Зөфәр Еникеев белән беренчегә генә очрашуыбыз түгел. Юбилейлар алдыннан да, ниндидер истәлекле даталар буенча да аралашканыбыз булды. Иң тәүдә шунысын әйтергә кирәк: Зөфәр Иргали улы – бик кызыклы әңгәмәдәш. Эзмә-эзлекле, мәгънәле, ачык күңелле кеше ул. Энциклопедик белемгә ия. Башкортстан тарихын, аның мәдәниятен, музыка сәнгатен, әдәбиятын “су кебек эчә”. Башка күпләрдән заманча фикер йөртүе, үз өлкәсендә чын профессионал булуы һәм кыюлыгы белән аерылып тора. Беркайчан да үз карашын көчләп такмый. Оппонентларның фикерен тыныч кына тыңлый белә.
Әлбәттә, аны иң элек Башкортстанның һәм Русиянең иң тәҗрибәле парламентарие дип әйтергә кирәк, сайлаучылар Зөфәр Еникеевка республика парламентында үз мәнфәгатьләрен яклауны биш чакырылыш рәттән ышанып тапшырган. Бу – илебез парламентаризмы тарихында абсолют рекорд. Аның һөнәри уңышы чыганаклары – зур тормыш тәҗрибәсе, хокук саклау органнарында уңышлы эше, белемгә омтылу, шулай ук шәхси сыйфатлары: үзсүзлелек, эзлеклелек, әйләнә-тирә тормышны яхшы якка үзгәртү, кешеләргә файдалы һәм кирәкле булу теләге.
Ләкин аның тәүге һөнәре – тикшерүче. Иң яраткан һөнәре дә шул түгелме икән әле, чөнки чираттагы юбилее алдыннан очрашкач, Зөфәр Иргали улы, тормышының шушы чорын сагынуын белдереп, аңа җентеклерәк тукталды.
Баймак районының Мокас дигән кечкенә генә авылда гади крестьян гаиләсендә туып-үскән егет, урта мәктәпне тәмамлагач, тикшерүче булырга карар итә.
– Гаиләдә сигез бала үстек. 6нчы сыйныфтан басуда яшелчәчелектә эшләдем. Түтәлләр үстереп, аена 5-6 сум акча ала идем. Әти-әни яхшы тәрбия бирде. Аннары, минем картәтием – узган гасырның 20нче елларында ветеринар табибына Берлинда укып кайткан кеше. Аны якташлары, акча җыеп, шунда укырга җибәргән. Гомере буе районда ветврач булып эшләде. “Китап җене” кагылу, белемгә омтылу аннан киләдер дип уйлыйм.
Сигезенче сыйныфта тикшерүче булырга карар иттем. Аңа кадәр математика, физика, химия буенча олимпиадаларда призлы урыннар яуладым. Химия иң яраткан фәнем булды. Ләкин Шерлок Холмс, Мегрэ кебек геройлар белән хыяллануым, тикшерү романтикасы җиңде. Мин Свердловскидагы юридик институтка керергә ниятләдем. Ләкин моның өчен ике ел стажың булу кирәк иде. Бу елларда колхозда көтүче йөген тарттым. Институтка керергә китапханәдәге шушы тема буенча китапларны укып, җитди әзерлек белән килдем. Соңрак әйттеләр: иң шәп, иң белемле абитуриент идең, диделәр. Ләкин ул вакытта, күпчелек авыл балаларына хас булганча, урысчаны начар белә идем. Лев Толстойның “Сугыш һәм солых” романының беренче томын сүзлек белән укып чыкканым истә. Калганнарын инде сүзлексез генә җиңдем. Мактанып әйтмим: иң яхшы студентларның берсе булдым.
Институтны уңышлы тәмамлаганнан соң Зөфәр Иргали улы 1973 елда Дуван районында прокуратура тикшерүчесе булып эшли. 1974-75 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Хезмәттән соң Салават шәһәрендә һәм Баймак районында тикшерүче булып эшен дәвам итә. 1978 елдан халык депутатларының Сибай шәһәр Советы башкарма комитетында җаваплы урыннарда эшли.
– Укып бетергәч, Дуван районына тикшерүче итеп эшкә җибәрделәр, анда мине бер татар абзые хезмәтнең нечкәлекләренә өйрәтте. Бик катлаулы да, кызыклы да эшләрне ачуда катнаштым. Шуларның берсе һаман да истә: Дуван районының Әбдрәшит авылында ферма төзиләр иде. Анда эшләгән кызлар (мин әле өйләнмәгән) килеп зарланды: аларга хезмәт хакын түләмиләр икән. Мин төпченә башладым. Баксаң, ПМК җитәкчесе үзенә зур йорт төзеп булаша, бөтен акча шунда китә. Бүген моны коррупция диярләр иде. Шул рәвешле 48 мең сумны “йомган” бу. Йортын салган, газ керткән. Мин, аның баш бухгалтеры белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырып, ярты ел бу хәлне өйрәндем. Аннары тикшереп, нәтиҗәне прокурор өстәленә салдым. Ул: “Син нәрсә, ул кеше – райком әгъзасы. Миңа проблема булачак”, – дип карышып маташты. Аннары инде: “Мине кыстырма, үзең ахырына кадәр җиткер”, – диде.
Ә мин партиядә түгел. Үзем җинаять эше ачтым. Теге җитәкчене чакырттым. Ул шунда ук беренче секретарьга йөгергән. Анысы мине “дело” белән килүемне таләп итте. Ә мин яшьмен, текәмен. “Беренчедән, мин “беспартийный”. Икенчедән, җинаять эше материаллары – ул бөтен кешегә дә күрсәтелә торган документ түгел. Үзегез килегез, минем дә кабинет бар”, – дидем. Ул нык тузынды. Ләкин мин бу эшне Русия Прокуратурасының контрольгә алуына ирештем. Якладылар. Ул, чыннан да, авыр эш булды. Акчаның нәкъ башка максатларда тотынылуын дәлилләргә кирәк иде. Басым да булды. Ләкин мин эшне ахыргача җиткердем.
Шушы эшне япканнан соң мине армиягә алдылар. Соңыннан коллегам Зөфәр Сафин (ул Уфа прокуроры да булып торды) миңа, син бит бу эшең белән бөтен СССРга танылдың, диде. Урындагы властьларның басымына карамастан, яшь тикшерүче катлаулы эшне судка кадәр җиткергән, дип, бөтен журналлар язды, ди. Кызганычка каршы, армиядә мин боларны белми калдым.
Армиядән кайткач, Салаватка прокуратураның өлкән тикшерүчесе итеп тәгаенләделәр. Анда туберкулез белән авырдым һәм Сибайда бер ел дәваландым. Аннары Баймакка эшкә күчтем. Андагы бер эш хәтердә: Темәс авылыннан өч бертуган егет сыер абзарлары төзү белән шөгыльләнгән. Аларны милиция интектергән, имеш, шабашкада йөриләр, акча эшлиләр. Шикаятьләр язганнар.
Мин бу эшне тикшерә башладым, ныклап өйрәндем. Егетләрне ни өчен болай җәфалауларын беләсем килде. Үзләрен чакырттым. Ә алар, кулга алалар икән, дип, фуфайкалар, сохарилар төяп килгән. Курыкканнар. Өрлектәй башкорт егетләре. Мин җинаять эшен ачудан баш тарту турында постановлениене укыдым. Тегеләр аңламый, ә мин: “Сезне мактарга гына кирәк, сез – азат”, димен. Утырып еладылар, һич алдаусыз. Соңыннан ишетүемчә, үзгәртеп кору елларында алар мулла булып киткән. 1990 елда депутатлыкка кандидат булып теркәлгәндә көндәшләрем райком секретаре һәм аның кебек зур эшем ияләре иде. Шушы өч егет, өч мулла, минем өчен агитация эшләп, заманында минем үзләренә ничек ярдәм итүемне сөйләп йөргән. Шуңа да сайлауларда җиңүемдә аларның да өлеше бар, дип уйлыйм. Менә бит, изгелек эшлә дә суга сал, халык күрер, халык күрмәсә, балык күрер, диләрме әле?
Искитәрлек хәлләр булды инде ул. Тагын бер шундый очракны хәтерлим. Баймакта эшләгәндә, малларга ашарга азык җитми дип, атларны бетерергә дигән фәрман чыгарырга булдылар. Мине Нигамәт авыл Советына җибәрделәр. Авыл Советында Юлай дигән яшь кенә егет. Ул югалып калган. Атсыз калабыз, дип котлары очкан пенсионерлар җыелган. “Атларны саклыйбыз. Кош – канатсыз, башкорт – атсыз булмый. Атыгызны беркемгә дә бирмәгез”, – дидем. Һәм бу авыл Советы атларын тулысынча саклап калды. Әлбәттә, район җитәкчелеге белән конфликтка керелде. Туксанынчы елда депутатлыкка сайланырга булгач, ул бабайлар да исләренә төшергән. Безнең атларны саклап калган егет бит бу, дип, үзләренең район башкарма Советы рәисенә тавыш бирмичә, мине сайлаганнар. Шул рәвешле депутат булып киттем...
Чыннан да, 1990 елның мартында Зөфәр Еникеев язмышында бик җаваплы чор башлана. Республика сайлаучылары аңа Башкорт АССР Югары Советының Башкортстан парламентаризмы тарихында иң демократик уникенче чакырылыш депутаты итеп сайлап, ышаныч күрсәтә. Зөфәр Иргали улы Югары Советның Халык мәгарифе, фән, мәдәният, милли һәм интернациональ традицияләр, тарихи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе итеп сайлана. 1993 елда Зөфәр Еникеев Башкортстанның яңартылган Русия Федерациясенең тулы хокуклы субъекты статусын чагылдырган Конституция – республиканың Төп канунын төзүчеләрнең берсе булды.
– Мин депутат булып сайланырга ниятләгәч, Темәстән Баймакка кадәр юл салырга кирәк, Еникеевтан нинди файда, ул юл саламыни, дип, өстәгеләр зык купкан. Мин нишләдем? Тулысынча норматив актларны өйрәндем. Мин – юрист. Чиләбе өлкәсендә, Башкортстанныкына караганда, асфальтланган юллар биш тапкыр күбрәк икәнен белдем, чөнки халыктан җыйган Юл фонды акчалары үзләрендә кала. Башкортстан карамагындагы Юл фондын төзү турында закон проектын әзерләдем дә республика Президенты Мортаза Рәхимовка кердем. Шуннан ул Премьер-министр Валентин Павловка шалтыратты. Аңлатты. Юл фондын калдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. Аның җавабын һич онытмыйм: “Калдырыгыз, үзеңнең республика өчен эшлә, Мортаза”, – диде Павлов. Ул вакыттагы финанс министры Юлай Кинҗәбулатовны чакыртып, проблеманы хәл итеп куйдык.
Юлларны тулысынча асфальтладык. Гомумән, бөтен республика буенча мең километрдан артык юл салынды. Юл фонды төзедек. Күп нәрсәләр эшләдек. Зилаер, Баймак, Сибай асфальт юл белән тоташтырылмаган иде. Шөкер, хәзер Хәйбулла белән Баймакка җырлап кайтабыз. Аскарга туры юл бар. Юлны ике-өч сәгатькә кыскарттык. Һич икеләнмичә әйтәм: бу – минем хезмәт нәтиҗәсе дә. Мин Башкортстан халкы алдындагы бурычымны намус белән үтәдем.