Шагыйрь һәм журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Вафин үзенең күркәм юбилеен билгели. Ул 20 елдан артык Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы татар әдипләре берләшмәсендә шигърият секциясен җитәкли. 30 елдан артык “Тулпар” журналында хезмәт сала. Җиде китап авторы, шуларның икесе Татарстан китап нәшриятында чыккан. Бүген Мөнир Мәхмүт улы белән шагыйрь һәм шигърият, заман һәм кешеләр турында сөйләшәбез.
– Мөнир абый, иҗат әһелләре, гадәттә, хисле кешеләр. Сез хыялга бирелүчәнме? Балачак хыялыгыз – шагыйрь булу, язмышны иҗат эше белән бәйләү идеме?
– Хискә бирелү бар кешегә дә хастыр инде ул. Иҗат кешеләрендә, бәлки, күбрәктер, үзгәдер. Мин дә хыялга биреләм, тик тормышка ашардайларына гына.
Беренче шигырьләремне өченче-дүртенче сыйныфларда яза башладым. Ләкин шагыйрь булу хыялым юк иде. Хирург булырга теләдем. Кулыма балта белән чапкач та, соңрак агач эшкәртү станогына бармагым эләккәч тә, хастаханәгә бармый, яраны үзем тектем. Гади энә һәм җеп белән.
Балачакта ангина белән җәфаландым. Операция ясарга район хастаханәсенә салдылар. Анда яңа ысул дип миндаль бизләрне югары басымда җылытылган фурацилин белән куптарып чыктылар. Бу бизләрне тунаган кебек булды. Шуннан соң күп еллар авырмадым. Хастаханәдә ятканда шул чир буенча китаплар һәм брошюралар укыдым. Алар анда махсус шкафта тора иде. Чөнки мин бар әйбернең дә төбенә төшәргә яратам. Ангинаны авызлыклау буенча үз методикамны булдырдым. Хәтта бик азганнарын да берничә көн эчендә дәвалый алам. Туганнарга, якыннарга ярдәм иткәнем булды.
Авыл һәм мәктәп китапханәсеннән китаплар ташып укый-укый, әдәбият белән җенләнгәннән соң кыйблам иҗат икәнен аңладым.
Уйлап карасаң, табиб – кешенең тәнен, язучы җанын дәвалый, диләр бит. Шулай булгач, минем балачак хыялым өлешчә тормышка ашкан дияргә мөмкин.
– Беренче чиратта үзегезне кем дип исәплисез – шагыйрьме, журналистмы? Ни өчен?
– Шагыйрь – ул бик бөек исем. Заманында миңа Илдар Юзеев белән бик еш аралашырга туры килде. “Мин үземне шагыйрь дип исәпләмим, чөнки ул бик бөек исем. Ә халык саный икән, икенче мәсьәлә”, дигән иде. Аның ул сүзләрен мәңге онытасым юк. Шуңа мин дә аның үрнәгендә фикерлим. Үземне шагыйрь дип атамыйм.
Журналистика – яратып сайлап алган һөнәрем. Чөнки бездә шагыйрь дигән һөнәр юк. Дөрес, узган ел ахырында Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Язучы” дигән һөнәри стандарт булдыруы турында фәрманы булды. Ул сентябрьдә көченә керәчәк.
Соравыңа җавапны пафослы итеп әйткәндә, шагыйрьлек һәм журналистлык ике канатымдыр инде.
– Шигъри җанлы кешегә тормыш прозасы эчендә яши белер өчен нинди булырга кирәк?
– Шигъри җанлы кеше беркайда эшләми, иҗат белән генә шөгыльләнергә, бөтен дөньясын, тормышын шуңа багышларга тиеш. Ләкин һава белән тукланып кына яшәп булмый.
Мин буш көннәр табып, аена берничә көн иҗат белән генә яшәп алам. Шуңа тормыш прозасына иҗатымны һәм вакытымны үтерүче итеп карыйм.
– Барлык шагыйрьләр дә – гашыйк булучан кешеләр. Минемчә, Сез бер тапкыр һәм гомерлеккә гашыйк булгансыз. Хәләлегез, гаиләгез – илһам чыганагыдыр?
– Мин балачакта Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”н укып, андагы Илсөяргә гашыйк булган идем. Ничектер минем башыма мәхәббәтем Илсөяр булыр дигән уй кереп калды. Авылда Илсөярләр юк иде. Башкорт дәүләт университетына укырга кердем – анда да юк. Без укыган җиргә якын “Батыр” рестораны янындагы ашханәдә кассада бер Илсөяр эшли иде. Ләкин миннән картрак. “Бу булырга тиеш түгел”, димен аптырап. Икенче курста укыганда миңа насыйп Илсөяр беренче курска укырга керде.
Шунысы кызык – ул Белоруссиянең “Верасы” төркеме җырчысы Александр Тихановичны һәм Сафин фамилиясен ошаткан булган. Сафин булмасам да, бер генә хәрефкә аерма. Ә Тихановичка мине, чыннан да, охшаталар иде.
Мәхәббәт, минемчә – бер генә, ә күз төшкән кызлар була инде ул. Чөнки күз очраклы гына төшергә дә мөмкин бит.
Илһам чыганагы гаиләдә генә булса, иҗат бик сай булыр иде. Ул чыганакны мин бөтен тирә-яктан, табигатьтән, тормыштан алам.
– 65 яшьне нинди тойгылар белән каршылыйсыз?
– Яшем баруын аңлыйм. Бу һич кенә дә күңелле вакыйга түгел. Ярый әле пенсия яшен зурайттылар. Тагын биш яшькә зурайтсалар, биш яшькә яшәрер идем. Сәйфи Кудаш 99да бакыйлыкка күчкән иде. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов – 96, Фәрит Габдрәхим 93 яшен тутырды. Шулай булгач, алда тулы бер Тукай яше бар әле дип үземне юатам. Башкарасы эшләр күп әле.
– Сез утыз елдан артык республика татарларының төп әдәби басмасы – “Тулпар” журналында эшлисез, егерме елдан артык Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы татар әдипләре берләшмәсендә шигърият секциясен җитәклисез. Башкортстандагы татар шигъриятенә нинди бәя бирер идегез?
– Салават Рәхмәтулла, Рим Идиятуллин, Мөхәммәт Закиров арадан китте. Аларга алмашка килүчеләр юк. Яшьләр, гомумән, иҗат белән кызыксынмый. Чөнки аның матди файдасы юк. 18 яшьлек шагыйрьләре булмаган милләтнең киләчәге юк диләр. Башкортстанда татар телендә иҗат итүче иң яшьләребез 40тан өстә. Рухият заманы узды. Милли матбугатны сакларга тырышып йөрүебез... Дөнья – куласа, диләр. Шуның әйләнеп басуына өмет итәм.
Татар әдипләре берләшмәсендә җәмәгать башлангычында эшлим, ягъни бер тиен акча да алмый. Китап нәшриятына кулъязмаларны укып, тиешле бәя биреп тәкъдим итәбез. Кемнәрнеке үтми, алар арасында үпкәләүчеләр дә бардыр. Бер вакыйга истә калды. Берләшмә белән Марат Кәримов җитәкчелек иткән елларда мәрхүм Рафаэль Хафизовның кулъязмасын тәнкыйтьләгән идем. Үзем ул вакытта Язучылар берлеге әгъзасы түгел идем әле. Башкалар да мине куәтләде һәм ул яңадан җыентык өстендә эшләп, нәшриятка тапшырды. Соңыннан Рафаэль Хафизов Дүртөйледәге “Дулкын” иҗат түгәрәге әгъзаларын автобус белән махсус алып килеп, минем аларга тиешле бәя бирүемне сорады. Чөнки үзе “Дулкын”ның җитәкчесе булса да, якташларына авыр сүз әйтергә теләмәгән. Мин яхшы китаплар гына нәшер ителсен өчен таләпчән булырга тырышам. Чөнки дәүләт нәшриятында санаулы гына китаплар чыга.
– Халык шигырь укырга ярата дип уйлыйсызмы?
– Шигърият киңкүләм әдәбият түгел һәм беркайчан да булмады. Бүген аны язучылар укучылардан күбрәк тә түгел микән әле? Мәктәпләрдә туган тел укыту сәгатьләре кыскарды. Анда шигырь уку сәләтен үстерү җитми дип уйлыйм. Ул да иҗатка яшьләрнең килмәвенә сәбәпче. Шулай да Интернет иҗатка зур мөмкинлекләр ачты. Яз да эл һәм аңа кем дә булса яратып бәя бирә. Чын шигырь – балет, опера кебек югары сәнгать, аңа бар халык беркайчан да ябырылмаячак.
– Әкияттәге алтын балыкны эләктерсәгез, аннан ни сорар идегез?
– Мин буш хыяллар белән яшәмим. Алтын балык эләкмәсен дә беләм. Эләккән очракта аннан гаиләмә, барлык туганнарыма, якыннарыма сәламәтлек сорар идем. Алган саен акча чыгып торган янчык та эчне тишмәс иде. Кырын ятып иҗат белән генә шөгыльләнү өчен.
Ләйсән ЯКУПОВА әңгәмәләште.
Бер гомергә сыеп булмый икән...
Мөнир ВАФИН
МИН ТАУЛАРНЫ...
Гомер юлы тип-тигездән түгел,
Таулар аша юллар узыла.
Минем эзләр җыерчыклар булып
Таулар маңгаена сузыла.
Мин тауларга үзем барып йөрим,
Алар исә миңа юнәлми.
Мин тауларга менә алам әле,
Таулар исә миңа менәлми.
Мин тауларны тигезли дә алам,
Кулга ятыш көрәк эләксә.
Учка алып тауны бәрә-бәрә
Чикләвек тә ватам кирәксә.
Мин тауларны күчерә дә алам,
Җиңнәремне хәзер сызганам.
Табанымда егылып яткан өчен
Тик кагылмыйм инде, кызганам.
Уйламагыз, әгәр кагылмасам,
Шапырына диеп, иренә.
Алар да бит мәгърур имәннәрдәй
Тамырланган туган җиремә.
АКШАРЛАДЫ
Чәчләремне, сакал-мыегымны
Акшарлады еллар тырышып.
Хатын-кызлар буяп яшәрсә дә,
Без тормыйбыз һич тә карышып.
Инде менә өскә ак кар ява,
Шундый ява, ява ишелеп.
Бу кадәрле яумас иде, беләм,
Күкләр тузып беткән тишелеп.
Ак сакалым сөйрәп китеп барам,
Бөтен дөнья тоташ ап-актан.
Кышкы карлар минем сакалымның
Нәкъ дәвамы булып тоташкан.
САМИМИЛЕК
Патшаның шәрә икәнен
Бары балалар күрә.
Ни генә әйтмәс сабый дип
Күз йома аңа түрә.
Чәчәктәге таң чыгыдай,
Аһ, ул самими чаклар!
Сабый чакта без дә әйттек
Диләр аксакал картлар...
СОРЫЛЫК
Шундый чагу яшел иде
Авылымда үләннәр.
Ә шәһәрнең үләннәре
Тере килеш үлгәннәр.
Чагу яшел түгел алар,
Яшел-соры киемдә.
Мин үзем дә яшәп ятам
Соп-соры таш өемдә.
Күкләре дә авылымча
Саф һәм зәңгәр түгелләр.
Әллә күзләр зәгыйфьләнә,
Сорылана күңелләр?
Үтәкүренмәле түгел
Күлләре, елгалары.
Киңәш биреп калмый монда
Авылым агалары.
Әби-чәбиләр дә монда
Миңа тормый өзелеп.
Әйтә алар йөзгә бәреп,
Зеңгелдәтеп, өздереп.
Төсләр ачык булмагандай
Ачык түгел күңел дә.
Бу шәһәрдә бернәрсә дә
Авылымча түгел лә.
Соры гәзитләр басарлар
Мәрәсим хәбәремне.
Яшел-соры үлән каплар
Ул чакта каберемне.
Сорылыктан котылырмын
Ак кәфенгә уралып,
Шундый саф булып күренер
Кабердәге каралык...
* * *
Гомер буе никтер өнәмәдем
Теш алучы табиб – дантистны,
Тамашачы яратмаган кебек
Начар рольдә булган артистны.
Дантес белән дантист аерылса да
(Мәгънәләрен аңлыйм, анысы),
Килә кайчак җиңне сызганып,
Пушкин үчен моннан аласы.
Теш үтереп сызлап торган чакта
Башка тагын нихәл итәсең?
Башны иеп барып керәсең дә,
Рәхмәт әйтеп чыгып китәсең.
Ике гасыр белән исәпләнә
Дуэль белән бу көн арасы.
Йөрәгемдә һаман сыкрап тора
Дантес ядрәсенең ярасы.
* * *
Чатый-ботый килеп узган еллар
Торып кала артта өелеп.
Гамьсез бала чагым торып кала
Еллар өеменә сөялеп.
Яшьлек кала, хыялларым кала,
Иярми дә миңа ник берсе...
Яшьлектәге зәңгәр хыялларның
Кысыр килеш кала кайберсе.
Еллар, әйдә, язгы ташкыннардай
Ярларыннан ашып ташсын ла!
Бер гомергә сыеп булмый икән
Бар хыяллар чынга ашсынга.
КЕМ-КЕМНЕ
Дөнья куып арыганда
Тоталмавымны танып,
Ара-тирә ял итәмен
Җир шарына таянып.
Тотар нәрсә дә булмаган,
Куган булып алдандым.
Ә чынында дөнья мине
Куганлыгын аңладым...
КАЧЫШЛЫ УЕНЫ
Качышлы дигән уенны
Белә зурлар, балалар.
Берәү күзен йомып тора,
Ә башкалар качалар.
Күз йомып торып калганы
“Гөрләүче” дип атала.
Берәү гөрли, ә башкалар
Төрле якка атыла.
Бала чакта мин дә шулай
Бер уенда гөрләдем.
Тик уенның ахырында
Ни буласын белмәдем.
Гөр-гөр килеп торып калдым,
Дус-ишләрем качканда.
...Бала чагым узган иде
Күзләремне ачканда.
АЛМАГАЧ ХӘЛЕНДӘМЕН
Бакчаларга карап торам,
Мөмкин түгел күз салмый:
Алмагачлар шартлап сына
Авырлыкка түзәлми.
Күңелемә шундый якын
Минем бу агачларым.
Кайчандыр ап-ак күлмәктә
Иде алмагачларым.
Язда ак туй күлмәгендә
Сылулар иде алар.
Бер көн нәфис чәчәкләрен
Алмаштырды алмалар.
Хәзер шулар аска тарта
Шартлатып ботакларын.
Терәүләр дә куеп карыйм,
Белмим, ничек саклармын?
Минем дә бит булды шулай
Чәчәк кебек чакларым.
Сөйгәнемне, балаларны
Өзелеп кочакладым.
Өлгерделәр һәм үстеләр
Чәчәктәй балаларым.
Киләчәгем, бар өметем,
Ширбәтләрем, балларым.
...Ботаклары сынган саен
Авыртуы тәнемдә.
Уйлап баксам, үзем дә бит
Шул алмагач хәлендә.
ҮЗ БИШТӘРЕМ
Биштәр асып китеп барам,
Офыкка әле ерак.
“Китмә, кал”, диеп кемнәрдер
Калса да арттан елап.
Биштәрем дә саллы гына,
Бугазынача тулы.
Кәкре-бөкре атласам да,
Куйган максатлар туры.
Биштәрдәге бар байлыгым:
Куаныч һәм михнәтләр.
Кайсы күбрәк, кайсы азрак –
Мөмкин түгел исәпләү.
Кайгы-газап күргәннәрем...
Кыенлык эчкәннәрем...
Алар бар да үземнеке –
Өлешкә төшкәннәрем.
“Бушат, – диләр, – михнәтеңне”, –
Киңәшләр төрле-төрле.
Михнәтләр дә куанычтай
Миңа бердәй кадерле.
Үземнең ялгышлыкларым
Һәм ясаган хаталар.
Үзем ясаганга күрә
Шундый кадерле алар.
* * *
Йөрәгеңнең ишекләре
Булмаса да ачык,
Мәңге кире чыкмас булып,
Кергән булдым ачып.
Керүен ул кердем дә бит,
Керүен ул кердем...
Кайнарлыгыңа чыдамый
Мин тәмам эредем.
Мин шундый көтелгән монда,
Мин шундый кадерле.
Чыгуны уйларга кирәк
Кергәнгә кадәрле.
* * *
Һәрбер адым безнең күзәтүле,
Иңбашымда ике фәрештә.
Гамәлләрне алар язып бара,
Канат җәеп тора һәр эштә.
Сул яктагы – кимчелекләр яза,
Тик дәфтәре аның юп-юка.
Яман гамәлләрем булмаганга
Ияреп йөри инде ул юкка.
Уңдагысы уңай гамәлләрне
Терки-терки тәмам арыган.
Бу фәрештәм, ахры, Ходай кушып,
Зур җәзага килеп тарыган.
Уңай эшләр том-том язылгачтын,
Аска тарта уң як кулбашым.
Минем гамәлләрне бу фәрештә
Язып бетә алмый өлгәшеп.
Авырлыкка көчкә түзеп йөрим,
Әйтерсең лә баса зур ташлар.
Яман эшләр әллә башкарасы
Тигезләшсен өчен кулбашлар?!
Сул фәрештәм эше булмагачтын
Йокымсырап кына утыра.
...Яхшы эшләр башкарулар никтер
Авырлыклар гына тудыра...
ГОМЕР УРАМЫ
Китеп барам талгын гына атлап
Гомер дигән кыска урамнан.
Аякларга буар елан булып,
Барлык узган еллар уралган.
Урам башта өйләр яңа иде,
Монда инде тузып беткәннәр.
Ишелмәсен өчен кайберсенең
Авышына терәү төрткәннәр.
Китеп барам, урам бетеп бара,
Авырая бара аяклар.
Бөтенләй дә туктап калыр идем,
Таянырга әле таяк бар.
Өйләр белән өйләр арасыдай
Еллар белән еллар арасы.
Аяклардан елларымны коеп,
Әллә инде кире чабасы.
Дикъкать белән өстән күзләп тора
Бу урамны салган бер Оста.
Кеше гомере – урам аша узу,
Кеше гомере икән кып-кыска...
ОЧУ
Без элек кош булганбыздыр,
Борын-борын заманда.
Чөнки очып йөрүемне
Төштә күрәм һаман да.
Бәлки, чыннан да очамдыр,
Төш дигәнем өндер ул?!
Өннәрнең төш икәнлеген
Аңлаучы тик миндер ул?!
Хатын идән себерергә
Канатны каермасын.
Ходай өн атлы төшләрдә
Очудан аермасын.
* * *
Агачларны ялмап алган
Алтын көзнең ялкыны.
Уттай күлмәк кигән урман
Соңгы тапкыр балкыды.
Утлы бер яфракны алып
Кайткан булдым өемә.
Китап эченә кыстырып
Куйдым кайнар көенә.
Көз кысылып калды шулай
Нәни генә бер биттә.
Флешкага көзне салгандай
Тоелды бу, әлбәттә.
Минем урын да билгеле
Сары яфрак-җаныма.
Яфрак булып кереп барам
Язган китапларыма...
ЯҢГЫР – ХОДАЙ САБАГЫ
Декабрьдә яңгыр ява,
Мондый хәл кыш булаламы?
Әллә инде безгә карап,
Табигать тә буталамы?
Бездә дә бит кар яугачтын
Асфальт җәйгән очраклар бар.
Нидер янгач янгынга да
Көрәш башлаган чаклар бар.
Теплоходлар суга баткач,
Теплоходлар тикшерелә.
Эш үткәчтен тотыналар –
Бу гадәтне бар да белә.
Вакытында эшләү кирәк –
Шулай Ходай акыл кертә.
...Җәй яумаган яңгыр ява
Тәрәзәмә чиртә-чиртә.
“ХЫЯНӘТ”
Ни булган минем йөрәккә,
Ни булган минем башка?
Үзем сине кочкан булам,
Күңелдә — башка. Башка.
Бу кадәр дә хыянәтче
Булмас ул миндәй адәм.
Хыялымда гомер буе
Мин аннан иркәләнәм.
Гомер буе бер кешегә
Соң тугры калалармы?!
Аннан туган балалар дип,
Сөямен балаларны.
Соңгы сулышыма кадәр
Уйлармын тагын, тагын.
Кочагымдагы көндәшең —
Ул синең... яшьлек чагың.