1989 елдан республиканың Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты Фәнүр Гыйльманов кырык елга якын “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе булып эшләде.
Иң кызыгы, Фәнүр Гыйльманов Языковода яшәп, Караиделдә үз хәбәрче булып эшләргә дә өлгерде. Әле дә ул төбәккә барсаң, аның район халкы турындагы мәкаләләрен мактап телгә алалар. Уртак телне ерактан торып та тапкан безнең “собкор”!
– Берәрсенең туган көне яисә юбилее уңаеннан сурәтләмә язганда яисә мәҗлесенә чакырулы булып, чиратың җиткәч, тост-тәбрик әйткәндә барысы да дип әйтерлек котлавын, гадәттә, мин бәйрәм хуҗасын инде фәлән ел беләм, дип башлый. Ә мин менә Фәнүр Мөгамбәр улы белән ничә ел таныш булуымны да белмим. Әллә кайчаннан, хәтта борынгы заманнардан кебек, чөнки мин аны би-ик күптән белгән сыман...
Моның сәбәбе нидә соң? Ә ул бик гади – аның эчкерсез булуында. Без сөйләшкәндә дә, язганда да “эчкерсез” дигән сүзне автоматик рәвештә кулланабыз, аның мәгънәсенә төшенсәк тә, ничек ясалуын уйлап та бетермибез. Ә ул эчендә кер юк дигәнне аңлата, әнә шундый ике кеше очрашса, алар бер-берсен сүзсез дә аңлый, серләре дә сыя...
Икенчедән, ул – моңлы кеше, хисләре нечкәреп киткән вакытларда кичерешләрен гармун телләре аша да әйтеп бирә ала торган шәхес. Гомумән, гармун-баянда уйный белүчеләрнең барысы да ачык, якты күңеллеләр. Һәрхәлдә, мин үзем шулайдыр дип уйлап йөри идем. Яши-яши гармунчылар арасында да сәер бәндәләр булуына инанасың икән, бар икән андыйлар да. Тик болар Фәнүр Мөгамбәр улына кагылмый, ул нәкъ менә чисталар кавеменнән...
Өченчедән, без, хезмәттәшләре, барыбыз да аның гомере буена авыл баласы булып калуын беләбез. Сөекле җәмәгате белән алар һәрвакыт ишле мал-туар, күпләп кош-корт асрап яшәде. Башкалар авылларда яшәп тә кибет сөте эчкәндә, ул район үзәгендә дә сыерын бетермәде, алай гына да түгел, хәтта йөздән артык үгез симертте! Булдыклының кулыннан билгеле, дигәндәй, төп эше белән бер үк вакытта фермерлыкка да тотынса, бөтен “Кызыл таң” коллективын ит-сөт белән тәэмин итәр иде, билләһи!..
Дүртенчедән, мөхтәрәм каләмдәшебезнең зыялы гына түгел, милләтпәрвәр зат булуын да билгеләп үтмичә булмый. Аның китаплары белән таныш кешеләр авторның тирән гыйлемле тарихчы да булуын яхшы тоемлый. Ә бу осталыкка ул, әлбәттә, гади журналист буларак кына түгел, ә журналист-аналитик, журналист-тарихчы, журналист-тикшеренүче буларак тәҗрибә туплап килде.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, нәрсә дияргә? Фәнүр әфәнде! Юбилеең уңаеннан сиңа бик күпләр бик күп мактау сүзләре әйтер, әле язып үтелгәннәр дә, әлбәттә, искә алыныр. Мин ул теләкләргә хәзер үк, алдан ук кушылып куям. Бәйрәм мәшәкатьләрең бераз басылгач, үзебез генә бераз йотыштырып, артыннан быелгы сугым итеннән пешерелгән калҗаны кабып куеп, хисләнеп гармун тартып, милләт һәм авылларыбыз язмышы өчен борчылып язылган чираттагы китабың турында гәп корып, эчкерсез бер сөйләшеп утырырга язсын. Ихлас котлау сүзләремне шунда әйтермен.
Татарның зыялы шәхесләре элек-электән үз тарихы белән кызыксынган. Эзләнүчән журналист буларак, Фәнүр Мөгамбәр улы туган төбәге авылларының тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Ул республика төбәк тарихы белән шөгыльләнүчеләр арасында ихтирамга лаек шәхес. Аны һич икеләнүсез төбәк тарихы елъязмачысы, дип атарга мөмкин. Һөнәри эшчәнлеге белән генә чикләнмичә, туган төбәкнең тарихын өйрәнеп, түбәндәге китапларны бастырып чыгарды: “Притяжение Буздякской земли” (2003), “Туган ягым асылташлары” (2004), “Благоварская земля: годы и люди” (2005), “Добрый след Айрата Камаева” (2006), “Без Бигелде яклары” (2007), “Воины благоварцы остаются в строю” (2010), “Дөнья бу…” (2011), “Яңа Бишенде: тарихы, кешеләре, вакыйгалар” (2013), “Гафур – еллар аша” (2014), “Благовар районы: үсеш потенциалы” (2015), “Новые Бишинды: архивы свидетельствуют” (2019 ). Благовар районының Иске Абзан һәм аннан бүленеп чыккан Яңа Абзан авылларының тарихына багышланган “Морзалар һәм йомышлы татарлар варислары” дип аталган китабы 2025 елда Казанда “Пропаганда” нәшриятында дөнья күрде. Әлеге вакытта республикада киң билгеле бер шәхес турында китап язу белән шөгыльләнә. Туган ягының тарихына багышланган бай эчтәлекле дистәдән артык китабы белән каләмдәшебез Фәнүр Гыйльманов үзе дә тарих битләрендә тирән эз калдырыр дип ышанам.
Мин үзем дә төбәк тарихы буенча алты китап авторы буларак, шуны әйтәсем килә: авыл китабын язу – бик җаваплы һәм катлаулы эш. Ул ныклы ихтыяр көче, зур сабырлык таләп итә. Авыл тарихын язарга ниятләгән кешегә, иң элек, тирәнтен мәгълүмат тупларга, өлкән буын вәкилләренең истәлекләрен язып алырга, район музее һәм архивына мөрәҗәгать итәргә, республика архивларындагы чыганакларны өйрәнергә, шулай ук республика һәм район гәзитләренең төпләмәләрен җентекләп карап чыгарга, тарихка кагылышлы моңарчы дөнья күргән китапларны укып өйрәнергә кирәк. Болардан тыш, басманы дөньяга чыгару өчен иганәче һәм нәшрият табу һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Авыл тарихын язу – энә белән кое казуга тиң. Танышларым арасында абруйлы тарихчылар, күренекле галимнәр, тәҗрибәле журналистлар шактый, шулай да эш барышында нинди дә булса кыенлык килеп чыкканда, иң беренче чиратта Фәнүр Мөгамбәр улына шалтыратам. Ул һәрвакыт ашыкмый гына, җентекләп уйланылган, төпле киңәшләрен бирә.
Фәнүр Гыйльмановның тарих чоңгылында эзләнүләре, табышлары, туган җиренә мәхәббәте, анда яшәүчеләргә карата ихтирамы аның туган авылы Яңа Абзан тарихына багышланган “Чабаталы морзалар, йомышлы татарлар варислары” китабында аеруча ачык чагыла.
Беренче карашка, китап аерым ике авыл тарихына гына багышланган кебек тоелса да, чынлыкта республикада “чабаталы морзалар” һәм аларның нәселләре тарафыннан нигезләнгән яисә алар күпчелек халкын тәшкил иткән дистәләрчә авыл-салаларның уртак үткәнен иңли. Һәм бу тарих, Благовар белән генә чикләнмичә, Әлшәй, Дәүләкән, Бүздәк, Чакмагыш, Чишмә, Кушнаренко якларына да барып чыга, бу якларда яшәүче мишәр татарларының уртак тамырларын ачып сала.
* * *
Гомерен Башкортстандагы татар журналистикасына багышлап, 39 ел дәвамында “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе йөген тарткан Фәнүр Мөгамбәр улы талантлы һәм иҗаты җимешле күренекле журналист булып танылды. Фәнүр Мөгамбәр улы республика күләмендә киң яңгыраш алган бик күп мәкаләләр һәм очерклар иҗат итте. Аның иҗтимагый-сәяси һәм икътисад темаларына, шулай ук авылның күпкырлы тормышына багышланган хезмәтләре һәрвакыт үз укучысын тапты. Ул күп тапкырлар “Кызыл таң” гәзитенең ел лауреаты исеменә лаек булды.
Резида ВӘЛИТОВА.
