+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 декабрь 2014, 21:08

Уртак тырышлык белән җиңәрбез

Кичә Президент Хакимиятендә “Сәламәтлек саклау системасы торышы: проблемалар һәм үсеш перспективасы” дигән темага республика дәваханәләренең баш табиблары һәм хакимият башлыклары катнашлыгында эшлекле киңәшмә үтте.

Сәламәтлек саклау системасында соңгы елларда шактый алга китеш күзәтелә. Тармакны финанслауга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, узган елда сәламәтлек саклау системасына 45 миллиард сум акча бүленгән булса, алдагы елга 54 миллиард сум юнәлтү каралган. Бу республика бюджетыннан бүленгән һәр өченче сумның тармакның тотрыклылыгын тәэмин итүгә тотылуы турында сөйли. Табиблар да, үз чиратында, халыкның сәламәтлеген ныгытуга күп көч түгә. Шулай булуга карамастан, бу өлкәдә проблемалар туып кына тора. Моны республика Президенты Рөстәм Хәмитов та билгеләп үтте.
— Халык белән очрашулар вакытында мөрәҗәгать итүчеләрне сәламәтлек саклауга бәйле мәсьәләләр торак-коммуналь хезмәт яисә тарифларга бәйлеләреннән ныграк борчый, — диде Рөстәм Зәки улы. — Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә халыкка тиешле хезмәт күрсәтелми, бу хакта хезмәтләндерүнең сыйфатына кагылышлы хатлар да бәян итә, — диде Президент һәм хатларның эчтәлегенә тукталды.
Төбәк башлыгы, шулай ук, түләүсез медицинаның түләүлегә әверелү, хезмәтләндерүнең сыйфаты кимү, халыктан акча таләп итү очракларын фаш итте.
Киңәшмәдә төбәктә үлем очраклары арту, демографик күрсәткечләрдәге җитешсезлекләр, суицидка китерүче сәбәпләр һәм юл һәлакәтләре турында сүз булды, бу юнәлешләрдә барыннан да уздырып җибәргән районнар һәм шәһәрләр тәнкыйтьләнде.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов хәлләр торышына төпле анализ ясады һәм чара күрүне таләп иткән юнәлешләрне билгеләп үтте.
Рөстәм Зәки улы, урыннарда җитәкчелеккә яңа кешеләрнең килүен исәпкә алып, атап үтелгән җитешсезлекләрне бетерү буенча хакимият башлыкларын медицина учреждениеләре белән берлектә эшләргә чакырды һәм тәгаен проблемалар буенча февральгә кадәр чара күрергә кушты.
Читайте нас: