Авыл тормышын ветеринариясез күз алдына китереп булмый. Мал — авыл кешесенең терәге, ә ветеринар — шул терәкне саклаучы. Илеш районында шундый белгеч Рәзиф Хисаметдинов гомерен терлекләр сәламәтлегенә багышлаган, үз һөнәренә тугры калган.
Туган җирдән башланган юл
Рәзиф абый 1956 елның 8 гыйнварында Илеш районының Яңа Күктау авылында Сәйдә һәм Мирзасалих Хисаметдиновлар гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мохите, хезмәткә иртә тартылу, әти-әнисенә мал-туар карашырга ярдәм итеп үсү аның киләчәк һөнәр сайлавына зур йогынты ясый. Өстәвенә, әтисе дә гомер буе ферма мөдире булып эшли.
— Ул вакытта авылда бөтен кеше мал асрый иде. Сыер безне балачактан туендырды. Мал күп булгач, аны дәвалаучы да кирәк иде, — ди ул.
Хәрби хезмәттән — һөнәри белемгә
1974-76 елларда Чехословакиядә хәрби хезмәтен үтәп кайтканнан соң, Рәзиф Хисаметдинов Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә. Уку елларында ук ул һөнәри әзерлеген ныгытуга зур игътибар бирә.
1981 елда институтны уңышлы тәмамлагач, аны Кушнаренко районының Ленин исемендәге колхозына эшкә җибәрәләр. Анда эшләгән еллар Рәзиф Хисаметдинов өчен хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе туплау чоры була. Колхоздан соң ул ун ел дәвамында Шәрип ветеринария участогы мөдире булып эшли. Әлеге участок 5 колхоз һәм 14 авылны хезмәтләндерә.
Эш башлаган чорда катлаулы хәл килеп туа: ике хуҗалыкның дүрт авылындагы сыер малларында туберкулез авыруы тарала. Катгый чаралар күрелә: йогышлы авыруга дучар булган сыер һәм үгезләрдән арынырга, сәламәт малны ныклы профилактикаларга, вакцинация үткәрергә туры килә.
— Күп көч салырга туры килде, әмма ике ел дигәндә чир чигенде, — дип искә ала ул.
Шушы чорда Рәзиф абый һөнәри белемен даими камилләштерә, Мәскәүдәге укуларда катнаша. Аның тәҗрибәсен югары бәяләп, аны 2-3 районга баш ветеринар итеп эшкә чакыралар. Әмма әтисенең киңәше хәлиткеч була: “Туган якка кайтып эшлә”, — ди әтисе. Шулай итеп, Рәзиф Мирзасалих улы Илеш районына кайта.
Карабашта
Илеш районының Карабаш авылы колхозында аңа бөтен шартлар булдырыла: махсус техника бирелә. Әмма беренче тикшерүләр үк җитди проблеманы ачыклый — малларның 30 процентында лейкоз табыла.
Колхоз җитәкчесе Иршат Мостафин белән киңәшләшеп, аңлашып эшләү нәтиҗәсендә бер ел эчендә бу чирдән тулысынча котылалар.
1993 елда Рәзиф Хисаметдинов Карабаш ветеринария участогы мөдире итеп билгеләнә. Биредә дә ул барлык осталыгын, тырышлыгын эшкә җигә.
— Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, һәрвакыт ярдәм кулы суздым. Авыл кешесе өчен сыер-бозау — күз төбәп торган мал, шуңа күрә аларны барлык ветеринар таләпләргә туры китереп карарга кирәк, — ди ул.
Намус эше дә!
Рәзиф Хисаметдинов 46 ел ветеринар булып эшли. Ул — Русия Федерациясенең хезмәт ветераны, хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Озак еллар дәвамында ул Илеш ветеринария станциясенең дезинфекция отряды начальнигы вазыйфасын башкара. Йогышлы авыруларга юл куймау, эпидемияләрне кисәтү аның көндәлек эшенең төп бурычлары була.
— Эпидемия килеп чыкмасын өчен белгеч намус белән эшләргә тиеш. Рәзиф Хисаметдинов — нәкъ шундый кеше, — ди хезмәттәшләре.
Заман үзгәрешләре
— Ветеринар хезмәтенең иң авыр ягы — даими камилләшү кирәклеге. Чирләр күп хәзер, аларны вакытында ачыклап, ашыгыч чаралар күрү зарур, — ди ул.
1996 елда Яркәйгә күчкәч, эш тагы да арта. Төнлә дә, иртәнге биштә дә чакырып алалар.
— Кайтып керми иде, — дип искә ала җәмәгате Илсөя ханым. — Хәзер мал караучы кеше калмады, ә ул чакта аңлашып яшәдек.
— Заманасы башка. Хәзер зур комплекслар күп, үзгәрешләр шунда. Ә халыкта, киресенчә — мал калмады. Без яшәгән бистәдә генә дә элек 600 баш мал бар иде, бүген ике кеше генә асрый, шуларның берсе — мин, — ди ветеринар.
Йөрәктә калган очрак
Иң истә калган очракларның берсе — танышы сыерының бозаулаганнан соң үләр хәлдә булуы.
— Өметсез, нишләргә белмибез, диделәр. Әмма мин укыган идем мондый очрак турында, бу — “родовой порез”, — ди ул.
Вакытында дөрес чара күрелә: җилененә насос ярдәмендә һава кертеп, 20 минуттан үзгәреш сизелә, сәгать ярымнан сыер аягына баса.
— Малны саклап калдык. Хуҗасы әле дә “Каян белдең?” дип искә ала, — ди Рәзиф абый.
Гаилә — ышанычлы терәк
Рәзиф Хисаметдинов хатыны Илсөя Җиһанша кызы белән матур гомер кичерә, ике бала үстереп, аякка бастырганнар. Кызлары Илмира Яркәй гимназиясен дә, Казан университетын да кызыл дипломга тәмамлап, бүген Лениногорск техникумында укыта. Уллары Руслан, Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, Уфаның 17нче дәваханәсендә хирург булып эшли.
Рәзиф абый хатыны Илсөя апа белән инде оныклар да сөя.
Балаларына һәм оныкларына ул гади, әмма тирән мәгънәле сабак бирә:
— Әйбәт эшләсеннәр, кеше өчен тырышсыннар. Мин дә гомер буе шулай эшләдем, — ди ул.
Рәзиф Хисаметдиновның тормыш юлы — авыл ветеринариясенең бөтен әһәмиятен, фидакарьлеген күрсәтүче мисал, һөнәргә, кешеләргә, мал җанына тугрылык үрнәге. Мондый белгечләр булганда гына авыл яши, ышаныч саклана, хезмәтнең чын кыйммәте югалмый.