+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Юбиляр
4 Сентября , 04:48

Гомере буе “авыл МЧСы” булды!

Районның данлыклы шәфкать туташы Римма Әхмәтованың тууына 85 ел.

Гомере буе “авыл МЧСы” булды!Гомере буе “авыл МЧСы” булды!
Гомере буе “авыл МЧСы” булды!

 

Туган авылы Кыңгыр-Мәнәвездә 40 елдан артык шәфкать туташы, соңрак биредә фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире булып эшләп, алны-ялны белмәгән, авылда, районда, республикада абруй яулаган бик тә тынгысыз, пакь күңелле кеше иде Римма Усман кызы Әхмәтова.

Югарыда әйтелгән сүзләрне куәтләп, педагогик хезмәт ветераны, Русиянең мәгариф отличнигы Галия Гатауллина түбәндәгеләрне җиткерде: “Улыбыз Илгиз кинәт авырып киткәч, Римма Усман кызы аңа укол ясарга көненә өчәр тапкыр килде. Ул беркайчан да вакыты белән исәпләшмәде, кеше аермады, үзенең эш сөючәнлеге, һөнәренә тугры булуы белән районда олы хөрмәт казанды...”
Римма апаның искиткеч кешелекле, кечелекле, шәфкатьле булуына үзем дә күп тапкырлар инандым. Шулай, студент вакытта авылда утын кискәндә ялгыш балта белән аягыма чаптым. Ничек кирәк шулай, тиз арада Римма Усман кызы авылның бик мәрхәмәтле кешесе Мансур Габдерәүпов белән “Москвич”та килеп җитеп, мине санаулы минутларда Бишбүләк район дәваханәсенә алып бардылар. Хирург шунда ук ашыгыч ярдәм күрсәтте...


Тагын бер мизгелне берничек тә искә төшерми уза алмыйм. Туган авылым мәдәният йортында 50 яшьлек юбилеемны үткәргәндә сәхнәгә балкып менеп, иң изге теләкләрен җиткереп, Римма Усман кызы миңа үзе үстергән чәчәкләр бүләк итте! Мондый илтифатлы, миһербанлы шәхесне ничек инде онытасың?! Гәрчә, моңа инде 22 ел үтсә дә.
Хәер, мин генә түгел, йөзләгән кешеләр Римма ханымның изгелекләрен рәхмәт белән искә ала. Әле күпләрнең хәтерендә: койма яңгыр дими, чатнама суыкка, җил-буранга карамый, төн дип тормый, һөнәренә тугры калып, тиз арада ярдәмгә килә иде ул. Кызганыч, сагынып сөйләргә генә калды...


– Кешеләргә ярдәм кулы суза алсам, алар йөзендә шатлыклы елмаю күрсәм, миңа зур сөенеч, – дия иде Римма Усман кызы. Әйткәндәй, Кыңгыр-Мәнәвез – зур авыл, ул чакта дүрт йөз җитмештән артык йорт бар иде анда. Римма ханым урта мәктәп укучыларын, күрше Чулпан авылы халкын да җәяүләп яисә үткенче машинага утырып барып, хезмәтләндерә иде. Ә бит төрле көтелмәгән хәлләр булып кына тора: кемнеңдер сабые авырып киткән, берәү үлем түшәгендә ята, кемдер фаҗигагә очраган. Ничек тә ярдәм кулы сузарга кирәк. Мондый очраклар Римма ханымның хезмәт юлында аз булмады. Шулай, бер авылдашының ашказаны җәрәхәте ачыла. Ашыгыч ярдәм машинасы да, якында гына башка транспорт та булмый. Ничек тә авыруны коткарырга кирәк. Яңа гына рейстан кайткан бер шоферны үгетләп, район үзәге хастаханәсенә юлга чыгалар. Авыруга төнге сәгать 12ләр тирәсендә баш табиб Владимир Колпаков операция ясый. Ул уңышлы үтә.


Кайтыр юлга чыккач, машина ватыла. Төнге сәгать дүрттә генә авылга кайтып җитәләр. Ә иртә белән машина-тракторлар паркына барырга, руль артына утырырга тиешле шоферларның кан басымын тикшерергә кирәк. Кайчакта шулай йорт эшләренә дә чират җитми. Хуҗалыкта мал-туар, кош-корт та бар. Тормыш иптәше Шамил белән барлык дөнья йөген бергә тарттылар.


Әнә шулай маңгайга күпме буразналар сузыла, чәчләргә “кырау төшә”. Ә аның 1нче медицина училищесын тәмамлап кайткан, күбәләктәй “очып” йөргән чагын күпләр хәтерли. Тәүдә аңа амбулатория итеп яраклаштырылган бинада эшләргә туры килә. Акрынлап тәҗрибә дә туплана. Еллар үткәч, Римма Усман кызын урындагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире итеп тәгаенлиләр, авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. Авыл халкының ышанычын тиз арада аклаган урта звено җитәкчесе үзенең тынгысызлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә, миллионер “Победа” колхозы рәисе, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Габдулла Фәритовның ярдәме белән, районда беренче булып Кыңгыр-Мәнәвездә фельдшер-акушерлык пункты төзетүгә ирешә. Монда физиотерапия, процедуралар, фельдшер, акушер, хатын-кызлар консультациясе, күзләрне тикшерү, балалар кабинетлары эшли. Соңрак стоматология кабинеты да ачыла. Боларның һәммәсендә Римма Әхмәтованың фидакарь хезмәт өлеше бар. Кабинетлар вакытында кирәкле дарулар, препаратлар белән тәэмин ителә. Дарулар дигәннән, Римма апаның, аларны Бишбүләктән сумкаларга тутырып, үткенче машиналарда алып кайтканын үзем дә күрдем. Кабинетларда чисталык, пөхтәлек тантана итте. Аларда вакытында ремонт та эшләнеп торды. Бина эче исә аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырды. Сәламәтлек почмагы, санитар дружиналар булдырылу, йорт-ихаталар торышын игътибар үзәгендә тоту, колхозчылар җыелышында чыгышлар ясау, санбюллетеньнәр чыгару – бу эшләрне дә ул җиренә җиткереп башкарды. Иң мөһиме – авыруларга ягымлы караш, вакытында квалификацияле ярдәм күрсәтү. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Римма Усман кызы озак еллар шәфкать туташлары Венера Газизова, Гөлсая Хөснетдинова белән кулга-кул тотынышып эшләде. Күп еллар дәвамында алар “Югары мәдәниятле коллектив” дигән исемне йөртте. Элегрәк биредә Шәмсинур Сәетгәрәева, Галимә Мөхәммәтова, Зөлхәбирә Харрасова, Фәүзия Әсәдуллина кебек уңганнар авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтте. Аларны бүген дә күпләр мактап телгә ала.


Кыңгыр-Мәнәвез авыл Советында санитар торышка да зур игътибар бирелә, өмәләр оештырыла, башка чаралар үткәрелә. Кызыл Хач җәмгыятенә караган санитар дружина эшли. Аларның район ярышларында дүрт тапкыр – беренче, Бәләбәйдә үткән зона бәйгеләрендә икенче урынны яулавы, Уфадагы ярышта да зур уңышка ирешүләре шул хакта сөйли.
Кыңгыр-Мәнәвез авылының фельдшер-акушерлык пункты эш күрсәткеч- ләре буенча Бишбүләк районында дистә еллар дәвамында беренче урында була. Районның баш табибы Святослав Гыйльванов та, санитария-эпидемиология үзәге баш табибы Мансур Насрыев та, урындагы хакимияттә дә Римма Әхмәтова җитәкләгән коллективны һәрдаим мактап телгә алдылар, аның җитезлегенә, һәркем белән уртак тел таба белүенә, оештыру сәләтенә, максатчан булуына сокландылар. Мөгаен, бу югары кешелеклелек сыйфатлары аңа, тәү чиратта, әти-әнисеннән күчкәндер. Ни дисәң дә, Усман Котдус улы Әхмәтов Бөек Ватан сугышы ветераны иде, читтән торып Башкорт дәүләт университетын тәмамлады, мәктәптә укытучы, директор урынбасары, шактый еллар директор вазыйфасын да башкарды. Зарифа апа исә балалар укытты. Кызлары Резеда да әти-әнисенең юлын сайлап, озак еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирде, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы исеменә лаек булды. Бер уллары Шамил Чиләбе өлкәсендә озак еллар район хәрби комиссары булып хезмәт итте. Римма апаның башка туганнары да төрле җитәкче вазыйфаларда эшләде. Эшләрен һәммәсе намус белән башкарды, башкаларга үрнәк булдылар. Якыннары да күбрәк аның гаиләсендә җыелган. Билгеле, ягымлы караш, җылы сүз һәркемне үзенә тарта. Гаилә башлыгы Шамил ага да моны яхшы тоемлый иде. Бергәләп Камилне, Флүсне, Рамилне тәрбияләп үстерделәр. Ни кызганыч, өлкәне генә кыска гомерле булды.


Римма Усман кызының тырыш хезмәте “Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы” исеме, “Хезмәттәге аерым казанышлары өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре, күпсанлы Мактау грамоталары белән билгеләнде. Аларның һәммәсе балалар, оныклар, туганнар өчен зур горурлык һәм истәлек!

Әнвәр Сөләйманов.
Бишбүләк районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас