+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 декабрь 2014, 22:01

Дәүләкәндә — гемодиализ үзәге

Яңа елны шәһәр өр-яңа медицина учреждениесе белән каршылый.Эш, әлбәттә, аның иф-рат кирәкле булуында. Гемодиализның нәрсә икәнлеген халыкка аңла-тып торасы юк. Бөерләре авыру кешеләр өчен искиткеч мөһим процедурага атнасына кимендә өч тапкыр ятарга кирәк.

Моннан ун еллап элек мондый авырулар ярдәмне башкалада гына ала иде. Әмма бик күпләр бу процедураны әле дә Уфада үтә. Әйтик, Миякә районында яшәүчеләр урап кайту белән 500 чакрымга баскан бу араны атнасына өч тапкыр үтүнең ничек булуын үзләре генә белгәндер. Бу сәламәт кешегә дә җиңелдән түгел, ә сүз бик җитди авырулар турында бара.
Шуңа да Дәүләкәндә гемодиализ үзәге ачылуга монда яшәүчеләр дә, миякәлеләр дә шатланды. Үзәк, әл­бәттә, ут күршеләр булган әлшәйлеләр-не дә кабул итәчәк. Шуңа күрә, бу куанычлы вакыйга өчләтә шатлыклы.
Заманча җиһазландырыл-ган объектны файдалануга тапшыру тантанасында Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Закир Бикбулатов, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Айрат Кунафин, амбулатор гемодиализ үзәкләре — “Экома” җәмгыяте директоры Наилә Гарифуллина, үзәк дәваханә баш табибы Лилия Исламова һәм башкалар катнашты.
Дәүләкәндәге өр-яңа амбулатор гемодиализ үзәге аңа мохтаҗ авыруларның хәлен, яшәү рәвешен җиңеләйтсен, аларның савыгуга өметен арттырсын.
Читайте нас: