

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рәдил Мөхәммәтдинов 1936 елның 2 маенда Кыйгы районының Түбән Кыйгы авылында колхозчылар Фәридә һәм Кыяметдин Мөхәммәтдиновлар гаиләсендә өч кыз арасында бердәнбер малай булып дөньяга килә. Соңрак кызларның дүртенчесе – төпчек Лиза туа.
Кыяметдиннең әтисе Мөхәммәтдин улын киләчәктә бары тик авыл мулласы итеп кенә күрергә тели. Һәм бу табигый да. Чөнки ул үзе тирә-якта киң билгеле имам-хатыйп, гаиләдә өченче буын мулла була. Шуның өчен малайның үсмер еллары хәзерге Чиләбе өлкәсенә караган Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсендә гыйлем эстәп үтә.
– Әгәр дөнья үзгәрешләрсез генә барса, мин гаиләбездә бишенче буын мулла булыр идем, – ди Рәдил Кыяметдин улы.
Ләкин Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң ил корабы юнәлешен кискен үзгәртә һәм Кыяметдинне тәүдә Гражданнар сугышына алып китәләр, соңрак яңарак кына оешкан күмәк хуҗалыкка бригадир итеп сайлыйлар.
– Кызлар арасында үскәнгәме, мин кечкенәдән кыюсыз, бик юаш бала булганмын. Әтинең мине “кеше арасына кертергә” теләге бик зур булгандыр, күрәсең, бәләкәйдән үк үзе белән арбада йөртте. Нәни генә кулларыма дилбегә тоттырган вакытлары да еш булды. Безнең авылның печәнлекләре Кыйгы елгасы буенда урнашкан иде. Әти белән печәнчеләр янына барып, кунып калганыбыз хәтеремдә. Шуңа чүмәлә тарттыру кебек эшләр миңа бәләкәйдән яхшы таныш иде, – дип искә ала Рәдил Кыяметдин улы.
1982 елның көзендә партиянең Тәтешле райкомына беренче секретарь булып килгәнендә Рәдил Кыяметдин улы инде өлгергән, тәҗрибәле җитәкче иде. Шуңа миңа аны кыюсыз, юаш кеше итеп күз алдына китерү дә кыен. Ә ул үзе заманында тормыш юлында очраган, тормышның нечкәлекләренә өйрәткән остазларына рәхмәтле.
Иң беренче чиратта ул колхоз рәисе Хәлил Галин, озак еллар партиянең Кыйгы район комитетының беренче секретаре булып эшләгән Мәсгутҗан Шакирҗанов, 1957-69 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре һәм 1973-85 елларда СССР Министлар Советы Рәисе урынбасары булып эшләгән Социалистик Хезмәт Герое Зыя Нуриевның исемнәрен зур ихтирам белән телгә ала.
– Хәлил агадан мин хуҗалыкны алып бару осталыгына өйрәндем, Мәсгутҗан Шакирҗан улы исә райком бюросы утырышларын бик матур алып бара иде. Бу вакытта мин Кыйгы районында комсомол райкомының беренче секретаре булып эшләдем. Мәсгутҗан Шакирҗанович мине бюро утырышларына һәрвакыт чакыра торган иде.
27 яшендә Рәдил Мөхәммәтдиновны яңа оештырылган Салават районына партия райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Партия өлкә комитетының беренче секретаре Зыя Нуриев районга килә һәм өч көн дәвамында Рәдил Кыяметдин улын район белән таныштыра.
– Зыя Нури улының хәтеренә исем китә. Мин Уфага килгән саен районнан берәр бригадир яки ферма мөдиренең сәламәтлеген сораша торган иде, – дип Рәдил Кыяметдин улы өлкә комитеты секретареның гадилегенә, халык белән тыгыз элемтәдә яшәвенә соклану белдерә.
Республиканың ул вакыттагы Министрлар Кабинеты Рәисе Зәкәрия Акназаров турында да Рәдил Кыяметдин улының күңелендә якты хатирәләр генә саклана. Зәкәрия Шәрәфетдин улы Салават районында яңа социаль объектлар төзүгә акча табуда зур ярдәм күрсәткән.
Әлбәттә, Рәдил Кыяметдин улы үзе дә “алма пеш, авызга төш” дип, китереп биргәнне генә көтеп утырмаган, кайда өзеп, кайда йолкып дигәндәй, мөмкин булганның барысын да эләктереп калырга тырышкан. Мәсәлән, мәктәптә укыган елларында районның Пионерлар йортындагы баянчылар түгәрәгенә йөреп, матур гына итеп гармунда уйнарга өйрәнгән.
Кызганычка каршы, ул елларда авыл халкында гармун сатып алырлык акча булмый. Ләкин Рәдил баян сатып алу хакында хыяллана, үз алдына шундый максат куя. Һәм максатын тормышка ашыра да. Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтында укыганда ул җәйге каникул вакытында шахтада эшли. Билгеле инде, ул елларда илдә иң югары хезмәт хакы тау сәнәгатендә була. Ул баян сатып алырга да җитә, туган якларга кайтып әйләнергә дә кала.
– Яшьләргә әйтер теләгем шул, һөнәр алудан һич тә курыкмагыз. Чөнки “һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, дип халык бик урынлы әйткән. Һәр һөнәрнең вакыты белән кешегә бик зур ярдәм итүе мөмкин, – ди әңгәмәдәшем һәм үз тормышыннан бер бик гыйбрәтле мисал китерә.
Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан Рәдилне колхозга баш агроном вазыйфасына тәгаенлиләр. Ул җәй бик яңгырлы була. Басудан кайтарылган игенне мотлак киптерү таләп ителә. Кызганычка каршы, ашлык киптергечтә төнге сменада эшләү өчен кешеләр җитми.
Кичен урамнан узып барышлый яшь агроном авыл клубына күз сала. Ә анда... бер төркем яшь кызлар такмак әйтеп бии. Бер читтә “хромка” да утыра, тик аңарда уйнаучы юк икән. Рәдил гармунны кулына ала һәм клуб эченә дәртле бию көе тарала. Ул кичтә авыл яшьләре гармун моңнары астында туйганчы җырлап бии, азактан ындыр табагына барып, өелеп торган игенне дә киптергеч аша үткәреп куя. Шуннан соң яшь агроном һәр кичтә тәүдә авыл клубына кереп, яшьләрне җырлатып-биетә, аннары алар ындыр табагына барып, таңга кадәр баш та күтәрми эшли. Булачак җәмәгате, Ибрай авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире, бригада комсомол оешмасы секретаре, Стәрлетамак медицина училищесын тәмамлап кайткан Сара Ногманова белән дә Рәдил Мөхәммәтдинов шунда таныша.
Колхоз урып-җыюны районда беренчеләрдән булып тәмамлый. Моның өчен гомум җыелышта яшь агрономга күлмәк бүләк итәләр. Ә башка хуҗалыкларның байтак кына игеннәре тезмәләрдә калып чери.
* * *
Рәдил мәктәптә яхшы укый, җәмәгать эшләренең уртасында кайный. Ул еллардагы күпчелек малайлар кебек офицер, алай гына да түгел, хәрби очучы булу турында хыяллана. Чөнки әтисенең төпчек энесе Фәһим сугышка кадәр Бөре медицина училищесын кызыл диплом белән тәмамлый. Армиядә ул авиация полкында хезмәт итә һәм кыр госпитале начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Авыр яраланган очучыларны ул елларда самолетта Чиләбе, Курган, Свердловск һәм башка шәһәрләрдәге госпитальләргә китерәләр.
– Фәһим абзый бер тапкыр авыр яраланган полковникны самолетта Чиләбедәге госпитальгә озатып килгән. Кайтышлый очучы белән сөйләшеп, Түбән Кыйгыда тукталалар. Самолетны картәтиләрнең йорты каршындагы чирәмлеккә төшереп утырттылар. Ул анда өчме, дүртме көн торды. Авыл малайлары өчен зур бәйрәм булган иде ул көннәр. Фәһим абзыйның үзе белән кече калибрлы (“мелкашка”) һәм пневматик (“воздушка”) винтовкалары бар иде. Ул безгә ату буенча ярышлар оештырды. Мондый хәлләрдән соң, әлбәттә, авылның барлык малайлары да хәрби очучы булырга хыялланды, – дип балалык хатирәләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем.
Рәдил хәрби комиссариатка медицина тикшерүе үтәргә баргач кызыксына һәм Ленинград өлкәсендә хәрби очучылар әзерләүче училище булуын ачыклый. Озакка сузмыйча гариза да язып тапшыра. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре егетнең мондый теләген хуплый, әлбәттә. Чөнки сугыштан соңгы елларда армиядә дә, флотта да, авиациядә аеруча, офицерлар җитмәү нык сизелә.
Унынчы сыйныфны тәмамлаган елда Рәдил хәрби уку йорты белән тагын кызыксына. Тик аңа техниклар әзерләү бүлегенә генә кабул итү мөмкинлеге барлыгын җиткерәләр. Ләкин күкләрдә очарга җыенган егет күңелен мондый гына мөмкинлек канәгатьләндерми. Һәм ул хәрби училищега укырга керү теләген күңеленнән сызып ташлый.
Сугыштан соңгы елларда республика авылларында тормыш бик авыр була. Яшьләргә паспорт бирмиләр. Шуңа алар күпләп Казахстанга һәм Үзбәкстанга китә. Ә анда барып берничә ай эшләгәч тә паспорт алу мөмкинлеге була. Рәдилнең апалары Шәһәрбану белән Нурия да Үзбәкстанга барып эшкә урнаша. Урта мәктәп тәмамлаган энеләрен алар үзләре янына чакыра. Ә авылдан чыгып китү өчен паспорт кирәк. Рәдил шундый гозер белән колхозның ул вакыттагы баш бухгалтеры Сабир абзыйга мөрәҗәгать итә.
– Рәхмәт Сабир абзыйга, узган җыелышның протоколына өстәп язды да, миңа паспорт алырга рөхсәт кәгазе бирде, – дип искә ала хәзер Рәдил Кыяметдин улы ул вакытларны.
Шул елда Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә Мәскәүдән авыл хуҗалыгы институты күчерелә. Яңа югары уку йортының беренче студентлары арасында Башкортстанның Кыйгы районыннан Рәдил Мөхәммәтдинов та була. Ул агрономия серләрен өйрәнә.
– Дүртенче курсны тәмамлагач, туган авылыма кайттым. Чөнки төп йортны яңарту таләп ителә иде. Урман кисеп, бүрәнәләрне ихатага ташып өеп куйдык. Шул вакытта мине колхоз рәисе Гарипов абзый чакыртып алды. Укуым белән кызыксынды. Диплом алгач, районга кайтырга чакырды. Мин Сәмәркандка киткәч, ул СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгына хат язып җибәргән. Киләсе елның мартында Мәскәүдән рәсми хат килде. Анда “Мухаметдинова Р. К. направить на работу в колхоз имени Калинина Кигинского района” дип язылган иде.
1982 елның кара көзендә Рәдил Кыяметдин улын Тәтешле районына партия райкомының беренче секретаре итеп китерделәр. Ул бездә алты елга якын эшләде.
Рәдил Кыяметдин улы Тәтешлегә килгәндә мин райкомның пропаганда һәм агитация бүлегендә инструктор булып эшли идем. Шуңа районның тормышын яхшы беләм дисәм дә, һич арттыру булмас.
Рәдил Кыяметдин улы мине К. Маркс исемендәге колхозга партком секретаре вазыйфасына тәкъдим итте. Анда дүрт ел эшләгәч, аның тәкъдиме белән Свердловск югары партия мәктәбенең икееллык бүлегенә укырга җибәрделәр. Боларның барысы өчен дә Рәдил Кыяметдин улына чиксез рәхмәтлемен. Мин 1987 елның август ахырында Свердловск шәһәренә юл тоттым, ә Рәдил Кыяметдин улын сентябрь башында Уфага яңа вазыйфага эшкә күчерделәр.
Рәдил Кыяметдин улы җитәкчелегендә районда нинди зур эшләр башкарылуы турында язар өчен гәзит мәкаләсе генә җитми. Кыскача гына шуны әйтә алам, алты елга якын вакыт эчендә Рәдил Кыяметдин улы җитәкчелегендә башкалар алтмыш елда да башкарып чыга алмаслык эшләргә юл ачылды.
Мәсәлән, Рәдил Кыяметдин улы килгәндә районда бер чакрым да асфальтланган юл булмаса, ул киткәндә Тәтешле – Балтач, Тәтешле – Яңавыл, Тәтешле – Куеда маршрутлары буенча асфальтланган юллардан автобуслар даими йөри иде. Районга газ килү халык күңелендә киләчәктә матуррак яшәүгә өмет тудырды. Ә иң мөһиме, халык үз көченә, булдыклылыгына ышанды.
– Тәтешле халкы матур тормышта яшәргә хаклы, – ди әңгәмәдәшем. – Чөнки Тәтешле районында тырыш, уңган халык яши. Миңа республикабызның бик күп төбәкләрендә булырга туры килде. Ләкин кая барсам да, Тәтешле халкын мактыйм. Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки Әнгам Атнабаев кебек халык шагыйрьләре, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи кебек җырчылар буш урында үсми бит.
Сара Шәмсетдин кызы белән Рәдил Кыяметдин улының гаиләсендә өч бала – уллары Ирек белән Шамил һәм кызлары Ирина үсә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, өлкән уллары Ирекне Мәскәү дәүләт университетының физика-математика интернатына урнаштыралар. Югары белемне ул Николай Бауман исемендәге югары техник училищеда ала һәм Казандагы оптика-механика заводында эшли башлый. Ярыйсы гына тәҗрибә туплап өлгергән егетне 2011 елда “Россельхозбанк”ның Башкортстан төбәк филиалы директоры итеп тәгаенләделәр. Бу вакытта “Россельхозбанк” Башкортстанда чынлап торып тамырларын ныгытты, халык арасында аның абруе кискен күтәрелде. Ирек Рәдил улына “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде. Ләкин туган якта аны тагын да югарырак вазыйфа көткән икән. Ирек Рәдил улын республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасына күтәрделәр. Ул авыл хуҗалыгы һәм экология мәсьәләләренә җитәкчелек итте.
Кызлары Ирина Башкортстан дәүләт медицина институтын тәмамлады.
Шамил исә әтисе юлыннан китте. Ул Совет Армиясендә Байконур космодромында хезмәт итте. Хәрби хезмәттән соң Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлеге алды. Байтак еллар белгечлеге буенча эшләгәннән соң, аны Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай аппаратына эшкә алдылар. Биредә ул үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Шуңа Шамил Рәдил улын республика Президенты Хакимиятенең кадрлар буенча идарәсе начальнигы итеп үстерүләре көтелмәгән хәл булмады. Ул гына да түгел, республика җитәкчелеге аны Кыйгы районы хакимияте башлыгы вазыйфасына тәкъдим итте. Алты ел дәвамында Шамил әтисенең туган районына җитәкчелек итте. Аның бу вазыйфадагы тырышлыгы Салават Юлаев ордены белән билгеләнде. Аннары Шамил Рәдил улын тагын Дәүләт җыелышы-Корылтай аппаратына эшкә күчерделәр. Биредә эшләгән вакытта аңа “Башкортстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Шулай итеп, Рәдил Кыяметдин улы һәм аның ике улы Башкортстан Республикасының атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Рәдил Кыяметдин улының һәм Шамил Рәдил улының күкрәкләрендә Салават Юлаев ордены балкый. Аларның кияүләре, Ирина Рәдил кызының хәләл пары Айрат Тимершин “Русия Федерациясенең атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, гаиләдә төпчек бала булып туган Лиза Кыям кызы моннан берничә ел элек ил Президенты Владимир Путин кулыннан “Русия Федерациясенең халык укытучысы” дигән югары исем алган иде.
Сара Шәмсетдин кызы белән Рәдил Кыяметдин улы яраткан нәнәй белән ихтирамлы зурәти дә. Аларның оныклары һәм туруннарының саны 17 кешегә җитте. Аларның барысын да исемләп санап үтү мөмкин түгел. Рәдил Кыяметдин улының оныгы, Шамилнең улы Тимурның бүгенге көндә Мәскәүдә инженер-төзүчеләр әзерләүче университетның өченче курсында гел “бишле” билгеләренә укуын билгеләп үтү дә җитәр, дип уйлыйм.
Тәтешледән “алгач”, Рәдил Кыяметдин улын Башкортстан Дәүләт агропромсоюзы рәисе урынбасары итеп тәгаенләделәр. Ә 1990 елдан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары итеп күтәрделәр.
1991 елда Рәдил Кыяметдин улына республикабызның Җир ресурслары һәм җир төзелеше буенча дәүләт комитетын оештыруны тапшырдылар. Биредә эшләгән вакытта ул Башкортстанда җир реформасын үткәрүгә, җир ресурсларын файдалануның норматив-хокукый системасын эшләүгә җитәкчелек итте. Үзгәртеп корулардан соңгы чорда республиканы үстерү программасын төзүгә лаеклы өлеш кертте.
1997 елдан Рәдил Кыяметдин улы – Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе профессоры. Ул 8-12нче чакырылыш Башкорт АССРы Югары Советы депутаты итеп сайланды.
Мин Уфага барган саен Рәдил Кыяметдин улы белән Сара Шәмсетдин кызының хәлен белеп чыгам. Кайвакыт Ирек Рәдил улы да алар янында була.
– Абзый ничек яшәп ята? – дип кызыксыналар якташларым. Без шулай сөйләшәбез. Безнең өчен урам буйлап китеп баручы кеше дә “ята”.
Элегрәк бер кергәнемдә абзый белән сөйләшеп утырып, соңгарак калганмын. Ул вакытта Ирек Рәдил улы – “Россельхозбанк”ның республика төбәк филиалы директоры, ә Шамил Рәдил улы Кыйгы районы хакимияте башлыгы булып эшлиләр иде. Кичке җиделәр тирәсендә Ирек шалтыратты һәм әтисенә көн буе эшләгәннәре хакында сөйләде. Абзый аны бүлдермичә бик игътибар белән тыңлады. Аннары кайбер киңәшләрен бирде. Соңрак Шамил белән дә шундый ук әңгәмә булды.
Аерылганда Рәдил Кыяметдин улыннан сораштым. Улларының икесе дә һәркөнне шулай шалтыратып, әти-әнисенең хәлен белешеп, көнлек эшләре турында “отчет” биреп торалар икән. “Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була” дип юкка гына әйтмәгәннәрен шунда аңладым.
Рәдил Кыяметдин улының күкрәгендә Салават Юлаев ордены балкуы турында югарыда язган идем инде. Бу орден Советлар Союзы вакытында тапшырылган ике Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнарын тулыландырды. Ә инде абзыебызның медальләрен санап бетерерлек түгел. Боларга өстәп Рәдил Кыяметдин улының делегат буларак КПССның ХХVIII съездында катнашуы, Кыйгы һәм Салават районнарының шәрәфле шәхесе булуы, Русия Федерациясе Оборона министрлыгының һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнүе хакында әйтмәсәм, аның турында язганнарым тулы булмас кебек.
Өстәп шуны да әйтәсе килә, Рәдил Кыяметдин улы балачактагы офицер булу теләген өлкәнәйгәч булса да тормышка ашырды. КПСС Үзәк Комитетының “Выстрел” курсларын тәмамлаганнан соң, аңа запастагы подполковник званиесе бирелде.
Олуг юбилее белән котлап, Рәдил Кыяметдин улына сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
Рим ӘХМӘТОВ.
Хөрмәтле Рәдил Кыяметдин улы Мөхәммәтдинов!
Тәтешле районы хакимияте Сезне чын күңелдән 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итә. Бу – Ватан һәм Башкортстан халкына күп еллар фидакарь хезмәт итү юлы.
Сез – күренекле дәүләт эшлеклесе, подполковник (1979), авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1975), Сез – эшкә һәм принципларга тугрылык үрнәге.
В. Куйбышев исемендәге Үзбәкстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап (1959), Сез данлы хезмәт юлы үттегез: Кыйгы районында – “Победа” колхозының баш агрономы, ВЛКСМ райкомының икенче һәм беренче секретаре, Салават исемендәге колхоз рәисе; 1965 елның гыйнварыннан – КПССның Кыйгы райкомының икенче секретаре, декабреннән – КПССның Салават райкомының беренче секретаре, 1982 елдан – КПССның Тәтешле райкомының беренче секретаре.
Сезнең Тәтешле районы үсешенә – авыл хуҗалыгын, икътисадны һәм социаль өлкәне ныгытуга керткән бәяләп бетергесез өлешегез төбәкнең чәчәк атуы өчен ышанычлы нигезгә әверелде.
Алга таба да Сез югары вазыйфалар биләдегез: 1987 елдан – БАССРның агросәнәгать буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары, 1988 елдан – беренче урынбасары; 1990 елдан – “Башагропромсоюз” җитәкчесе;
1991-97 елларда – Җир ресурслары һәм җир төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисе; 2001 елда – Хуҗалык кадрлары югары мәктәбе директоры; 2002-16 елларда – Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе профессоры. Сез – 70тән артык фәнни хезмәт авторы, БАССР Югары Советының 8-12нче чакырылыш депутаты.
Сезнең казанышларыгыз югары бүләкләр белән билгеләнде: “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеменә (1996); Хезмәт Кызыл Байрагы (1971); “Почет билгесе” (1967); Салават Юлаев орденнарына (2015); “Хезмәттәге батырлык өчен” (1981), “Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” (1970), СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медальләренә (1971), “Тәтешле районы үсешенә керткән хезмәтләр өчен” (2020); ВЛКСМ Үзәк Комитетының (1968, 1978), СССР Фәннәр академиясе Президиумының (1974), БАССР Югары Советы Президиумының (1986) Мактау грамоталарына лаек булдыгыз. Салават (2010) һәм Кыйгы (2014) районнарының шәрәфле шәхесе дә Сез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге телибез. Бай тәҗрибәгез яшь буынны Ватанга хезмәт итүгә рухландырсын.