17 елга якын журналист булып эшләгән вакытта кемнәр турында гына язылмады икән дә, ничә йөз мәкалә гәзит битләрендә дөнья күрмәде икән. Ә менә әнием турында беркайчан да сөйләгәнем булмады. Ул безне үзе шулай өйрәтте. “Артык сүз кирәкми, иң мөһиме, кылган гамәлләрегез яхшы булсын”, – диде. Әмма бүген минем әнкәй турында бәян итәсем килә. Җир йөзендәге иң якын, иң кадерле кешемнең гомер юлы турында кино төшерсәң, күпләр аны елый-елый карар иде.
Ник елыйсың, әнкәй?
Урамнан йөгереп керү белән күзгә әнкәй чалынды. Ул вакытта әле өебез газга тоташтырылмаган. Әнкәй өйнең уртасындагы зур ак мичкә аркасын терәп утырган. Хәтта зәңгәр шакмаклы тукыма белән тышланган артлы урындык та истә. “Әнкәй, нигә елыйсың?” – дидем дә, җавабын көтеп тә тормыйча тагын чыгып йөгердем. Миңа ул вакытта 2 яшь тирәсе булгандыр. Әнкәйне беренче хәтерләвем бу. Әнкәй һәрвакыт елый иде... Берсендә әнкәйнең өзгәләнеп: “Үлеп бетәләр бит инде!” – дип капланып елаганын күрдем. Шулай итеп, әнкәйне үз акылым белән аңлый башлаганда ул 32 яшьлек бик чибәр, зифа буйлы, әмма бераз моңсу карашлы хатын-кыз иде.
Гәрәева Рәфизә Әсхәт кызы 1956 елда Чиләбе өлкәсе Карабаш шәһәрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Картәти Әсхәт Әүхәди улы Балтач районы Иске Янбай авылында туып үскән. Бөек Ватан сугышыннан бик нык яраланып кайтып, шушы авыл сылуы Мөшәрәфәгә өйләнгән. Яшь гаилә тиздән күрше өлкәгә күчеп китә. Шунда 3 балага гомер бирәләр. Картәти биредә шахтада эшли. Әмма берникадәр вакыттан, сәламәтлек мөмкинлеге чикле булу аркасында, аларга туган якларына кайтырга туры килә. Иске Янбайга кайтканда әнкәй татарча бөтенләй аңламаган булган. Билгеле, биредәге балаларга шәһәр кызының “башкача” сөйләшүе ошамаган. “Ярый әле апам белән абыем бар иде. Алар мине һәрвакыт яклашты”, – дип искә ала ул елларны әнкәй. Картәти белән картәни балаларын кече яшьтән үк бик тату, бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә өйрәткән.
Авылга кайткач, Әүхәдиевлар гаиләсендә тагын 3 малай туа. Шулай итеп, 6 балага гомер бирә картәти белән картәни.
8нче сыйныфны тәмамлагач, Бөре шәһәрендәге училищега укырга кереп, ташчы һөнәрен үзләштерә ул. Монда да җитеш тормыш көтеп тормый аны. Авылга кайтып китәргә акча юнәтә алсаң да, техникасы юк бит! Иске Балтачтан Иске Янбайга 30 чакрымлап җәяү атларга кирәк.
– Кайткач та, “И балакаем, ярый кайттың әле, сагынган идем”, дип кочаклап ала да әни, икенче сүзе итеп, “ничек җибәрәм инде”, дип борчыла иде. Миннән башка авылда тагын өч энем дә бар. Апа белән абый да тормышлы түгел иде әле. Без генә түгел, барыбыз да шулай укыдык, – ди ул.
Укуын тәмамлагач, әнкәй, апасы Наиләгә ияреп, Белорет районындагы бер совхозга савучы булып эшкә китә. Биредә яшәргә урын да бирәләр, эш хакы да зурдан була. Күбрәк акча эшләү нияте белән кызлар җае чыккан саен башкаларның да сыерын савып, күбрәк сөт тапшырырга тырыша. Шулай итеп өс-башларын юнәтәләр, ярыйсы гына акча эшлиләр. Әмма яшьлек барыбер үзенекен итә. Кызлар туган ягын бик сагына. Нәтиҗәдә, алар кире Иске Янбайга кайта. Арытаба әнкәй Бөре шәһәрендә сатучы һөнәрен үзләштерә.
Укуын тәмамлагач, әнкәйне Балтач районының Янтимер авылына эшкә җибәрәләр. Биредә марилар яши, алар татарча да яхшы аңлыйлар. Әнкәйне дә тиз арада үз итә авыл халкы.
– Вәсигать, күрше Янтимер авылы кибетенә бик чибәр бер кыз эшкә килгән. Барып кара әле, – ди беркөн авылдашы яңа гына армиядән кайткан егеткә.
Әткәй ике дә уйламый, биш чакрым ераклыктагы авылга, мотоциклына атланып, кыз күрергә китә. Озак кына басып торып, кызны күзәткәннән соң, чират аңа җитә.
– Сезгә нәрсә кирәк иде? – ди шунда аңа кыз.
Вәсигать кибеттә басып торуын да оныткан була. Күзенә иң беренче чалынган телевизорны күрә дә, “миңа телевизор кирәк иде”, дип җаваплый. Бик җитди кыяфәт белән әткәй телевизорны карый да чыгып китә. “Яңа гына армиядән кайткан егетнең телевизор алырлык акчасы кайдан булсын инде? Бигрәк беркатлы идең инде үзең, беренче сүзгә ышандың” – дип, әткәй соңыннан да бу вакыйганы көлеп искә ала иде.
1976 елның 7 ноябрендә өйләнешә алар. Озак та үтми, әнкәй үзенең йөкле икәнен белә.
– Җәй туарга тиеш иде улыбыз. Вәсигатьнең “Урал” мотоциклына утырабыз да Көнтүгештән Иске Янбайга әниләргә урман аша кунакка барабыз. Билгеле инде, урман юлы баткак иде. Берсендә мотоциклыбыз бик нык батты. Мин ике дә уйламый төшеп аны этәрдем. Баланың тууына инде күп тә калмаган иде. Шунда аның соңгы тапкыр селкенүен сиздем, – ди әнкәй.
...Әнкәй бала тудыру йортыннан чыкканда, әткәй улларын җирләгән булган инде. Чардуганны да нәзек кенә тактадан бизәкләп үзе ясап куйган була.
Бу хәлләрдән соң озак та үтми яшь гаилә Иске Уразай авылына күчеп китә. Биредә әнкәй урман хуҗалыгы кибетенә эшкә керә. Ә 1978 елда беренче кызлары Рузилә дөньяга килә.
1982 елда Гәрәевлар Көнтүгештә өй төзеп, яңадан шунда күченәләр. Биредә икенче кызлары Лилия туа. Бу вакытта инде әнкәй Көнтүгештәге кибеттә сатучы булып эшләгән була.
– Шулай матур гына яшәгәндә әти мәрхүм булды. Сугышта алган яралары җәфалады, аннары, шахтадагы таш тузаны үпкәсенә утырган иде, бу да гомерен кыскартты. Әни янында өйләнмәгән дә малайлар калды, – ди әнкәй.
1987 елның 13 гыйнварында инде өченче кызлары булып мин дөньяга килгәнмен. Менә шулай итеп, өч кызлы була әткәй белән әнкәй.
Бәхетсезлек белән бәхет алмашлап килә, дисәләр дә, кара полоса әнкәй гомерендә арытаба да күп була әле. Картәти үлеп, озак та үтми, әнкәйнең абыйсы Фәрдәт агач башыннан егылып төшеп, умыртка баганасын сындыра. Хәле бик җитди булуга карамастан, ул тизрәк аякка басарга тырыша. Чөнки аның да бу вакытта хатыны һәм ике кечкенә улы була.
– Абый инвалид коляскасына утырды. Тиздән кул белән идарә итә торган машина сатып алды. Шуңарда йөри иде. Тыныч холыклы, аз сүзле, бик акыллы, төпле иде абыкай, – дип искә ала аны әнкәй.
Бу хәлләрдән соң берничә ай үтүгә, әнкәйнең 31 яшьлек апасында яман шеш барлыгы ачыклана. Әмма дәваларга инде соң була...
– Сиңа бу вакытта 1 яшь. Атна ахырында 9 яшьлек Рузиләгә, 5 яшьлек Лилиягә мал-туарны калдырып, Уфага, абыйның хәлен белергә барабыз. Атна уртасында Иске Балтачта яшәүче апаны карашырга барам. Аның да өч баласы бар. Зурысы Рәсиләгә бу вакытта 10 яшь иде. Апаның күкрәгендә яман шеш таптылар. Ахырда шеш тышка ук бәреп чыкты. Рәсиләгә апаның чүпрәкләрен барып юышырга кирәк, 3нче сыйныфта укыган Илнур, 2нче сыйныфтагы Инзиләгә хатын-кыз тәрбиясе кирәк. Бу вакытта ничек өзгәләнгәнемне үзем генә беләм, – ди әнкәй.
Инде шулай яшәгәндә Фәрдәт абый машинасы белән йөк машинасы астына барып керә. Шуннан соң ул урын-җир өстендә ятучыга әйләнә.
– Энекәшләр абыкайны дәваханәдә чиратлап карады. Әмма ул инде савыгырлык түгел иде, – дип күз яшьләрен сөртә әнкәй.
37 яшьлек Фәрдәт абый үлеп, берничә ай үтүгә, әнкәйнең апасы 36 яшьлек Наилә дә җан бирә.
– Син кечкенәдән Наилә апага охшагансың. Әле видео белән шалтыратсаң, дертләп китәм. Апа карап торган кебек. Сине аерып ярата иде. Безгә килсә, хәлсезләнеп, бүлмәдәге диванга кереп ята. Сиңа бу вакытта 2 яшь. Сине чакырып ала да, җырларга өйрәтә.
Әнкәй апасының үлемен бик авыр кичерә. Бердәнбер кыз туганының күзен дә үзе йомдыра ул.
– Апа белән аерылмас сердәшләр идек. Балтачтан җәяү йөгереп килеп керер иде, шау-гөр килеп, барыбызның да кәефне күтәреп чыгып китәр иде. Бик уңган, көчле рухлы хатын-кыз иде. Мин аның янында бик сабыр күренә идем, – ди әнкәй.
Әмма әнкәй иңенә төшкән авырлыклар моның белән генә дә бетми әле. Энесе Мәдис өйләнеп, берничә көн үтүгә Уфадан янә кайгылы хәбәр килеп төшә. Бу юлы әнкәйнең 28 яшьлек энесе Зәлхәт вафат булган...
Шулай итеп, әнкәй бер елда 3 туганын җирли...
Зәлхәт абыйның 6 айлык кызы кала. Бу вакытта Тәнзилә җиңгәчәй медицина университетының соңгы курсында укыган була. Әлеге хәлләрдән соң җиңгәчәй академ ялы алырга уйлый. “Гөлшатны үзебез карыйбыз, син укуыңны тәмамла”, – дип, әнкәй аларның кызы Гөлшатны безгә алып кайта. Бу хәлләргә түзәр дә идең, әнкәйнең әнисе – картәнинең хәле начарлана. Бер-бер артлы 3 баласын җир куенына салган ананың психикасы бик нык какшый һәм бер көнне ул колорадо коңгызына каршы булган даруны алып эчә...
– Ярый әле әнине вакытында дәваханәгә илтеп җиткерделәр. Юкса, аның белән дә хушлашырга туры килә иде... Әнигә бик нык ярдәм кирәк иде. Кайвакыт күңел яралары сыкравы тән сызлавына караганда күпкә авыррак шул, – дип зурәнине искә ала әнкәй.
Шулай итеп, әнкәй зурәнкәйне дә безгә алып кайтты. Үзебез 3 бала, кечкенә Гөлшат, зурәнкәй, әткәй һәм әнкәй бергә яши башладык. Әле моның өстенә ял саен әткәй Наилә апаның өч баласын алып килә. Әнкәй аларның киемнәрен юа, тәм-том пешерә. Җае чыккан саен Уфадагы Фәрдәт абыйның хатыны Мәдинә апа ике малае белән кайта. Чөнки зурәнкәй аларны бик сагына. Табиблар бу вакытта зурәнкәйгә борчылырга ярамаганлыгын әйтә. Шулай итеп, күп вакыт безгә йокларга да урын калмый иде.
Югарыда телгә алган күренеш, әнкәйнең “үлеп бетәләр бит инде” дип елавы да җан авазы булгандыр, күрәсең...
Без иң матуры булырга тиеш идек...
Әнкәй белән әткәйнең мәхәббәтенә мин әле дә сокланам. Юк ул мәхәббәт тарихы кинолардагы кебек зур розалар гөлләмәсе дә түгел, диңгез ярында ял итүгә дә корылмаган иде. Өйләнешкәндә әткәйгә – 21, әнкәйгә нибары 20 яшь булган. Тормышларында сынаулар аз булмады, әмма алар бер-берсен бик хөрмәт итә иде. Әткәй бик кызу канлы булса да, әнкәйне аталарча курчалый да белде.
– Мин йокыдан уянуга чәй кайнаган, өй ягып җылытылган булыр иде. Мин беркайчан да, башка авыл хатыннары кебек, малларга нәрсә ашатырга, утынны кайдан алырга, яисә печәнне ничек эшләрбез, дип борчылмадым. Минем ул турыда уйлап караганым да булмады, – ди әнкәй.
Әткәй матур сүзләргә саранрак иде. Ул һәрвакыт безгә мәхәббәтен эше белән күрсәтте. Шулай да язын умырзаялар чәчәк аткач, әткәй аларны ел саен әнкәйгә бүләк иткәне хәтердә. Каен суы чыкса да, әйдә, урманга барып кайтыйк, дип, әнкәйне алып чыгып китә иде. Аланнарда җиләкләр өлгергәч тә, иң беренче тәлгәшләп җыеп, әнкәйгә алып кайта иде.
Алдан әйтүемчә, әткәй гаиләбезне һәрвакыт курчалап яшәде. Мин аларның, без нәрсәдер сорап, алып бирмәгәннәрен хәтерләмим. Авылда ят киемне иң беренче булып без кидек, техникада йөрүче беренче кызлар да без булдык. Ә бу бит 90нчы еллар иде. Без үскәндә әткәй өч урында эшләде. Шулай да алар безне иркәләмәде. Без яхшы укырга, тәртипле булырга тиеш идек. Һәм алар безне бөтен эшкә дә өйрәтте.
– Авылда концерт булса – сез, мәктәптә ярышлар булса – сез. Уку алдынгылары да булдыгыз. Хәзер уйлыйм да, ничек сезне бер дә жәлләмәгәнбез? Әткәгез барлык ир-егет эшенә дә өйрәтте бит сезне. Сарык суярга кирәк булса да, мине түгел, сезне чакырып ала иде. Машина төзәтергә чыкса – ачкыч биреп торырга булса да ярый ул дип, сине ияртә. Бакча да сезнең өстә, мал-туарга азык әзерләүдә дә сез ярдәмчеләре булдыгыз.
Чыннан да, әткәйнең гаражында нинди тимер барлыгын да белә идек без.
– Ә, бәлки, әткәйнең улы булмаганга шулай булгандыр?
– Ю-юк, киресенчә. Ул һәрвакыт, “мин 3 кызымны 5 малайга да алмаштырмыйм”, ди иде. Берсендә: “Минем күпме гомер барлыгын беркем белми. Кызларның ир туганнары юк. Дөнья булгач, нинди хәлләр булмас. Көчле булсыннар, акча эшләргә үзләре өйрәнсеннәр”, – диде.
Бу сүзләрнең дөрес булуын мин дә исбат итә алам. Укуда чак кына билгеләр төшә башласа да әткәй: “Ирегездән акча сорарсызмы? Укыгыз, интегеп, кешедән сорап яшәмәссез”, – дип ачулана иде.
Мәктәпне медальләргә тәмамладык та, өчебез дә югары белем алдык. Әнкәй һәрвакыт: “Өчегез өч төрле юнәлеш алыгыз. Дөнья булгач – төрлечә булыр, берегезгә авыр чакта, икенчегез ярдәм итәр”, – ди иде. Шулай итеп, өлкән апам – укытучы, уртанчыбыз – җир төзелеше буенча инженер, ә мин журналист булдым. Менә шундый ата-ана булды алар. Мин аларны һәрвакыт кошларга тиңлим. Кошлар да бит балаларын очарга өйрәткәндә иң беренче үзләре оядан төшереп җибәрә, ә үзләре янәшәсеннән оча. Юк, әнкәй белән әткәй беркайчан да безнең биектән җиргә килеп төшүебезгә юл куймас иде. Әмма менә очып төшкәндә үз канатыңа ышанырга кирәклеген яхшы аңлаттылар.
Рәхмәт сиңа, почта
Әнкәй урындагы почта бүлекчәсенә 1987 елның җәендә эшкә керә. Янтимер, Яңа Уразай, Көнтүгеш, Югары һәм Түбән Иванай авылларын хезмәтләндерә иде ул почта. Бу вакытта мин 5 ай ярымлык кына булганмын.
– Ичмасам, утырып тора башласа, кулдан эш китәр иде, ди идем, – ди әнкәй.
Безнең авылда балалар бакчасы булмады. Мине ул 8 һәм 4 яшьлек апамнарга калдырып, эшкә чыккан.
– Ул заманнарда почта эшен сөйләп бетерерлек түгел. Авылда картлар күп. Пенсияне почтальоннар тарата. Гәзит-журнал алдырмаган бер йорт та юк. Моның өстенә утка, суга, телефонга акча җыю да безнең өстә. Һәм син чирләдең... Тәнеңне шешек басты. Тәрбия җитмәгәндер инде. Сиңа декрет ялында булганда эшсез калдым да, почтада урын бар чагында чыгып калыйм, дидем шул, – ди әнкәй.
Бәхеткә, мин тиз арада савыкканмын. Шулай да төннәр буе мине тәрбияләп йокламый, ә иртәгәсен янә почтага йөгерүе гомерлеккә исендә калган.
Нәкъ 90нчы еллар башында авылда гөрләп эшләгән ферманы ябалар. Ярты авыл халкы эшсез кала. Акчасызлык тәмам кешенең үзәгенә үтә.
– Әтиең бу вакытта электромонтер булып эшли иде. Ул вакытта әле кесә телефоннары юк. Ул кешеләргә телефон үткәрә, аларны ремонтлый. Эш хакы яхшы, әмма тоткарлыйлар. Минем дә эш хакы зарланырлык түгел, әмма дүртәр ай акча бирмиләр. Без авылда яхшы яшәүчеләр исемлегендә идек әле. Әле уйлыйм да, тәвәккәллегемә шаккатам. Яшәргә кирәк, күпләрнең балалары читтә, студентлар. “Рәфизә, акча биреп тор әле, шул көнне үк китерәм”, – дип киләләр. Ә миндә утка, подпискага җыйган акча бар. Шуларны биреп торам. Аллаһның рәхмәте, бер тапкыр да ревизия вакытына эләкмәдем. Бер урыннан алдым, икенче урынга салдым. Отчетны ул чакта аена бер генә тапшыра идек, – ди әнкәй.
Әнкәйнең эшеннән бирелгән грамоталары, рәхмәт хатлары санап бетергесез. Аның сурәте район гәзитеннән төшмәде. Подписка эшләү буенча да, ә соңрак товар сату буенча да һәрвакыт алдынгы булды.
Шулай итеп, 30 елга якын почта бүлекчәсе мөдире булып эшләп, хаклы ялга чыкты әнкәй.
Әнкәйне танымадым...
Шулай дөньялар җайланып, без – балалар үзебез гаиләләр корып, яши башладык. Бу вакытта инде әткәй төрле техника алып, җир алып, крестьян-фермер хуҗалыгы төзеде. Бер-бер артлы оныклар туа торды. Әнкәй белән әткәйнең дә, ниһаять, икәү генә калып, рәхәт итеп яшәр чаклары җитте. Тик, көтмәгәндә, йортыбыз капкасын янә зур кайгы шакыды. Дөресрәге, шакып та тормады ул, ишек алдына килеп үк керде...
Мин ул вакытта тормыш иптәшем белән Уфада яши идем инде. Туй алдыннан бөтен каралты-кураны буяп чыктым. Йортыбыз тулысынча агачтан төзелгән иде. Буяганнан соң, ул чыннан да, курчак өен хәтерләтте.
Әткәйнең күптәнге хыялы бар иде – “Нива” машинасы алу. 2008 елның 18 октябрендә әткәй, булган акчаларын җыештырып, Уфага машина алырга килде. Машинаны таптык, ошаттык. Әмма соңга калу сәбәпле, рәсмиләштереп өлгермәдек. Әткәй бездә кунарга калырга тиеш. Тик көтелмәгән шалтырату бөтен хыялларны челпәрәмә китерде. Авылда өй яна...
Уфа белән Көнтүгеш арасы — 3 сәгатькә якын юл. Күршеләргә шалтыратабыз, беркем телефонны алмый. Ахырда күршебез Фидая апа телефонны алды да: “Әйе шул, Гөлия, яна. Рәфизә апа күренми...” – диде. Ике араны без 1 сәгать тә 50 минутта үттек. Шушы вакыт миңа гасыр булып тоелды. Теләк бер: “Әй, Ходаем, әнкәй исән булса ярар иде!” Ә әткәй бер сүз дә эндәшмәде, бары вакыт-вакыт уфтанып алды.
Авылга кергәндә каршыга янгын сүндерү машиналарын очраттык. Алар кайтып бара иде. Көзге пычрак юл. Машина белән керерлек булмагач, аны урам башында калдырып, җәяү йөгердек. Электр сүнгән иде. Урам кап-кара. Мин пычракка бата-бата төтен исенә йөгерәм.
– Ән-кә-ә-әй! Әнкәй син кайда?
Бер тавыш та юк. Беркем эндәшми. Тагын кычкырам.
– Ән-к-ә-ә-әй!
Күмергә калган өй буена килеп җиткәч кенә ят тавыш белән берәү эндәште. Әнкәйнең янгында күршеләргә кычкырып тавышы беткән икән.
Мин урамның икенче ягына борылып карасам, иске башлык, өстенә әллә нинди иске әйберләр кигән бер олы яшьтәге хатын утыра. Бу – минем әнкәй иде...
Ул көнне әнкәй кич белән малларны караган да, әткәй кайтуына пилмән ясап, аны туңдырыр өчен тышка чыгарырга булган. Ул чыкканда ишегалды яна башлаган инде. Әнкәй тиз генә күршеләргә чыгып йөгергән. Өстендә бер кат футболка һәм трико гына була. Кире әйләнеп кергәндә янгын өйнең бер ягын чолгап алган. Әнкәй әле тегеләй, әле болай бәргәләнә. Ишек алдындагы коедан су алып сибәргә уйласа – кое чиләген төпкә үк төшереп җибәргән булалар... Янгын сүндерүчеләр килгәнче дә берникадәр вакыт уза. Бу вакытта әткәйнең “Беларус” тракторы өй каршында торган. Ялкын телләре аңа да якыная башлый. Әнкәй шундагы ир-егетләрдән аны кабызып, читкә куюны үтенә. Әмма тракторның “пускач” җебе дә серле рәвештә югалган була. (Без аны берничә көннән урамның икенче очында таптык).
Безнең өй тау башында утыра. Ялкынның инде тәмам тракторга якын килгәнен күргәч, әнкәй берүзе (!) аны этеп, таудан төшереп җибәрә. Шулай ул янмый кала. Ул арада янгын өйнең икенче ягын да чолгап ала. Ә анда утынлык, абзар... Ул вакытта әле авылда газ юк иде. Әткәй кышкылыкка дип, 7- 8 газ баллоны кайтарып куйган була. Шуннан ерак та түгел 100 литрлы ике-өч савыт солярка тора...
– Әгәр дә солярка түгелеп китсә, газ баллоннарына да ут кабар иде. Анда инде без генә түгел, урам белән шартлар идек, – дип искә ала ул коточкыч көнне әнкәй.
Ярсу вакытында хатын-кыз ир-егеттән күпкә көчле, диләр. Бу шулайдыр да. Солярка чиләкләренә ут якынайганын күргәч, әнкәй аларны күтәреп (!) бер-бер артлы урамга чыгарып куя. Шулай итеп, шартлаудан котыла ул.
Без кайтып җиткәндә өйнең янып бетә алмаган бурасы гына калган иде. Шушы бура эчендә элекке бик иске шифоньер калган. Аның эчендә документлар, фотоальбомнар һәм мунча сөлгеләре саклана иде. Шушы әйберләрдән башка берни калмады...
Шушы төн эчендә әнкәй 15 елга картайды... Моңа кадәр кешенең коточкыч хәлләргә тарыганда шулай үзгәрә алуын кинода гына күргәнем бар иде. Үз әниеңне бу хәлдә күрү, аннан да бигрәк, берничек тә ярдәм итә алмавыңны аңлау нык кыен. Бу бит алар яшәгән өй генә түгел. Ул – безнең балачак, безнең тәпи киткән урыныбыз. Анда безнең кечкенә киемнәребез, уенчыкларыбыз, дәфтәргә куелган беренче билгеләребез, мәктәптә төрле ярышларда алган бүләкләребез сакланды (хәтта уку алдынгысы булганга алган медальләребез дә янды). Ул барыбыз да җыела торган иң җылы оябыз иде...
Икенче көнне авылның ир-егетләре янган бүрәнәләрне түгәргә янә безгә җыелды. Ут базга төшеп өлгермәгәнлектән, анда бәрәңге калган. Әнкәй ир-егетләрне ашатырга дип, ихатада бәрәңге пешерергә була. Әмма тоз да, шырпы да таба алмый ул.
– Аллаһ фәкыйрьлек белән дә сынады. Әмма, шөкер, ничек алды, шулай бирде дә, – ди бүген әнкәй.
Туганнарыбыз, кода-кодагыйлар, дусларыбыз бик ярдәм итте безгә бу сынауны үтәргә. Әле әткәйнең машинага дип җыйган акчасы да янда калды бит.
Утта эрегән мебельләрне, янган бүрәнәләрне түккәч, Лилия апа, мин һәм әткәй өй каршына чыгып бастык. Бушлык...
– Зурәнкәңнәргә кайтып китәрбез инде, балалар, – диде әткәй озак кына күмерләргә карап торганнан соң. Зурәнкәй ул вакытта янәшәдәге урамда ялгызы яши иде.
– Син анда кайтасың да соң, ә без кая кайтабыз?.. – дидек апа белән бертавыштан. Төшенкелеккә бирелгән әткәйне бу сүзләр яңадан тормышка кайтарды.
– Алай булгач, төзибез!
Әлеге хәлләр мин кияүгә чыгып, ике ай үткәч булды. Безнең туйның икенче көнендә әнкәйнең тагын бер энесе, 43 яшьлек Фигать абый да мәрхүм булган иде. Шулай итеп, әнкәйнең бердәнбер энесе Мәдис абый гына калды. Бу вакытта инде сыеныр туганнары да бармак белән генә санарлык иде шул...
Салкын көннәр башланды, ә мин кышкы киемнәрне алып китмәгән идем әле. Шунда әнкәйләр абзардагы үгезне суеп, миңа кием алырга акчасын бирде.
– Мал суючыларга тышта су җылытам. Кияргә юньләп кием юк. Кем нәрсә биргән, шул гына. Һәм шунда бик нык өшедем, – ди әнкәй.
Кыскасы, янгын чыгып, бер атна үтүгә әнкәйне ике яклы пневмония белән дәваханәгә салдык. Хәле бик авыр иде.
Бу хәл әткәйне тагын да ярсытты булса кирәк. “Яңа елга кадәр өйне төзеп чыгабыз!” дип, үз-үзенә сүз бирде ул. Һәм шулай итте дә. Әйткәнемчә, әткәйнең дуслары бик күп иде. Туганнары да ярдәмләште. Бер үк вакытта өчәр урында өмә барды. Һәм яңа елга барыбыз да гаиләләр белән туган йортка җыелдык. Ә хыялындагы “Нива”ны әткәй язга чыккач алды. Менә, ичмасам, ир-егет... Әткәй кебек көчле рухлы кешене мин әлегә кадәр очратканым юк.
Тик әлеге хәлләр әнкәйне генә бераз сындырды. Үпкәләрен дәвалап кайткач, югары кан басымы белән дә берничә тапкыр дәваханәдә ятты, йөрәк, дип зарланды, аяклары ныклап сызлый башлады. Табиблар бертавыштан боларның барысы да нервыдан икәнен әйтте. Шулай булмый ни, шушы берничә елда әнкәй абыйсының улы, 37 яшьлек Раушан абыйны, апасының улы, 28 яшьлек Илнур абыйны да җирләде әле. Типсә тимер өзәрлек егетләрне дә авыр чир аямады шул... Шулай итеп әнкәйнең бертуганнары гына түгел, аларның балалары да сирәгәйде.
“Син миңа кирәк әле,
Мин сиңа кирәк әле”
Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның бу җырын әнкәй әле дә тыныч кына тыңлый алмый. Әткәй шушы җырны әнкәйнең 55 яшенә радиодан котлау итеп биргән иде.
2015 елның язы бик соң һәм салкын килде. Ә менә 25 май көнне көтмәгәндә 30 градуслы эсселәр башланды.
27 май көнне, әткәй, машинасына утырып, Балтачка китә.
– Аның гадәте шулай иде. Эче поша башласа, апаңнарга барып, бер чынаяк чәй эчеп, оныклар белән уйнап кайта иде. Тиз кеше иде бит, әле генә монда, әле генә тегендә. Төшкә, гадәттә, кайтып та җитәр иде. Әмма ул көнне соңлады...
“Рәфизә апа, тиз генә килеп җит әле!” – дип шалтырата урам башында яшәүче Илмир әнкәйгә. Әнкәй нәрсә булганын да сорап тормый, чыгып йөгерә. Урам башында юл читендә әткәйнең машинасын күрә ул. Шунда ук кешеләр дә җыелган.
– Рәфизә апа, Вәсигать абый киткән... – ди арада берсе.
Әнкәй бу сүзләргә ышанмый, әткәйне сөйрәп машинадан төшерә дә, йөрәгенә массаж ясый башлый...
– Үлмәгән бит ул! Тәннәре әнә эссе! Булышыгыз инде, “Ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз! – дип кычкыра әнкәй. Әмма беркем дә урыныннан кузгалмый. Шунда берсе әнкәйне аркасыннан килеп кочаклап ала да: “Рәфизә апа, җитте, өзгәләнмә. Ул бер сәгатькә якын монда торган инде. Машинасының тәрәзәсен ачмаган. Тышта 35 градус эссе. Ә ул күн курткада. Шуңа тәне суынмаган”, – ди...
Алдан әйтүемчә, ике көн бик нык эссе була. Ә 27се иртән яңгыр яугач, әткәй тагын көн бозылыр дип, күн курткасын киеп киткән була. Бәлки, тәрәзәсен төшергән булса, исән дә булыр иде.
– Без аны күрдек. Бер сәгать чамасы элек кайтты ул. Әкрен генә килде дә, шушы баткакка кереп сүнде. Машинасы белән батты, хәзер тракторын кабызып, тартып чыгарадыр, дип уйладык. Башкача карамадык та, – ди авылдашлар.
Март аенда әткәй диспансеризация үтә. Аңа анда йөрәгендә проблемалар барлыгын әйтәләр. Дәвалау курсы да билгелиләр.
– Миңа дарулар исемлеген күрсәтте ул. Ә мин: “Борчылма, мин бу даруларны күптән эчәм инде. Димәк, хәлең начар түгел”, дип тынычландырдым. Балтачка аптекага дарулар алырга киткән иде. Шунда ук машинада миңа күчтәнәчләре дә бар иде, – дип күз яшен сөртә әнкәй.
Шулай итеп, 60 яшькә дә җитә алмый, әткәй безне калдырып китте.
Әткәй белән хушлашырга бөтен район халкы диярлек җыелды. 3 көн дәвамында урамда машина куярга да урын булмады.
– Бик ярдәмчел, изге күңелле кеше иде бит. Анда килгән кешеләрнең күбесен мин үзем дә танымадым. Яшь кенә егетләр дә килеп: “Рәфизә апа, Вәсигать абый безгә шунда-шунда ярдәм итте”, – дип сөйләп чыгып китте. Без генә түгел, авыл аннан соң ятимсерәп калды, – ди әнкәй.
Әткәйсез үткән беренче вакытлар тәмугка тиң булды. Урамда ремонтлана башлаган чәчкечләре, башка тимер-томырлары чәчелеп калды. Анда балта саплый башлаган, монда тырмага теш эшләргә уйлаган.
– Әнкәй, ичмасам, әткәйнең киемнәрен алып куйыйк әле, акылдан шашабыз бит инде, – дидем берсендә хәтта.
Әткәйнең мәрхүм булуына 40 көн тулгач, мин дә балалар белән кайтып киттем. Шулай, әнкәй берүзе торып калды...
Иң кадерле, сөекле кешем син!
Мин әнкәйнең шулкадәр көчле рухлы булуына хәйран калам. Әткәйнең мәрхүм булуын бик авыр кабул итте ул. Шулай да әткәй белән көткән тормышларын элеккечә алып барырга теләде. Бүген дә абзар тутырып мал-туар асрый, зур-зур бакчалар утырта. “Йорттан беркая да чыгып китмим. Әтиегез бу өйне ике тапкыр төзеде”, – диде ул безгә, безнең янга якынрак күченүне тәкъдим иткәч.
Әнкәй һәрвакыт көләч йөзе, ягымлылыгы белән үзенә җәлеп итә белүче кеше. Һәм һәрвакыт якын-тирәдәге кешеләрне көчле булырга өйрәтте. “Сабыр бул, кызым. Бу дөньяда барысы да вакытлыча. Кызулык белән уйланмаган эш башкарма”, – ди ул әле дә теге яки бу хәлне сөйләсәм. Кайда гына эшләсә дә, мактаулы булды әнкәй. Туганнар арасында да бик хөрмәтле ул. Әткәй үлгәч, әкренләп дин юлына кереп китте. Былтыр кече хаҗга барып кайтты.
Әле, ярый, әнкәй исән, кайтыр урыныбыз бар. Ә соңыннан бу җирләрдә ни булыр икән, дип еш уйланам хәзер. Берүк исән генә булсын инде әнкәй.
Шушы көннәрдә иң якын кешем үзенең 70 яшьлек юбилеен билгели. Бу мәкаләне язачагымны аңа әйтмәдем, каршы килер, дип уйладым. Шулай да әнием турында минем дә сөйлисем килде. Аның барлык күргәннәрен дә, әлбәттә, бу мәкаләгә генә сыйдырып булмады. Бик күпне күрде ул, әмма тормыштан тәм табып яшәде.
Әнкәй, бүген сиңа шушы мәкалә аша эндәшәсем килә. Ярый әле Аллаһ сине минем әни итеп сайлаган. Мөмкин кадәр бала булып яшәсәм ярар иде, дип телим бүген. Мин сине бик нык яратам! Минем, апамнар бәхетенә берүк озын гомерле, сәламәт бул.
Гөлия Гәрәева.