+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Юбиляр
15 Мая , 02:20

“Иң ямьле яшемдә кебекмен!”

Уфа “ Нур” татар дәүләт театрының реклама бүлеге белгече, балалар студиясе татар төркеменең сәнгать җитәкчесе, сәхнә теле буенча педагог Айгөл Юлъякшинага – 50 яшь

“Иң ямьле яшемдә кебекмен!”“Иң ямьле яшемдә кебекмен!”
“Иң ямьле яшемдә кебекмен!”
“Кызыл таң” редакциясе – ул шундый могҗизалы урын. Анда эшләгән күпләрнең искиткеч сәләтләре ачыла биредә. Элекке хезмәттәшебез Айгөл Юлъякшинаның да бик күп талантларына бергәләп сөенәбез.
“Кызыл таң”да эшләгән чорда ул хәбәрсез югалган якташларны эзләүгә багышланган “Өзелгән гомерләр эзеннән”, яугир-журналист­ларга багышланган “Кылыч һәм каләм белән”, Башкортстан районнарын һәм шәһәрләрен данлаган “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”, республиканың оста куллы хуҗабикәләрен ачыклаган “Хисләремне кулъяулыкка чигәм”, гаиләдә әти ролен зурлаган “Әтиләр көне” кебек зур-зур проектларның актив катнашучысы һәм оештыручыларның берсе булды. Бүген без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


Әңгәмәдәш турында белешмә

Айгөл Юлъякшина 1976 елның 18 маенда Стәрлебаш районының Карагыш авылында туган. Стәр­летамак дәүләт педагогия институты филология факуль­тетының татар-урыс бүлеген тәмамлый. Уку елларында урындагы радиода диктор буларак беренче журналистлык күнекмәләрен ала, татар телендә тапшырулар әзерли. Арытаба Стәрлетамакның 13нче мәктәбендә (хәзер – 5нче гимназия) – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогия колледжында тәрбияче булып эшли.
2005 елдан “Кызыл таң” республика гәзитендә мәдәният бүлеге хәбәрчесе булып эшли. Күренекле шәхесләр, бигрәк тә үзләрен мәдәният өлкәсендә таныткан иҗат кешеләре турында күпсанлы күләмле мәкаләләре дөнья күрә. 2020 елның 1 декабреннән Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшли. Әдәбият-драматургия бүлеге мөхәррире, музей хезмәткәре була, хәзерге вакытта реклама бүлегендә җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча белгеч һәм балалар театр-студиясе татар төркеменең сәнгать җитәкчесе, сәхнә теле буенча педагог.
Төрле елларда “Нур” театры, Стәрлебаш татар халык театры, балалар коллективлары белән Казан, Суздаль, Санкт-Петербург, Миәсс шәһәрләренә мәгълүмати ярдәм сыйфатында гастрольләргә чыга.
Стәрлебаш районының Акмулла исемендәге премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале иясе.
“Яратам” хикәяләр һәм шигырьләр китабы, берничә җыр авторы. Хит җырларны татарчага тәрҗемә итүче дә.
Өч бала әнисе.


– Айгөл, элекке хезмәттәш буларак та, гәзит битләрендә синең белән янә очрашучы укучыларыбыз исеменнән дә алтын юбилеең белән тәбрикләүдән башлыйк әле сүзне. “Нур” мәктәп-студиясенең биш яше белән дә тәбрикләргә ярыйдыр.
– Рәхмәт, чыннан да безгә быел 5 яшь! Кечкенә сан кебек, ә шуңа күпме вакыйгалар, хезмәт, җан җылысы сыйган. Сабыйларыбыз үсеп кенә җитте дигәндә, аларга алмашка яңалары килгән. Шул вакыт аралыгына сыйган татлы мизгелләрне бераз гына барлап алсак та урынлы булыр.
“Нур” театрының балалар студиясе составындагы татар төркеме 2021 елда ачылды. Студия җитәкчесе Ленария Хаҗиева бу төркемгә куратор-педагог итеп мине билгеләде.
Кыска гына вакыт эчендә студия шактый зур уңышларга иреште. Күләмле сәхнә эшләре әзерләдек – урысчадан тәрҗемә итеп “Казлар-аккошлар” әкиятен, “Татар дискотекасы” проектын, Роза Хафизованың “Кирлемән” әкиятен, “Муса Җәлил эзләреннән” музыкаль-поэтик композициясен куйдык.
 
– Артистларыгыз бигрәк сабый гына, алар белән эшләү җиңел түгелдер. Җитмәсә, аларның туган телдән ерак шәһәр мохитендә үсүе дә аңлашыла.
– Әйе, төркемгә балаларны 3 яшьтән кабул иттек. Әниләрен сагынып елаучыларны итәккә утыртып, башларыннан сыйпап утырулар да булмады түгел. Өлкәнрәк балалар ярдәмләште. Хас гаиләдәге кебек. Әле дә шулай.
Аларга студиядә җыр, бию, сәхнә теле һәм актерлык осталыгы сабаклары бирелә. Алдагы елларда Лилия Таҗетдинова, Юлия Тимербулатова, Лияна Фәттахова, Рәмилә Алпарова кебек ут чәчеп торучы сәләтле педагогларыбыз укытса, быелгы команда театр вәкилләреннән тупланды – Гөлназ Мөхәммәдиева, Лина Ганиева, Чулпан Раянова – алар үз эшенең чын осталары.
Дәресләребезгә еш кына театр артистлары һәм билгеле шәхесләр керә. Төп укыту процессыннан тыш, студиядә өстәмә тәрбияви эш алып барыла. Студия тәрбияләнүчеләре белән ике тапкыр Казан шәһәренә сәяхәт кылдык. Туймазы районының Төмәнәк авылында “Ялкын” дип аталган тәрбияви лагерьда булдык, “Роксана” радиосының сәләтле алып баручысы Айгөл Фәтхетдинова белән берлектә сабантуй оештырдык. Ә быел кыш, шул ук Айгөл Фәтхетдинова һәм милләт дип янып йөрүче Илмир Шәйбаков белән берлектә саф һавада “Күңелле кыш” чарасын үткәрдек. Татар көйләренә биюләр, туган телдә аралашу, мәтрүшкәле кайнар чәйләр эчү бик күңелле булды! Мондый уеннарны киләчәктә дә үткәрергә кирәк, дип хушлаштык.
 
– Ярдәмчеләрегез шактый икән!
– Алар, чыннан да, бихисап, шөкер. Әледән-әле студиячеләр “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы ярдәме белән калфак чигү буенча осталык дәресләренә җыела. Рима апабыз Әминева безгә вакытын да, көчен дә кызганмый. Күп нәрсәгә өйрәтте безне Рима апа. Кул эшләренә генә түгел. Киң күңелле булырга да.
Күп чараларыбызга баянчылар чакырылып, балаларның җыр һәм бию буенча белемнәре камилләштерелә. Балалар шулкадәр баянга өйрәнде ки, Салават Әхсәнов һәм Илгиз Юлдашбаев абыйларының килүен һәрчак олы бәйрәм буларак кабул итә. Театрның идән такталарыннан очкыннар чыкканчы тыпырдап бииләр балаларыбыз! Шул түгелме соң уңыш?
– Студиячеләр белән “Кызыл таң” гәзитендә, “Әллүки” журналында да кунак булып, барыбызны сокландырып киттегез, рәхмәт яугырлары!
– Әйе, шулай Уфаның кызыклы урыннарына экскурсияләргә йөрибез. Өч ел рәттән “Татар чыршысы”на җыелдык, Кыш бабай белән татарча аралаштык. “Заман” ресторанына милли ризык әзерләү буенча осталык дәресенә, “Балачак” татар балалар бакчасына барып, осталык дәресләре уздырып, чыгыш ясап кайттык.
Балалар белән башкаланың “Ихлас” мәчетендә экскурсия узды – анда мәчетнең имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин әдәп һәм дин кагыйдәләре турында һәр балага аңлаешлы итеп сөйләде.
Бу чараларны оештыруга, әлбәттә, ата-аналар бик зур ярдәм күрсәтә, теләктәшлек белдерә. Алар белән бернинди киртәләр дә куркыныч түгел.
 
– Белүебезчә, сез төрле бәйгеләрдә дә катнашасыз.
– Әлбәттә, алардан читтә калмаска тырышабыз. Төрле елларда Казан шәһәрендә “Восточная сказка” халыкара конкурс-фестивалендә – беренче, “Җәлил укулары”нда күмәк чыгышыбыз – икенче урынга, ә Самия Галиеваның аерым эше өченче урынга лаек булды.
Саратов өлкәсе Энгельс шәһәрендә узган “Время искусства” V төбәкара балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр фестиваль-конкурсында катнаштык. Анда биш балабыз беренче дәрәҗә лауреат исемен алды. Аида Янгирова “Дәрдмәнд укулары”нда – гран-прига лаек булды, “Дәү әни сабаклары”нда ике номинациядә җиңде. Ә Туймазыда узган “Ак кәгазьне алдыңа сал” конкурсында Әмирә Латыйпова һәм Ясмин Юлъякшина икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Таира Бикбулатова Пекин шәһәрендә “LT Fest” Халыкара театр фестивалендә өченче дәрәҗә лауреат булды.
 
– Айгөл, быел бик зур проектка тотынгансың дип беләбез. “Гармун уйнатыйк әле” бәйрәме турында да сөйлә әле.
–. Былтырдан ук бу бәйрәмне үткәрү теләге белән янып йөрим. Студия дәресләренә еш кына гармунчылар-баянчылар чакырам. Балалар гармун моңын бик ярата, тоя, үз итә. Тик бу уен коралының киләчәге зур борчуга сала. Авылларда да хәзер гармунчыны табу җиңел түгел. Мин бәләкәй чакларда җырчылар шундый ямьле итеп гармун-баянга җырласа, хәзер – фонограммага. Шунысы куркыныч – яшь гармунчылар юк дәрәҗәсендә. Гармун бәйрәмен үткәрүнең максаты да шул, балаларга һәм яшьләргә гармунны күрсәтү, аларны шушы уен коралының үзәкләрне өзәрдәй сихри моңына гашыйк иттерү. Бәхеткә, хыял үз чишелешен тапты. Театр җитәкчесе Фирзәт Габидуллин Гармун бәйрәме үткәрү тәкъдимен хуплады һәм бәйрәм “Нур” театрының Октябрь районы хакимияте һәм “Роксана” радиосы белән берлектә үткәрелгән проект буларак әзерләнә. Театрда, спектакльләрдән тыш, кызыклы һәм фәһемле чаралар да еш уза.
Бар да теләгәнчә барса, бәйрәмне 28 майда “Нур” театры каршында, Габдулла Тукай һәйкәле янында оештырачакбыз.
Иң сөендергәне шул – чакырган һәркем бәйрәмдә катнашам дип тора. Октябрьский шәһәреннән, Стәрлебаштан, Миякәдән, Авыргазыдан гармунчылар көтәбез. Уфадан халык арасыннан үзешчән гармунчылар да, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Салават Әхсәнов, Илгиз Юлдашбаев кебек халыкка танылган профессионал музыкантлар да, әлбәттә инде, театр артистлары да катнашырга теләк белдерде. Ә иң мөһиме – катнашучы балалар бар. Шәп булачак, Аллаһы боерса.
 
– Бик күркәм башлангыч, уңышлы була күрсен! Айгөл, сүзне алтын юбилейдан башлаган идек, шул күтәренке рухта тәмамлау урынлы булыр....
– Бәләкәй чагымда 50 яшьлекләр карт кеше кебек тоела иде. Ә менә  үзем бу яшькә җиткәндә иң ямьле яшемдә кебекмен. Алай гына да түгел, тормыш тәҗрибәсен, иң тугры дусларны үз янымда туплаган, балаларның үсеп, уңышларын күзәтә алган, юкка-барга бәргәләнмәгән шундый рәхәт вакыт. Искитмәле вакыт. Тормышыма бик рәхмәтлемен. Сынаулары белән бергә шатлыкларын да мулдан бирде.
Әлбәттә инде, иң кадерлесе – балаларым. Бер үк тәрбия бирелгән кебек, ә өчесе өч төрле алар. Өлкәнен һәрвакыт “иң яхшы улым син”, дип яратам. Ул аптырый моңа: “Мин бит бердәнбер улың, нигә алай дисең?” – ди. Данис кечкенә чагыннан игелеклелеге, мавыгуларының төрлелеге, төпле акылы һәм нечкә юмор белән аерылып торды. Ул – программист, Казан авиация институтын тәмамлады, инженер булып эшли. Уртанчы кызым Алина нәфис чәчәк кебек. 4 яшеннән бии, рәсем төшерә башлады. Ул нык иҗади кыз, хисчән. Язмышның кырыс җилләре берүк тия күрмәсен үзенә. Бәләкәе Ясмин –  күңелгә сары май. Ул – актриса, өч яшеннән театр түгәрәгенә йөри. Үткерлеге дә, хәйләкәрлеге дә, дөнья көтәргә осталыгы да бар. 7 яшьлек кенә булуына карамастан, камыр ашлары белән дә, кул эшләре белән дә аптыратып куя.
Бик күп сәләтләрем бар. Нәрсә белмим? Акча эшли белмим. Көн-төн эштә янып-көеп йөрим-йөрүен, әмма бу миңа нигәдер матди табыш китерми. Алай гына да түгел, булган барлы-юклы акчам да шуңа кереп китә. Шулай да, һәр башкарган эшем нык ошый, рәхәтләнеп, рухи ләззәт алып башкарам.
 
– Синең белән очрашудан без дә рухи ләззәт алдык, әңгәмә өчен рәхмәт Айгөл!

Резида ВӘЛИТОВА әңгәмәләште.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас