+20 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Юбиляр
31 июль , 04:45

“Иҗат итәм, димәк, яшим әле!”

Журналистика ветераны, язучы Гөлфинә Сәлимовага – 75 яшь

“Иҗат итәм, димәк, яшим әле!”“Иҗат итәм, димәк, яшим әле!”
“Иҗат итәм, димәк, яшим әле!”

Хатын-кызлар безнең тормышыбызда мөһим урынны били. Алар – нигез-йортыбызда гаилә учагын саклаучы тугры хатын да, дәү әни дә, бала тудырып багучы әни дә, тыйнак апа да. Хатын-кыз – мәхәббәт алиһәсе дә, тормыш авырлыклары белән көрәшүче дә, үз язмышына риза булып, сабыр гына дөнья йөген тартучы да. Хатын-кыз турында гасырлар дәвамында күпме бөек әсәрләр иҗат ителгән, безгә кадәр дә күпме тирән фәлсәфи фикерләр әйтелгән. Хатын-кыз данга да күмелгән, хөрмәтләнгән дә, җәберләнгән дә, утка, суга да кергән. Рәхәт тормыш белән дә сыналган ул, мәрхәмәтсез язмыш тарафыннан кыерсытылган да. Ил сәясәтендә төп юнәлеш буларак, бүгенге тормышыбызда да хатын-кызга кагылышлы мәсьәләләр иң кискен тора. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Чөнки алар – кешелек дөньясының үзәге. Хатын-кыз бүген дә игътибар үзәгендә. Алар турында бөек әсәрләр, үлемсез җырлар тудырыла, көчле фикерләр әйтелә. Бу бер дә юкка түгел. Хатын-кыз – безнең тормышыбыз ул. Бары тик алар белән ил-көнебез тәртипле, дөньябыз имин һәм ямьле, яшәгән өйләребез нурлы һәм якты. Бу бөек миссия гүзәл затларыбызга табигать һәм кешелек дөньясы тарафыннан бирелгән. Шушы мөһим рольне алар бүген дә тиешле дәрәҗәдә башкаралар. Ил аналары янәшәсенә куярга лаек булган шундый хатын-кызларыбызның берсе – Илеш кызы Гөлфинә Сәлимова.

Гөлфинә Мирзаян кызы 1951 елда Илеш районының Яңа Нәдер авылында якты дөньяга аваз салган. Җиһанда иң матур төбәк булып күренгән шушы туган авылында аның күңелле балалык еллары узган. Сукмакларында балачак эзләре калган, иреннәрдә һаман да татлы тәме сакланган авыл чишмәләре бүген дә үз кызын көтеп чылтырап ага. Әмма тормыш кануннары кырыс һәм катгый шул. Туктатырга мөмкин булмаган тормыш арбасы алга тәгәри. Ул әле яңа гына нәни кыз булган Гөлфинәне дә, үсмер кыз итеп, туган авылы Яңа Нәдер белән хушлашырга мәҗбүр итә. Балачак сукмаклары олы юлларга тоташа. Дөньяны танып белә генә башлаган самими күңелле авыл кызы олы тормыш эченә бөтерелеп кереп китә. Гөлфинә күрше Базытамак урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, һич икеләнеп тормый, шунда ук – эшләр башкаручы, арытаба укытучы булып хезмәт юлын башлый. Җитмешенче еллар югары тизлектә завод-фабрикалар төзелгән, авыл хуҗалыгы механикалаштырыл­ган, заманча технологияләр кабул ителгән индустриальләштерү чоры дәвам итә. Илгә югары белемле кадрлар, белгечләр кирәк. Гөлфинә Мирзаян кызы да шушы агымнан калышырга теләми. Ул 1975 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетын уңышлы тәмамлый. Авылда эшләп үскән, мәктәптән соң да эшләп чыныгу алган югары белемле кызны район җитәкчелеге бик тиз күреп ала. Нәтиҗәдә, 1976 елда аны партиянең Илеш районы комитетына инструктор вазыйфасында эшкә алалар. Йокысыз төннәр һәм тынгысыз көннәр, төрле комиссияләр эшендә кайнау, баштан күмгән язу-сызу, кәгазь эшчәнлеге белән өч ел сизелми дә үтеп китә.
 
Гөлфинә Мирзаян кызының күңел түрендә йөрткән теләге бар. Аның бик тә язышасы килә. Бу тирән сер итеп сакланган уй-теләк каян килә соң? Бәлки, бик ерактан, зыялы муллалар нәселеннән булган әнисе Лилиза яклап киләдер? Бәлки, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер илаһи сәләттер, кем белә? Тик ничек кенә булмасын, Гөлфинә теләгенә ирешә. Аны 1979 елның апреленнән “Маяк” район гәзитенең партия бүлегенә хәбәрче итеп җибәрәләр. Шатлыгының иге-чиге булмый. Ниһаять, ул теләгенә иреште бит! Хәзер туктаусыз язачак! Аның үз геройлары, үз әдәби образлары булачак. Ә яшь хәбәрченең күңелендә планнары шундый күп. Аларны мотлак тормышка ашырырга кирәк. Менә шулай итеп Гөлфинә Мирзаян кызы баш-аягы белән журналистлык эшенә чума. Сизелмичә бер-бер артлы еллар үтә. Ул яраткан эшенә утыз елдан артык гомерен бирә.
 
Әлбәттә, төрле чаклар була. Йокысыз төннәр, эш буенча командировкалар, җәйләрен – көннәр буе эссе кояш астында басу-кырларда, кышларын колхоз фермаларында материал туплап, төннәрен язышып, аларны ашыгыч номерга тапшырулар, дежур булганда типография бинасында кунулар – барысы да башыннан кичкән аның. Гади хәбәрче булып эш башлаган белгеч авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, соңгы унбиш елда исә мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул – 1985 елдан Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы. Гомеренең иң матур, актив чорларын язышуга багышлаган сәләтле журналистның үткер каләме очыннан күпме актуаль мәкаләләр, тормышчан очерклар чыгуын Ходай үзе генә белә торгандыр! Аның утыз ел буе гәзит битләрендә дөнья күргән язмалары Илеш районы тарихының саллы бер өлешен тәшкил итә, дисәк тә хата булмас. Журналистның мәкалә һәм очерк геройлары – ил табыны сыйлы булсын өчен көрәшүче гади авыл хезмәтчәннәре, район җитәкчелеге аңа гомер буе рәхмәтле булдылар һәм бүген дә үзен чиксез хөрмәт итәләр.
 
Авторы Гөлфинә Сәлимова булган Илеш районы гәзитенең олы юбилеена багышланган “Маяк”ка – 80 яшь” дигән китап та гәзит тарихын һәм редакция коллективының хезмәтен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте.
Бу тормышта хатын-кызның эше яраткан һөнәрең буенча карьера баскычларыннан күтәрелү белән генә бетми шул. Аның җирдәге миссиясе киң кырлы, роле күп төрле. Вакытында гаилә дә корырга, балалар үстерергә дә кирәк. Никахлар күктә укыла, диләр. Бәлки, шулайдыр. Ничек кенә булмасын, 1981 елда Гөлфинә Мирзаян кызының да шәхси тормышында кискен үзгәрешләр була. Ул булачак тормыш юлдашы Рәфисне очрата. Яшьләр бераз сынау вакытын үткәргәч, бергә кавышырга ният кылалар. Менә шулай өр-яңа гаилә барлыкка килә. Шушы матур гаиләдә 1982 елда беренче бала туа. Бу малайга Айдар дип исем бирәләр. Айдар кечкенәдән шук, тиктормас бала була. Теле иртә ачылган малай бәләкәйдән һәрнәрсә белән кызыксынучан, сүзчән була. Кайчакларда: “Әллә әнисе кебек журналист, язучы булырмы бу малай?” – дип тә фикер йөртә аның турында гаилә дуслары, таныш-белешләре. Шулай да гаиләдә ялгыз үсәсе килмәгән Айдарның әти-әнисеннән үзенә “иптәш” таптыра башлавыннанмы, әллә инде Аллаһ кушуы буенчамы, алар икенчегә бәби алып кайталар. Менә шулай тату гаиләдә тупырдашып ике малай – Айдар белән Азамат үсәләр.
 
“Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри”, дигән борынгылар. Ярыйсы гына яшәп яткан бу гаиләгә дә кайгы килеп ишек шакый. Гөлфинәнең ире Рәфис илле яшендә көтмәгәндә фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчә. Бөтен тормыш авырлыгы, дөнья мәшәкатьләре ике бала белән тол калган ялгыз хатын иңнәренә төшә. Эшкә дә йөгерергә, балаларны да илгә, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерергә кирәк. Җитмәсә, авылдан килгән өлкән яшьтәге әнисен дә тәрбияли. Ничек тә авырлыкларга түзәргә, михнәтләргә чыдарга, сыгылып төшмәскә, сынмаска тырыша Гөлфинә. Сүз дә юк, ул бу алышта, язмыш җилләренә бирешмичә, җиңүгә ирешә, ике улын ялгызы үстереп, олы тормыш юлына чыгарырга үзендә көч таба. 1995 елда Гөлфинә Мирзаян кызы тагы да олы югалту кичерә. Тормышында иң якын киңәшчесе һәм сердәше булган әнисе Лилиза апа бакыйлыкка күчә. Малайлары Айдар белән Азамат, чит төбәкләрдә эшләп йөргәч, туган йортларына бик сирәк кайталар. Менә шулай Гөлфинә Мирзаян кызы лаеклы ялга чыгар алдыннан бер ялгызы кала. Тормышыңда берәр вакыт яныңа кайтыр кешең булып, аны зарыгып көткәндә, вакытлыча булган мондый ялгызлыклар сизелми дә үтәдер, әлбәттә. Әмма дөньяның әчесен-төчесен җитәрлек татыган хатынны язмыш кабат-кабат кайгы белән сыный. 2024 елның декабрендә олы улы – СВО яугире Айдар Тимерханов яу кырында батырларча һәлак була. Әнисе Гөлфинә Сәлимова кебек үк язучы һәм иҗатчы булган “Батырлык” ордены кавалеры Айдар Тимерхановның күптән түгел “Соңгы караш, соңгы сүзләр” дигән китабы чыкты. Үзе үлгәннән соң дөнья күргән бу китапта аның төрле елларда язган шигырьләре һәм истәлекләре тупланган. Айдар укыган Югары Яркәй 2нче мәктәбендә аның исемендәге “Герой партасы” булдырылган. Ә туган йортының иң түрендә үлгәннән соң бирелгән ”Батырлык” ордены саклана. Бу йөрәкләрне телгәләгән югалтуны Гөлфинә Мирзаян кызы белән аның кече улы Азамат та бик авыр кичерә. Вакыт-вакыт депрессиягә бирелә ул, яшәүнең мәгънәсен югалта, еш авырый башлый. Улын югалту кайгысыннан айнып өлгермәгән Гөлфинәнең ишеген бөтенләй көтмәгәндә яңа кайгы шакый. Айдарның һәлак булуына ун ай дигәндә кече улы Азамат авыр чирдән вафат була. Менә шулай бер ел эчендә өрлектәй ике улын югалтып, ялгыз калган Гөлфинә Мирзаян кызы бүген япа-ялгызы гомер кичерә. Иҗат белән шөгыльләнеп, йөрәк өзгеч кайгыларыннан онытылырга тырыша, арытаба яшәүгә көч табарга омтыла.
 
Бүгенге көндә Русия һәм Башкортстан Журналистлар, Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, прозаик Гөлфинә Сәлимованың җиде китабы бар. Аның язучы һәм галим якташыбыз, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовның тормыш юлына багышланган истәлекләр китабы югары бәяләнде һәм Суфиян Поварисов исемендәге премиягә лаек булды. Ә 2026 елда аңа, актив тормыш алып барган яугир анасы буларак, “Хатын-кыз – милләт анасы” медале тапшырылды.
 
Язмыш тарафыннан күп сынаулар кичергән, кайгылар үткәргән Гөлфинә Сәлимова сыгылып төшмәде. Бүгенге көндә дә йорт-курасын тәртиптә тотып, актив иҗтимагый тормыш алып бара. Ул – югары исемнәргә лаек булган район хор коллективы әгъзасы, Илеш районы иҗатчыларын берләштергән “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе. Әмма аның кайгылар кичергән күңеленә барысыннан да якынрак шөгыль – ул иҗат ялкынында янудыр.
 
Гадәттә, әдәбиятка бала чактан, яки мәктәп партасы артында кечкенә хәбәрнамәләр, шигырьләр, нәсерләр язышып килеп керәләр. Бу – табигый, әлбәттә. Андыйлар үзләре – үсә-үсә, каләмнәре яза-яза шомарып, язучы булып китәдер. Ә менә шушы гадәти калыптан аермалы буларак, Гөлфинә Сәлимованың мондый чоры булмаган. Ул – журналист буларак район гәзитендә язу осталыгына ирешеп, иҗатка соңлабрак килеп кергән кеше. Беренче хикәясе 2015 елда “Өмет” республика гәзитендә дөнья күргән. Аннары хикәяләре “Акчарлак-2018” әдәби альманахында басылган. “Балкыш” әдәби берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр белән берлектә чыгарган китап­ларда да хикәяләре урын алган. Иҗатка соң килүгә карамастан, аның иҗади багажы бай. Язучының повесть һәм хикәяләре аерым китап булып та, вакытлы матбугатта да бер-бер артлы басылып, укучыларны куандырып кына тора. 2023 елда аның “Сүнгән учак балкышы” дигән повесть һәм хикәяләр җыентыгы Башкортстан “Китап” нәшриятында басылып чыкты. Шушы елның планы буенча юбилей уңаеннан язучының өр-яңа әсәрләр тупланмасы шулай ук республика “Китап” нәшриятында дөньяга чыгарга әзерләнә. Бүгенге көндә без, якташлары һәм районның “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары, Илештә яшәп иҗат итүче язучы Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимованы олы юбилее белән ихлас тәбриклибез, аңа иминлек, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Очрашып хәл белешкәндә, хәзерге яшәешен бары тик иҗатта күргән язучы Гөлфинә Мирзаян кызы, һәрвакыттагыча, күпне кичергән чын милләт анасыдай сабырлык белән: “Яңа хикәя башладым. Иҗат итәм, димәк, яшим әле”, – дип җавап бирә. Юбилеегыз белән Сезне, Гөлфинә Мирзаян кызы, озак еллар яшәгез һәм иҗат итегез!

Мөнәвис НИЗАМИ,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Р.S. Шушы көннәрдә Гөлфинә Сәлимова Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ал да нур чәч халкыңа”, Василий Шукшин медальләре белән бүләкләнде.
“Кызыл таң”ның тугры дусты, даими авторы Гөлфинә Мирзаян кызын юбилее һәм лаеклы бүләкләре белән ихлас котлыйбыз!


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас