+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Юбиляр
19 Июня , 04:37

Кеше кырыкка төрләнә

Язучы Кәрим Карага — 70 яшь.

Кеше кырыкка төрләнәКеше кырыкка төрләнә
Кеше кырыкка төрләнә

Кәрим Кара — татар язучысы, прозаик, укытучы. 1956 елда Башкортстанның Учалы районының Ахун авылында туган. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Аскын районының Күнгәк авылында укытучы булып хезмәт сала. “Зур акчалар” повесте, күпсанлы хикәяләр авторы. Үзенең әсәрләрендә авыл тормышын, социаль мәсьәләләрне яктырта.

Мәктәп елларында укытучылар тарафыннан Рамилдән дә ешрак тиргәлгән бала булмагандыр. “Икеле”дән башы чыкмады малайның. Баштарак җан-фәрман тырышып та карады бала, әнисе яныннан китми утырды дәрес әзерләгәндә. Бирмәгән иде Ходай аңа зирәклекне, гади генә тоелган нәрсәләрне дә үзләштерергә күп вакытлар кирәк иде аңа. Иптәшләреннән күпкә соңлап “а” хәрефен таный башлады, икенчегә күчкәч кенә үзаллы бергә берне куша алды. Нишлисең, бармаклар да тигез түгел әнә.

Укытучыларга ярарга тырышып, күзләренә генә карап утырса, аңламаганны да игътибар белән тыңласа, әле артык сизелмәс иде башсызлыгы. Юк инде, малай кеше нишләп тик кенә утырсын ди? Кулны кулга куеп, аңлашылмаган саннарга текәлеп утырып тәмам туйды Рамил, бераз күңеллек өчен алда утырган кызчыкның чәчен тартып таратты. Тәнәфес вакытында укуы белән шәпләнгән бер малайны төртеп егып, “умач” ясады тегеннән, буш сыйныф бүлмәсенә качып-посып кереп, берсенең букчасын мич авызына тыгып куйды. Күзгә күренеп мәктәп тормышы күңел­леләнде, аның исемен дә еш телгә ала башладылар. Мактап түгел дә соң, барыбер игътибар үзәгендә булу үсендерә.


Кул селтәделәр малайга укытучылар. Әтисе дә, терлекче Габдрахман абый, өйрәнә торсын дип ешрак фермага үзе белән алып бара башлады улын. Әллә кая китмәс, шул әтисенең эшен дәвам итәр.
Сөйрәлеп йөреп сигезне тәмам­лагач, Рамил иптәшләренә ияреп райондагы СПТУга барып керде. Укучылар җитмәгәнлектән, чукрак-телсезләрне дә кабул итәләр иде анда. Тәки кулына документ биреп чыгардылар егетнең. Әмма колхозда аңа ышанып техника тапшырмадылар. Рамил армиягә китте.
Рамил кайтканда СССР таркалган иде инде. Авылда да колхоз дигәннәре юкка чыккан, аның мал-мөлкәтен түрәләр үзара бүлешеп бетергәннәр, имеш. Чәчмиләр, урмыйлар, ферма диварларында җилләр уйный. Эш тә юк, аш та юк, дигәндәй.


Җилкәләре киңәйгән, гәүдәсе ныгынган егет пилорамага эшкә керде. Юан-юан бүрәнәләрне тәгәрәтте, машина-машина такталар төяде. Бу эш урынында шуны ачыклады Рамил: үзгәрешләрнең уңай яклары да бар икән! Элек урман каравылчысыннан бер агач аударырга рөхсәт алу өчен кочак-кочак кәгазьләр кирәк булса, хәзер бу эш күпкә җиңелләшкән. Әллә кайдан читтән килгән шәп абзыйлар гектарлап кыралар урманны, сүз әйткән кеше юк. Ә шунда яшәгән Рамилнең моңа хакы юкмы?
Ике туган абыйсы колхозның бер калтыраган гына тәгәрмәчле тракторын алып калган иде. Шуны йөрерлек хәлгә китерде егет. Районга барып, йөз кубометр агач яздырып алды. Армиядән кайткан яшь кешегә бирергә тиешләр икән. Өй салырга, нигез корырга. Шуннан тәмен белеп калды агач эшенең Рамил. Үз делянкасына кереп, ике агач егып төйи дә, икенче урыннан тагын сигезне аудара. Сорасалар:
– Законный агачлар, кәгазем бар, – дип кенә җибәрә.
Көн белән исәпләшмәде, төн димәде, агач ташыды, ярдырды, сатып җибәрде. Ел үтмәде, яңа трактор алды, шуннан сарай кебек өй салды. Анысын кыйммәтле җиһазлар белән тутырды.
Агач акчаны яхшы китерде. Ике-өч елдан Рамил шәхси пилорамасын булдырды. Агачның бөртеген дә әрәм итмәскә өйрәнде. Борыс, идән тактасы, юка такталар әзерләп сатты. Вак-төягеннән штакетник чыгарды, утын кисеп сатты.


Менә сиңа “икеле” капчыгы! Эшкә тырыш булып чыкты, кичәге “отлич­ник”ларны үзенә эшкә җә­леп итте. Авылның хөрмәтле кешесенә әйләнде. Балаларына шәһәр­дән фатир әзерләп куйган инде, дип сөйлиләр иде халыкта. Анысы да булгандыр, һәр тиеннең кадерен белергә өйрәнгән иде ул. Бераз мая туплагач, хатыны белән балалары янына күчәргә җыеналар, үзләренә дә фатир юнәт­кәннәр, диделәр.
Әмма тормыш гел бертөрле генә бармый бит ул. Яшь чакта, дәрман ташып торганда, дөньяга үзең хуҗа төсле тоела. Кая телисең, шул якка борасың язмышны. Әмма кырыктан узгач, чирләр калка башлый, җегәр китә. Менә Рамил белән дә нәкъ шулай булды. Матур гына йөргән җиреннән сөрлегеп китте ул. Эшчеләре белән ул көнне урманда агач егып кайтты. Кулыннан бензин пычкысын төшерми, башкалар белән тигез эшләде Рамил.


Хатыны мунча яккан иде, мунча кереп чыкты, яратып токмачлы аш ашады да йомшак урын өстенә ятты. Төн уртасы җитәрәк уянып китте ул. Тыны буылып... Ул укшыганда хатыны табак китереп өлгереп калды. Бер табан кан косты ир, сыгылган чүпрәк хәленә килеп, караватына ауды. Авыруны “Ашыгыч ярдәм” машинасында шәһәргә озаттылар. Анда Рамилне туры операция бүлмәсенә керттеләр. Бер төркем табиблар сәгатьләр буе аның гомере өчен көрәштеләр. Берара йөрәге туктап, клиник үлем дә кичергән, диделәр.
Соңыннан хирурглар:
– Ярый вакытында китереп җиткергәнсез. Берәр сәгатькә соңласагыз, алып кала алмас идек, – диделәр.
Кешеләр бу хәлне үзләренчә бәяләде. Күбесе урман каргышы төшкән моңа, дигән нәтиҗә чыгарды.


Операциядән соң да ике айлап ятты әле ул башкала дәваханәсендә. Соңыннан коры сөяккә калган ирне өенә кайтардылар. Яз үткәнче аның балавыз төсле сары йөзе тәрәзәдән китмәде. Өй эчендә генә йөрештерде. Челлә башлангач, аягына киез итек, өстенә фуфайка киеп, капка төбенә чыккалый башлады.
– Озак тормас, – дип юрадылар авылдашлары. – Эчке органнарын алганнар аның. Йөрәк-үпкәсеннән башка берни юк икән эчендә...
Табиблар да чамалагандыр хәлен, берсүзсез беренче төркем инвалидлык биргәннәр. Әмма үлемең җитми кабергә кереп булмый. Әкрен-әкрен тернәкләнә башлады Рамил. “Кех-кех” йөткергәләп бакчасында казынгалады. Көз җиткәч, бөтенләй кеше ышанмаслык хәлләр башланды моның белән.
Иң беренче эш итеп, балаларыннан бар техникасын, пилорамасын саттырды. Монысын аңларга була инде: тракторга утырып йөрерлек рәте бармыни аның? Шуннан арбалы мотоцикл кайтартты. Шуңа көрәк, чиләк, балта, аркан ише нәрсәләр төяп, урманга йөри башлады бу. Халык кызыксынды, әлбәттә. Нәрсә кылана бу инвалид, тагын агач егарга җыенамы?
Киресенчә, үзе кайчандыр кара җиргә әйләндергән делянкаларга нарат, чыршы үсентеләре утыртырга җыена икән бу. Кайдан урлаганын төгәл белә бит инде. Нәкъ шул урынга. Кара көзгә кадәр йөрде шулай. Көн дә бер урап кайтты урманны.


Кышны матур гына кышлап чыкты Рамил. Авылдашлары бу шәһәргә күчеп китәр, анда табиблар көчле, сәламәтлеген ныгытыр, анда тамыр җибәрсә, яшәр бераз дип, үзара юрадылар. Китмәде Рамил, язга бераз адәм төсе дә кайтты үзенә.
Гөрләвекләр аккач, җир кипкәч, тагын урманга юлланды, урманчы белән дуслашып алды. Тырышып-тырмашып питомник булдырды үзенә, шунда орлыктан чыршы, нарат, энәле агачлар үстерә башлады. Урманга питомникта берничә ел үскән үсентеләрне генә күчереп утырталар. Шуңа багышлады буш вакытын инвалид. Бу вакытта аны өченче төркемгә калдырганнар иде инде. Әллә урман һавасы килеште, сәламәтлеге дә шактый ныгыды.


Хатын-кыз үзенә бертөрле бит. Моның хатынының да эче поша башлагандыр.
– Кеше ире өйгә ташый, син өйдән ташыйсың. Берәр юньлерәк эшкә алын, – дип әйткән, диләр, сызланып.
– Мин җитәрлек ташыдым инде, әнә шул бурычларны кире кайтарырга йөрим. Сиңа кирәксә – син ташы, – дигән ире, имеш.
Әнә шулай кинәт үзгәрде ул. Әллә теге үлеп терелгән чагында берәр зат кисәткәнме икән үзен? Әмма берәүгә дә бу хакта сөйләгәне булмады. Иртәдән кичкә кадәр урман юлын таптады. Сазлырак урыннарга ташлар түшәде, тыгылып яткан чишмәләрне чистартты, кар-буран өйгән урыннарга кар капларга агачлар утыртты. Урман пычратып яткан чытырманнарны арчыды. Хәтта аланлыкларга кыргый юалар утыртты. Аның кадәр урман айкаган башка кеше булмады. Ул һәр үсемлекне, җиләклекне, агачларны, кыргый хайваннарның өннәрен яттан белде...
Пычак астында ятулар эзсез генә үтмәгәндер, әлбәттә. Тыштан караганда чибәр генә күренсә дә, алтмышка таба атлаганда биреште Рамил. Хәл алып утырулары ешрак була башлады. Үлеме дә үзенчәлекле булды аның. Бер күккә ашкан карт наратның кәүсәсенә сөялеп утырган хәлдә фанилыктан китте. Үзенең ярат­кан урманында. Электән агачларның каргышын алган булса да, соңыннан кичергәннәрдер аны урман ияләре, дияргә кирәк.


Үзеннән соң исеме калды аның. Әле дә авылдашлары “Рамил кичүе”, “Рамил чишмәсе”, “Рамил урманы”, “Рамил җиләклеге” дип сөйләшәләр. Балалары, балаларының балалары да онытмас бу атамаларны. Алар бит халык күңеленә язылган.

Кәрим КАРА

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас