Әлбәттә, Русиянең үзендә дә йогышлы авырулар җитәрлек. Шул ук талпан энцефалиты, тычкан бизгәге, менингококк инфекциясе, чаралар күрелмәгән очракта сәламәтлек өчен куркыныч. Хәзер менә грипп чоры җитеп килә. Гриппка каршы чаралар күрелсә дә, эпидемиологлар вируслы инфекциянең гыйнварда тагын да азып китәчәген фаразлый. Чөнки бу айда моның өчен аеруча уңай шартлар туа. Һава-тамчы юлы белән таралган вируслы авырулар күпләрне, аеруча балаларны һәм өлкән яшьтәгеләрне сафтан чыгара. Әлеге вакытта республикада тын юллары вируслы авыруларын йоктыручылар 18 мең кешедән артып киткән, шуларның 79,4 проценты — 17 яшькәчә балалар. Республикада грипп теркәлмәсә дә кискен вируслы инфекция белән авыручылар саны арту дәвам итә. Сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да контрольгә алына.
Гыйнвар, өстәвенә, каникуллар чоры да. Кемнәрдер, кышкы салкыннардан качып, кояшлы илләрдә кызынырга ярата. Хәер, акчасы булган кешегә хәзер бар яклап та юллар ачык, теләсә кайсы илне сайлап алырга мөмкин. Тик... Азиядә холера котыра, Көньяк һәм Латин Америкасында, Африканың башка илләрендә Денге бизгәге баш күтәрә. Әмма Эбола быел барыннан да уздырды. Ул Чуковскийның крокодилы шикелле, үзенең корбаннарын чүпли генә. Яңа ел каникулларына да өмете зурдан, ахры. Белгечләр Эболаның, нигездә, кеше бүлендеге аша таралуын белдерсәләр, соңгы вакытта аны һава, тын юллары аша йоктыру мөмкинлеген дә инкарь итмиләр. Эболаның беренче билгеләре: югары температура, укшу, косу, эч китү, сыекчаның күпләп чыгуы, тәнне тимгелләр басу, соңрак кан китү. Икенчедән, бу авыруны ярканатлар һәм маймыллар тарата. Ярканатларның кайбер Африка кабиләләре өчен деликатес булуын исәпкә алганда, авыруның нинди тизлек белән таралу мөмкинлеген күз алдына китерергә була.
бүгенге көндә Эбола вирусына каршы вакцина табылмаса да, дәвалау учреждениеләрендә кешеләрне савыктыралар, моның өчен, нигездә, салкын тиюдән тәгаенләнгән препаратлар кулланыла. Ә вакцина әле күселәрдә сынау үтә, кеше өчен ул 4-5 айдан гына әзер булырга мөмкин дип фаразлана.
Эбола турында беренче тапкыр 1976 елда дөньяга билгеле була. Ул Конгода табыла. Тик аңа артык игътибар бирелми. Чөнки ул елларда аралашу әлеге дәрәҗәдә булмый. Бизгәк тә ниндидер бер авылда нибары бер корбан белән чикләнә. Тик хәзер дөнья хәлләре башкача, глобальләштерүнең кире яклары ачыла. Адәм баласы каядыр тартыла, ул каядыр ашкына. Шул сәбәпле, үз башына бәла эзли кебек. Хәерчелек чигендә яшәүче илләрдә йогышлы авыруларның мыжгып торуы аны борчымый да диярсең. Аларда санитария-медицина таләпләре юк дәрәҗәсендә. Ә Африка илләрендә мондый авырулар борын-борыннан билгеле булган. Шушы күзлектән караганда, андагы һәр адым җирдә вирус яшеренеп яту ихтимал. Шуңа да бу илләргә чыгучыларга авыруларга каршы мотлак прививка ясату киңәш ителә.
Быел Эбола белән авыру очрагы беренче тапкыр августта Нигериядә, халык саны буенча иң тыгыз саналган, 21 миллион кеше яшәгән Лагос шәһәрендә теркәлә. Анда шәфкать туташы үзенең якын кешесенә ярдәм күрсәткәндә Эбола авыруы йоктырып вафат була. Берничә айдан Гвинея, Либерия, Сьерра-Леоне, Сенегал, Нигерия илләрендә авыручылар барлыгы ачыклана. Мали, Испания һәм АКШта Эбола табибларга “ияреп” кайта. Шуннан соң гына бу хәл турында чаң суга башлыйлар. Шулай да эпидемия эчендә эшләгән АКШ һәм Испания табиблары үз илләренә кайткач аякка бастырыла. Әмма бу илләрдә гади кешеләр арасында да авыру очраклары теркәлә. Андыйлар дәвалау курсы үтә, алар белән контактта булган кешеләр контрольгә алына. Шунысы гаҗәп, бүгенге көндә Эбола вирусына каршы вакцина табылмаса да, дәвалау учреждениеләрендә кешеләрне савыктыралар, моның өчен, нигездә, салкын тиюдән тәгаенләнгән препаратлар кулланыла. Ә вакцина әле күселәрдә сынау үтә, кеше өчен ул 4-5 айдан гына әзер булырга мөмкин, диләр. Эболага каршы вакцина чыгаруда барлык илләр дә, шул исәптән Русия галимнәре дә катнаша.
Эбола барлык илләрне дә олы коткыга салды. Илләр чикләрендә, аэропортларда Эболага каршы махсус контроль-үткәрү пунктлары урнаштырылды. Тән температурасы югары һәм томау булган кешеләр күренү белән, аларны 21 көнлек карантинга алалар. Чөнки бизгәкнең инкубация чоры 3-21 көн дәвам итә. Шул сәбәпле, “Роспотребнадзор” ватандашларыбызны кышкы каникулларда чит илгә чыгудан тыелып торырга чакыра. Ә инде Эбола табылган илләрдә булырга туры килә икән, кирәк урыннарда битлек кулланырга, кеше күпләп йөргән җирләрне урап узарга, томаулаган авырулар белән контактка кермәскә өндиләр. Чит илдән кайткач авырып китүчеләрне исә беренче билгеләр күренү белән табибка мөрәҗәгать итү зарурлыгы хакында кисәтәләр.
Башкортстанның һава юллары чикләрендә дә махсус контроль-үткәрү пунктлары эшли. “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе бүлек җитәкчесе Олег Мәүлетов сүзләренә караганда, анда санитария-паразитар контроль көчәйтелгән. Эбола булган Африка илләреннән Уфага туры рейслар оештырылмау сәбәпле, Европа аша үтүче рейслар игътибарга алына.
Уфа дәүләт нефть техник университетында бүген Африкадан 6 студент белем ала. Уку елы башлану белән аларның тәүдә алдан килгән өчесе медицина тикшерүе үтә, әлеге вакытта тагын өчесе күзәтү астына алынган.
Хаҗдан кайтучылар да күзәтү астында. Элек күзәтүләр 7 көн белән чикләнсә, хәзер ул өч атнага кадәр дәвам итә.
Йогышлы авыруларга, шул исәптән Эболага каршы торуга әзерлек буенча тиешле чаралар республикада даими күрелә, дип белдерде безгә идарә белгече. Аэропортта табиблар, таможня хезмәткәрләре белән берлектә, шулай ук, башкалада, районнарда, шәһәрләрдә һәм тиешле оешмаларда вирустан саклаучы костюмнар һәм респираторлар кию, авырулар белән эшләү буенча төрле күнегүләр ай саен үткәрелә, аларны урнаштыру өчен стационарлар һәм базалар схемасы эшләнә. Бүгенге көнгә махсус носилкалар мәсьәләсе генә ачык кала. Чөнки алар чит илдә генә эшләнә һәм берсе 2 мең еврога төшә. Бу дәвалау учреждениесе өчен артык зур чыгымнар таләп итә, шуңа аны сатып алу мөмкинлеге чикле. Носилкаларны сәүдәгә кую системасы да камил эшләми. Шуңа республикада гына түгел, бөтен Русиядә ябык һәм мондый авыруларга җайлаштырылган бер генә носилка да юк икән. Андый-мондый хәл була калса, ахырын күзаллавы кыен. Бәлки андый вакытта носилкасы да табылыр. Тик аның кирәге чыкмаса, яхшырак булыр иде. Ни дисәң дә, бездә крокодиллар иле түгел бит әле.
Тагын шуны өстәп әйтәсе килә, санитария-гигиена таләпләре үтәлгән җирдә Эбола кебек авыруларга урын юк. Шуңа кулларыгызны ешрак юыгыз, дип кисәтә медицина буенча әйдәүче экспертлар.
Рәзилә ГАЙНИСЛАМОВА.