Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты, Башкортстанның атказанган укытучысы, танылган шагыйрә Нәҗибә Әминева туган төбәге – Кушнаренко районының Әхмәт авылында 40 елдан артык мөгаллимә булып эшләде, гомер юлдашы белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Дистәдән артык китап авторы булган, беркемгә дә охшамаган, үзенчәлекле, талантлы шагыйрәнең иҗат җимешләрендә көтелмәгән образлылык, тирән фикер, фәлсәфә ята. Шул ук вакытта аның шигырьләре һәркем күңеленә ятарлык гади һәм тормышчан. Башкортстандагы татар шигъриятенең моңлы сандугачының әсәрләре бер генә шигырь сөючене дә битараф калдырмый. Ул һәркем күңелендә яткан уйларны, хис-кичерешләрне, борчу-шатлыкларны гади һәм тормышчан, зәвыклы шәһәр интеллигентларының да, авылда гомер кичерүчеләрнең дә күңеленә үтеп керерлек итеп, шигъри юлларга салып әйтеп бирә белә.
“Кызыл таң”да ярты гасырдан артык басылып килүче, гәзитебезнең даими авторы, яраткан шагыйрәбезне матур юбилее белән тәбриклибез һәм озак еллар илһамланып иҗат итүен, сау-сәламәт булып, шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвен телибез!
Кич инде
Бар гомерне йотып барган
дәрья ул,
Бар гомернең котын алган
дәрья ул!
Нурия Измайлова.
Кайнарланып давылларга
Тәрәзә ачмыйм инде.
Януыма түзә алмый,
Шигырь дә язмыйм инде.
Булды инде, үтте инде,
Бар дәрьялар кичелде.
Шәфәкъ кенә офыгымда —
Кояш баткан, кич инде.
Тоям сабырсыз дулкыннар
Аягымны юганын.
Алда шаулый соңгы дәрья,
Каршы яры юк аның...
Бигрәк аз...
Үтәсең дә, гомерем, әй, үтәсең,
Үтеп тә генә харап итәсең.
Үтүкәйләрең дә берни түгел,
Үтереп тә әрәм итәсең.
Халык җыры.
Татулык аз, изгелек аз,
Әйбер аз, я акча аз...
Әй бу юклык-кимчелекләр
Кайларда аз, кайчан аз?
Кайларда аз, кайчан аз да,
Нәрсәдә аз, кемдә аз...
Тулмаган тешең күп, тормыш,
Зарланмаган көн дә аз...
Рәхәтлегең-бәхетең безгә
Гел җитми кала бераз.
Җитәр иде, бәлки, берчак,
Гомеркәй шул бигрәк аз...
Күңелем нечкә...
Гаебем булса, әйтегез,
Буямыйча ал төскә —
Дөреслекне аңлый алыр,
Ышанам, күңелем нечкә.
Нахак гаеп кенә берүк
Ташлый күрмәгез өскә.
Нахакларга түзә алмый,
Күтәрми — күңелем нечкә.
Тик танып гаебен кеше,
Үз-үзен җиңеп көчкә
“Кичер!” — дип әйтә алсын тик,
Кичерәм — күңелем нечкә...
Икебез бер кояш
Бу — безнең йорт,
Безне белә
Бу нигездә һәрбер таш...
Бу түр өчен, бу өй өчен
Без икебез бер кояш.
Ул кояшның бер-бер артлы
Бер сүнәр һәр яртысы...
Балаларның, оныкларның
Моңаер һәркайсысы...
Бу — безнең йорт,
Безне белә
Бу нигездә һәрбер таш...
Һәм хәзергә бу түр өчен
Без икебез бер кояш!..
Үземнең җилләр анда...
Олыгайган саен авылым
Йөрәккә якын сымак.
Кышкы салкынына кадәр
Бер җылы салкын сымак.
Якын кары, җил-яңгыры,
Зәп-зәңгәр ераклыгы,
Моңсу уйчанлыкка талган
Тын-тыйнак зиратлыгы.
Их, үземнең җилләр анда,
Их, үземнең кар анда,
Каберлеге дә кадерле —
Әткәм-әнкәм бар анда...
Диңгездән түгел, йолдыздан
Дөньяга юллар сузылган,
Юллар күп, урау-урау...
Дөньяның нәкъ уртасында
Туган ил — зәңгәр утрау.
Шул утрауга керәсең дә
Туган өйне күрәсең...
Их, бу өйдә син — сандугач,
Их, бу өйдә — күгәрчен.
Тиңләп сөелдең монда син
Я аккош баласына...
Тәрәзәләре дә охшаш
Әнкәең карашына.
Исеңә төшсә шул өйнең
Миһербанлы карашы,
Диңгездән түгел, йолдыздан
Кайта адәм баласы...
Кичер
Тормышны алсуга буяп
Күрсәткән өчен
Мине
(Мин сиңа элек сөйләгән
Әкиятләр өчен инде),
Балам, син кичер мине...
Үстердең бөек бәхетләр,
Зур эшләр өчен мине.
Әллә кем булып булмады,
Әнкәй, син кичер мине.
Тик яшәп булды,
Дөньяда
Гел ал төс тулмаса да,
Бәхетле мәлләрем булды,
Әллә кем булмасам да.
Дөрес әйтелгән
Йөрәгем чәнчеп куя да,
“Балама кыендыр”, — дим.
“Бу — шуны йөрәгем белән
Ерактан тоюдыр”, — дим...
Аралар ерак булса да,
Җирдә без икебез бар...
Һәм, ана, бала йөрәге
Тоташкан дигән сүз бар...
Күзгә күренмәс җеп белән
Мәңгегә бәйле дигән...
Балам бит кайтып тора гел —
Тартыла миңа йөрәге —
Ул сүз дөрес әйтелгән.
Дөрес әйтелгән —
Я әнкәй
Килә дә хәтеремә,
Ашыгам кинәт мин үзем
Әнкәем каберенә...
Рәхмәт
Шатлыклардан
Йөзем балкып торды,
Кайгылардан күзем яшьләнде...
Дус-дошманга рәхмәт —
Кешеләрчә
Сөенеп һәм көенеп яшәлде...
Дус-дошманга рәхмәт —
Сүндерделәр,
Яндырдылар яңа дәрт белән...
Хәтта шигырь яздырдылар (рәхмәт!)
Сөю белән,
Я нәфрәт белән...
Шөкер!
Хәлләремне аңлап, утаклашып,
Күңелемдә шигырь яшьнидер...
Күңелендә шигырь яралмаган
Бәхетләрдә ничек яшидер?!
Һәм кайгылар
Минем генә түгел,
Башканың да эчен өзәдер...
Йөрәгендә шигырь яралмаган
Кайгыларга ничек түзәдер?!
Тик яралу — әле язылу түгел —
Язылмаган чагың күп, шигырь...
Язылмаган чагың күп булса да,
Яралмаган чагың юк, шөкер!..
Кышкы кар шикелле
Яудыгызмы, ап-ак карлар,
Аклар, сафлар, йомшаклар?..
Бар иде сезнең сафлыкка
Басарга кыймас чаклар.
Менә...
Атладым да киттем.
Инде миңа барыбер...
Чөнки беләм: кыш җиткәнче
Карлар әле мең эрер.
Кар нәрсә...
Үзем дә ничә
Тапландым да каралдым.
Тапталып, җуелып бетеп
Өр-яңадан яралдым.
Җил-яңгырларда калсам да
Җуелмый торам һаман.
Күтәрәм әле
Күкрәккә
Басса да нинди табан...
Мине җуярга дөньяның
Көче җитмәс күк торам.
Чын кар, кышкы кар шикелле
Мәңге китмәс күк торам...
Яратам
Ачулангач әйтте берәү:
“Үзеңне, — дип — яратасың!”
Яратмагач,
Үзеңә ничек
Башкаларны каратасың?
Карасын —
Яратсын сине,
Һич югында берәү сөйсен.
Алдыңа килеп баш исен,
Синнән әйбәте юк, дисен.
Яратсын дип, шул берәүнең
Ничек күренсен күзенә
Үзен-үзе сөймәүчеләр,
Нәфрәтлеләр үз-үзенә?!.
Буладыр һәркемнең сөеп,
Яратып эшләгән эше.
Ничек сөеп эш башкарсын
Үзен дә сөймәгән кеше?..
Үзен сөймәүченең ничек
Эше соклангыч, шәп булсын?..
Булмый үзеңне сөймичә,
Сөйми ничек яшәп булсын?..
И ачулы дустым минем,
Үзеңне сөясең димә.
Бик эчтәге горурлык ул,
Шул горурлыгыма тимә.
Үзең өчен җаныңдагы
Шул горурлык, ярый, сынмый.
Калып була ул барында
Кеше булып, түбәнсенми.
Дөньясын сөям!..
Дөньяда,
Ачулы дустым, син дә бар.
Бармы кемдә дә —
Шундый зур
Ярату, сөю миндә бар.
Яратам бөтен кешене,
Миңа ачулыны хәтта.
Өзелеп — берәүне, бер эшне
Һәм... үземне дә, әлбәттә!
Юату
Кайгы карасы да,
Сагышларның
Сарысы да үтә.
Өзгәләнмә, дустым:
Мәңгелектә
Барысы да үтә.
Яши-яши, шуны гына, дустым,
Без белерлек бит:
Иң зур кайгылар да, күп дигәндә,
Бер гомерлек бит.
Шат булсаң да,
Иң зур шатлыгың да
Түгел бит мәңгелек:
Гомерең беткән чакта
Ул да үтә,
Я — аннан да элек...
Тагын ни дим,
Шул сүзләргә колак
Салып кара, дустым.
Чарасызда
Үземә дә шулар
Соңгы чара, дустым.
Дәвам итә
И газиз Аллам, бәндәләреңә
Бала кайгылары бирмә...
(Нәнәй теләкләреннән).
Агачта — ояда кошлар,
Җирдә — адәм баласы.
Җирнең бишек җырын тыңлап
Барасы идем, барасы,
Кинәт чыккан җил булмаса,
Оясыннан егылмаса
Кара карга баласы.
Өзгәләнә ана карга —
Бәладә күз карасы.
...Туктадым, ачылып җанның
Һаман бер үк ярасы.
Нәни канатларын җәеп,
Сүнә инде йомшагы...
Сүрелә карлыган күзләре,
Томрап торган томшыгы.
Ни ямь анага бу күзләр,
Томшык мәңге ябылгач?! —
“Юатмасын, балам тавышын
Баса алмый сандугач...
Берни җитәлми баламның
“Карр” дип әйтүләренә...”
Уф, җиткән әрнү бар микән
Баласы өчен әрнегән
Ана әрнүләренә?!.
...Яшәү дәвам итә җирнең
Оя-бәллүләрендә.
Дәвам итә (ярам да шул),
Чыгып торып җирдә давыл,
Ана әрнүләре дә...
Яшәү маягы
Егылып, оныгым
Канаткан тезләрен.
Уф, әрнеп елавы,
Уф, яшьле күзләре!..
Нишләргә белмичә
Янында бөтереләм.
Терелеп үләм я
Мин үлеп тереләм.
“Кая йод, кая бинт?!”
Йөгерә әнкәсе.
Күр, ничек сызланып
Елый ич бәбкәсе.
Табылды барысы,
Яралар бәйләнде.
Балабыз яңадан
Көләчкә әйләнде.
Сөенеп, яңадан
Торабыз көлешеп.
Абынса, яңадан
Торабыз сикерешеп.
И бала елавы,
И бала көлүе...
Шуларга бәйле бу
Яшәп мәш килүең.
Һәм табыла дөньяның
Бар малы, бар җае,
Син маяк булганда,
И сабый чырае!..
Яшисе килә
Яратылдым шикелле бит
Мин яралмас борын ук —
Әткәемнән, әнкәемнән
Мин бар булмас борын ук...
Тумас борын ук...
Ә тугач
Ничекләр сөелгәнмен!
Мин — Дөньяныкы,
Ә дөнья минеке дип белгәнмен.
Туган өйдәге кебек үк
Булмый икән бар дөнья.
Сиңа олы сөю белән
Тулмый икән бар дөнья.
Белдем шуны,
Ризалаштым.
Аңлаштым Дөнья белән.
Берьяклы яратуның да
Яшәү икәнен беләм...
Ә килә, килә яшисе
Бар дөньяны каратып —
Барысыннан яратылып
Һәм барысын яратып.
Ике кәеф
Кара болытлар туктаусыз
Елый да елый.
Яшь белән капланды инде
Урамы, юлы.
Каеннарга килеп сарылып
Җиле дә елый;
Кайгыма кушылып күге дә,
Җире дә елый.
Күңелемдәге болытлар да
Куера бара.
Яшисем килми —
Дөньясы
Кайгылы, кара.
...Яңгырлар юа дөньяны,
Чип-чиста итә.
Җилләр каеннарны кагып
Иркәләп үтә.
Чистара җир,
Ачыла күк,
Сафлана һава.
Ә яңгыр шаярып һаман
Ява да ява.
Һәм каеннар иелеп-бөгелеп
Көлә дә көлә.
Шатлыгымны бүлешә дөнья,
Яшисе килә...
Яшәргә генә
Бу җиргә язгы ләйсәндә
Коенырга дип килдем.
Давылда имәннәренә
Сыенырга дип килдем.
Яратып яратылам дип,
Янып-көям дип килдем.
Нәфрәтләнәм кайчак, әмма
Бары сөям дип килдем.
Гөлләр иснәргә, җимешләр
Тәмен тәмләргә килдем.
Үзем матурланырга һәм
Җирне ямьләргә килдем.
Матурлыкка, яхшылыкка
Кушылып эрергә килдем.
Сүз табалсам, тормыш ямен
Әйтеп бирергә килдем.
Сүз тапмасам,
“Аһ!” дип өзелеп
Дәшәргә генә килдем.
Әллә ни көтмәгез, җиргә
Яшәргә генә килдем.
Әдибә турында әдипләр сүзе
Әдәбиятка килүчеләр арасында Нәҗибә үзенең тормышта да, иҗатында да үтә тыйнак, сабыр, һәртөрле шапырынулардан, тизрәк танылырга, күренергә тырышулардан үтә дә ерак торуы белән аерыла. Редакцияләрдә аның үзен күреп белүче дә аз. Аның поэтик тавышы талгын гына искән җилне, салмак кына оетып биюне хәтерләтә. Колак яргыч сөрән салуга караганда әкрен генә агылган моң күңелгә ныграк үтеп кергәндәй. Нәҗибә Әминева иҗаты да сиздермәстән йөрәкне яулый, уй-гамьнәргә сала. Укучы күңеле уңдырышлы туфрак булса, Нәҗибә Әминева чәчкән шигъри орлыклардан күңелдән саллы уңыш — уйланулар үсеп чыга.
Аның фикерләве сүз көченнән генә этәргеч алмый, тышкы эффекттан да чыгып түгел, ә эчтән — тормыш сабакларыннан, уй һәм хис хезмәтеннән юл ала.
Нәҗибә алып барган шигъри сүз тормыштан, хакыйкатьтән алынган, тамырлы, алар уйлап чыгарылмаган һәм кирәкле ноктаны гына дөп-дөрес итеп яктырта, шуңа да ышандыру көченә ия.
Таңсылу Карамышева,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә.
“Ағиҙел” журналы, 1986 ел, 3нче сан.
Кайсыдыр елны университетта әдәби кичә бара иде. Кара күлмәк кигән бер студент кыз сәхнәгә менеп, трибуна артына баскач (кызык: әдәби кичәләрдә шигырьләрне трибуна артына басып укыганбыз икән) минем янда утыручы татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Кирәй Мәргән миңа: “Менә бу кызга игътибар ит, аннан шагыйрә чыгачак”, — диде. Ул укыган шигырь авторына игътибар итәрлек иде.
Шул кичәдән соң күп еллар үтте һәм минем игътибарым нинди шөгыльдә күренгәндер, безнең иҗади бәйләнеш хасил булды. Ул китап итеп әзерләнгән шигырьләрен өемә китердеме, кеше аша җибәрдеме — хәтеремдә юк. Әмма китап саф татар телендә иде. Гадәттә, татар белән башкорт теле тәрҗемәсез тел, дигән сүз бар. Сөйләшү телендә, бер-береңне аңлау ягыннан тәрҗемә кирәкми, әмма шигърияттә бу телләр тәрҗемәче таләп итәләр. Нәҗибә Әминева шулкадәр татарча яза ки, аны башкортчага тәрҗемә итәр өчен бик күп кенә көчемне сарыф иттем. Кулъязма әзер булгач, обкомга кердем.
Китап чыкты, мин кулдан килгәнчә ярдәм иткәнемә шатланып, юл яру шулай башлана дип тынычлана төштем.
Аның соңгы кулъязмасын шушы мәкаләне язар алдыннан кабат карап чыктым. Кулъязмада шигъри энҗеләр күп. Нәҗибә Әминева шигырьләрендә күңел белән акылның бәхетле туганлашуы күзгә бәрелеп тора.
Өмет белән яшәү кешегә канат куя. Шагыйрәгә киләчәктә шатлыклы көтелмәгән хәлләр, үз язмышын үзе хәл итәрлек кыюлыклар телик.
Наҗар Нәҗми,
Башкортстанның халык шагыйре.
“Кызыл таң”, 23 гыйнвар, 1996 ел.
Укый торгач, үзем өчен яңа бер шагыйрә белән дә таныштым. “Дустым буласыгыз килсә” дип аталган шигырьләр циклының авторы — Нәҗибә Әминева. (“Казан утлары”, 8нче сан). Аларны укып чыккач, минем Нәҗибә белән дус буласым килә башлады... Димәк, шигырь бар, шагыйрә бар. Мәгълүм нәрсәләр турында сүз озайтмый ул, үзенең ихлас, шәхси кичерешләре белән уртаклаша. Үзенеке — үзәктә. Ләкин бу кеше хәленә керә белмәү, дигән сүз түгел... Теле дә матур. Аның шигырьләре хисләр композициясенә корылган. Шигырь башлана, үсеш ала, үз вакытын белеп кенә тәмамлана. Чөнки ул, һәрбер ихлас күңелле һәм гадел шагыйрь кебек, шигырь язарга иренми... Башка килгән аерым фразалар, фикерләрне генә теркәп кую түгел инде бу. Рәхәтләнеп түгелү, күңелне бушату.
Автор үзе дә шәхес буларак ачыла бара: түбәнсенмәскә, кимсенмәскә, мескен булмаска омтыла, башкаларны да шуңа өнди. Бу инде аз түгел — үзеңдәге коллыкны тамчылап сыгып чыгару, дип атала ул... Шагыйрә рухи яктан бай, горур кеше булып күз алдында кала.
Лена Шагыйрьҗан,
Татарстанның халык шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче.
“Казан утлары”, 1997 ел, 11нче сан.
Нәҗибә Әминеваның “Сөенеч бар” дигән китабын яңарак кулыма алырга насыйп булды.
Мин шагыйрь түгел, әмма шигъри күңелле галим. Баланы туган телгә өйрәтү методикасы — минем фән дөньям. Моны балалар дөньясыннан тыш, аларга матди дөньяны танып белергә юнәлеш бирүче укытучылардан тыш күз алдына китерү, өйрәнү, иҗади үстерү мөмкин дә түгел.
Баланың үзаллы танып белү, уй йөртү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү мәктәп, ил алдында торган бурычларның берсе санала. Нәҗибә Әминева, укытучы буларак, бу бурычны яхшы аңлый. Укытучы-шагыйрәнең һәр шигыре баланың акылын (разум) үстерүгә юнәлтелгән. Әнә шуның өчен сөенәм.
Нәҗибә Әминеваның шигырьләрендә баланың уен үстерүче поэтик детальләр бик күп. Җыентыкка кергән һәр шигырендә үзенчәлекле чагыштыруларга, образлы сынландыруларга, милли рухны үстерүче поэтик бизәкләргә, туган телнең моңына, назына юлыгасың, туган як җылысын тоясың. Әнә шуның өчен мин билгеле шагыйрә Нәҗибә Әминевага зур рәхмәт әйтәм. “Сөенеч бар” китабы мине дә сөендерде, күңел дөньямны сафландырды.
Рафаэль Азнагулов,
филология фәннәре кандидаты.
“Кызыл таң”, 2003 ел, 23 сентябрь.
Кулыма очраклы рәвештә генә килеп кергән “Җаным илһамлы чакта” дип аталган китапның авторын әйтми калу мөмкин түгел инде.
Татар халкының әдәбият тарихында үз авылында яшәп иҗат итүчеләр гомер-гомергә булган. Моның үз күркәм үрнәкләре күп. “Һәр авылның үз шагыйре булган”, — дип әйтергә ярата иде талантлы шагыйребез Нияз Акмал. Безнең чорда да шулай. Шул ук вакытта биредә бер авыл чикләрендәге шагыйрь генә күз алдында тотылмый.
Авылда яшәгән каләм иясе Нәҗибә Әминева халык җаны белән яши. Аның һәр әйткән сүзе самими, гади, әмма тирән мәгънәле. Бу гадилек тонык асыл ташны эшкәртеп-шомартып ялтыратуга тиң.
Шагыйрәнең китап битләре буйлап укып бара-бара үләннең үпкәненә ышанасың — бу җыентыктагы шигырьләрдә җир тормышы, халык тормышы сәнгать югарылыгына күтәрелгән. Шагыйрәнең кешелеккә, галәмгә, туган җиренә, авылы Әхмәткә, авылдашларына югары хис-акыл белән өртелгән мәхәббәте Сабан туе бизәкләредәй җете бизәкләргә бай симфониядәй көчле яңгырый.
Бикә Рәхимова, шагыйрә.
“Мәдәни җомга”. 5 март, 2010 ел.
Нәҗибә Әминеваның шигырьләре тышкы яктан гади генә күренсәләр дә, асылда исә аларга төреп бирелгән фикернең бик үк гади түгеллеген тоясың — әсәрнең идеясе күзгә бәрелеп тормый, аны төптәнрәк эзләргә кирәк. Әгәр бу үзенчәлекне катлаулы гадилек дип атап булса, аңа шагыйрә еш кына сүзләрне килешле уйнату ярдәмендә ирешә, дип өстәп куярга мөмкин. Кешенең бәхетенә дә, хәсрәтенә дә битараф кала алмавын автор оста сурәтли.
Нәҗибә Әминеваның иҗаты — уйландыра торган шигърият.
Әнгам Хәбиров,
филология фәннәре кандидаты.
“Ағиҙел” журналы, 2020 ел, 4нче сан.