— Римма Мәҗитовна, табиб эше авырмы? Гадәттә, бу һөнәр ияләре бәләкәйдән ук табиб булырга хыялландым, диләр. Әмма теш табибына карата балаларда башка төрле мөнәсәбәт. Сезнең очракта ничек булды?
— Минем өчен табиб эше авыр түгел, чөнки мин эшемне яратып һәм үземнең кешеләргә кирәк булуымны белеп башкарам. Дөрес, балачакта мин дә теш табибыннан уттан курыккан кебек курка идем, бигрәк тә бораулау машинасыннан. Аның тавышыннан ук котым алына иде.
— Әмма шушы һөнәрне сайлагансыз бит әле.
— Мин — Уфа кызы. 90нчы мәктәпне тәмамладым. Башта үземне башка һөнәрдә сынап карадым. Ул вакытта медицина институты каршында эшли идем. Анда әле стоматология факультетының аерым корпусы да юк иде. Шунда миңа факультет деканы Татьяна Чемикосова белән танышу бәхете тиде. Тәҗрибәле җитәкче һәм педагог миндә булачак табибны күреп алгандыр инде. Үзе тәкъдим итте. Кыз бала өчен бу һөнәрнең өстенлекле яклары турында аңлатты. Чыннан да, һәр һөнәрнең авыр да, җиңел дә яклары була. Әмма табиб — шәфкатьле һәм кеше сәламәтлеге турында кайгыртучанлыгы белән үзенә җәлеп итә торган һөнәрләрнең берсе. Бу минем күңел халәтемә хуш килде. Шуңа мин, куркуны җиңеп, киләчәгемә таба кыю атладым.
— Ул вакыттагы теш дәвалау алымнары белән бүгенгесен чагыштырганда аерма бармы?
— Җир белән күк арасы. Бу аерма кешеләрнең үзләренең тешләренә карата мөнәсәбәтендә дә ачык чагыла. Элек “бу минем тешләр түгел” дигән кебегрәк мөнәсәбәт яшәсә, хәзер тешләрнең кадерен белә башладылар. Ходай Тәгалә безгә тешләрне ике тапкыр бүләк итеп бирә бит, аларны саклый алмадың икән, үзеңә үпкәлә, һәр теш өчен түләргә туры киләчәк. Элек чоры шундый булгандыр инде, табиблар да артык вакланып тормады, авырткан тешләрне суыра барды.
Мин институтны 1986 елда тәмамладым. Безнең төркем стоматологларның бишенче чыгарылышы булды. Ул чакта ук тармакта яңа дәвалау алымнары кертелә башлады. Без исә, чит илдәге яңалыкларны белеп, өйрәнеп, практика вакытында үзләштердек.
Интернатураны мин 4нче поликлиникада үттем. Шунда ук эшкә калдым. Ул вакытта поликлиникага алдынгы карашлы табиб Галина Крупская җитәкчелек итә иде. Базар шартларында сафта калу өчен төрле чаралар күрелде, түләүле кабинетлар оештырылды. Алар өр-яңа медицина техникасы белән җиһазландырылды һәм заманча препаратлар кайтартылды. Шәһәрнең баш стоматологы, бер үк вакытта поликлиниканың әлеге баш табибы Гөлнара Зөбәерова да халыкка уңайлы шартлар тудыру өчен тырыша. Хәзер инде бездә барлык кабинетларда да заманча җиһазлар һәм эш алымнары, бик яхшы препаратлар кулланыла. Боларның барысы да эшнең сыйфатын күтәрүгә, халыкны иң югары дәрәҗәдә хезмәтләндерүгә ярдәм итә. Безгә йөрүчеләр өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Хәзер бит өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә тешләренә игътибарлы карый, теш табибына йөрүне кирәк дип саный. Шуңа һәр тешне саклап калу өчен бердәм көрәшәбез. Бергә эшләгәч, нәтиҗә дә куанычлы.
— Сезнеңчә тешләрне кайда яхшырак дәвалыйлар бездәме, әллә чит илдәме?
— Хәзер мондый аерма юк. Бездә дә, андагы кебек үк, стоматология үсештә. Минем пациентлар арасында чит ил кешеләре бар. Америка, Германиядә яшәүчеләр килә. Бездә дәвалануны алар өстен күрә, чөнки шул ук процедура өчен үзләрендә өчләтә-бишләтә күбрәк чыгым чыгарырга туры килә. Әйе, андагы стоматология хезмәте бездәгедән алда үсешсә дә, без аларны куып җитеп, кайбер юнәлештә узып та киттек.
— Бер телевизион тапшыруда чит илдә алтмыштан узганнарның яртысының теше юк дип әйткәннәр иде. Теш дәвалауда артык кыйммәтчелек кешеләрне, дәвалау учреждениеләрен урап узып, яшерен эшләүче табибларга йөрергә мәҗбүр итә икән. Тора-бара бездә дә шундый хәл булмасмы?
— Әлбәттә, артык кыйммәт хаклар анда күпләрнең кесәсенә суга. Әмма эш хаклары да күпкә югары бит. Миңа Мәскәүдә, Казанда, Екатеринбургта курсларда булырга туры килә, шуңа безнең төбәктәге бәяләр иң арзаны дип ышанычлы әйтә алам.
— Сезнең поликлиникага кемнәр йөри?
— Безгә 18 яшьтән өлкәнрәкләр йөри. Мәктәп яшендәге балалар өчен махсус поликлиникалар эшли. Балаларның тешләрен профилактикалауга зур игътибар бирелә. Мәктәпләрдә теш дәвалау кабинетлары оештырылган. “Сәламәтлек” гомумдәүләт программасына ярашлы, бу юнәлештә күп нәрсә эшләнә. Тешләргә кече яшьтән үк игътибар бирелсә, әлбәттә, соңрак җиңелрәк була.
Өлкәннәр өчен дә сайланыр урын бар. Мотлак медицина страховкасы программасына ярашлы, тешләрне түләүсез дәваларга да була. Бездә, муниципаль поликлиника буларак, түләүсез һәм түләүле кабинетлар эшли. Бу чагыштырмача зур чыгымнарсыз гына тешләрне дәваларга булышлык итә. Мин гәзит укучыларга тешләрен сакларга, елына бер тапкыр булса да табибка күренергә киңәш итәр идем.