+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 декабрь 2014, 23:39

Тормышыбыз яшьләр белән матур

Медицина җәмгыятьнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Ул заман белән бергә атлый, үсә, әмма шул ук вакытта катлаулана да. Яңа технологияләр барлыкка килү табиблардан үз эшенең төпле белемле булуны, барлык мөмкинлекләрне дә киң куллануны таләп итә. Шаран районы үзәк дәваханәсендә дә шушы таләпләргә җавап бирергә тырышып эшлиләр. Монда коллективның күпчелеген яшь табиблар тәшкил итә. Бу хәлгә дәваланучылар да, җитәкчелек тә канәгать.

Шундый яшь табибларның берсе Илья Әхтәриев Туймазы районының Кәкребаш авылында туып-үскән. Әти-әнисе биредә ун ел яшәгәч, туган якларына — Шаран районының Яммәт авылына күченәләр. Биредә урта мәктәптә укыганда ук малайның табиб булырга теләге көчле була, һөнәр сайлау буенча тестлар да уңай нәтиҗә биргәч, егетнең дөрес юлдан баруына шик-шөбһәсе калмый. Ул Туймазы медицина училищесына укырга керә, аны кызыл диплом белән тәмам­лагач, Уфа медицина уни­верситетының дәвалау бүлегенә имтиханнар тапшыра. Дүрт елдан Самара медицина хәрби институтына күчә.
Илья хезмәт юлын Йошкар-Олада полкның медицина пункты начальнигы булып башлый. Ләкин аңа хәрби карьера буйлап үрләү насыйп булмый. Оборона министрлыгында үзгәрешләр башлану сәбәпле, хәрби частьлар таркала. Яшь табиб, ике дә уйламыйча, туган ягына әйләнеп кайта. Биредә табиб-терапевтлар җитешмәгәнлектән, тәҗрибә туплап өлгергән белгеч җиң сызганып эшкә тотына. Өстәп, аңа УЗИ ясау эшен дә йөкләтәләр. Кичен, ял көннәрендә спорт-савыктыру комплексында шөгыль­ләнергә дә вакыт таба, яшь табибларны, яшьтәшләрен, гаилә дусларын да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди ул.
Үткән елда булган бер вакыйга хәтерендә тирән эз калдырган. Ерак Себер ягыннан кунакка кайткан алты яшьлек сабыйга УЗИ ясагач, ул аңа “ялкынсыну” диагнозы куя һәм дәвалау курсы билгели. Себергә кайткач та алар Уренгойда янә тикшеренү үтәләр һәм, диагноз дөрес куелган, дип дәвалауны дәвам итәргә кушалар. Кызганычка каршы, дәвалау нәтиҗә бирми, табиблар ничек кенә көрәшсә дә, сабый гомерен саклап кала алмыйлар... “Көн саен авырулар арасындамын, ләкин шул сабыйны йөрәгем онытмый. Дөрес диагноз куелып, вакытында тиешле ярдәм күрсәтелсә дә, бик кызганыч булды”, — ди Илья.
Бәлки, үзе әти кеше буларак та күңеленә якын алгандыр. Әйткәндәй, тормыш юлдашын да ерактан эзләми егет. Операция бүлегендә шәфкать туташы булып эшлүче Айгөлгә Илья эшкә килүенең тәү көннәреннән үк бер күрүдә гашыйк була. Басынкы холыклы, акыллы егет баскан җирендә ут чыгарырдай кызның йөрәгенә юл таба. Матур гаиләдә бүген тупылдап торган ике ул үсеп килә. Иркен йорт салып керү мәшәкатьләре белән яна яшь гаилә. Бу яктан район дәва­ханәсендә, торак программасына ярашлы, сигез кеше чиратта тора.
“Иң мөһиме — дөрес диагноз кую, чөнки дәвалау, дарулар билгеләү, чирне җиңү нәкъ шуннан тора”, — ди табиб. Рәхәт­ләнеп эшләр өчен барлык шартлар булдырылган биредә. Җитәк­челек яшь табибларның барлык башлангычын хуплый, һәрьяклап ярдәм итә. Күптән түгел Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы үткәргән конкурс­ның “Оешмада яшьләргә иң яхшы социаль-хезмәт хокукы һәм гарантия булдырганы өчен” номинациясендә икенче урын алулары — кол­лективның бердәм, тату эшлә­венә ачык дәлил.
Яхшы күрсәткечләр, матур җиңүләр киләчәктә дә булып торсын. Чөнки күркәм гамәлләр тагын да чәмләнебрәк эшләргә көч, этәргеч бирә.
Читайте нас: