+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Юбиляр
31 Июля , 04:40

Ул дөньяны матурларга туган!

Республиканың аграр йөзен билгеләүче алдынгы хуҗалык җитәкчесе, Федоровка районының Фрунзе исемендәге кооперативы рәисе Фәйрүз Галиевка – 60 яшь

Ул дөньяны матурларга туган!Ул дөньяны матурларга туган!
Ул дөньяны матурларга туган!



Район тормышын яктырту һәм басмаларыбызга язылуны оештыру буенча “Кызыл таң” гәзите редакциясендә җаваплы хезмәткәр сыйфатында соңгы 22 елда Федоровка төбәгенә булган һәр сәфәрем күңелдә җылы тәэссоратлар саклый. 2004-2016 елларда Федоровка районы хакимиятен зур җаваплылык белән җитәкләгән Радик Ишмө­хәммәтовның, аңардан соң идарә дилбегәсен ныклы кулларына алган Венер Насретдиновның якын итеп кочаклап каршы алулары, ике дистә ел дәвамында “Кызыл таң” гәзитенең тиражын 200-300 данә югарылыгында тотуга бар тырышлыгын салган район Советының матбугат җанлы элекке секретаре Винир Халитовның ихласлыгы, аның бүгенге дәвамчысы Илһам Бакиевның, заман авырлыкларына карамастан, бу юнәлештә тырышып хезмәт куюы, безгә һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булган Фәйрүз Галиев, Азат Әминев, Илһам Акчурин кебек аграр икътисадны әйдәп баручы көчле җитәкчеләр йөзендә һәрдаим аңлау һәм яклау табуыбыз торган саен безне шушы бәрәкәтле төбәккә җәлеп итә.
Бүген сүзебез Федоровка районында гына түгел, республикада, ихтимал, ил күләмендә дә иң көчле аграр предприятиеләрнең берсе — Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын 22 ел дәвамында шушы югарылыкка күтәргән легендар җитәкче, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1 августта үзенең 60 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче, төбәктә “Кызыл таң” гәзитен таратуга бар булмышы белән ярдәм итүче Фәйрүз Заһретдин улы Галиев турында.

Чишмә башы

Фәйрүз Галиев бар гомерен Фрунзе исемендәге хуҗалыкка багышлаган, эссе челләдә дә, карлы-бозлы яңгыр астында да аның басу-кырларында җиң сызганып хезмәт салган Оркыя һәм Заһретдин Галиевлар гаиләсендә 1966 елның 1 авгус­тында төпчек, дүртенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә хезмәт культы, туган төяккә, хуҗалык эшенә сөю тәрбияләү шулкадәр көчле була ки, дүрт баланың өчесе язмышын Динес авылы, аерым алганда, Фрунзе исемендәге кооператив белән бәйли. Өлкәннәре Сания ханым биредә бухгалтер булып эшли, бүген инде хаклы ялга чыккан. Флүз Заһретдин улы исә армия хезмәтен үтеп, тиешле белгеч­лек алганнан бирле туган хуҗалыгында куәтле техниканы йөгәнли. Чәчүдә дә, мал азыгы хәзерләү кампаниясе вакытында да, урып җыюда да ул эшнең уртасында кайный, бу җәһәттән хуҗалыкны җитәкләүче энесе Фәйрүз Заһретдин улының ныклы терәк-таянычы булып тора. Апалары Гөлшат ханым Ырынбур шәһәрендә яши.
Әти-әнисенең, якташларының, гомумән, авыл кешесенең нинди авыр хезмәт башкаруын күреп, аны үз җилкәсендә татып үскән Фәйрүз Заһретдин улы бәләкәйдән хуҗалык куәтләрен арттыру уе белән генә түгел, андагы эшчәнлек рәвешен җиңеләйтү, аны яңача үсеш баскычына чыгару максаты белән дә яна. Һәм мәктәп бусагасыннан ук үзен шушы югары максатны тормышка ашыруга әзерли: тырышып укый, колхоз эшенең уртасында кайнап, тәҗрибә туплый. Шуңа да мәктәптән соң туган хуҗалыгында берникадәр хезмәт салып, Ватан алдында хәрби бурычын үтәп кайткан егеткә 1987 елда Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керү әллә ни зур авырлык тудырмый. Биредә, чын мәгънәсендә, йөзеп укый ул, уку йортын да 1992 елда кызыл диплом белән тәмамлый. Аңлашыла инде, тирән белемле, төпле, ышанычлы, максатчан, киләчәккә анык караш ташлаучы егетне туган районында да кушкуллап көтеп алалар. Ә ул, әлбәттә, кендек каны тамган газиз туган төяген, әти-әнисе көче белән дә бөтәйтелгән Фрунзе исемендәге колхозны сайлый. Тәүдә анда җиде ел дәвамында диспетчер-нормовщик булып эшли. 1999 елда исә Фәйрүз Заһретдин улын Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш бухгалтеры итеп тәгаенлиләр. Янә биш елдан камытның тагы да зуррагын кидерәләр – хуҗалык рәисе итеп тәгаенлиләр.

Тәүге тәэссоратлар алдатмады!

...Фәйрүз Заһретдин улы белән беренче очрашуыбыз 2004 елның кара көзендә Фрунзе исемендәге хуҗалыкның шикәр чөгендере басуында булды. Яшь рәис иярләгән “Нива” машинасы берничә көн яуган яңгырдан үзле балчыкка әйләнгән басу юлын ярып, тау-тау булып сузылып киткән шикәр чөгендере өемнәре янына ашыга. Анда инде кызу эш кайный, махсус техника шикәр чөгендерен колхоз “КамАЗ”ларына төйи. Шулай булмыйча, яшь рәис эш көне башланганчы ук диярлек Мәләвезгә барып, анда шикәр заводы җитәкчелеге белән сөйләшеп, тиз арада шикәр чөгендерен хуҗалык басуларыннан завод территориясенә ташып бетерү турында килешеп кайткан. Юкса, йоклабрак йөрсәң, көннәрнең карга китүе дә бар, кышның ничек киләсен кем белә! Анда инде баткак түгел, кар ерырга туры киләчәк, ә бу уңыш өчен дә, чыгымнар буенча да һич кенә дә хуҗалык файдасына түгел.

Ул арада шикәр чөгендере төягән

“КамАЗ”лар, кара төтеннәр чыгарып, бер-бер артлы алтмыш чакрым ераклыктагы Мәләвез шәһәренә юлланды. Шикәр чөгендере уңышын санаулы көннәрдә югалтуларсыз ташып бетерү өчен тәүлек эчендә кимендә ике-өч рейс ясарга туры киләчәк әле аларга.
– Шунсыз булмый. Эшне җиңеләйтү өчен хуҗалыкка ким дигәндә тагын бер-ике яңа “КамАЗ” кирәк. Аннары чөгендер басуларын утау, эшкәртү дә әлегә, нигездә, кул көче белән башкарыла. Монда да махсус техника алу көн таләбе булып тора. Ә иң беренче чиратта “Алтай” тракторларыннан котылачакбыз, аларны заманча, сәламәтлек өчен күпкә зарарсызрак техникага алыштырачакбыз. Заманы өчен ул, әлбәттә, шәп, куәтле техника булгандыр, әмма бик күп ир-узаманнарның вакытыннан алда кабергә керүенә дә сәбәпче булды, чөнки эчендә вибрация нык көчле. Шуңа да, беренче чиратта, хуҗалыкта техник паркны яңартуга йөз тотачакбыз, – дигән иде ул чактагы очрашуда Фәйрүз Заһретдин улы.
Яшь рәиснең эшне оештыру рәвеше, анык, хәтта ки амбициоз максатлар куюы тәүге очрашуда ук Фрунзе исемендәге хуҗалыкка, чыннан да, көчле, булдыклы, һәрдаим киләчәккә карап эш итүче җитәкче килүе турында фикер тудырды. Иң куандырганы шул: шушы фикер Фрунзе исемендәге хуҗалыкта булган саен елдан-ел ныгып кына калмады, 22 ел рәис йөген тарткан дәвердә Фәйрүз Заһретдин улы республика, хәтта ил күләмендә дә үзен иң нәтиҗәле җитәкчеләрнең берсе буларак танытты.
...2006 елда без Фрунзе исемендәге хуҗалыкта язгы чәчү барышы турында материал әзерләргә килгәндә кооператив басуларында “Алтай” тракторлары эшләми иде инде. Аларны кайсы яңа, кайсы капиталь төзекләндерелгән куәтле “К-700”,
“Т-150” тракторлары алыштырган. Аз гына эчтәрәк басуны чәчкеч таккан ике яңа “Беларус” тракторы иңли. Чигәләре чаллана башлаган рәиснең дә кәефе күтәренке. Баксаң, узган көздә мул уңыш үстереп алу исәбенә һәм терлекчелектә сөт җитештерү күләмнәрен арттыру нәти­җәсендә техника паркын сизелерлек яңартып кына калмаганнар, элита орлык та кайтартканнар, басуларга ашламаны да шактый мул керткәннәр. Әле менә мал азыгын тагын да күбрәк туплау максатында йөз гектарда люцерна басуын яңартып чәчү исәпләре.
– Ел уңай килсә, былтыргыдан да күбрәк уңыш үстереп алырга тиешбез, һәрхәлдә, моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Уңыш мул була икән, бу безгә хуҗалыкның матди-техник базасын тагы да яхшырту, яңа куәтләргә чыгу мөмкинлеге бирәчәк, – дигән иде ул вакытта Фәйрүз Заһретдин улы.
Әйткәндәй, озак еллар дәвамында, шул исәптән Фрунзе исемендәге кооперативны Фәйрүз Галиев кабул итеп алган чорда да, хуҗалыкның сөренте җирләре 4,5 мең гектар тәшкил итте. Бүген исә инде Фрунзе исемендәге хуҗалык эшкәрткән басулар 7300 гектарга җитте. Эш шунда: елның-елында техника паркын берничә берәмлек куәтле техникага тулыландыра баручы кооператив районда төрле сәбәпләр аркасында ташландык хәлгә килгән күрше-күлән элекке хуҗалыкларның җирләрен дә үз канаты астына алып, акрынлап әйләнешкә кертте. Шул рәвешле ул мәйданнар да, көчле хуҗа килгәннән соң, янә шаулап ашлыкка күмелеп утыра башлады.

Үсеш баскычлары

Тәүге хуҗалык елы нәтиҗәләре буенча ук матди-техник базаны яңарту, җитештерү күләмнәрен арттыру, игенчелектә – сортларны, терлекчелектә – маллар токымын яхшыртуны төп өстенлек итеп билгеләгән, һәрдаим алга карап эш итүче рәис узган вакыт эчендә хуҗалыкны районда гына түгел, республика күләмендә дә иң алдынгылар сафына күтәрә алды. Аңлашыла, республикада эшләп килүче күпсанлы дәүләт программалары ярдәмендә, район җитәкчелегенең даими хәстәрлеге һәм туган коллективының фидакарьлеге белән, билгеле. Нәкъ булдыклы рәиснең дәүләт дәрәҗәсендә булдырылган мөмкинле­к­ләрдән хуҗалык мәнфәгатендә оста файдалана белүе нәтиҗәсендә Фрунзе исемендәге хуҗалыкта республикада тәүгеләрдән булып ике терлекчелек комплексы да нигездән төзекләндерелеп, югары продуктлы токымлы маллар белән тулыландырылды. Фәйрүз Заһретдин улы эш башлаган вакытта күпчелек тарту көчен “Алтай”, “ДТ-75”, “Беларус” тракторлары, “ГАЗ”, “ЗИЛ” йөк машиналары тәшкил иткән машина-трактор паркы да бүген фәкать яңа һәм иң заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән балкып тора. Монысы да булдыклы рәиснең йөзен билгели торган күрсәткеч. Нәкъ хуҗалык аягында ныклы басып торганга күрә биредә ел саен берничә берәмлек яңа, заманча техника сатып алына. Икътисади яктан көчле бул­ган хуҗалык бу юнәлештәге дәүләт программаларында да иркен катнаша.
Хуҗалыкта заманча 30 трактор, 6 ашлык уру, 2 үзйөрешле чапкыч, “Дон-680” мал азыгы хәзерләү комбайннары, 13 йөк машинасы булуын исәпкә алганда, биредәге техник куәтләр фәкать соклану уята. Моның ачык нәтиҗәсе буларак, тиешенчә ашланып, барлык тиешле агротехник таләпләр төгәл үтәлгән һәм фәкать яңа, югары җитештерүчәнле, заманча куәтле техника гына эшләгән хуҗалык басуларыннан уңыш та елның-елында күбрәк үстереп алына.
Әйтик, Фрунзе исемендәге хуҗалыкның 90 еллыгына биредә моңа кадәр беркайчан да булмаган күләмдә мул уңыш – 90 мең центнер ашлык үстереп алынды! Әмма бу да чик булмады. Тагы да ике елдан Федоровка районындагы әйдәүче хуҗалык үз тарихында тәү тапкыр 124 мең центнер ашлык үстереп алды.
– Быел урып-җыю эшләрен 1 августта башлап, 33 эш көнендә, ягъни 2 сентябрьгә тәмамладык. Яңгырлар комачауламагач, комбайннар ярты көнгә дә туктап тормады. Шул рәвешле куәтле биш “Акрос” һәм “Вектор” комбайннары көн саен уртача 114 гектар иген басуларын иңләде. Аерым көннәрдә эш күләмен 130 гектарга җиткергән вакытлар да булды. Шул рәвешле хуҗалык келәтләренә 124 мең центнер ашлык салынды. Бу – чын мәгънәсендә, тарихи рекорд. Мисал өчен, мин хуҗалык рәисе вазыйфасында эш башлаган тәүге елда 21 мең центнер ашлык үстереп алган идек. Фрунзе исемендәге кооперативның 90 еллыгы билгеләнгән 2020 елда әлеге күрсәткечне 90 мең центнерга җиткердек, һәм менә быел – яңа үр, яңа биеклек! – дип иң зур куанычы белән уртаклашты 2022 елның көзендә Фрунзе исемендәге кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.
Һәм мондый тарихи рекордлар соңгы елларда Фрунзе исемендәге хуҗалык эшчәнлегендә моның белән генә дә чикләнми. Түбәндә аларга аерым тукталырбыз.

Хезмәт рекордлары

Ашлыкны үстерә белгән кебек, биредә аны саклый һәм кадерли дә беләләр. Бу җәһәттән Фәйрүз Заһретдин улы соңгы елларда гына берничә зур ашлык саклау склады төзетте, иң заманча ашлык киптерү агрегаты кайтарып утыртты. Атап әйткәндә, тәүдә Балыклыбаш авылында 17 мең центнер ашлык сыйдырышлы склад төзелгән булса, моннан берничә ел элек Динестә 72 метр озынлыктагы һәм 20 метр киңлектәге зур ангар күтәрелде. 6,5 миллион сумлык әлеге мәһабәт бина хуҗалык басуларыннан җыеп алынган сыйфатлы ашлыкны кирәк вакытка кадәр саклау мөмкинлеген булдырды. Былтыр һәм быел Динес авылында зурайтып эшләнгән ындыр табагы исә басудан кайтарылган 3 мең тоннага кадәр ашлыкны түбә астында саклау мөмкинлеге бирә. Ә инде быел гына кайтарып урнаштырылган “Алтай-65” куәтле ашлык киптергече яңгырлы елда да җыеп алынган бар уңышны иң югары сыйфат кондициясенә җиткереп, саклагычларга урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Әйткәндәй, моңа кадәр дә хуҗалыкның ындыр табагында куәтле ашлык киптергеч эшли иде. Монысы исә, тагы да куәтлерәк һәм заманчарак булудан тыш, газ ягулыгында эшләгәнлектән, икътисади яктан да азрак чыгым таләп итәчәк.
Узган гасырның 60нчы елларында Фрунзе исемендәге колхоз “миллионер’’лар сафына баскан булса, 2020 елда Фәйрүз Галиев җитәкчелегендәге коллектив әлеге күрсәткечне йөз тапкырга арттырып, үз тарихында беренче тапкыр керемен 129 миллион сумга җиткерде. Шул рәвешле, хуҗалык 2006 елда тапшырылган Башкортстан Президентының Рәхмәт хаты, 2007, 2011, 2014, 2017 елларда яуланган республика Хөкүмәте дипломнары янына янә Хөкүмәтнең дәрәҗәле дипломы белән бүләкләнде.
Шушы еллар дәвамында биредә булдырылган иң заманча техник куәтләр дә хуҗалыкның рекордлар китабында лаеклы урын алып тора. Гомумән, ел саен хуҗалыкта 30-40 миллион сумлык куәтле техника сатып алу биредә инде яхшы традициягә әверелде. Әйтик, былтыр көзен генә биш куәтле “Акрос” комбайны янына алтынчысын сатып алып, “Газ” автомобиле, башка берничә берәмлек техника һәм агрегат кайтарган булсалар, быел югарыда телгә алынган “Алтай-65” ашлык киптергеченнән тыш, хуҗалык паркын “Фиат” чәчү комплексы, “Чулпан” үзйөрешле мал азыгы хәзерләү комбайны, “Фиат” дискаторы тулыландырды. Әйтсәк, әйтик инде, Фрунзе исемендәге кооперативның хәтта үз агродроны да бар! Аның белән идарә итү өчен махсус белгеч тә укытылган. Июль уртасында без соңгы килгәндә аны борчак басуларын эшкәртүгә әзерлиләр иде. Шуңа да хуҗалык җитәкчелеге белән заманча техниканың мөмкинлекләре һәм куәтләре турында бу мәкаләдә аерым тукталмыйча, соңрак, аны эштә ныклы сынаганнан соң язарга килештек. Әмма шунысы көн кебек ачык: үз агродроны булган хуҗалыклар республикада тагын бар микән? Булса да, бармак белән генә санарлыктыр. Ә менә һәрдаим киләчәккә карап эш итүче Фәйрүз Заһретдин улы заманча техниканы инде бүгеннән хуҗалыгында булдыру һәм аны эшкә кушу хәстәрен күргән!
Фрунзе исемендәге кооперативның хезмәт рекордлары китабында терлек­челектәге казанышлары да лаеклы урын алып тора. Тәүлегенә 3,7 мең килограмм сөт савып саткан хуҗалыкта квартал саен 600 килограмм авырлыкка җиткерелгән 50 үгезне иткә озату да бүген системалы эшкә әверелде. Шул рәвешле ел саен дәүләткә 200 баш симертелгән үгез малы сатып та алдынгы хуҗалык хезмәт рекордлары санын арттыра!

Социаль җаваплылык һәм СВОга ярдәм

Икътисади яктан ныклы, җитештерү куәтләрен елдан-ел арттыра баручы Фәйрүз Галиев җитәкчелегендәге Фрунзе исе­мендәге кооператив үз иңнәрендә зур социаль җаваплылык тоеп та эшли.
Ашкадар елгасы аша күпер дисеңме, төзекләндерелгән мәчет, мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык бинасымы, һәрдаим караулы булган юллармы – барысында да Фрунзе исемендәге хуҗа­лыкның хезмәт өлеше һәм акчалата ярдәме бар.
– Динес авыл Советына караучы торак пунктларны төзекләндерү проектларында Фрунзе исемендәге хуҗалык һәрдаим төп спонсор булып чыгыш ясый. Шуңа да төрле дәүләт программаларында даими катнашабыз, чөнки безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы көчле хуҗалык барлыгын беләбез. Менә быел да хуҗалык ярдәме белән “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында Веселовка авылы мәдәният йортын төзекләндерү буенча колачлы эш җәелдерелде, – ди бу уңайдан Динес авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсим Гафаров.
Ә шәхсән Фәйрүз Галиев башлангычы белән төзекләндерелгән чишмәләр, обелисклар, бүген халыкның төп җыелу урынына әверелгән башка күпсанлы объектлар күпме! Бу җәһәттән Фәйрүз Заһретдин улының хезмәтләре республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырылучы “Атайсал” проектының мәртәбәле дипломнары һәм Рәхмәт хатлары белән дә 2022 елдан алып даими билгеләнеп килүе табигый. Шул ук 2022 елда ул Донецк һәм Луганск республикалары халкына ярдәм өчен “Бердәм Русия” партиясе Генеральный советының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.
Фрунзе исемендәге кооператив СВО яугирләренә ярдәм оештыру юнәлешендә дә актив эш алып бара.
– Кайда, күпме, нинди ярдәм күр­сәткәнебезне санау кирәкми. Уртак Җиңүне якынайту, алгы сызыктагыларга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Бу – гражданлык бурычыбыз гына түгел, һәрберебезнең намус эше дә! – диде бу хакта сүз кузгаткач Фәйрүз Галиев. Кешегә күрсәтер өчен түгел, ә ихластан намус кушуы буенча ярдәм итүчеләр, күрәсең, шулай буладыр!

Сынаулы чорда да сынатмыйлар!

Соңгы килүдә Фрунзе исемендәге кооперативта без тармак өчен шактый катлаулы вакытта булдык. Беренчедән, быелгы тотрыксыз һава торышы төп авыл хуҗалыгы эшләрен теләгәнчә алып барырга комачауласа, тагы да хәтәррәк киртә – ягулык белән тәэмин итүдәге чикләүләр һәм өзеклек эшкә аяк чала.
– Район хакимиятенә рәхмәт, стратегик әһәмияткә ия предприятиеләр исемлегенә кертеп, безне резерв фондтан көн саен 700 литр дизель ягулыгы белән тәэмин итәләр. Шул ягулык исәбенә мал азыгы хәзерләү кампаниясен дәвам итәбез. Эшләрне тулы куәткә алып бару өчен исә безгә тәүлегенә 2,5-3 тонна ягулык кирәк. Ә ул юк! Гәрчә, заводларда ягулык запасы юктыр, дип уйламыйм. Һәрхәлдә, аларның арадашчылары көнгә бер түгел, берничә тапкыр ягулык тәкъдим итеп шалтырата. Хакны ике тапкыр арттырып, тоннасына 140 мең сум сорап... Бу – ачыктан-ачык спекуляция! Ил өчен катлаулы вакытта ниндидер намуссыз бәндәләрнең баеп калырга омтылышы! Без мондый хакка ягулык сатып ала башласак, предприятиене генә түгел, гомум авыл хуҗалыгы тармагын комга терәячәкбез. Илне итсез, сөтсез, икмәксез калдырачакбыз. Шуңа да урып-җыю эшләре ныклап кызганчы әлеге мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә җайга салыныр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәрлек күләмдә ягулык белән тәэмин ителер дип ышанасы килә, – диде, гомум хәл белән таныштырып, Фәйрүз Заһретдин улы.
Әйткәндәй, без хуҗалыкта булганда да Фәйрүз Галиевның телефонына бер литр солярканы 140 сумга тәкъдим итеп шалтырату булды. Авыл хуҗалыгының бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атучы хуҗалык җитәкчесе ул шалтыратучыга да оятыннан җир ярыгына керерлек итеп усал җавап бирде.
Ә язын алдынгы хуҗалыкта югары уңыш җыеп алу өчен эшләрнең барысы да һәрвакыттагыча оешкан төстә башкарылган булган. Чәчү эшләре 19 көндә, ягъни 23 майга тәмамланган. Көздән 1364 гектарда арыш һәм көзге бодай чәчелгән булса, калган мәйданнарның 950 гектарын язгы бодай, 424 гектарны – арпа, 279 гектарны – солы, 465 гектарны – борчак, 476 гектарны – вика-солы, 110 гектарны җитен һәм 2000 гектарны көнбагыш биләгән. Ашлап, югары кондицияле орлыклар чәчелгән басулар, яңгырлар да явып, химик утау да вакытында үткәрелгәнгә күрә бүген инде бер чүп үләнсез, күпереп утыра. “Көннәр утырса, җитенне, арыш белән көзге бодайны ат-ун көннән ала башларга да булачак”, – ди җәйрәп киткән киң басуларга киң караш ташлап Фәйрүз Заһретдин улы. Хәер, табигать көйсезлеген генә җиңәрлек көч-куәт җитәрлек Фрунзе исемендәге хуҗалыкта, ягулык кытлыгы гына эшкә аяк чалмасын. Әйтик, без хуҗалыкта булган көнне быел гына сатып алынган “Чулпан” үзйөрешле чапкычында Марс Басыйров һәм “Дон-680” комбайнында Фәнис Каһарманов күпьеллык үлән басуларын иңлиләр иде. “КамАЗ”ларны иярләгән алдынгы водительләр Наил Кантимеров, Флүз Галиев һәм Петр Петров яшел массаны тиз арада сенаж базына өзлексез ташып тора. Анда исә Альберт Хәйбуллинның куәтле “К-700” тракторы эшли. Ул басудан кайткан яшел массаны өеп, тыгызлап тора. Шул рәвешле хуҗалык малларын һәр елдагыча иркен кышлату өчен җитәрлек мал азыгы запасы хәстәрләнә. Без килгән көнгә хуҗалыкта 4300 тонна сенаж салынган иде. 200 рулон коры печән дә инде терлекчелек комплекслары янына кайтарып өелгән.
Алты куәтле “Акрос” комбайны да, аларның берсе былтыр көзен генә сатып алынган, инде күптәннән ныклы әзерлек сызыгына куелып, сәгать сукканны гына көтә. Ел үзенчәлекләренә бәйле, быел бөртеклеләрне чабып алырга туры килергә мөмкин, чөнки көчле җилдән һәм яңгырлардан ашлыклар яткан. Бу җәһәттән дә “Чулпан” һәм “КСУ-1” чапкычлары күптән ныклы әзерлек сызыгында, хуҗалыкның урып-җыю техникасы техник күзәтүне районда беренчеләрдән булып үткән.
Иң мөһиме, Фрунзе исемендәге хуҗалыкта эшне һәрвакыт зур җаваплылык белән нәтиҗәле итеп башкаручы көчле хезмәт коллективы бар! Бу җәһәттән Фәйрүз Заһретдин улы югарыда телгә алынган хезмәт батырларыннан тыш, алдынгы комбайнчылар Риф Кантимеров, Андрей Егоров, Флүс Сабитов, Нияз Сабитов, Виталий Архиповны, “ас” водительләр Җәлил Хәбибуллин, Илдар Фәйзуллин, Наил Морозов һәм башкаларны зур хөрмәт һәм мактау сүзләре белән билгеләп үтте. Ә инде җитәкченең ныклы таянычлары булган белгечләр – баш инженер Илнур Кантимеров, баш агроном Ринат Сәйфуллин, бригадирлар Мөдәрис Сабитов, Валентин Максимов, Рөстәм Ибраһимов, ферма мөдирләре Ринат Кантимеров, Михаил Никифоров, үзәк ремонт мастерское мөдире Галим Халитов, ашлык саклау комплексы мөдире Радик Сәйфуллин һәр эштә әйдәп баручылар. Фәйрүз Заһретдин улы баш бухгалтер Айрат Багаев җитәкчелегендәге бухгалтерия хезмәткәр­ләре Халидә Сәйфуллина, Нәзирә Сабитова, Гөлнур Майнуровага да фидакарь хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әйткәндәй, хуҗалыкта булганда без Динес авылы фермасы көтүен дә барып күрдек. Таң сарысы белән яшел үлән уртлап, инде ярыйсы түгәрәкләнгән савым сыерлары көндезге туплауга туктаган иде. Бу җәһәттән Вафир Исхаков, Айназ Кантимеров кебек оста көтүчеләр җәйге чорда савымны тагы да күтәрү өчен бар тырышлыгын сала. Шуңа да хуҗалыкта көн саен савылган 3700 килограмм сөттә, алдынгы савучылар Наталья Охрименко, Фәһимә Хәбибуллина, Ләйсән Хәбибуллина, Татьяна Улядарова кебек алдынгы савучылар тырышлыгы белән бергә, аларның да зур хезмәт өлеше бар.

Гаилә

Чишмә районы гүзәле Рәзинә Хәниф кызы белән Фәйрүз Заһретдин улы студент елларында табышып, кавышалар. Шул рәвешле бер җан, бер тән булып яшәүләренә дә дүрт дистә елга якын вакыт үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә җылы гаилә учагында өч бала – ике кыз һәм бер ул буй җиткереп, инде үзләре бүген әти-әниләренә онык-оныкалар бәхете бүләк иткән. Олы кызлары Резеда тормыш иптәше Илнур белән өч баһадир улга – Тимур, Алмаз һәм Булатка гомер биреп, Стәрлетамак шәһәрендә яшиләр. Резеда Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Стәрлетамак шәһәре идарәсендә хезмәт сала.
Шушы ук шәһәрдә яшәүче икенче кызлары Ләйсән һәм кияүләре Азат кечкенә Амелияне тәрбиялиләр. Ләйсән банк системасында эшли. Шуңа да бар гомерен Динес авыл советында бухгалтер эшенә багышлап, хаклы ялга чыккан Рәзинә Хәниф кызының күп вакыты хәзер онык-оныкаларын тәрбияләшеп үтә.
Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлап, Мәскәүдә хәрби хезмәт үткән Айдар исә әлегә өйләнмәгән, 25 яшьлек егет үз һөнәре буенча Уфа шәһәрендәге предприятиедә эшли. Әйткәндәй, читтә булса да, туган хуҗалыгы хәстәрлекләре белән дә янып яши. Фрунзе исемендәге кооператив сатып алган агродронны нәкъ ул хезмәтләндерәчәк. Моның өчен Айдар Фәйрүз улы тиешле укулар һәм әзерлек үткән, ялларында исә коштай очып туган йортына һәм туган хуҗалыгына кайтып җитә. Алдагы көннәрдә борчак һәм җитен басуларына дисикация үткәрергә планлаштыралар. Ягъни, хуҗалык үсешендә инде яңа буын Галиевлар да бүген үз юлын яра, үз хезмәт өлешен кертергә әзерләнә дияргә мөмкин. Әти-әни үрнәгендә ул юл да хуҗалыкны яңа уңыш-казанышларга алып барсын!

Соңгы сүз урынына

– Хуҗалыкта өч дистә елдан артык хезмәт салып, шуның егерме ике елында җитәкче вазыйфа башкарганмын димәссең дә. Кичә генә эш башлаган кебекмен, – ди, узган юлга караш ташлап, Фәйрүз Заһретдин улы. – Күңелдә – дәрт, йөрәк-
тә – хезмәт чәме. Шуңа барасы юллар да, яуланасы яңа үрләр дә алда күп булыр әле дигән ышанычтамын! Аннары, вакытлыча кыенлыкларны исәпкә алмаганда, бүген тармакта эшләр, үсешер өчен киң мөмкинлекләр бар. Тупланган бай тәҗрибәдән файдаланып, аларны хуҗалык файдасына нәтиҗәле эшкә кушып, дәртләнеп һәм кинәнеп эшләр вакыт! 60 яшьлек гомер бәйрәмен шундый уйлар һәм күңел халәтендә каршылыйм.
Без дә шушы күңел халәте һәм хезмәт дәрте Сезне озак еллар озата барсын дигән изге теләктә калабыз, хөрмәтле Фәйрүз Заһретдин улы. Дөньяны матурлау, аны җитешрәк итү өчен салган тырыш хезмәтегез, изге гамәлләрегез үзегезгә зур игелекләр, тагы да югарырак дан-шөһрәтләр белән әйләнеп кайтсын!

Илдар Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас