“Кызыл таң” редакциясендә мәшһүр Фәридә Кудашева һәм башка күренекле сәнгать әһелләре башлап җибәргән һәм буыннан-буынга тапшырылып килүче күркәм бер традиция бар. Ул – редакция хезмәткәрләренең артистлар белән берлектә республика районнарына чыгып, гәзит укучылар белән очрашулар оештыруы. Шундый чараларда даими катнашучыларның берсе – Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен – 70 яшен билгели.
Краснокама районының Яңа Кабан авылында туып үскән якташыбыз яңа гасыр башыннан бер дистә елдан артык Уфа “Нур” татар дәүләт театрында сәхнә тотканга кадәр бик урау юллар үтә. Мәктәптә узган кичәләрдә катнашып, бишенче сыйныфтан ук артист буласы килүен аңлаганнан алып, Казан театр училищесына килгәнгә кадәр, Нефтекамада һөнәрчелек училищесын тәмамлап, заводта эшләргә, арытаба Көнбатыш Себер киңлекләрен буйсындыруда катнашырга – Самотлор, Мегион, Түбән Варта шәһәрләрендә бераз эшләргә туры килә аңа. Шуңа да Казанга укырга кергәндә Символ шактый дөнья күрергә өлгергән егет була. Бу аңа укуда да, рольләр өстендә эшләгәндә дә ярдәм итә, әлбәттә. Театр училищесында бер урынга 11-12 кеше дәгъва иткән чорда студент булып китә ул. Укырга керү имтиханнарында шундый кызык хәлне искә төшерә артист. Курс җитәкчесе Марсель Сәлимҗанов аңардан шундый биремне үтәвен сорый – кешене кабинеттан куып чыгарырга кирәк була. Символ беразга югалып калгандай була һәм кинәт көтмәгәндә комиссия әгъзаларына күрсәтеп: “Вон!..” дип кычкыра. Педагоглар башта аптырап калалар, аннары көлеп җибәрәләр һәм үзләре алдында чын артист басып торуын таныйлар. Һәм ялгышмыйлар.
“Мәшһүр укытучылар белем бирде безгә. Театр дөньясында аларның исемнәре генә ни тора: әтиле-уллы Хәким һәм Марсель Сәлимҗановлар, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина, Илдар Хәйруллин. Бу зур шәхесләр безне дә шәхес итеп тәрбияләргә тырышты. Бөек Марсель Сәлимҗановта укыганны ул вакытта тирәнтен аңламаганбыз”, – ди Символ Сәлим улы.
Театр училищесын тәмамлагач, Әлмәт театрына эшкә тәгаенләнә ул. Беренче роле Ф. Бурнашның “Таһир – Зөһрә” трагедиясендә Таһир була. Шуннан соң, башлыча, төп рольләрдә уйный. Тик биш елдан күңел эзләнүләре аны милициягә алып килә. Ун еллап вакыт узгач, театрны сагынуы чигенә җиткәндә, үзгәртеп корулар чорында кыскартуга эләгеп, эштән китә ала. “Әлмәт театрында генийның үзе – режиссер Гали Хөсәенов кул астында эшләвемне яшьлегем белән бәяли белмәгәнмен. Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Театрда да шулай. Иң шәп рольләр уйный торган елларым милициядә үткән. Үкенечле түгел, әмма уйландыра”, – ди Символ Сәлим улы. Бүгенге күзлектән караганда, бу артист өчен үзе бер мәктәп, образлар тудырганда файдалану өчен типажлар чыганагы булган, әлбәттә. Чаллы театрында Рәзиф Сәгъдиевның “Финляндиядә рәхәт ди” пьесасы буенча куелган спектакльдә милиционер образын нәкъ менә “әтәч” итеп уйный артист. Кыскасы, бу сынау аның тормыштагы төп юлы театр булуын тулысы белән раслый һәм анда яңа юнәлешләр ача. Нәкъ шул чорда киләчәк тормышында зур урын алып торачак эстрада белән танышырга насыйп була. Курсташы Бәрхәт Гәрәй оештырган Мәскәү “Уен” эстрада-миниатюралар театры белән илебез төбәкләрендә гастрольләрдә йөри. 1990 елда яңа ачылган Чаллы театрының беренче артистларыннан була. Шул чорда бушап калган КПССның шәһәр комитеты бинасын театрга алу өчен көрәшеп йөрүләрен бер маҗара итеп хәтерли артист: “Безгә шәһәр читендә урнашкан элекке мәдәният сарае бинасын бирделәр. Күпмедер вакыттан үзәктә бушаган КПССның шәһәр комитеты бинасын сорап йөрдек, рөхсәт тә булды кебек. Аның башкага биреләчәген ишеткәч, татар иҗтимагый үзәге белән элемтәгә кереп (бу милли хәрәкәт күтәрелгән чор), бинаны ничек тә үзебезгә алырга булдык. Өч спектакль әзерләп өлгергән идек, барлык декорацияләрне, автобусны бина алдына кеше кертмәслек итеп тезеп куйдык. Бик күп кеше урамга чыкты, митинг үтте. Киеренкелек һаваның үзендә иде кебек, аз гына саксыз хәрәкәт канкоешка китерәчәк иде. Хокук сакчылары да, милли хәрәкәт вәкилләре дә моңа юл куймады. Артистларны бина эченә үткәрделәр. Без анда берничә атна кунып та йөрдек әле. Менә шулай биналы булдык”.
Биредә эшләгән 17 ел дәвамында бик күп рольләр уйналган, М. Җәлил исемендәге премиягә лаек булган. Театрда бераз тынлык булып торганда да җаны теләгән шөгыль таба артист. Чаллы мәктәпләренең берсендә балалар театр студиясе оештыра. Шуны да әйтергә кирәк, бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Айгөл Юнысова – Чаллыда балалар театр студиясендә аның кул астында шөгыльләнгән һәм, остазы юлыннан китеп, Уфа сәнгать академиясен тәмамлап, артист һөнәрен үзләштергән укучыларының берсе.
2007 елда гаиләсе белән Уфага күчеп килгән Символ Сәлим улы тормыш иптәше Лениза Гайнетдинова белән “Нур” татар театры сәхнәсендә унбер сезон иҗат итәләр. Символ Сәлим улы репертуардагы һәр спектакльдә диярлек төп рольләрдә уйный. Лениза Мәүләви кызы тормышта да, сәхнәдә дә терәк һәм таяныч була. Аларга сәнгать академиясен тәмамлаган кызлары Әдилә Гәрәева да кушыла. Гаиләдә өч профессиональ артист булганда, күңел гел сәхнәгә талпынып торганда ни җаның белән кечкенә театр булдырмыйсың инде?! Шулай оештырылган “Символ” эстрада-театр труппасы белән Башкортстанның, Татарстанның күп кенә районнарын әйләнеп чыгарга, хәтта Себер якларында да булырга өлгерәләр. Бүген кечкенә өч оныгы да үзләре белән сәхнәдә балкый.
Соңгы берничә елда Дүртөйле драма һәм комедия театрында бик рәхәтләнеп уйный Символ Гайнетдинов. Беренче каналдагы “Могҗизалар кыры” тапшыруында татар Кыш бабае буларак катнашты.
Театрда да, тормышта да зур тәҗрибә туплаган актерлар остазлыкка тартыла. Уфаның 84нче Татар гимназиясендә “Символ” балалар театр студиясе ачкач, икесе дә тулысы белән педагог эшенә кереп китә. Бүген Лениза Мәүләви кызы җитәкләгән студиядә Символ Сәлим улы режиссер буларак балалар белән тамашаларны сәхнәгә чыгара. Унбиш ел эчендә анда йөрүче укучыларның берничәсенең бу шөгыльне алдагы тормышында һөнәре итүе – остазларның мактанычы, әлбәттә. Денис Зәйнуллин белән Таһир Солтанов Мәскәүдә берсе – ГИТИСта, икенчесе – Щепкин исемендәге театр училищесында, Камилла Якупова Казан театр училищесында белем алып, тормышларын шушы өлкәгә багышлаганнар. Уфаның 65нче Татар гимназиясендә Гайнетдиновлар оештырган “Өмет” театр студиясе биш елдан артык эшли. Бөтенрусия, төбәкара, республика конкурсларында бик күп җиңүләр яулый һәр ике студиядә шөгыльләнүче кечкенә артистлар. Казанда узган “Иделкәем. Кариев варислары” конкурсында Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” һәм Туфан Миңнуллинның “Иптәш командир” пьесалары буенча
куелган спектакльләр белән җиңүче булганнар. Уфада балалар театрлары арасында үткән “Алтын битлек” фестивалендә дә җиңү яулаганнар. Аеруча узган сезонда зур уңышларга ирешәләр. Ел саен “Тукай моңнары” бәйгесендә катнашалар.
Быел биш бала беренче дәрәҗә дипломга лаек булган. “Тукай Уфада” театрлаштырылган тамашалар республика конкурсында да җиңүгә ирешәләр. Һәр башлангычларын күтәреп алучы 84нче һәм 65нче гимназияләр директорлары Равил Идрисовка, Әнфисә Галимҗановага, укытучылар коллективына, әти-әниләргә дә рәхмәтле педагоглар.
Бөтен гомерен сәнгатькә, театрга багышлаган, балалар театр студиясе оештырган, һәвәскәрләр театрында режиссер булган, олуг яшькә җиткән артист бу һөнәр турында тирәнтен уйлана, әлбәттә. “Кайсы мавыктыргычрак: ничәмә-ничә буын артистлар тарафыннан уйналган классик образларны башкарумы, әллә әле генә табадан төшкән әсәрләрдә бүгенге көн героенмы?” дигән сорауга җавабы кызыклы. “Татар драматургиясе классигы К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлары”нда Чаллыда да уйнадым, аны балалар белән дә куйдым, уйнаган саен уйныйсы, куйган саен куясы килә шушы драманы. Аның үзенә тартып торучы энергетикасы бар. “Зәңгәр шәл”не профессионаллар да, үзешчәннәр дә куя, ул сәхнәдән төшми. Без үзебез генә аны Г. Камал исемендәге театрда алты куелышта карадык. Ничә буын артист алмашынды. Ни өчен бүген Туфан Миңнуллин әсәрләре бара? Чөнки алар шушы эчке энергетиканы тоемлап язылган. Татар театрларының репертуарын карасаң, анда Туфан абыйның ким дигәндә ике әсәре бар. Минемчә, Русиядә драматургия кризис кичерә. Сәхнә әсәрләре бүгенге көн таләбен ачып бирә алмый. Тарихка күз салсак, иң элек, патшалар турында язганнар, аннары – урта сыйныф, гади кеше язмышын чагылдырган сәхнә әсәрләре. Ә бүгенге герой кем ул? Шуны уйлап тапкан кешегә Нобель премиясе дә вәгъдә иттеләр шикелле. Драма әсәрләренә кытлык театрларны тәрҗемәгә мөрәҗәгать итәргә этәрә дә инде. Чит ил авторларының нинди генә пьесалары сәхнәләштерелми бездә. Ә алар безнең әсәрләрне алалармы соң?” – ди Символ Сәлим улы.
Символ Сәлим улы белән Лениза Мәүләви кызын тамашачы да, күпсанлы укучылары, коллегалары да һәрвакыт бергә күрергә күнеккән. Алар һөнәрләрендә дә, тормышта да бер-берсен тулыландырып, бербөтен булып эшлиләр, яшиләр. Аларга шулай уңайлы, бу – аларның тормышының да, эшенең дә мәгънәсе. “Символ”, грекчадан тәрҗемә иткәндә, тышкы форма белән эчәлекнең берлеген күз уңында тотучы образ дигәнне аңлата һәм ул сүз “берләштерү” дигән фигыльдән ясалган. Гаиләсендә дә, һөнәрендә дә бер бөтеннең төрле өлешләрен берләштереп яшәүче Символ Сәлим улына бу бик тә туры килә. Бер бөтеннең яртысы булып бәхетле озын гомер кичерергә насыйп булсын сезгә, Артист!
Ә Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделскийның иҗатын сөючеләр белән 19 сентябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында юбилей кичәсендә очрашканга кадәр!
Котлыйбыз!
Хөрмәтле Символ Сәлим улы Гайнетдин-Агыйделскийны олуг юбилее – 70 яше тулу уңаеннан ихлас котлыйбыз һәм тирән ихтирамыбызны белдерәбез!
Сез бәрәкәтле Башкортстан туфрагында туып-үсеп, туган җирегездән, якыннарыгыздан, арытаба остазларыгыздан күңелегезгә сеңдергән рәхим-шәфкатьлелекне, моң һәм гамьне кешеләргә таратасыз. Әлмәт, Чаллы, Уфаның “Нур” театрлары сәхнәсендә бик күп образларны җанландырып, үзегезнең иҗатыгызны сөючеләрне шатландырдыгыз да, уйландырдыгыз да.
Уфадагы 84нче һәм 65нче Татар гимназияләрендә сез оештырган “Символ” театр студиясе сәнгатькә, матурлыкка җәлеп итү белән беррәттән, балаларга туган телне өйрәнүгә этәргеч-омтылыш бирә.
Шулай ук бөтен гаиләгез белән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектына актив кушылып, районнарда гәзит укучылар белән очрашуларны тагын да эчтәлеклерәк, ямьлерәк, җылырак, кызыклырак итүгә зур көч саласыз. Моның өчен сезгә ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Яктылыкка, нурга илтүче юлыгыздан тайпылмый атлагыз.
Сезгә тормышта да, сәхнәдә дә ныклы терәгегез Лениза Мәүләви кызы белән мул тормышта бәхетле, тигез гомер телибез. Кызыгыз Әдилә, оныкларыгыз Сәйдә, Гайшә һәм Камилнең игелеген күреп, уңышларына сөенеп, озын-озак яшәгез!
Иң изге теләкләр белән “Кызыл таң”чылар.
“Ару-талуны белмәс, энергиясе ташып торган, ачык йөзле кеше ул Символ Сәлим улы, ә сәхнәдә артист буларак искиткеч партнер, беркайчан да югалып калмас, аның белән уйнау җиңел”.
Гөлназ МӨХӘММӘДИЕВА,
Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты.
“Символ Сәлим улын партнер буларак мин ни өчен ихтирам итәм дип сорасалар, җавабым шул: ул партнердан реплика көтеп тормый, ә фикер йөртеп уйный торган артист. Бик игътибарлы, “җылы” кеше дип әйтер идем. Аның белән сәхнәдә уйнау бик уңайлы”.
Резида ФӘХРУЛЛИНА,
Башкортстанның һәм
Татарстанның халык артисты.