Бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче Радик Гыйльметдин улы Ишмөхәммәтов турында шулай дип әйтергә чыннан да ныклы нигез бар. Халык җанлы, чөнки бар гомере туган төбәге халкы, республика мәнфәгатьләрен хәстәрләп, фидакарь хезмәттә үтте. “Кызыл таң”лы, чөнки яраткан гәзитеннән, гомумән, матбугаттан ул беркайчан да аерылмады, кайсы гына вазыйфада да басмаларыбызга язылуны оештыруда ярдәм итеп, халыкның мәгърифәтле, рухиятле булуын хәстәрләп эшләде.
Радик Гыйльметдин улы Ишмөхәммәтов белән тәү тапкыр күрешеп-танышуыбыз 2004 елда булды. Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң аграр тармакта шактый зур хезмәт юлы үтеп, шул исәптән дистә елга якын колхоз рәисе, аннары төгәл унсигез ел Федоровка районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфасында зур тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе тупларга өлгергән Радик Гыйльметдин улының ул вакытта тагы да югарырак – район хакимияте башлыгы вазыйфасында эш башлаган чоры. Мине исә, “Кызыл таң” редакциясендә өч ел эшләп беренче чыныгуларны үткән яшь журналистны, Федоровка районы тормышын гәзиттә яктырту һәм биредә аны тарату, тиражны саклау һәм арттыру өчен җаваплы вәкил итеп билгеләделәр.
“Кызыл таң” гәзите вәкиле килүе хакында хәбәр итү белән Радик Гыйльметдин улы, кырык эшен кырык якка ташлап, бүлмәсенә үтәргә чакырды. Беренче очрашуда ук хакимият башлыгының матбугат җанлы кеше булуын, аерым алганда, “Кызыл таң” гәзитен даими укып баруын, аның күп кенә журналистларын исемләп белүен, бар күңеле белән милли басмаларны халык арасында күбрәк тарату теләгендә булуын аңладым. Ул район тормышын яктыртуда да, Федоровка төбәгендә “Кызыл таң” гәзитенең тиражын саклауда һәм үстерүдә дә һәрдаим теләктәшлек һәм ярдәм итәчәге турында ышандырды. Һәм егет сүзе бер була дигәндәй, шулай булды да. 2004 елдан 2016 елның көзенә кадәр Радик Гыйльметдин улы Федоровка районына җитәкчелек иткән чорда безнең тарафтан әлеге төбәктән йөзләгән һәм аннан да күбрәк саллы мәкаләләр, репортажлар әзерләнде. Беренче җитәкче ничек, предприятие-оешмалар, барлык хезмәт коллективлары да шулай ачык йөз, җылы мөнәсәбәт белән каршы алган районга безнең эш сәфәрләребез дә даимигә әверелде, хәтта ки, Федоровка районына аена берничә тапкыр барганыбыз да булды. Иң мөһиме, язганнарыбыз беркайчан да стенага борчак сипкән кебек булмады. Чөнки гәзиттә район турында чыккан һәр язманы шәхсән укып баручы хакимият башлыгы матбугат сүзен дә, аның бәсен дә тиешенчә бәяли, алар аша коллективлар арасында безнең дә абруебызны күтәрә, пропагандалый барды. Әлбәттә, район җитәкчелеге тарафыннан булган шундый җылы мөнәсәбәт, ике арадагы хезмәттәшлекнең яңа югарылыкка күтәрелүе гәзитнең тиражында да фәкать уңай чагылыш тапты. 2004 елдан алып 2016 елга кадәрге чорда республика басмаларының гомум тиражы якынча ике тапкырга кимегән вакытта, Федоровка районында “Кызыл таң” гәзитенең тиражы исә, киресенчә, шулкадәргә диярлек күтәрелде. Ягъни, 2004 елда Федоровка районында 161 данә “Кызыл таң” алдырсалар, 2016 елга без аны уртак эш һәм бердәм тырышлык белән 270 данәгә җиткердек!
Хәер, Федоровка районына 12 ел җитәкчелек итү дәверендә Радик Ишмөхәммәтов биредә “Кызыл таң” гәзитенең тиражын гына түгел, районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен дә моңа кадәр күрелмәгән югарылыкка күтәрде. Бу җәһәттән берничә сан китереп үтү дә җитә. Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, 2005-15 елларда районда тулай продукция җитештерү күләме – 3 тапкыр, авыл хуҗалыгы тармагында 3,1 тапкыр артты. Шул рәвешле 2015 елда районда тулай продукция җитештерү күләме 3 миллиард 950 миллион сумга җитте!
– Әйтүемчә, хакимият башлыгы вазыйфасына тәгаенләнгәнгә кадәр мин 18 ел авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләдем. Шул рәвешле, катлаулы реформалар башланганга кадәр без Федоровка районының авыл хуҗалыгы тармагын шактый дәрәҗәдә ныгытып, иң көчлеләр сафына бастыра алдык. Мәсәлән, ул чорда Федоровка районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткече буенча Көньяк зонада Стәрлетамак һәм Мәләвез районнарыннан гына калыша иде. Терлекчелек продукциясе җитештерү күрсәткече буенча аерым бер елда без хәтта Русия буенча җиңүче урынга чыктык. Моның өчен район акчалата премия һәм биш җиңел автомобиль алуга рөхсәт кәгазе белән бүләкләнде. Ул вакытта бу бик зур дәрәҗә иде. Моннан чыгып, әйтәсе килгән фикер, хакимият башлыгы вазыйфасында районны мин аягында ныклы басып торган авыл хуҗалыгы тармагы белән кабул итеп алдым. Һәм, тәүге эш көненнән үк, милек формасы үзгәрүгә карамастан, аграр предприятиеләрне ничек бар, шулай саклап калуны эшчәнлектә төп өстенлекле юнәлеш итеп билгеләдем. Һәм, чыннан да, без моңа ирешә алдык дип уйлыйм. Кичәге совхоз-колхозлар, милек формасын үзгәртсә дә, һәркайсы бердәй эшчәнлеген дәвам итте. Федоровка районында нинди генә хәл-шартларда да чәчелми калган бер генә басу-ялан да булмады. Бәлки, нәкъ шуның нәтиҗәсе буларак, мин районга идарә иткән чор ахырына тулай ашлык җитештерү күләме 100 мең тоннага якынлашты, – диде бу уңайдан бер очрашуда Радик Гыйльметдин улы.
Шушы урында янә статистика мәгълүматларына күз салыйк. 2005-15 елларда Федоровка районында җәмгысы 352 миллион сумлык 418 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Нәкъ шушы чорда районга ел саен 75-80 берәмлек яңа техника кайтару күркәм традициягә әверелә. Республикада җәелдерелгән терлекчелек комплексларын төзекләндерү буенча программада да, авылда малтабарлыкны үстерү буенча башлангычларда да, ул гына түгел, әле киң яңгыраш алган тармакка инвесторлар җәлеп итү буенча эштә дә, кыскасы, авылны, аграр тармакны саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән һәр эштә Федоровка районы һәрвакыт әйдәүчеләр сафында булды.
Төп җитештерү куәтләрен үстерү белән бергә, бу елларда социаль өлкәдә дә гаять колачлы эшләр башкарылды. Әйтик, 2016 елда район үзәгенең күрке булган 1нче мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды. 375 укучыга исәпләнгән иң заманча материаллардан төзелгән өч катлы бу мәктәп барлык заман таләпләренә җавап бирә. Янә дә Федоровка авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Үзәк район дәваханәсенә янкорма төзелде, әлеге дәваханәгә капиталь ремонт үткәрелде. Пенсия фонды, Халыкны социаль яклау бүлеге, казначейлык, “Росреестр” оешмасы биналары төзекләндерелде. Федоровка, Юлдаш, Бала-Чытырман, Коры Изәк, Иске Чытырман, Яңа Явыш, Михайловка – җәмгысы егермегә якын авылда мәчетләр һәм чиркәүләр төзелеп, файдалануга тапшырылды. Мөһим төзелешләрдән шулай ук Бала-Чытырман һәм Гончаровка авылларында күпфатирлы торак йортларның индивидуаль җылыту системасына күчерелүен, район үзәгендә байтак йортларга капиталь ремонт үткәрелүен, төбәктә ике дистәгә якын күпер салынуын, меңләгән километр юл төзекләндерелүен, “Нурлы”, “Бәйрәм”, “Уют” кебек сәүдә-сервис комплекслары үсеп чыгуын да атарга кирәк. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү максатында өч катлы 18 фатирлы ике йорт, авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү өчен бер катлы йортлар төзелеп файдалануга тапшырылды. Ә инде Федоровка районы үзәгендәге “Колокольчик” балалар бакчасының иске бинасын нигездән төзекләндереп, аның карамагына, шулай ук, тиешенчә төзекләндереп, җиһазландырып элекке колхоз идарәсе бинасын да тапшыру район үзәгендә балалар бакчаларына булган чиратны тулысынча гамәлдән чыгару мөмкинлеге бирде.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Радик Ишмөхәммәтов җитәкчелегендә бу елларда район социаль-икътисади үсештә ирешкән югары казанышлар республика күләмендә дә тиешле бәһасен алды. Аерым алганда, 2008 елда район авыл хуҗалыгы тармагының нәтиҗәле эшчәнлеге һәм тотрыклы үсеше өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломы белән бүләкләнде. 2015 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча исә Федоровка районы хакимияте “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге” дип табылды һәм административ үзәге авыл биләмәсе булган муниципаль районнар арасындагы конкурста икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Төгәл 65 яше тулганнан соң, 2016 елның көзендә Радик Ишмөхәммәтов, гамәлдәге закон таләпләренә ярашлы, Федоровка районы хакимияте башлыгы вазыйфасыннан хаклы ялга китте. Шулай дип әйтергә яраса, әлбәттә. Чөнки озак вакыт та үтмәде, зур хезмәт һәм оештыру тәҗрибәсе булган җитәкчене “Башкиравтодор” предприятиесенең Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсенә җитәкче вазыйфасына чакырып алдылар. Һәм монда да ул эшлекле җитәкче буларак үзен тиз танытты. Радик Ишмөхәммәтов җитәкчелек итә башлаган 2016 елда Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсенең еллык эш күләме 101 миллион сум булса, 2019 елда аны 185 миллион сумга җиткерделәр. Соңрак әле ул “Башкиравтодор” предприятиесенең Федоровка юл ремонтлау-төзү идарәсен дә җитәкләп, ул вазыйфада да туган районы, аның халкы мәнфәгатендә бик күп мөһим эшләр башкарды.
Әйтергә кирәк, ул вакытта да “Кызыл таң” гәзите һәрвакыт аның өстәлендә булды. Гомер буе “Кызыл таң” гәзитен алдырып укыган хөрмәтле педагог Фирдәвес Гаяз кызы һәм абруйлы җитәкче, оста оештыручы Гыйльметдин Хөбетдин улының күпбалалы гаиләсендә тәрбияләнгән Радик Ишмөхәммәтов күңеленә милли матбугатка мәхәббәт ана сөте белән салынгандыр, күрәсең. Һәм, шөкер, ул да, якыннары да, яңа буын Ишмөхәммәтовлар да шушы традицияләргә тугрылык саклап, аны яңа югарылыкка күтәрә. Менә әле дә, Радик Гыйльметдин улы “Кызыл таң” гәзитен кулына алып, күркәм юбилее уңаеннан әзерләнгән шушы язманы укыганда: “Афәрин, егетләр, хөрмәтләгәннәр!” дигән куанычтан нурлы йөзе тагы да нурланып киткәндер. Без исә Сезне гәзит аша матур гомер бәйрәмегез белән ихлас тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне җиткерергә ашыгабыз. Алдагы тормышыгызда да йөзегездән бервакытта да нур китмәсен, гомер буе халык мәнфәгатендә кылган изгелекләрегезнең игелекләрен күреп, һәрвакыт кадер-хөрмәттә, якыннарыгыз шатлыгында балкып яшәргә язсын! Сез юл ярган мөһим башлангычлар Федоровка районында алга таба да бүгенгедәй лаеклы дәвам иттерелеп, төбәк тормышын, аның халкы яшәешен яңадан-яңа югарылыкларга күтәрсен! Һәм, әлбәттә, алга таба да һәр иртәгез “Кызыл таң” белән атсын!
Илдар Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.