

Чын профессор нинди була? Беренче чиратта, бик белемле, билгеле. Ә иң мөһиме – ул шул белемен башкаларга аңлаешлы итеп төшендерә алырга тиеш. Өстәвенә, ачык дикцияле, матур тавышлы, эмпатияле, яшьләргә дустанә мөнәсәбәттә дә булса, мондый профессорда белем алу – студентлар өчен иң зур бәхет! Студент чакта безгә дә шундый профессорда белем алу бәхете тиде. Аның тышкы кыяфәте дә нәкъ профессорларча иде – чын зыялы.
Чирек гасырдан артык вакыт үтсә дә, бу мөгаллимебезнең дәресләре әле дә күз алдында. Чәчләренә чал төшкән матур абзый бүгенге көн урыс теле серләренә төшендерде. Билгеле, күпләребездә уку кайгысы бик юк, күңелдә яшьлек чәчәк ата бит. Тик бу профессорның дәресендә утырганда аны шунда ук игътибар белән тыңлый башлыйсың. Чөнки ул ниндидер катлаулы кагыйдәләрне дә ничектер җиңел һәм аңлаешлы итеп өйрәтә, өстәвенә, сөйләме дә шундый камил, аралашуы җәлеп итә. Әйе, без бәхетле студентлар булдык, безгә Кәбир Закирҗановта белем алу бәхете тиде.
Баксаң, бу көннәрдә мөгаллимебез олы юбилеен – 95 яшен билгели икән инде. Гомер бәйрәме уңаеннан аның тормыш сәхифәләренә бераз байкау ясыйк.
Кәбир Закирҗанов Кыйгы районының Еланлы авылында дөньяга килә. Советлар Союзының һәм Русиянең тел белгече, педагог-методист. Педагогика фәннәре докторы (1979), профессор (1981), Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2007), Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1981), Русиянең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (1997), СССРның югары мәктәп отличнигы (1977), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1973), Башкортстанның мәгариф отличнигы (1994).
Педагогик эшчәнлеген ул 1952 елда Башкорт АССРның Тәтешле районы Иске Кайпан җидееллык һәм Аксәет урта мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаганнан соң, 1960 елда Кәбир Закирҗанов БДУда укытучылык эшчәнлеген башлый һәм барлык гомерен бу уку йортына багышлый. 1979 елда Мәскәү фәнни-тикшеренү институтында докторлык диссертациясен яклый. 1980 елдан – профессор.
1980-96 елларда кафедра мөдире булып эшли. Ул – 750гә якын фәнни һәм укыту-методик хезмәт авторы. Укыту-мәгариф берлеге филология советының “Милләтара коммуникациядә урыс теле һәм әдәбияты” секциясе рәисе.
Профессор Кәбир Закирҗановның исеме Башкортстанда гына түгел, аннан читтә дә киң билгеле. Гади авыл мәктәбен тәмамлаган егетнең максатчанлыгы, тырышлыгы, белемгә омтылуы, фән дөньясында зур үрләр яулавы – соклангыч күренеш, ә тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге – яшь буын өчен үрнәк.
Хөрмәтле мөгаллимгә ныклы сәламәтлек, күп-күп сөенечле көннәр телибез!