+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Юбиляр
11 Сентября , 04:35

Гөлләмә бәйләр мәлем”

Күренекле журналист, мөхәррир һәм җәмәгать эшлеклесе Динә Морзакаевага – 75 яшь

Гөлләмә бәйләр мәлем”Гөлләмә бәйләр мәлем”
Гөлләмә бәйләр мәлем”

Динә  Гайнелбаян кызы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, Вазих Исхаков һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр лауреаты, мөхәррир, нәшир, тәрҗемәче, журналист, Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты ветераны. Ул уку әсбаплары, “Китап: рухият шәҗәрәсе”, “Милли китап”, “Нәширләр” китаплары авторы, “Ихлас Шәриф”, “Раббани” мәҗмугалары мөхәррире.
Динә Гайнелбаян кызы күренекле җәмәгать эшлеклесе дә. Ул 2013-18 елларда Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасын җитәкләде. Фикердәшләре белән оешманың абруен күтәрүгә зур өлеш кертте. Иң тәүдә аның рәсми нигезе тергезелеп, ул Юстиция министрлыгында яңадан теркәлде, үз туграсы, гимны булдырылды, районнарда бүлекчәләре ачылды. Оешма эшчәнлеге киңрәк колач алып, күпсанлы милләттәшләребезне үз сафларында берләштерде. Бүгенге көндә Динә Морзакаева – “Сәхибҗамал” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасының шәрәфле рәисе.

Динә Морзакаеваның язмалары әледән-әле вакытлы матбугатта дөнья күреп килә. Бүген без гәзит укучылар игътибарына аның бер шәлкем шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Ләйсән ява Базы буенда

Шаян җилләр болыт әйдәде дә,

Ләйсән ява Базы буенда.

Кинәнепләр ята ялан-кырлар,

Туган туфрак дымга туена.

Тып-тып тамган тере тамчыларга

Карап торам бераз көнләшеп:

Ләйсән булып яусаң икән җиргә,

Яшәүгә көч, дәрман өләшеп.

Ә мин бары – Базы буе кызы,

Тик бер теләк били күңелне:

Шушы җирдә эзем калса икән

Ләйсән тамчысыдай түгелеп.

 

Качелга*

Ата-баба сайлап туктагандыр,

Сынап килеп ерак җирләрдән:

Челтер сулы инеш, Каръяудытау

Ышык калкан кырыс җилләрдән.

Әткәй-әнкәй кебек бердәнбер ул,

Монда тәүге сулыш алынган;

Иркә нәзбереклек ят булса да,

Яклау һәм мәрхәмәт табылган.

Урман-кырларының хозурлыгын

Күңел түрләрендә саклар як;

Тик бер генә фатыйхасын йөзәр

Гүзәл гамәл белән аклар як.

Тарих төпкелендә сер сандыгы,

Форсатлар юк кат-кат ачарга.

Һич бәхәссез анык, чын дөресе –

Җир шарында берәү Качелга!

*Туган авылым Иске Үзмәшнең халыкчан атамасы.

 

***

Сабый чакта күршебезгә –

Ялгыз әбигә  кереп,

Уйный идем чирәмлектә

Яшеллеккә төренеп.

Кызыктыра үлән баскан

Серле ишек аллары.

Бездә – ихата үләнсез,

Таза, тигез җир бары.

 

Кайтсам хәзер туган йортка –

Тездән үлән, чабарлык!

Хатирәләр  җанны өтә,

Бир, Илаһым, сабырлык!

Әткәй вафат булгач, белдем

Балачакның хатасын:

Үлән басып китә икән

Ятимнәр ихатасын...

 

Гомерлек һөнәремә бер караш

Басмаларда – бәрәкәтле гыйлем,

Тәэсирлесе, фәһемлесе сүзнең.

Данлы “Китап” нәшрияты белән

Башкортстаныбыз котлы безнең.

 

Көтмәгәндә әйтеп куйды берәү:

“Китап корты инде сез”, – диде.

Шушы сыйфатлауда әллә көлү,

Әллә ихлас хуплау сизелде.

Хуплау булыр. Иҗади күч җыйса,

Умартадай көчле Китап йорты.

Анда нашир – Коръән сүрәсендә

Данланган бер тырыш бал корты.

Янә ефәк кортын күзаллау да

Җирлекледер, чөнки мөһер бер:

Кулъязманы ефәкләрдән затлы

Китап итеп ясый мөхәррир.

Китаплары белән милләт тере,

Тик китаплы дәүләт көн күрә.

Шуңа нашир сүздән кәрәз кора,

Ватан әләменә ефәк үрә.

 

Гөлләмә бәйләр мәлем

Гомер юллары буенда

Тезелеп үсә чәчкә.

Яшьлектә, хисләргә чорнап,

Чәчкә үрелде чәчкә.

Үткән юллар һәм елларны

Төрле гөлләр бизәде:

Гел ал да кызылдан түгел,

Барысының үз бизәге.

Сарылары да күп кенә,

Хәтта чем-каралары.

Бер үк таҗда – шатлык-кайгы, 

Тоташкан аралары.

Чәчкәле чаклар тиз үтә,

Сузарга юк әмәле.

Булганына шөкер кылып,

Гөлләмә бәйләр мәлем.

 

Кайберәүләр

Затлылыкта ярышуда,

Өстенлектә алышуда

Әй чыгалар да чамадан!

Юкса, без бит яралганбыз,

Барыбыз да таралганбыз

Бер Адәмнән, бер Һавадан!

 

Ике гомер

Таңда курчагыннан чыкты,

Тизрәк очты югары.

Күбәләккә язган гомер

Төнгәчә иде бары.

Чәчәк таҗыннан чык эчте,

Болыннарны буйлады,

Башка күбәләкләр белән

Әбәкле дә уйнады.

Соңгы сулышында әйтте:

“Яшәдем тулы бер көн!

Канатым талганчы очтым,

Күрдем бар дөнья күркен!”

 

Шул ук таңда бер нарасый

Тәүге кат аваз салды.

Үсте. Тормышта ни ләззәт –

Барысын көрәп алды.

Саулыгына зарланмады,

Хәләленнән дә уңды.

Артык ватылмый, йончымый

Туксан тугызы тулды.

Соңгы сулышында әйтте:

“Күреп туймадым күркен,

Бу дөньяда, әйтерсең лә,

Яшәдем бары бер көн”.

 

Авылда

Карты да хәләл карчыгы –

Парлы канат – күч инде,

Елдагыча, май башыннан

Авылына күченде.

Әл-хәл алып тормый, көтми

Самавырның кайнавын,

Чыгып ишегалларына,

Тарттырдылар кер бавын.

Әйбер арасыннан карчык

Алып чигүле сөлге,

Үзалдына дога укып,

Бауга китереп элде.

Шуны гына көткән кебек

Язгы җил килеп җитте,

Сөлгене, әләмдәй күреп,

Җилфердәтте, җилкетте.

Аннан хәбәр таратырга

Урам буйлап йөгерде:

“Сөенче! Сөенче! – диде, –

Үр очта йорт терелде!

Ямьләнер ихата, бакча,

Күңелле үтәр җәйләр,

Яшәү дәрманын куәтләп,

Ул йортта тормыш җәйләр!”

 

Кашкарыйлар

Резида Сабитова көе

Кашкарыйлар – көз туганнар гөле,

Асылыбыз әллә бер микән?

Безнең булмыш, чәчәкләнер гөлдәй,

Безнең яшәү, орлык чәчәр гөлдәй,

Кабатланмас гүзәл сер микән?

Кушымта:

Кашкарыйлар, әйтегезче серен:

Зәһәр  җилдә ничек сынмыйсыз?

Һич көтмәстән төшкән кырауларга

Ничекләр соң, ничек чыдыйсыз?

 

Кашкарыйлар – җәйгор төсләрендә,

Ихлас гадилекне үз иткән.

Тик ачылып кына киткән чакта,

Матурлыкка тулып беткән чакта

Җәйләр үткән була, көз җиткән.

 

Кашкарыйлар – йолдыз чәчәк бит ул,

Якты өмет белән сарыйлар.

Таҗларына бозлы кар яуса да,

Салкыннардан көеп каралса да,

Бар дөньяга сөеп карыйлар.

 

Җанкаема иштәш кашкарыйлар,

Алар белән бергә моңланам.

Җылы назга саран бу дөньяга,

Сагышларга шәрран бу дөньяга

Кашкарыйлар булып мин багам.

Һаман сөю белән мин багам,

Һаман өмет белән мин багам.

 

Бирешмә, күңелем!

Фәүзә Гасакирова көе

Авышты, дип, гомер, гомеркәй көзләргә,

Тулмачы, күңелем, моңнарга.

Саргайса, шиңсә дә болында чәчәкләр,

Яшь арыш көч ала, яшәргә кырларда.

 

Кояштан нур алып яшәргән кырлардай,

Өр-яңа өметләр кабынсын.

Моңайма, бирешмә, күңелем, елларга,

Яшьлегең нурына, сафлыкка табын син.

 

Бирешмә, күңелем, гомеркәй уза, дип,

Сагышны, моң-зарны яшер син.

Үзең чәч Кояштай, Кояштай яктылык,

Наз көткән бар дөнья шул нурдан яшәрсен!

Юбиляр турында авторлар һәм замандашлары

* * *
“Нәширләр” китабы – никадәр иҗади байлык! Гүзәл мәдәният дөньясына бар гомерләрен багышлаган мәшһүр мөхәррирләр, нәшрият рәссамнары, техник мөхәррирләр, корректорларның олы хезмәтен матур итеп, җанлы тел белән, йөрәк түреннән чыккан кайнар хис белән тасвирлаган эсселар, сурәтләмәләр, мәкаләләрдән торган, Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты тарихын мәңгеләштергән соклангыч бу китап республикабыз мәдәниятенең алтын фондында калачагына шигем юк. Фәкать шулай булачак! Динә Морзакаева кебек оста нәширгә Ходай Тәгалә бу эшне башкаруны үзе кушкандыр.
Нәҗип Асанбаев,
Башкортстанның халык язучысы (2009).


* * *
Динә Морзакаеваның “Китап: рухият шәҗәрәсе” җыентыгы үз эченә Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының 90 еллык тарихын гына алмый, анда башкорт китабының барлыкка килүе, халык тормышындагы әһәмияте бәян ителә, аңа тоташ дәверләр, язмышлар, китап тарихы сыйган. Берничә гыйльми хезмәткә торышлы бу басма аша Башкортстанда китап чыгару эше күз алдына баса.
Буыннарның алмашынуын, күпмилләтле төбәктә әдәбиятның акка кара белән язылган тарихын чагылдырган мондый басма әлегә юк иде. Шунысы белән дә кыйммәтле бу җыентык. Басма мәгълүматка шулкадәр бай, алар республикага бәйлеләре белән генә чикләнеп калмый. Дөньядагы тәүге язмалар, эпос, дини китаплар һәм башкалар хакында хроник белешмә бирелә, китап турында дөнья әдипләренең, галимнәрнең әйткән фикерләре тупланманың офыкларын киңәйтеп җибәрә. Милли республикабызның язмышы тасвирлана, нәшриятның төрле замандагы, дәвердәге сулышы һәр биттә тоелып тора.
Автор – үзе нәшриятта дүрт дистә елга якын эшләгән, 500дән артык исемдәге әдәби, фәнни-популяр, белешмә китаплар, әсбаплар әзерләгән нәшир. Бу мохит, бу эшнең барлык нечкәлеге, үзенчәлеге аңа үз, таныш, газиз. Әгәр сәхнә дөньясы белән чагыштырсак, мөхәррир, нәшир – ул режиссер кебек. Әсәрнең йомгактай йомарланган эчке моңын, логик концепциясен сүткәндә нәширнең сизгер күңеле, профессиональ дәрәҗәсе хәтта кечкенә генә хилафлыкларны күреп, тоеп ала. Динә Гайнелбаян кызының җылы тойгы белән язылган икенче бер китабында – “Нәширләр” җыентыгында нәкъ шундыйлар – китап чыгаруда күз нурларын түккән, үз эшен яратып башкарган һөнәр ияләре холык-фигыле белән күз алдына баса.
Сүз барган бу ике басма – китап чыгару эше буенча төбәк энциклопедиясе ул һәм үзенчәлекле тармакны яктыртуы белән “тәүге карлыгач” булып аерылып тора.
Лариса Абдуллина,
Башкортстанның халык шагыйре, журналист, Шәехзада Бабич исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2010).


* * *
Динә Морзакаева – төрки хатын-кызларының иң гүзәл сыйфатларына ия булган ханым. Басынкылык, уңганлык, ярдәмчеллек хас аңа. Сәләтле журналист кына түгел, менә дигән хуҗабикә, изге әни, тугры хатын да ул. Без аның ире Факил Салих улы белән озак еллар “Башкортостан кызы” журналында бергә эшләдек. Морзакаевларның бер-берсенә булган ихтирамлы мөнәсәбәтләренә бар коллектив соклана иде. Шундый тату гаиләдә иҗади мохит саклана да инде. Балалар да яхшы, дөрес тәрбия ала.
Гөлфия Юнысова,
Башкортстанның халык шагыйре, журналист, Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).


* * *
Республикада яшәүче татарларның йөзек кашы булырлык хатын-кызларны барлый башласам, иң беренчеләрдән булып Динә апа Морзакаеваның исемен атыйм. Минем өчен ул – зыялылык, тәрбиялелек үрнәге. Гомеренең шактый елларын китап арасында уздырган кеше, бәлки, башкача була да алмыйдыр.
Мөнир Вафин,
шагыйрь, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2016).


* * *
Динә Морзакаевага
нәшир, журналист, “Сәхибҗамал”, Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасының шәрәфле җитәкчесенә


Уңганлыкта, булганлыкта
Тугрылыкта тиңнәр юк.
Күпме җаваплылык? Әмма
Барчасына иңнәр нык.
Разведкага барып була,
Ышанычлы ахирәт.
Ныклы иман, камиллеккә,
Зирәклеккә маһир зат.
Һәммәбезгә үрнәк шәхес,
Мөслимәлек – җанында.
Сәхибҗамаллык – миллилек
Табигатьтән канында.
Игелеккә, изгелеккә
Генә һәрчак ул дәшәр.
Динә – тарихчы, журналист,
Ул – мөхәррир, ул – нәшир.
Динәбез – чып-чын мәшһүр.
Эссе челләдә – җиләс җил,
Кояш – болыт чыкканда.
Аркаңнан килеп сөяр ул,
Язмыш этеп екканда.
Еллар буе күрмәсәм дә,
Җитәкләшеп йөрмәсәм дә,
Аралар ерак булса да,
Көн алчак, елак булса да,
Гел янымда, гел җанымда.
Ул – гап-гади, ул – Ханым да,
Буй җитмәслек ул ахирәт,
Көн дә җанда, көн дә кирәк,
Андыйлар юк... сәпсим сирәк,
Динә – барчабызга терәк.
Аңа мохтаҗ бәхетле дә,
Мохтаҗ аңа тәхетле дә,
Игелеккә җәһәтле лә,
Шуңадыр без рәхмәтле дә.
Мохтаҗлыгы юк мактауга,
Аклауга да, хаклауга да.
“Сәхибҗамал” бренды ул,
Яклау тиеш һәм саклау да.
Рафига Усманова,
шагыйрә, прозаик, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019).
(“Шәмдәлләрдә шәмнәр яна” китабыннан).


* * *
Хөрмәтле Динә Гайнелбаян кызы!
Туган көнең белән чын күңелдән котлыйм сине! Безнең “Сәхибҗамал”ларны ныклап аякка бастырып, кыйбла дөресләп, татар хатын-кыз хәрәкәтен җанландырып җибәрүче акыллы, зирәк, кешелекле лидер син! Шуңа да синең дәвамчыларың – яшьләр сынатмыйлар.
Татар китабын республикада аякка бастыручы шәхес тә син.
Шигырь язам, алар – кулъязмалар,
Кулъязмалар янмый!
Кулъязмалар янмый, тик Динәсез
Китап була алмый,
дип уены-чыны белән берчак язган идем сиңа автограф белән бүләк итеп биргән бер китабымда.
Күп талантлы язучыларның китаплары синең йөрәк җылың, акылың, зирәклегең нәтиҗәсендә дөнья күрде. Тарих моны онытмаячак!
Башкортстанның Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителеп, татар мәктәпләре өчен чыгарылган сыйныфтан тыш уку китапларының автор-төзүчеләренең берсе буларак, яшь буынны тәрбияләүдә дә синең өлешең зур.
Күп еллар буена нәширләнгән календарьлар син урнаштырган кечкенә әдәби парчалар, зәвыклы шигырьләр, истә калырлык мәгълүматлар, көн кадагына сугучы материаллар белән бай булды.
Син бүген дә алда, иҗат итәсең, иҗтимагый эштәсең, халык арасындасың!
Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә, балалар, оныклар бәхете, үзеңә яңа зур уңышлар, күңел тыныч­лыгы телим!
Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез.
Халисә Мөдәрисова,
шагыйрә, прозаик, драматург, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2026).
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас