Шулай 21нче дәваханәдә ятабыз. Сүз иярә сүз чыгып, бер бүлмәдәш:
— Мин төгәл утыз ел инде бер зур начальникны йөртәм, — дип әйтеп салды. Димәк, шухрый-мухрый гына шофер түгел инде бу. Сүзен бер башлагач, шундыйрак бер хәлне сөйләп ташлады бу иптәш. Кыскасы, кызын медицина уку йортына кертүен үтенеп, моның начальнигына кайсыдыр районнан башка бер түрә килә. Мәсьәлә, әлбәттә, уңай хәл ителә. Кыз укый. Түшкәсе-түшкәсе белән ит, тәпән-тәпән бал... Начальнигына кызның атасы ташыган сый-хөрмәт әлеге дә баягы шофер кулы аша уза. Укуын көчкә тәмамлаган теге кыз.
Шулай бервакыт моның начальнигы, яман авырып китеп, тыныч урамдагы түрәләр дәваханәсендә эшләүче табибка барып керсә, ни күзләре белән күрсен, теге кызый утыра икән...
Бу әле торгынлык чорында булган хәл. Ә хәзер? Дипломны базардагы кыяр белән бәрәңге урынына гына сатмыйлар. Җаның ниндиен тели! акчаң гына булсын. Шулай бер матбугатта кайсыдыр атом станциясендә сатып алынган дипломлы “белгеч”ләр эшләгәнлеге хакында укыган идем. Уйлана башласаң, чәчләр үрә торырлык, билләһи. Юк, минем югары белемгә ия һәр белгечне шик астына аласым килми, Аллам сакласын! Шулай да югары уку йортларында имтихан өчен студентлардан акча алып “янган” преподавательләр хакында да сирәк-мирәк мәгълүмат күренгәләп тора. Менә шуннан соң юньле-рәтле гыйлеме булмаган табиб алдына кереп утыр инде...
Бөтен гомерен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган уролог Әхмәтсолтан Әхтәм улы ак халатлыларның һөнәри һәм әхлакый сыйфатлары хакында катгый һәм кискен фикер йөртә. Ул, әлбәттә, үз эшчәнлегеннән чыгып карый. Хаклы ялда булуына карамастан, ул Ә. Вәлиди урамында урнашкан 49нчы поликлиникада студентларны кабул итә. Мәһабәт гәүдәсенә ак халат, төс-битенә ак башлык ифрат килешеп тора. Йөрешеннән, үз-үзен тотышыннан, кистереп сөйләшүеннән үк ышаныч тоям сыман. Үз сәламәтлегенә битараф булса, ул нинди табиб була инде дип уйлап өлгерә алмадым, Әхмәтсолтан Мөхәммәтшин, уйларымны сизенгәндәй, эләктереп тә алды.
— Һәр көнне ун чакрым йөгерә идем. Күптән түгел генә туктадым. Ә менә сез тәмәкене күбрәк тарткансыз. Гомумән, сәламәтлегегезне саклауга, йомшаграк әйтсәң, бик игътибар биреп җиткермәгәнгә охшыйсыз. Вакыты кысан булуга карамастан, табиб сүз арасында әледән-әле кесә телефонын кулына ала, фәлән сәгатькә кайдадыр өлгерәсе бар, үзе кайсыдыр табибның кемгәдер язган диагнозларын күздән кичерә. Аннары зур канәгатьсезлек белән аларны читкәрәк атып ташлый: “Менә бит, юньле диагноз да куя белмәүчеләр бар!”
— Әхмәт Әхтәмович, табиб та кеше, ә бәндә хатадан хали түгел. Менә Сез дә гомер буе авырулар белән, һәркайсының карашында газап белән бергә өмет чаткысы. Җиләтмиме, туйдырмыймы бу хәл?
— Табиб, алдында нинди генә авыру тормасын, аңа үзенең иң якын кешесенә, туганына һәм әти-әнисенә караган кебек карарга тиеш!
— Сез боларны үзегездән чыгып әйтәсезме?
— Әйе, көндәлек хезмәтемнән чыгып әйтәм. Бу бигрәк тә авыр чирлеләргә кагыла. Аларга визиткамны бирәм. Дәваханәгә салганнармы? Ничек дәвалыйлар? Шалтыратырга кушам. Ни өчен дигәндә, һәркайсын йөрәктән үткәрәсең.
Әхмәт Әхтәм улы үзе минем белән әңгәмә кора, үзе шул арада мине карап та өлгерде. Бераздан, өстәл артындагы урынына утыргач, өч кенә сүз әйтте ул: “Сездә рак юк”.
Аның сүзләре шул мизгелдә аң-зиһенемә бөтен тулылыгы белән барып ирешә алмады кебек. Аннан чыккач, кояшлы һәм шау-шулы ямьле Уфа урамнары буйлап атлаганда да, өйгә кайткач та, әле бу юлларны язып утырганда да уйлап куям: “юк” дигәнен әйтмәгән булса!.. Күрәсең, бер-берсеннән аерылгысыздыр бу “яшәү” белән “үлем” дигән төшенчәләр. Һәм аларның арасына, Әхмәт Әхтәм улы кебек, йөзләрчә, меңнәрчә ак халатлылар керә. Соңгы ышаныч, әлбәттә, аларда. Кем белә, бәлки, кеше гомере кебек тиңдәшсез кыйммәт үз сагына очраклы бәндәләрне кабул итми дә торгандыр. Мөгаен, һәр талант шикелле, табиблык та табигатьтән бирелә булыр. Әхмәтсолтан Әхтәм улының гомер юлы моның бер матур мисалы кебек.
Ул 1949 елда Бакалы районының Иске Куян авылында туган.
— Мин — өлкәне. Биш бала: өч энекәш, бер сеңелкәш, — дип искә ала ул балалык елларын. — Миннән күреп, туганнарым, аларның балаларының күпчелеге медицинаны сайладылар. Хатыным, Флүрә Ситдыйк кызы, югары категорияле кардиолог. Төпчек улым Марат дәвалау факультетын тәмамлады.
Үзенең хезмәт юлы хакында кызык итеп тә сөйләп алды Әхмәт Әхтәм улы.
— Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, әти тугызынчыга җибәрмәде. Әнә, совхозга ветфельдшер кирәк, дип кырт кисте. Шафранда укып, совхозда эшли башладым. Эштән соң, кичләрен, төнен, җиде чакрымны җәяү йөреп укып, Бакалыда кичке мәктәп тәмамладым. Аннан — Уфаның Зорге урамындагы медучилище, институт, интернатура.
Күп тә үтми, Әхмәтсолтан Мөхәммәтшин “Алкино” ши-фаханәсенең баш табибы итеп тәгаенләнә. Шактый күңелсез күренеш каршылый аны: корылмалар тузып беткән, эш шартлары начар.
— Мостай Кәрим СССР Югары Советы депутаты иде. Аны чакырдым, — ди Әхмәт-солтан Әхтәм улы. — Заманча урта мәктәп белән дәвалау корпусы проектладык. Ярдәмче хуҗалыкта өч дуңгыз, бер ат бар иде. Дуңгызларны 150 башка җиткердек. Участокны киңәйтеп, солы, кишер, яшелчә-җимеш үстереп алабыз. Йоматау шифаханәсенә кымыз ясый идек.
Ул озак еллар киң билгеле 21нче дәваханәдә эшли. Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле уролог исемнәренә, намуслы хезмәте мактау грамоталарына, олы хөрмәткә лаек була. Әхмәтсолтан Мөхәммәтшин — үзе эшләгән өлкәдә генә түгел, гомумән медицина фәнендә хәзерге заман таләпләреннән чыгып фикер йөртүче югары дәрәҗәле белгеч, олы шәхес һәм, өстәвенә, гади һәм шаян, искиткеч мөлаем кеше ул.