалада чакмагыш­лыларның “Якташлар” җәмгыяте җитәкчесе дә булдыгыз. Соңгы елларда, гомумән, бу башлангычка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның зур игътибар бирүе очраклы түгел. “Атайсал” республика проекты булдырылуы да шуның ачык мисалы. Башкалада гына түгел, аннан читтә яшәүче чакмагышлыларның уртак максатлар белән оешуы, хәтта, туган якларындагы кайбер проблемаларны үзара берләшеп хәл итүе үрнәк булып тора, соклану уята.
– Хәтсез еллар элек авылдан китсәм дә, туган як белән элемтә беркайчан да өзелмәде. Ул ел саен үткәрелүче сабантуйда яисә бәйрәм чараларында катнашу белән генә чикләнми, әлбәттә. 2004 елда ул чактагы район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов башкалада якташлар оешмасы булдырыйк, дигән тәкъдим ясады. Кыска гына вакыт эчендә башкаладагы якташларның бер­азын табып, очрашуга чакырдык. Мине рәис итеп сайладылар. Мондый берләшү, барлау бик кирәк иде. Әлеге вакытта, мәсәлән, районда 34 мең кеше яши. Дөнья, ил буйлап сибелгәнен кушканда бу сан 100 меңгә якынлашыр иде.
Эшне район авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында бүләкләүдән башладык. 2006-07 елларда хәтердә калганы шул: авыл уңганнарына сәхнәдән 15 данә төсле телевизор һәм 2 суыткыч бүләк итеп тапшырдык. Алар һәммәсе дә гади колхозчылар иде. Аннары шундый бүләкләрне район сабантуйларына алып кайту матур традициягә әверелде. Әлеге исемлекне табиблар, укытучылар, башка һөнәр ияләре тулыландырды.
Җәмгыятьнең акча эшләү мөмкин­леге юк. Ә менә аның “канаты” астында тупланган төрле бизнес хуҗа­ларының туган ягына ниндидер ярдәм күрсәтергә теләп ашкынуы олы хөрмәткә лаек.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырылучы проектның елдан-ел киңрәк колач алуы куандыра. “Атайсал” проекты кысаларында Башкортстанда 31 мең проектның гамәлдә булуын беләм. Бу – 1,7 миллиард сум күләмендәге төрле юнәлештәге проектлар дигән сүз.
Иске Калмашта, мәсәлән, мәчетне без шундый чара ярдәмендә салдык. Читтә яшәүче авылдашларны бәйрәмгә чакырдык. Беренче очрашуга тугыз якташ кайтты. Ихлас очрашудан соң чәй мәҗлесе оештырылды. Авылның истәлекле урыннарын күрсәттек, яшьлек хатирәләрен яңарттык. Икенче очрашуга шундый бәйрәмгә кайтучылар саны 27гә җитте. Иске Калмашлылар белән зур очрашуда кунакларның берсе авылга нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксынды. Халык дәррәү мәчет кирәк­леген әйтте. Шунда ук кунак­ларның берсе – мәчет фундаментын салуны, икенчесе – түбә ябуны, өченчесе тәрәзә рамнары эшләтүне үз өстенә алды. Кал­ганнары акчалата ярдәм итте. 2007-08 елларда якташлар булышлыгы белән зур мәчет салдык. “Якташлар” җәмгыяте эшчәнлеген һәр шәһәр-районда җәелдерергә кирәк, дип уйлыйм. Алар кешеләрне бердәмрәк итә, мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә юл ача.
– Сезнең белән очрашудан файдаланып, Нәүфәл Рабисович, янә бер мөһим тема буенча фикерегезне ишетәсе килә. Сезнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә шәхсән ярдәм күрсәтүегез мәгълүм. Алгы сызыкка җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюда һәрвакыт активлык күрсә­тәсез. Республика җитәкче­леге вәкиле сыйфатында яу кырында гомере өзелгән якташ яугирләрне соңга юлга озату чараларында даими катнашуыгыз да игътибарга лаек. Хәтта, шәхси корал белән ярдәм итүегез турында да ишеткән идем.
– Әлбәттә, чиновник буларак кына түгел, ил патриоты буларак илебезнең дошманга каршы сугыш алып баруы битараф калдыра алмый. Көнбатыш илләренең Украина белән берлектә безгә каршы торуында Русия коралы белән генә түгел, бердәмлеге, тылы белән дә ныклы икәнен күрсәтте. Корал белән ярдәм итүгә килгәндә, 2000 еллар башында туган көнемә дуслар ике көпшәле ау мылтыгы бүләк иткән иде. Мин аучы түгел һәм беркайчан да табигатьтәге җан ияләренә мылтык төзәргә кулым бармады. Мондый коралның махсус хәрби операциядә дошман дроннарын юк итүдә зур ярдәм итүен ишеттем дә мылтыкны хәрбиләргә озатырга булдым...
– Бәлки, Сезгә сәер дә тоелыр, мин сезгә шундый сорау бирергә телим. Сез күпсанлы дәүләт бүләк­ләренә ия. Республиканың атказанган юристы, “Ел юристы” дигән мактаулы исемнәрегез бар. Русия Федерациясенең Дәүләт думасы, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау Грамоталары белән бүләклән­гәнсез. Үзәк сайлау комиссиясе, төрле министрлык һәм ведомство бүләкләрен һәм күкрәк билгеләрен санасак, ике кул бармагы да җитмәс иде. Әйтегез әле, шуларның кайсы Сезнең өчен кадерлерәк?
– Җавап тагы да гаҗәбрәк тоелыр, мөгаен. Дәүләт бүләкләре дәрәҗәсен төшереп әйтүем түгел, әмма минем өчен иң истәлеклесе район, авыл сабантуйларында батыр исемен алу. Күпме бәйгедә катнашканымны хәтерләмим. Ә менә көрәш мәй­данында җиңеп, 11 тапкыр тәкә алуымны һич тә онытмыйм. Үсмер чактан ук спорт белән дус идем. Көрәш буенча республика чемпионы дигән исемем дә бар. Гомумән, безнең авыл көрәшчеләре белән дан тота иде. Иң мәртәбәле һәм кадерле бүләк­ләремнең дә көрәш мәйданында алынган булуына гаҗәпләнмәгез.
– Туган авылыгыз белән бәй­ләнеш өзелмәдеме? Гаиләгез белән дә кыскача таныштырып үтсәгез иде.
– Иске Калмаш – минем туган авылым гына түгел. Зур тормышка юлның беренче сукмаклары саклана анда. Әти-әни, якын туганнарымның “мәңгелек йортлары” шунда. Әти нигезен Лирима апабыз саклый. Гаиләм белән ай саен кимендә бер тапкыр кайтып киләбез. Әйткәндәй, Уфага эшкә күчкәндә әти-әнигә яңа йорт салып киткән идем.
Үзебез дә шәһәр мохитеннән читтәрәк, Чесноковка авылында яшибез. Хатыным Гөлназ Альберт кызы – үзебезнең авыл кызы. Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлады. Фән кандидаты. Әлеге вакытта Башкортстан кооператив техникумында бүлек мөдире вазыйфасын башкара. Кызыбыз Динара Уфа авиация институтыннан соң халыкара авиация компаниясендә хезмәт сала. Улыбыз Искәндәр Башкортстан Республикасы Милли архивында баш белгеч булып эшли. Бер онык үстерәбез.
40 елга якын гомерем шәһәр мохитендә узса да, мин үземне һаман да авыл егете итеп тоям. Гомер чишмәсе, яшәү тамырларым авылдан. Кайчандыр туган җиремне калдырып шәһәргә киткән булсам да, эшчәнлегем һәрвакыт авыл хуҗалыгы, авылда яшәүче кешеләрнең проблемаларын дәүләт дәрәҗәсендә хәл итү белән бәйле булды. Гади, сабыр, уңган һәм кешелеклелек сыйфатлары белән өстенрәк торган авыл халкы олы ихтирамга, аерым игътибарга лаек. Җир һәм аның төп хуҗасы – авыл кешеләре бербөтен. Аларның икесен дә алдап, кимсетеп булмый. Дөрес, 35 ел элек ил күләмендә башланган реформалар авыл яшәешендә берникадәр “яралы эз” калдырып өлгерде. Ышанам, халкыбызның бердәмлеге, максатчанлыгы һәм тырышлыгы вакытлыча сынауларны җиңеп чыгарга да ярдәм итәр.
– Җанлы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Нәүфәл Рабисович!

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас