Баксаң, Әхнәф Радик улы белән танышып, даими аралашып яшәвебезгә дә утыз ел булып киткән икән.
...1995-96 елларда безне, Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегенең 1нче курс студентларын, практик татар теле курсын ул вакытта Башкорт дәүләт педагогия университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире, доцент Лотфулла Хәбибов укытты (урыны оҗмахта булсын). Укытудан тыш, ике уку йорты студентлары белән дә дусларча мөнәсәбәт булдырып, тыгыз эш алып баручы остазыбыз көннәрнең берсендә, бүгенгечә әйтсәк, берлектә иҗади проект әзерләп, БДПУ сәхнәсендә чыгыш ясарга тәкъдим итте. Аңлашыла инде, безнең төркемдәге азсанлы егетләр аралашуны БДПУ егетләре белән танышудан, кызларыбыз исә андагы кызлар белән күрешеп сөйләшүдән башлады.
Шулай итеп, озакка сузмыйча без – БДУ “первашлары” – БДПУның өлкән курс студентларыннан Әхнәф Әминев та яшәгән данлыклы 6нчы тулай торак бүлмәсенә барып кердек. Дөресен әйтергә кирәк, нәрсәләр сөйләшкәнебез, нинди концерт номерлары әзерләгәнебез артык хәтердә калмаган. Һәрхәлдә, табигать нәкъ әлегедәй кышкы йокыдан уянып, яз тантана иткән мизгелдә БДПУда сәхнә тоткан уртак концертыбыз остазларыбыз тарафыннан югары бәһа алды. Димәк, максатка ирешелгән!
Истә калганы – башка нәрсә, һәм ул детальләр Әхнәф Радик улындагы төп сыйфатларны, аның тормыш кредосын, кешелек асылын да ачып сала кебек. Беренчедән, үзебездә, дүрт егет яшәгән бүлмәдә бик саклап булмаган нәрсә – Әхнәфләр бүлмәсендәге пөхтәлек күзгә ташланды. Әйтерсең, тулай торак бүлмәсе түгел, ә җылы өй мохитенә эләккәнсең! Ул гынамы әле, тәрәзә төбендә, чәчәкләргә күмелеп, бүлмә гөлләре нур сирпеп утыра. Егетләр бүлмәсендә! Ул арада Әхнәф, кунакчыл хуҗа буларак, чәй табынын да өлгертә. Анысы да күбрәк кара икмәк, бәрәңге, токмач һәм сөтсез каты чәйдән торучы безнең студент табыныннан шактый аерыла. Сый-нигъмәт арасында тәм-томы да, кәнфит-прәннеге дә бар, ә иң аптыратканы – болар сөтле чәй эчә! Һәрхәлдә, биш ел уку чорында үзем кибеттән сөт сатып алганны хәтерләмим, безнең табында ул авылдан килгән вакытта гына булды. Ә болар...
Ул гына да түгел, “танышу хөрмәтенә әллә берәрне” дигән сүзтезмә дә Әхнәф Әминев һәм аның бүлмәдәшләре өчен ят булып чыкты. Алар ипле генә итеп, БДПУда белем эстәүдән тыш, Ислам нигезләрен дә үзләштерүе һәм үзләрен инде бүгеннән хак юлга басарга әзерләүләре турында җиткерде. Кыскасы, без дә азып-тузып йөргәннәрдән булмасак та, әлеге егетләр бөтенләй идеаль булып чыкты! Шул вакыттан ук тәртип, иман, камиллеккә омтылу аларның төп асылын билгеләде һәм шушы югары кешелеклелек сыйфатлары гомер дәвамында аларны озата бара, дияргә кирәк. Ә бүлмә гөлләреннән башланган бакчачылык эше бүген Әхнәф Әминевның зур шәхси хуҗалыгына әверелеп, Кырмыскалы районын балкыта.
Баксаң, йөзеннән дә, сүзеннән дә иман нуры бөркелүче хезмәттәшебез Әхнәф Әминевка әлеге югары кешелеклелек сыйфатлары ата-бабалар каны белән үк салынган икән. Соң, ике яклап та дини кешеләр оныгы булган, Зөләйха Кыяметдин кызы һәм Радик Миңнекол улы Әминевларның дүрт балалы иманлы тату гаиләсендә төпле тәрбия алган Әхнәфнең башка төрле булуы мөмкин дә түгелдер! Шөкер, заманында Зөләйха апа белән Радик аганың кунакчыллыгын, хәстәрлеген, иманлы карашын аларның Миякә районының Үрнәк авылындагы күркәм йортында булганда үземә дә татырга насыйп булды. Ни аяныч, гомерләре генә кыска булды, дөньяның рәхәтен татып яшәр вакытта бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Бер көнне дә аларны догадан калдырмаган хаҗи уллары Әхнәфнең хәер-догалары белән дә урыннары оҗмах түрләрендәдер дияргә кирәк. Ә шундый ук ачык йөзле, ихлас аралашуга маһир, иманлы туганнары Әхнәфнең бүген дә ныклы терәге, юанычы һәм таянычы.
Әхнәф ата-бабалары, газиз кешеләре сызган иманлы юлдан алга таба да тайпылмады. Миякә районының Әнәч урта мәктәбендә укыганда ук язмалары район һәм республика гәзитләрендә дөнья күргән Әхнәф Әминев БДПУда укыган вакытта ук “Өмет” республика яшьләр гәзитенә хәбәрче булып эшкә урнашты. Шул рәвешле студент елларында ук ул, төпле һәм тирән белем туплаудан тыш, республиканы аркылы-буй гизеп, яңа кешеләр, коллективлар белән танышып, ярыйсы ук зур тормыш һәм һөнәри тәҗрибә дә туплады.
Шул ук вакытта, дәүләт бюджет исәбенә укытучылыкка әзерләгән икән, димәк, укытучы булып эшләргә тиешлеген аңлап, диплом алганнан соң Нуриман районының Байгилде авылы лицеенда һәм Миякә районының 2нче Кыргыз-Миякә урта мәктәбендә балаларны татар теле һәм әдәбияты серләренә төшендерде. Әйтергә кирәк, анда да Әхнәф Радик улы йөзеп эшләде. Укучылары әледән-әле тел һәм әдәбият олимпиадаларында катнашып, соңыннан остазлары юлын сайлады. Бу да, үз чиратында, Әхнәф Әминевның дәүләт, милләт алдындагы җаваплылыгы, югары намус һәм иман төшенчәсе турында сөйли!
2003 елда “Кызыл таң” гәзите редакциясенә эшкә килүе инде минем күз алдымда булды. Редакциябездәге чирек гасырга якын хезмәт юлы турында шушы көннәрдә дөнья күргән “Күңелем энҗеләре” китабында Әхнәф Радик улы үзе менә нәрсәләр яза:
“2003 елдан “Кызыл таң” республика иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзитендә хәбәрче булып эшлим. Яңалыклар бүлегендә эшләгәндә республикада узган байтак чарада катнашырга һәм аны гәзит битләрендә яктыртырга насыйп булды. Яңалыклар әзерләүдән тыш, экология, дин, хәрби хезмәт, спорт һәм башка темалар буенча мәкаләләр язарга туры килде. Иглин, Гафури, Нуриман, Федоровка, Бөре, Стәрлебаш, Караидел, Стәрлетамак, Мишкә, Күгәрчен районнарында матбугатка язылу буенча җаваплы хезмәткәр булдым. Республика журналистлары арасында экология һәм спорт темаларына үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, ике ел рәттән җиңүгә ирештем, “Урман рыцаре” исеменә лаек булдым. “Рәхмәт сиңа, солдат!” Бөтенрусия конкурсында I урын яуладым, Нуриман районы хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләндем.
Соңгы унҗиде елда реклама һәм маркетинг бүлеге хәбәрчесе буларак, нигездә, коммерция нигезендә мәкаләләр язам. Бу елларда Башкортстанда яшәүче күркәм гаиләләр, хезмәт алдынгылары, ветераннар, юбилярлар хакында бихисап мәкаләләрем дөнья күрде. Благовар районына баргач, фермер хуҗалыгы рәисе белән түләүле мәкаләгә килешү төзегәндә: “Сез “Кызыл таң” хәбәрчесе генә түгел, “Кызыл таң” коммерсанты да” икән, – диде. Дүртөйледә исә “гипнозчы” дигән кушамат тактылар. Мәдәният өлкәсендә эшләүче бер ханымга үзе турында түләүле мәкалә язарга тәкъдим иткәч: “Сез гипнозчы түгелме ул? Гомеремдә дә үзем турында акча түләп мәкалә яздырырмын дип, уйламаган идем, сезне күрү белән риза булдым”, – дип, килешүгә кул куеп, тиешле сумманы кулыма сузды.
Эшең шул булгач, “коммерсант” та, “гипнозчы” да булырга туры килә”.
Эш үзенчәлекләренә бәйле, Әхнәф Радик улы үзен, шаяртып, “коммерсант”, “гипнозчы” дип атаса да, төп асылы белән ул кайда да Хак Тәгалә юлында иман нуры таратучы, иманга өндәүче булып кала. Авыр вакытта кешенең тирән кайгысын уртаклашу, туган көннәргә, юбилейларга, хезмәттәге зур җиңүләргә бәйле шатлыгын бүлешү, һәркемнең хәленә керә белү – Әхнәф Әминевның “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күрүче мәкаләләренең асылын да шушылар билгели. Һәм кайсы очракта да ялганламый, ясалмалылыкка юл куймый, барлык җанын, күңел җылысын биреп яза ул! Шуңа да язганнары укучылар тарафыннан һәрвакыт җылы кабул ителә, яңа проектларга, заказларга юл яра.
Әйтергә кирәк, Әхнәф Радик улының журналистика өлкәсендәге казанышлары тармак җитәкчелеге тарафыннан да тиешле бәһасен ала килә. Югарыда телгә алынуынча, күп кенә мәртәбәле конкурслар җиңүчесе булудан тыш, шушы көннәрдә ул “Республика Башкортостан” нәшрият йортының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде. Хезмәттәшебезне ихлас тәбрикләп, мондый тантаналы мизгелләр аның хезмәт биографиясендә алга таба да көтеп торсын, дигән теләктә калыйк!
2006-07 елларда Гарәбстанга хаҗ сәфәре кылып, менә инде 22нче ел дини йолаларны зур ихласлык белән башкаручы Әхнәф Радик улының гаиләсе дә бик күркәм һәм иманлы. Башкаланың Мәгариф идарәсендә хезмәт салучы хатыны Айгөл белән алар чәчәктәй гүзәл кызлары Алсуны үстерә. Бүген ул Уфа финанс-икътисад колледжының соңгы курсында юрист белгечлегенә укый.
Хезмәттәшебез Әхнәф Әминевны күркәм гомер бәйрәме белән ихлас тәбрик итеп, аңа корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшендә яңадан-яңа уңышлар, иманлы һәм бәхетле озын гомер юлдаш булуын телибез! Амин!
Илдар Фазлетдинов,
“Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.