Гомерен балалар укытуга, күңелләргә игелек һәм изгелек орлыклары чәчүгә багышлаган укытучы, журналист, шагыйрә, язучы, дин әһеле Гөлчәчәк Юрис кызы Тимершинаны Яңавыл халкы бер-бер артлы басылып чыккан “Әдәби балкыш”, “Йөрәгемдә сүнмәс ялкын бар”, “Күңелем энҗеләре” дигән күмәк шигырьләр җыентыкларындагы шигырьләр һәм хикәяләр шәлкеме буенча һәм “Ижбулды авылы тарихы”, “Ислам дине. Яңавыл районы. Башкортстанның төньяк-көнбатышында мөселман дине үсеше” кебек китаплар авторы буларак белә.
Гөлчәчәк Тимершина безнең йөрәкләрдә шагыйрә буларак та, кеше буларак та күптән түрдән урын алган. Яңавылда аны белмәгән, яратмаган, иҗаты белән кызыксынмаган кеше бар микән? Кайда да беләләр, зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Район халкы аның иҗат җимешләре аша балалар тәрбияли, тормыш сабагы ала. Якташыбызның ихлас лирика, җиңел юмор белән язылган шигырьләрен, эчтәлекле проза әсәрләрен яше дә, карты мавыгып укый, чөнки ул тормышчан итеп яза. Аның әсәрләренең тамырлары заман туфрагына береккән, иҗат агачы яфракларыннан бүгенге көн сулышы бөркелә. Һәр яңа шигыре шигърият сөючеләр өчен олы куаныч, күңел бүләге итеп кабул ителә.
Мин шушы көннәрдә Гөлчәчәк Юрис кызының күңелемә рухи көч бирерлек шигырләрен укып чыктым. Бик ашыкмыйча, ләззәтләнеп, туктап, уйга чумып укыдым. Уйлана-уйлана, яшәү мәгънәсен, аның кыйммәтен, чынбарлыгыбыздагы күренешләрне күз алдына китерүем, тормышта булган авырлыкларны үткәреп җибәрү өчен укыганнарымның ярдәме булачагына тәмам ышандым.
Алар якты өметләр уята, туган илебезгә, ата-аналарга, үткәнебезгә ихтирам тойгыларын яңарта, чөнки аларның асылында яктылык, ихласлык, өмет, ышаныч ята. Аларда күңел өчен никадәр ачышлар, фикер кайнарлыгы көтеп тора. Язучының иҗатын, үсешен, характерын билгеләүче китап бу. Аның шигырьләрен укуы рәхәт. Әйбәт кеше булып күренергә тырышмый, кешелекле булып кыланмый. Теле дә матур. Шигырь башлана, үсеш ала, үз вакытын белеп кенә тәмамлана. Әдибә рухи яктан бай, горур кеше булып күз алдына баса. Аның әйтергә теләгәне ихлас күңелдән, аңа ышанмаска мөмкин түгел. Ул четерекле, авыр темаларны читләтеп үтми, киресенчә, башкаларны уйландырырлык итеп күтәрә. Бертуктаусыз яшәү серләрен һәм үзен-үзе ача бара. Шагыйрәнең шигырьләре көтелмәгән ачышлар, табышлар белән дә кызыклы. Романнарга сыярдай зур фикерләр, милләт язмышы аларда. Бу шигырьләрне укырга, укып пакьләнергә, шатланырга, уйланырга кирәк, бу шигырьләр кешегә җан азыгын мул итеп бирә, чөнки шагыйрә үзенең йөрәк җылысын укучысы белән бик оста, юмарт, акыллы уртаклаша.
Яхшы әсәр – илһам чишмәсе, шифалы су гына түгел, иң көчле рухи азык та ул. Аның нинди генә шигырен укысам да, йөрәгем талпына, ә кайчак, ярсып та, сокланып та куям. Шагыйрәнең җиңел язылган шигырьләре юк. Алар мәхәббәт турындамы, фәлсәфә һәм ачыну белән тулган шигырьме... Барысы да – авторның йөрәк тибеше, сулышы, шатлыгы һәм кайгысы. Ә чын шагыйрә шатлана да, кайгыра да, халкы, ил язмышы, өчен борчыла белергә тиеш. Иң куанычлысы шул – бер шигырь икенчесен кабатламый, киресенчә, фикер куәсе, фәлсәфи гомумиләштерү, образның төгәллеге шигырьдән шигырьгә ныграк ачыла бара. Юк, ул үз фикерен укучыга көчләп такмый, акыл сатмый, ә үзенең шигъри дөньясын укучыга ача. Бу дөньяның ни дәрәҗәдә бай булуын китапны укыгач ул үзе аңлар.
Шигырьләре өлгереп җиткән һәм шигърияттә сүзен, стилен тапкан автор.
Гөлчәчәк Тимершинаның гомер юлы, язмышы, биографиясе – шигырьләрендә. Әдибә матурлыкка, гүзәллеккә, гадилеккә омтыла, кешеләргә мәхәббәт белән карый, кешелексезлекне, имансызлыкны күрә алмый. Туган җирнең һәрбер үләне, юл читендә үскән каены, елга-чишмәләре якын аңа. Уйлаганын гади итеп көчле шигырь юлларына сала. Җиңелчә юморы – халыкчан. Шигырьләре җыр кебек агыла, тиз хәтердә кала. Ул туган җиргә тугрылыгын, аны тәрбияләп үстергән өчен рәхмәтен, аның алдындагы җаваплылыгын белдерә.
Әдибәнең иҗаты туган авылы Ижбулдыдан аерылгысыз. Дөньяның бөтен гүзәллеген, беренче чиратта, шушында – туган җирендә күрә, үзенең авылын зурлый. Авылы – аның гомер башы, шигърият чишмәсе, мәңге сүнмәс илһам чыганагы. Шушында тәрбияләнеп-үскән кеше буларак та, туган авылына, авылдашларына, укучыларына карата һәрчак җылы хисләр саклый. Язганнары да фәкать шушы хисләр җирлегендә туган һәм туа. Шагыйрәнең йөрәген ярып чыккан сүзләр укучыны тыныч кына калдырмый.
Гөлчәчәк Тимершинаның шигырьләрендә укучыны иң нык җәлеп иткәне – гадилек, тыйнаклык. Һәркемдә була торган, әмма кеше үзе аңлап, төшенеп бетә алмаган халәтне аңлаешлы итеп, бөтен тирәнлеге белән, шагыйрәнә әйтеп бирү. Аны укыгач, уй-фикерләр үзгәрә, дөньяга яңача карый башлыйсың.
Мин бүген китап укучы буларак шуны әйтер идем – Гөлчәчәкнең әсәрләрендә тамчы да уйлап чыгару һәм ясалмалылык юк. Аларда тик йөрәк кичерешләре, саф хисләргә төрелгән тормыш чагыла, баштан үткән вакыйгалар сурәтләнә. Шушы болгавыр заманда да кеше үзенең рухи сафлыгын саклап калырга тиеш дигән фикерне алга сөрә. Күпчелек әсәрләре чорыбызга, яшәешебезгә бәйле тирән кичерешләр, фәлсәфи уйланулар, борчылу-әрнүләр белән сугарылган, заман каршылыкларын әдибә үз йөрәге, үз җаны аша үткәрә. Аларны укыганда, заманның кайнар тыны килеп бәрелә кебек.
Туган җиргә мәхәббәт Гөлчәчәк Тимершина әсәрләрендә аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәк язмышы турында тирән борчылулар белән берләшә. Ата-баба нигезенә, аларның күркәм эшләренә, йөзәр еллар буена килгән гореф-гадәтләргә тугрымы без, шуны дәвам итеп, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыра алабызмы – әдибәне әнә шулар борчый, уйландыра.
Әлбәттә, Аллаһ биргән сәләтең булмаса, тырышлыгың белән генә әдәбият дигән иҗат басуын тирән сөрә алмыйсың. Ә табигый сәләт Г. Тимершинага нәселдән килә. Җиргә кеше булып туганбыз икән, кеше булып яшәргә омтылырга тиешбез. Кешеләрнең матур сыйфатларын табып, башкаларга күрсәтү – әдибәнең иҗади максаты. Үзенең тормыш тәҗрибәсе, йөрәк сүзе белән күпләргә рухи ярдәм күрсәтә ул.
Гөлчәчәк Тимершина шигъриятендә мәңгелек тема – мәхәббәт лирикасына күп урын бирә. Аларда – чын наз, чын ярату. Чын сөю кайда да, нинди шартларда да яши. Үзе генә түгел, кешене дә яшәтә, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә, шатлыкларны арттыра. Ул моң кебек агыла.
Гөлчәчәк Тимершина – гашыйк шагыйрә. Ул бүгенге көнгә, тормышка, чорыбызга гашыйк. Үзе туып үскән җиргә, табигатькә, туган телгә гашыйк. Ул хезмәт белән рухланып яшәүче замандашларыбызга, матурлык-гүзәллек-кә гашыйк. Һәм үзенең шушы хис-тойгыларын укучыга да тәэсир итәрлек итеп сурәтләп бирә белә.
Табигатьнең телен аңлау, дөнья матурлыгын тоя белү бит бу. Шигырьләр бизәкләргә, образларга бай. Бер караганда, ул сабыйдай ихлас хисле, нечкә күңелле, икенче караганда, сизгер рәссам, өченче яктан – тормышның кире якларын тотып алып, үзенчә фәлсәфә коручы да. Шуларның барысын бергә тупласаң – табигыйлек, күңел гармониясе.
Язучылык сәләте кешегә Аллаһтан биреләдер. Гөлчәчәк ханым дини китаплар укып үсмәсә дә, моны тоеп, аңлап яшәгән. Үз эшенә, сайлаган юлына ышанган кеше иң элек үзенең эчке, рухи көченә таяна, тормыш алдына нинди генә сынаулар куйса да, күңелендәге иман яктысы аңа барыбер үз-үзенә тугры калырга булышлык итә.
Яңавыл мәчетләрендә балаларга һәм өлкән буын хатын-кызларга дин дәресләрен укытып, милләтебезнең рухын тергезүне үзенең бурычы дип саный. Изге гамәлләр кылып яшәргә, Аллаһ кушканнардан тайпылмаска, рухи яктан үсәргә өнди аның вәгазьләре.
Күңелдә җыр ничек туа? Моны анык кына әйтеп булмыйдыр. Шуны беләм: әйбәт җырлар ике йөрәк бер дулкында типкәндә туа.
Г. Тимершина белән талантлы композитор Гөлнара Зыязованы актив иҗат юлы очраштырды. Алар бик таләпчән, шагыйрә сүзләргә үтә җаваплылык белән карый, ә композитор – музыкага.
Тормыш юлыбызны яктыртучы да, ярдәмче дә, киңәшче дә, сердәш тә булган кешебезгә багышланган “Әнкәем агачы” дигән җырны яздылар. Алар иҗат иткән “Көз”, “Татар моңы” дигән җырларны тыңлап, яшәешнең мәңге дәвам итәчәгенә ышанасың. Оста музыкант Руслан Мөхәммәдиев Г. Тимершинаның “Милли хәтер” дигән шигыренә көй язгач, бу җыр бертавыштан Уран ыруы гимны итеп кабул ителде. Күңелендә дәрт-дәрманы, гаме булган, йөрәгендә ялкын йөрткән, милләтем дип тормыш уртасында кайнап яшәгән һәр кеше бу җырдан үзенә рух ныклыгы, көч алыр.
Гөлчәчәк Тимершина Яңавыл шәһәре һәм районының иҗтимагый-мәдәни тормышында кайнап яши. 2013 елдан башлап район мөслимәләр оешмасы белән идарә итә, 2018-21 елларда Яңавыл язучылар оешмасын җитәкләде. “Яңавыл таңнары” гәзитендә хезмәт салды.
Г. Тимершина белән һәр очрашу күңелдә җылы эз калдыра. Киң мәгълүматлы һәм кыю фикерле, мөлаем карашлы, ачык йөзле ханым белән сөйләшеп утыру – үзе бер гомер. Бәлагә тарыганнарга ярдәм кулы сузып, моңсуларга – яхшы кәеф, икеләнгәннәргә ышаныч биреп яши ул җирдә.
Далария ХӘЙДӘРШИНА,
хезмәт ветераны.
Яңавыл шәһәре.