+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Юбиляр
12 март , 11:55

Билгеле композитор 100 яшен билгеләде

Композитор Александр Зацепин гомер озынлыгының серен ачкан.

Билгеле композитор 100 яшен билгеләде
Билгеле композитор 100 яшен билгеләде

10 мартта Зацепинга 100 яшь тулды. Геннардан тыш, композитор үзен тотрыклы йокы һәм зарядка режимы ярдәмендә формада тотарга тырыша. Артист көн саен күнегүләр эшли.

"Режимны үтәргә тырышам: кичке сәгать унбердә йокларга, иртәнге җидедә торырга. Әмма ешрак 23:30да ятам. Эшне тизрәк бетерергә кирәклеген аңлаган очракларда төн уртасында да ятам, - ди композитор.

Зацепин яңа әсәр булдырырга хыяллана. Хәзерге вакытта ул Леонид Гайдайның «Иван Васильевич профессиясен үзгәртә» фильмы мотивлары буенча мюзикл өстендә эшли.

Зацепин сүзләренчә, соңгы вакытта ул мюзикллар язарга ярата башлаган.

"Минем планнарым бик күп, ә күпме гомер бирелгәнен беркем дә белми. Әгәр барысын да эшләргә өлгермәсәм, димәк, ясалма интеллект эшләп бетерер", - дип шаярта музыкант.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас