– Мин 1978 елда Баймак районының Янъегет авылында туганмын, – дип башлады ул сүзен. – Миңа бер яшь тулганда әти-әнием Сибай шәһәренә күченгән. 5нче мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, Сибай педагогия училищесына укырга кердем. Анда укыган еллар гомеремнең якты бер мәле булып истә калган.
Ул вакытта Сибайда Башкорт дәүләт педагогия институты һәм Башкорт дәүләт университетының филиаллары эшли иде. 1998 елда аларны бергә кушып, Сибай институты барлыкка килде. Аны мин кызыл диплом белән тәмамладым, фәнгә омтылышым шунда башланды.
Институтны тәмамлаган 2001 елда табигый математика факультетында гомумтехник дисциплина кафедрасы ачылды. Аның мөдире Азат Вәлиев мине шунда эшкә калдырды. Диссертациягә тема сайларга тәкъдим иткәндә нәрсәдән башларга да белми идем. 2002 елда безгә Гөлназ Гомәрова эшкә килде. Ул миңа технология буенча күп китаплар авторы Юрий Хотунцев белән танышырга тәкъдим итте. 2003 елда Мәскәүгә конференциягә баргач, Хотунцев белән очрашып, диссертация темасы турында сөйләшкәч, “Укучыларда технологик мәдәният формалаштыру” дигән диссертация темасы барлыкка килде. Һәм мин гыйльми эшкә чумдым. Бер үк вакытта үзебезнең институтта укытып, аспирантурада укып, 2007 елның маенда диссертациямне якладым.
Гыйльми дәрәҗәм булгач, доцент, соңрак кафедра мөдире итеп тәгаенләделәр. 2017 елда, институт директоры Зиннур Ярмөхәммәтовның фән буенча урынбасары булып эшләгәндә, Уфага Мәгариф министрлыгына чакырдылар һәм Сибай педагогия колледжына директор булып барырга тәкъдим иттеләр. Институтка хәбәр иттем дә ризалаштым һәм 30 августта яңа вазыйфада эш башладым.
Колледж коллективы мине яхшы кабул итте, шуңа эшем җиңел генә башланды. Анда өч ел ярым эшләдем, яхшы гына тәҗрибә тупладым. Игътибарны фәнгә юнәлттем, бигрәк тә укытучыларның өстәмә белем бирү курсларының әһәмиятен көчәйттем, төрле конкурсларда ешрак катнаша башладык. Шулай матур гына эшләп йөргәндә мине Башкорт дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин чакыртты һәм Сибай институты директоры вазыйфасына тәгаенләде.
Таныш коллективыма кире кайттым, 2021 елның 20 февралендә яңа вазыйфада эшли башладым. Язмышмы, белмим, карьерам шулай тиз үсте.
Тормышымның үз җаена баруына куанам, язмышыма рәхмәтлемен. Курку тойгысы ят миңа. Минемчә, кая тәгаенлиләр, шунда курыкмыйча эшләргә кирәк. Мин, мәсәлән, һәр эшне төпле итеп, җиренә җиткереп башкарырга тырышам, чөнки кайда да тырышлык кирәк. Шундый вазыйфалы урыннарны ышанып тапшырганнары өчен рәхмәтлемен. Шулай ук язмышымны яктырткан остазларыма – Хөснетдин Хәмитовка, Азат Вәлиевка һәм Зиннур Ярмөхәммәтовка рәхмәтлемен. Шушы өч кеше тормышыма зур йогынты ясадылар. Вакытында директор урынбасары булып эшләгән Вәкил Хаҗинның да ярдәме зур булды.
Сибай институты Урал аръягының үсешенә зур өлеш кертте, хәзер бездә ансыз тормышны күз алдына китерү дә кыен. Ул ачылган вакытта милли кадрларга ихтыяҗ зур иде. Шундый вазыйфага тәгаенләүләренә аптырап калдым, әмма әзер идем, чөнки алты ел директор урынбасары булып эшләвем күп нәрсәгә өйрәтте: коллективны беләм, максатлар анык, контингент бар, нәрсә эшләргә икәнен дә күзаллыйбыз, башланган юлны яңа шартларда дәвам итәргә кирәк иде. Бигрәк тә фән өлкәсе ныгытуга мохтаҗ иде. Шуңа нейропсихология һәм нейропедагогика лабораторияләре оештырдык.
Безнең институтта бик тату коллектив тупланган. Монда, укыту белән беррәттән, тәрбия эшенә дә зур игътибар бирелә, бер гаилә кебек яшибез. Бездә бит укытучылар институтка килеп укытты да, кайтып китте түгел, алар студентлар белән төрле чараларда катнаша, спартакиадаларны, конференцияләрне бергәләп әзерлиләр.
Мин үзем һәркемгә кешелекле булырга тырышам, тормышта бит төрле хәлләр була. Мәсәлән, имтиханнарны өнәп бетермим, чөнки студентның белемен бәһаләгәндә кызгану тойгысыннан һаман котыла алмыйм, директор буларак, уку йортын да бәяләгән кебек килеп чыга бит. Ә мин институттагы һәркемне белергә, алар белән яхшы мөгамәләдә булырга тиешмен.
Хәзер яшь буынны тәнкыйтьләргә яраталар, ә чынлыкта бик тә үзенчәлекле буын үсә бит. Тормыштагы вакыйгалар үсеше һәркемнең үзеннән тора. Мин дәресләр дә алып барам, чөнки студентлар белән эшләргә яратам. Читтән торып укучы өлкән абзыйлар һәм апалар белән аралашуны да якын кабул итәм. Спорт яратам, волейбол, тенниска өстенлек бирәм.
Гаиләбез белән йорт төзибез, ул да күп вакытны ала. Вазыйфалы урында эшләгәч, көн-төн җитәкчелек, халык белән бәйләнештә булырга тиешмен, җаваплы эштән читләшергә ярамый. Гомумән, эшнең җиңеле бармы икән? Капка төбендәге сакчы көн буе тик утыра, диләр. Хәлеңнән килсә, шулай утырып кара, соңыннан әйтерсең...
Мин педагогия колледжын тәмамлаган елда 20 яшемдә өйләндем. Әле улыбызга – 23, кызыбызга 15 яшь. Хатыным – һөнәре буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы, колледжда укыта. Улыбыз Уфада Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, инженер-механик һөнәрен үзләштерде, заводта эшли, магистратурада укый, кызыбыз – мәктәп укучысы. Гаиләмә, хатыныма рәхмәтлемен, өч ел буе аспирантурада укуыма түзделәр.
Кайда эшләсәң дә, урам себерүчеме син, укытучымы, эштән соң гаиләңә кайтасың. Тормышта иң мөһиме – гаилә. Гаиләм булганга тормышымнан канәгатьмен, шуңа куанып яраткан эшемә барам, гаиләмне сагынып йортыма кайтам. Бу бурыч кына түгел, ә күпкә югарырак күңел халәте.
Сибайны, Башкортстанны күтәрәбез, дип тырышабыз. Бу матур сүзләр генә түгел, иң мөһиме – ватанпәрвәр булып, туган җиребезгә тугры калып, тырышып эшләргә кирәк. Әйе, болар – һәммәбез өчен дә билгеле хакыйкать, әмма әзергә бәзер булып, алма пеш – авызыма төш, дип яшәргә ярамый. Мәсәлән, без студентлар өчен укырга барлык шартлар булсын дип тырышабыз, алар гаиләдән чыгып киткән икән, без аларга гаиләне алмаштырырга тиешбез.
Мәгълүм булуынча, уку йортының төп хезмәт күрсәткече – укытып чыгарган белгечләрнең квалификациясе буенча эш урыны табуы. Бу яктан да йөзебез якты, бездә белем алган яшьләр тормышта югалып калмый, үз урынын таба. Югары белемле, тәртипле, тәрбияле, көчле рухлы, кешелекле, кечелекле белгечне кем яратмас?! Шуңа Сибай институтын тәмамлаган белгечләргә ихтыяҗ зур: алар Башкортстанда гына түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә икътисад, сәнәгать, мәгариф тармакларында, дәүләт органнарында уңышлы хезмәт итә.
Шунысы куанычлы: республикабыздагы иң яшь югары уку йортларының берсе булуга карамастан, безнең институтыбыз даими үсештә. Мәсәлән, яңа уку елыннан безнең институт белән Башкортстан дәүләт медицина университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Ул Сибайда һәм якын-тирә районнарда яшәүче студент-медикларга өстәмә уңайлыклар тудыра. Алар гомум фәннәрне Сибай институтында уку мөмкинлеге алды. Булачак табибларга белем бирү базасына әверелү – безнең өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Мондый хезмәттәшлек безнең институтка ышанычның никадәр югары булуын раслый һәм яңа мөмкинлекләр ача.
Безнең институтта белем алган булачак табибларның бер өлеше генә киләчәктә һөнәри эшчәнлеген Сибайның һәм төбәкнең медицина учреждениеләре белән бәйләсә дә, мондый хәл квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә булышлык итәчәк.
Сибай институтының 35 ел эшләү дәверендә аны тәмамлаган 130 белгеч фән докторы һәм кандидаты дигән югары дәрәҗәләргә лаек булды. Бүген Сибай институтында гыйльми эшчәнлек Русия Федерациясен фәнни-техник үстерү стратегиясенең өч юнәлеше буенча алып барыла. Тикшеренү эшләрен 58 фән докторы һәм кандидаты, ике атказанган фән эшлеклесе алып бара.
Институтта дүрт гыйльми мәктәп эшли. Бездә эшләүче биш фән докторы башка югары уку йортларындагы Диссертация советлары әгъзасы булып тора.
Быелгы уку елында безнең институтта көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку бүлекләрендә 3,5 мең кеше укый. Алар 26 юнәлеш буенча белем ала.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби
премия лауреаты.