Нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, язмыш сынаулары алдында баш имичә, тормышка куанып яшәүче кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Чөнки берәүләр кайгы-хәсрәткә түзә алмыйча сыгылып төшә, күңел төшенкелегенә бирелә, икенчеләр исә сагыш-хәсрәтләрен басар өчен Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, түземлек сорый, башкалардан ким-хур булмаска тырыша, күңеленә хуш килгән шөгыль таба. Бөрҗән районының Кургашлы авылына юл төшкәч, тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер шатлыкны ике итеп яшәүче Мәгъфия Маликова белән танышырга насыйп булды.
Мәгъфия Нәбиулла кызы хакында күптән ишетеп белсәм дә, күрешергә форсат чыкмады. Ул – Миякә районының Үрнәк авылындагы ут күршебез Венера Мансурованың әнисенең бертуган сеңлесе.
Искиткеч матур табигать кочагына урнашкан Кургашлы авылында гомер кичерүче Мәгъфия Маликова бер гасыр элек Миякә районы үзәге Кыргыз-Миякә авылында икенче бала булып дөньяга килгән. Мәгъфиягә бер яшь булганда әнисе Рәхимә апа өченче бәбиен тапканда вакытсыз вафат була. “Әнием” дигән изге сүзне әйтергә дә өлгерә алмый калган Мәгъфия һәм аның бертуган апасы Сарага ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә. Әтиләре Миңнеямал исемле хатынга өйләнә һәм яңа гаиләдә Борис, Рәйханә, Вәнсит дөньяга килә.
Буыннары да ныгырга өлгермәгән Мәгъфиягә төрле өлкәдә хезмәт салырга туры килә. Яшьли Свердловск өлкәсенә чыгып китә ул. Һәм биредә булачак тормыш иптәше Йосып Маликовны очрата. Күп тә үтми татар кызы белән башкорт егете чәчләрен чәчкә бәйли. Яшь гаилә бераздан Йосыпның туган ягы – Бөрҗән районының Кургашлы авылына күченеп кайта һәм шунда төпләнә. Йосып абый биредә җаваплы вазыйфалар башкара. Тырыш гаилә ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрый, җиләк- җимеш үстерә. Үкенечкә каршы, бер берсен өзелеп сөйгән Маликовларны ата-ана булу бәхете читләп үтә, Йосып абый яшьли вакытсыз вафат була.
Мәгъфия әби өлкәнәя төшкәч, туганнары аны Миякә районының Әнәч авылына бертуган апасы Сара янына күчереп алып кайталар. Әмма ул биредә берничә ай гына яши. Бөрҗән районында шактый гомер кичереп, бу гүзәл табигатьле төбәкне туган ягы кебек якын күргән Мәгъфия әбинең күңеле янә Кургашлыга тарта.
– Апамны күпме генә үгетләсәк тә, туган ягында калырга теләмәде, ике сүзнең берсендә “Кургашлымны, гомер иткән йортымны, авылдашларымны, мичемне сагынам”, дип яшәде. Һәм, нишлисең, Әнәчтә берничә ай яшәгәч, яңадан Кургашлыга илтеп куйдык. Моңа дистә елдан артык вакыт үтте. Инде әнием Сара вафат булганга да тиздән тугыз ел була, ул 95 яшендә гүр иясе булды, – ди гомер буе савучы булып эшләп хаклы ялга чыккан сеңлесе Венера Нурулла кызы.
– Бөрҗәндә туганнарыгыз юк. Сагындырамы туган як? – дип сорамый булдыра алмадым Мәгъфия әбидән.
– Туган җиргә караганда, торган җир якынрак шул, балам. Туганнарым бүген дә “Миякәгә кайт”, дип өзелеп торса да, нигәдер гомер иткән нигез кадерле һәм газиз шул.
Авылымның саф һавасы, күркәм табигате, болын-кырлары үзенә чакырып тора. Монда мин үземне әкияттәге кебек хис итәм. Озак еллар башкорт авылында яшәгәч башкорт телен дә өйрәндем. Шундый тынлык монда, кая карама – гүзәллек. Язын Агыйдел буенда агачлар чәчәк аткан чакларда килсәң, мондагы хозурлыкны күреп хәйран каласың. Үземне һич кенә дә ялгыз хис итмим. Иремнең туганнары, авылдашларым хәлемне белешеп торалар. Ходайга шөкер, биредә тыныч.
Гомер иткән авылына тугры калган бу әбинең оптимистик рухына берчә гаҗәпләндем, берчә горурландым. Сер түгел, хәзер бит күпчелек яшьләр туган җирләрен ташлап, чит төбәкләргә бәхет эзләргә китә. Ирексездән, күңелдә ялгышмый микән алар дигән сорау туа. Ә бит Мәгъфия әби бәхетен шушы авылда тапкан. Арабызда аның кебек гомер иткән җиренә тугры калган күркәм холыклы кешеләр күбрәк булсын иде.
Күптән түгел Мәгъфия әби йөз яшен билгеләде. Ак яулыклы, ак күңелле, сабыр холыклы, шат күңелле әбине бер гасырлык юбилее белән котларга район, Байназар авыл Советы җитәкчеләре, авылдашлары килде. Алар һәммәсе Бөрҗәннең ил анасы, Кургашлының бизәге булган йөзьяшәргә изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен өләште.
Мәгъфия әбигә алдагы көннәрдә дә ныклы сәламәтлек юлдаш булсын.
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Бөрҗән районы.