— Рамил Эдуардович, соңгы вакытта илебездә “спайс” дигән тәмәке катнашмалары киң таралу алды. Алар республикабызны да читләп үтмәде, бу зәһәр катнашма төтенендә күп яшь гомерләр тончыгып үлде, күпләр гарип булып калды. Әлеге афәт хакында ни әйтә аласыз?
— Иң башта шуны аңлатыйк: “спайс” — ул үлән генә түгел, аңа төрле куркыныч химик матдәләр сеңдерелә. Әлеге наркотикның төрләре күп, составлары, атамалары гел үзгәреп тора. Иң беренчеләре безнең илгә 2008 елда Европадан килеп керә.
— “Спайс”ка бәйлелек билгеләре нинди? Балалары шуны тартып үлгән ата-аналар-ның кайберсе хәтта берни белми, сизми дә калган бит...
— Балаларына игътибарлырак булса, алар, әлбәттә, үзгәрешләрне күрер иде. “Спайс” тартучының йөзе агарып китә, күз төпләрендә кара “күләгәләр” барлыкка килә, аппетиты югала яки, киресенчә, ул ризыкка чама белми “ташлана”, шуңа карамастан, ябыга, төнлә саташа, тиктомалдан да кызып китә. Әлеге наркотикны кулланган кешенең үз-үзен тотышы да сәерлеге белән игътибарны җәлеп итә: сөйләшкәндә ул җөмләләр төзи алмый җәфалана, утырган җиреннән кинәт кенә уңайсыз позада йоклап китәргә мөмкин, хәтере кискен начарая. Ә менә күзләрдән, башка наркотиклардан аермалы буларак, “спайс” тартканмы-юкмы икәнен белеп булмый.
— Сез ничек уйлыйсыз: “спайс”ның зыяны хакында хәбәрдар булмау, аны “җиңелчә” наркотик дип карау аркасында төзәтә алмаслык хата эшләүчеләр дә аз түгелдер бит?
— Әлбәттә. “Спайс”ны таратучылар аны тынычландыручы үлән дип тәкъдим итә. Бу һич кенә дә алай түгел! Ул – үлемечле наркотик. Үлән, әйтүебезчә, “спайс”ның нигезен генә тәшкил итә, нәкъ менә аңа куркыныч химик матдәләр сеңдерелә. Аны тартучы көчле агу суыра дигән сүз. Организм интоксикациягә дучар була. Кеше я үлә, я гарип булып кала. Аның бөтен эчке әгъзалары зур зыян күрә. Агу канга үпкә аша эләгә. Ә кан белән бөтен тәнгә тарала, бавырда туплана. Баш мие хакында аерым әйтергә кирәк. Ул, үзенә агуны кертмәс өчен, капиллярларын “тарайта”, нәтиҗәдә, аңа кан белән кислород килү кискен кими. Шуңа “спайс” суыручы исән калган очракта да акылы, уйлау сәләте түбәнәя.
— Рамил Эдуардович, наркотикка күнегүнең берничә стадиясе бар, диләр. Шул дөресме?
— Әфьюнга күнегү беренче дозадан ук башлана. Шуңа беркайчан да, бернинди шартларда да аны кулланып карарга ярамауны балаларыбыз аңына сеңдерү кирәк. Наркотик авына эләккән кешенең аннан үзе генә ычкына алуы бик шикле. Тора-бара наркоманнар үзләрендә куркыныч тәҗрибәләр куя башлый (бу икенче стадия була инде): төрле наркотикларны кушып куллана. Өченче стадиядә алар яман гадәтләрен җәмгыятьтә күрсәтергә дә читенсенми – танышлары, дуслары белән җыелып тарта. Дүртенче стадиядә адәм баласы наркотикларсыз бер көн дә тора алмый, бер мин генә андый түгел, минем ишеләр күп, һәм бу норма дигән иллюзияләр белән яши. Бишенче стадиядә наркотиклар зур дозаларда кулланыла. Авыруның тиңдәшләре, гаиләсе белән мөнәсәбәтләре кискен бозыла, ә ул котылу юлын һаман шул барлык бәлаләренең башы булган наркотикларда эзли. Алтынчы стадиядә наркоманның сәламәтлеге нык какшый. Ул инде үзенең хәлен аңлаудан бик ерак. Хәтере, сөйләме, уйлау сәләте бик начар. Әлеге стадиядә наркоманнар ни эшләгәнен белештермичә, кеше үтерергә, яки башка төрле куркыныч җинаять кылырга мөмкин. Авыру тормышында бернинди кызык калмый, 20-30 яшьтә ул инфаркт, инсульттан җан тәслим кылуы гадәти хәл. Тәҗрибәле, югары квалификацияле психиатр-нарколог ярдәменнән башка аны яңадан туры юлга кайтару мөмкин түгел.
— Дәвалануны ничек үткәрү зарур?
— “Спайс”ка бәйлелектән котылу өчен, иң беренче чиратта, наркологик үзәккә мөрәҗәгать итәргә, я психиатр-наркологны өйгә чакыртырга кирәк. Иң башта бәйлелекнең ни дәрәҗәгә җиткәнен ачыклау мөһим, шуннан чыгып, табиб пациент белән эшли башлый. Кайбер очракларда, нык агулану булганда, авыруга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Бәйлелекнең теләсә кайсы стадиясендә дә психиатр-нарколог таләп ителә. Наркоман үз бәласе белән ялгыз калмасын иде, туганнары, якыннары аны табибка илтергә тиеш. Ә “спайс”тан дәвалаганда, организмны аңардан чистартканда, көчәйтелгән дезинтоксикация процедуралары кулланыла, чөнки “спайс”та агулы синтетик химик матдәләр бик күп. Авыр очракларда кешене дәваханәгә салу отышлы, ә хәле түзәрлек булганнар туганнары һәм нарколог-психиатр күзәтүе астында өендә дә дәваланырга мөмкин. Дәвалауның нәтиҗәлелеге пациентның наркотикларны ташларга үз теләге булуына да бәйле.
— Рамил Эдуардович, җәмгыятебезнең тагын бер бәласе — эчкечелек темасына кагылмый мөмкин түгел.
— Без, табиблар, эчкечелекнең өч стадиясе бар, дибез. Беренчесе 5-6 ел дәвам итә, бу вакытта психик бәйлелек барлыкка килә. Бу чорда авыруның “эчке” тәнкыйте бар әле. Икенче стадия — күренеп торган эчкечелек. Ул 10-15 ел дәвам итә. Аракыга физик бәйлелек туа. Иртә “баш төзәтү”дән башлана. Өченче стадиядә авыруның бөтен әгъзаларында органик үзгәрешләр күзәтелә: йөрәк авырта, иммунитет түбәнәя, бавырда цирроз (таркалу) башлана. Кеше үз яшеннән күпкә карт күренә, йөзен җыерчыклар баса, күз төпләреннән шәмәхә күләгәләр китми.
Дәвалау барышына килгәндә, “яшел елан” белән дуслыгын өзәргә теләүчеләргә без башта эчкечелекнең зыяны турында 40-45 минутлык видеоролик күрсәтәбез. Башта төркемләп, аннары пациент-ның шәхсән үзе белән әңгәмә, дәвалау сеансы үткәрелә. Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен табиб берьюлы дистәләгән алым кулланырга мөмкин. Эчкечелектән дәваланырга теләүчеләр табибка килер алдыннан өч көн спиртлы эчемлекләр кулланмаска тиеш.
— Күптән түгел Интернет челтәренә бер юньсез ата яңа тәпи киткән улына ничек итеп тәмәке тартырга өйрәтүе хакында видеоязма урнаштырган. Бу нәрсә: тәмәке көйрәтүнең никадәр зыянлы икәнен белмәүме, әллә инде, әбиләребез әйтмешли, ахырзаман җитүеме?
— Йөрәк әрни: җәмгыятебездә тәмәке тартуны зыянсыз шөгыль дип караучылар күп. Шул ук вакытта, бер сигарет составында 0,5 миллиграмм никотин бар. Ул наркотик үзенчәлеккә ия, шуңа кешедә бәйлелек барлыкка китерә. Русиядә 8 миллион хатын-кыз һәм 44 миллион ир-ат тарта. Бу Көнбатыш Европа һәм АКШ кебек алга киткән илләр белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Төрле тикшерүләр күрсәтүенчә, үпкә яман шешенең 70-90 проценты нәкъ менә тәмәке тарту нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шулай ук ашказаны, ашказаны асты бизе рагы да 25 процентта төтен суырудан килеп чыга.
Русиядә тәмәке төтәтүче балалар санының арта баруы хафага сала. 5-6нчы сыйныфта ук тарта башлаган буынның сәламәт булмавы көн кебек ачык. Бәләкәйдән тартырга өйрәнгән кешенең гомере дә нык кыскара: үсмер 15 яшьтән тәмәкегә күнексә, аның гомер озынлыгы 8 елга кими. Тәмәке тарту белән бәйле чирләр аркасында ел саен илебездә 300 мең кеше вакытыннан алда якты дөньядан китә. Тартучының гаилә әгъзалары да зур зыян күрә, аларны “пассив” тартучы диләр. Әлеге яман гадәт белән дә үзаллы гына хушлашу бик авыр, шуңа күпләр безнең “Саномед” үзәгенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
— Дәваланырга килүчедән бу очракта нәрсә таләп ителә?
— Тәмәке коллыгыннан котылырга теләүчеләр алдагы кичтән тартмаска тиеш.
— Сеансларның нәтиҗәсе ничек?
— Сеанстан соң тартучылар тәмәкене авызына алу белән тын кысылудан, каты ютәлдән җәфалана башлый. Эчкечелектән дәва-лау сеансыннан соң авыруда спиртлы эчемлекләрне рефлектор күралмау, күңел болгану күзәтелә.
Ә сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: һәр бала гаиләсендә наз, аңлау, җылылык, яхшы тәрбия күреп үссә, җәмгыятебез дә сәла-мәтрәк, тормышыбыз да күпкә матуррак булыр иде.
— Рамил Эдуардович, фәһемле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, эшегездә уңышлар юлдаш булсын!